Хаҗи Абдулла Дубин
Абдулла Дубин телевидениедә диктор булып эшләвен болай искә ала: «Татарстан телевидениесенең ачылуын 1959 елның 3 ноябре – Ш.Усманов урамындагы хәзерге телестудия тапшырулар алып бара башлаган көн белән бәйләп йөртәләр. Чынлыкта исә Казанда иң беренче ТВ тапшырулары 1955 елның 27 февралендә башланып киткән. Беренче ТВ студиясе Татарстан дәүләт музееның дүртенче катындагы бүлмәдә (янгыннан соң музейны ике катлы гына итеп реставрацияләделәр) булган. Күпмедер вакыт студия радиоҗиһазлар заводы бинасында да эшләп алган.
Мин – Әстерхан ягыннан. Гаиләдә ундүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Дикторлык хезмәтемне исә туган ягымда башлап җибәрдем. 1961 елда Әстерханда телевидение ачылган иде. Шул ук елны, укытучыларым – үзебездәге ТВ хезмәткәрләре тәкъдиме белән, Казан театр училищесына укырга килдем. Имтиханнар арасында Татарстан радио-телевидение комитетына да барып кайттым. Комитетның ул вакыттагы рәисе Михаил Филлипович Долгов һәм аның урынбасары Фәтхрахман Фазылҗан улы Фазылҗанов мине нәкъ 13 ноябрьдә эшкә чакырды.
Һәр тапшыру безнең өчен бер зур бәйрәм кебек булды. ТВ хезмәткәрләренең эш хакы аз булуга карамастан, монда чын энтузиастлар эшләