Журнал «Безнең мирас»

Химикка Гомер кирәкме?

Бер очрак хәтергә килә. Томск университетында химиядән имтихан биргәндә, олы яшьтәге бер профессор студентның буяулар турындагы җавабын бүлеп, аның Монега мөнәсәбәте турында сораган иде.


Егерменче еллар башында булды ул. Дөресен генә әйткәндә, университетка солдат шинеленнән килгәннәр арасыннан беребез дә бу сорауга анык кына җавап бирә алмас идек. Безнең бернинди Моне хакында ишеткәнебез юк иде. Бичара студент та дәшми калуны хуп күрде.



– Химикка рәсем сәнгате белән кызыксыну мәслихәт, – диде профессор, – әйе, әйе, кадерле хезмәттәшем!


Һәм студентның буяулар турындагы җавабы шактый тулы булуына карамастан, аңа бик югары булмаган билге куйды. Без әлеге очракны, шаяртып, «Монега төзәтмә» дип йөртә башладык. Әмма башта коридорда «пар чыгарып» алдык әле.


– Тәртипсезлек! – диде кемдер. – Болай булса, Гомерга да күп калмас әле.


Шактый вакытлар узгач, мин моны Александр Ерменингельдович Арбузовка сөйләдем. Галим бичара студенттан кычкырып көлде.


– Профессор Гомерга да барып җитәргә мөмкин иде, дисезме? Әйбәт-әйбәт. Химик Зинин «Одиссея»ны оригиналда укый, хәтта яттан сөйли иде. Ул, мәсәлән, Лермонтовның «Демоны» поэмасын бүлекләп-бүлекләп, «Мцыри»ны юлын-юлга сөйләп бирә ала иде. Бәлки, башын юк-бар белән тутыргандыр? Химикка Гомерның яки... Моненың ниемә кирәге бар?!


Соңрак Ван Гог, Гоген, Моне картиналарын күргәнем булды. Буяуларның тыгызлыгы, авторларның дөньяга үзгә карашлары таң калдырды мине. Константин Паустовский «Алтын гөлчәчәк» әсәрендә Моне тормышыннан бер кызыклы эпизод китерә. Рәссам, Лондонга килгәч, Вестминстер аббатлыгын рәсемгә төшерә. Лондонның гадәттәгечә томанлы бер көнендә эшли ул. Картина әйбәт килеп чыга. Әмма Лондон халкы, аны күргәч, канәгатьсезлек белдерә: Моне томанны куе кызыл төстә итеп сурәтләгән. Гәрчә томанның соры төстә булуы һәркемгә мәгълүм ләбаса! Бары тик ныклабрак күзәткәч кенә, тәнкыйтьләүчеләр чыннан да шәһәр өстендәге томанның куе кызыл төстә булуын күреп ала.


Шишкин, Репин, Айвазовский, Куинджи картиналарына күз салыгыз һәм сез аларда тормышның элек игътибар итмәгән бик күп якларын күрерсез. Боларның барысы да галим кешене дә уйландырмыймыни?


Академик Арбузов еш кына болай дип кабатлый иде: «Шигърият үрләре, рәсем сәнгате осталарының картиналары, яхшы музыка белән таныш булмаган химикны күз алдына да китерә алмыйм. Болар белән кызыксынмый торган химик үз өлкәсендә дә әллә ни зур эшләр башкара алыр дип уйламыйм...»


Мөгаен, болай уйлау артыгы белән катгыйдыр да. Әмма асылда дөрес. Беренче тапкыр Арбузовларга килгәч, мин хәтта югалып калган идем. Гүя биредә химик түгел, ә берәр музыкант яши дигән тәэсир калган иде: кунак бүлмәсендә ике рояль, скрипкалар... Кичләрен биредә Бетховен, Гайдн, Бах көйләре яңгырый иде. Арбузов үзе дә скрипкада виртуозларча уйный, һәвәскәр оркестрларда бик теләп чыгышлар ясый.


Бородинны искә алу кичәсен яхшы хәтерлим. Александр Ерменингельдович, илһамланып, бөек химиклар – Бутлеров, Менделеев турында сөйләде. Аннан соң кафедра хезмәткәрләре белән Бородин музыкасын башкарды.


Яшь чагында Арбузов рәсем сәнгате белән дә мавыккан. Кайбер сынлы сәнгать осталары аңа рәссамлык киләчәге дә юраган булганнар. Өметләре акланмаган.


Арбузов, латин, немец һәм француз телләрен камил дәрәҗәдә белсә дә, лингвист булып та китмәгән. Химияне өстен күргән. Сәнгать аңа безнең заманның күренекле химигы булырга ярдәм иткән дип курыкмыйча әйтә алам.


Кайберәүләрнең каршы әйткән сүзләрен алдан күрәм: «Ну, музыка яки, әйтик, рәсем сәнгате химикка нәрсә бирә ала?!»


Тарихта сәнгатьнең табигать кануннарын ачкан очраклары билгеле түгел. Һәрнәрсәнең үз урыны: табигать кануннарын галимнәр ачканнар һәм моннан соң да ул шулай булачак. Сәнгатьнең бурычы башка. Ул матурлык һәм ямьсезлек, бөек һәм түбән, трагик һәм комик категорияләр турында белем бирә, иҗади күзаллауны үстерә һәм фикерләргә өйрәтә.


Оппонентымның: «Шуннан ни?» – дип төпченүен ишетәм.


Шуннан менә нәрсә. Табигатьнең төгәл, шуның белән төрле гармониясе эстетик яктан үсешкә ирешкән кешегә аңлаешлырак була.


Фән турында гомуми итеп сөйләп тормыйм. Миңа химия якынрак. Химик реакцияләрнең, формулаларның, нечкә экспериментларның эчке бер гүзәллеге һәм шигърияте бар.


Арбузов, мәсәлән, матдәнең үзеннән бигрәк, аны алу процессына күбрәк шатлана иде. Ул, сәгатьләр буена ретортларга, колбаларга карап, реакцияләрнең матурлыгына һәм нәфислегенә сокланып утыра иде. Ә аларда «и жар холодных числ, и дар божественных видений». (Александр Блокның «Скифы» шигыреннән.)


Бутлеровның фәнгә юлы нәкъ шуннан башланган да. Ул, үзе әйтүенчә, әүвәл химик күренешләрнең тышкы ягы белән мавыккан, азобензолның кызыл пластиналарын, азоксибензолның сары төстәге энәле кристаллашуын һәм бензидинның көмешсыман тәңкәләрен аерым бер кызыксыну белән сокланып күзәтә торган булган.

«Хәзерге заманның һәрбер химия дәреслеге урта гасырлардагы алхимиклардан, фәлсәфә ташын эзләүчеләрдән каһкаһә белән көлеп башланса да, лаборатория бусагасын беренче тапкыр атлап кергән һәрбер яшь егет, эченнән бераз гына алхимик була һәм заманча фәнни ысуллар, ул вакыттагы эзләнүләрнең башында торучылар дәвере белән чагыштырганда, бары тик яңа көч, яңа дәрт бирә». Михаил Пришвин үзенең «Кащей чылбыры» дигән автобиографик романында әнә шулай дип яза.


Химизмның тышкы ягы, тикшеренүләр алып барганда, һәрвакытта да соңгы урында тормый. Классик архитектураның камиллеген яраткан химик үзенең тикшеренүләрендә тупас иҗатка юл куймый. Ул матдәләрнең эчке тәртибендә һәм формасында, молекулаларның структурасында гүзәллек эзләячәк. Структуралы теорияне иҗат итүчеләрнең берсе, күренекле немец химигы Кекуле архитектураны очраклы рәвештә генә өйрәнмәгән. Архитектура формаларын белү, бәхәссез, аңа молекулалар структурасын эзләүдә ярдәм иткән. Структура гүзәллегенә, аның симметрияле камиллегенә омтылу химикның тикшеренүләрендә еш кына этәргеч була, яңа матдәләр табу максатына әверелә. Формалар камиллегенә омтылу тикшеренүчегә менә дигән ачышлар ясарга мөмкинлек бирә.


Органик химия торган саен романтик характерга ия була бара. Ул табигать белән тылсым буенча ярыша. Һәм, әйтергә кирәк, уңышсыз да түгел. Элек алхимикларның хыялында гына булган әйберләр бүген инде чынбарлык. Химик матурлык тудыра. Якын араларда югары уку йортларында, мисал өчен «Химия һәм эстетика» дигән дәрес укытыла башласа, мөгаен, бер дә гаҗәп
булмас. Чөнки күп кенә эстетик категорияләр хәзер үк инде химиклар өчен «үз» булып китте, синтетик химия буенча кайбер фәнни китапларда сәнгати башлангычларга махсус бүлекләр багышлана.


Фән белән шигъриятне күп нәрсә бәйли. Берничә ел элек «Фән» нәшриятында «Лермонтов дәфтәрләрендә» дигән китап дөнья күрде. Аның авторы әдәбият белгече дә, хәтта шагыйрь дә түгел. Әлеге үзенчәлекле хезмәт танылган сәяхәтче Сергей Владимирович Обручевныкы (академик Обручевның улы).


Геологны аның өйрәнә торган проблемаларыннан ерак торган серне ачу өчен вакыт сарыф итәргә нәрсә мәҗбүр итте икән соң? Кызыксынучанлык кынамы? Юктыр дип уйлыйм. «Яшь шагыйрьнең шигырьләрендә тикшеренүчеләр өчен шактый катлаулы эзләнүләр һәм бәхетле табышлар яшеренгән!» Бу – авторның үз сүзләре. «Катлаулы эзләнүләр» һәм «бәхетле табышлар» – мөгаен, геологны эзләнүләргә шушылар этәргәндер.


Аспирантурада укыган елларымда мин талантлы татар шагыйре Һади Такташ белән дуслашып киттем. Аның «Гасырлар һәм минутлар» дигән әсәре В.И.Ленинга багышланган. Такташ – бик популяр, иң укыла торган шагыйрь. Кызганыч, аның гомере бик иртә – утыз яшендә өзелде.


Такташ белән без Кави Нәҗминең фатирында очраштык. Тиз ярсучан, җилсенгән күзле Такташ һәлакәткә дучар ителгән кешене хәтерләтә иде. Ул миңа игътибар итмәде. Химик икәнемне белгәч, шунда ук үзгәрде. Ул миннән аерым бер кызыксыну белән төсләр турында сорашты. Аны салават күпере аеруча кызыксындыра иде, химик буларак, миңа төсләрнең «уены» ничек күренә, дип кызыксынды. Такташ лабораториягә килеп йөри башлады, матдәләрнең үзгәрешләрен сокланып күзәтә иде. Төсләрнең күчеш процессын – төссездән сарыга, сары-кызылга, кызылга, шәмәхәгә, зәңгәргә, яшелгә, карага үзгәрүен хәтеренә йотлыгып сеңдерә иде ул.


Такташ шигърияткә Пушкин, Лермонтов, Маяковскийлардан өйрәнеп килгән. Соңрак, мин Германиядә булып кайтканнан соң, ул, Һейнены тәрҗемә иткәндә, миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә иде. Һәрвакыт оригиналны тәрҗемәләре белән чагыштыра иде.


Һейне, Лермонтов һәм Тютчевның иҗатындагы кыргый, төньякта үскән наратлар аңа тынгы бирми иде. Бер караганда, бер үк мотив, авторлар бер үк фикерне җиткерергә теләгәннәр кебек, сүзләре дә шул ук, әмма бөтенләй башка төсмер, шигырьнең яңгырашы да башка. Такташны нәкъ менә шулары кызыксындыра да иде инде.


Такташ белән дуслык минем өчен дә эзсез үтмәде. Мавыгучанлык, предметка төрле яклап карарга омтылыш – шагыйрьгә генә кирәкле сыйфатлар түгел бу. Аның белән дуслык миндә тикшеренүче холкына хас сыйфатлар булдырырга ярдәм итте.


Фән елдан-ел катлаулана бара, абстракцияләр дөньясына таба китә. Кайсыдыр бер галим хәзер инде физиканы шигырь белән язып булмый, дип, очраклы гына әйтмәгән. Минемчә, алай кирәкми дә. Шигърият тә үзгәрде, фәнгә үтеп керде һәм тикшеренүчеләр белән янәшә бара, кайчак хәтта алга китеп, сораулар да куя.


Владимир Солоухинның «В узел связаны нити» шигырен укыгыз да уйланыгыз
әле:


«Вы проходите мимо цветка?
Наклонитесь,
Поглядите на чудо,
Которое видеть Вы раньше
нигде не могли.


Он умеет такое, что никто
на земле не умеет.


Например… Он берет
крупинку
мягкой черной земли,


Затем он берет дождя дождинку.
И воздуха голубой лоскуток,
И лучик, солнышком пролитой.
Все смешает потом
(но где?!
Где пробирок, и колб,
и спиртовок ряды?!),


И вот из одной и той же
черного цвета земли
Он то красный, то синий,
То сиреневый, то золотой!»


Биредә табигатькә, аның гүзәллегенә соклану гына түгел. Шагыйрь гүя чәчәкнең иҗат лабораториясенә үтеп керергә, физиология могҗизасын аңларга тырыша кебек. Бу шигырь – мәһабәт табигать турында фәлсәфи трактат.


Шушы ук сүзләрне Эдуардас Межелайтисның «Кеше» циклыннан теләсә кайсы шигыре турында әйтергә була.


Шигъриятнең мондый катламнарын күтәрү җиңел түгел. Саллы тырышлыклар, үз өстеңдә даими эшләү, гыйлем кирәк моның өчен. Биредә инде фән шигърияткә дуслык кулы суза. Асылда, тормышта да, табигатьтә дә барысы да үзара менә шушылай бәйләнгән.


Берара матбугатта физиклар белән лириклар арасында бәхәс булып алды. Миңа шул вакытта ук уйлап чыгарылган кебек тоелды ул. Кеше үзен тар кысаларга гына кертә алмый. «Мин – физик, мине башка бернәрсә дә кызыксындырмый». Мондый тарлык өчен тормышның җәзасы каты булачак!


Бу галимнәргә генә кагылмый. Теләсә кайсы һөнәр кызыксыну даирәсенең киңлеген, кайчак мавыгу да таләп итә. Беренче карашка, синең шөгылеңә кагылышлы булмаган кебек тоелса да. Мин әйткәннәр агрономга да, табибка да, токарьга да, тегүчегә дә бердәй тигез кагыла. Әдәбият, сәнгать кешене затлы итә, аның зәвыгын формалаштыра, фикерләү сәләтен үстерә, кызыксыну даирәсен киңәйтә.


Ерак Себернең бер шәһәрендә яшәүче эшче турында бер хикәят ишеткәнем бар. Аның фатиры сынлы сәнгать музеен хәтерләтә икән. Ул бөек рәссамнарның картиналарының репродукцияләрен коллекциягә туплап кына калмый, ә төрле шәһәрләрдә күргәзмәләр дә оештыра. Аның бай коллекциясен Себер шәһәрләрендә яшәүчеләр дә, Мәскәүдә дә, хәтта чит илдә дә сокланып караганнар. Дөресен әйткәндә, андый кешегә ак көнләшү белән карыйм. Ул аягында нык басып тора.


Гүзәллек белән мавыгу – кызыксыну гына түгел. Ул – шәхеснең кабул итү формасы. Кызганыч ки, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында яшь буынны тәрбияләүчеләр һәрвакытта да әдәбиятны һәм сәнгатьне болай аңлап кабул итми. Бу алган белемнәрнең суммасын хәбәр итү генә түгел бит. Иң мөһиме – гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләү, осталарның иҗат җимешләрен аңларга, бәяләргә өйрәтү.


Еракка киткән саен, бу проблема безнең өчен әһәмиятлерәк була бара. Без коммунизм төзибез. Ә югары җәмгыятькә рухи яктан бай шәхесләр кирәк. Алар формулалар ачамы, пәлтә тегәме, күперләр саламы – нәрсә генә эшләсә дә.


Русчадан Ландыш Әбүдәрова тәрҗемәсе


"Безнең мирас". - 2022. - №1. - 18-23 б. 




Мәкалә «Правда» газетасының 42 нче (1968 ел, 11 февраль) санында басылган.

Теги: Гыйлем Камай Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру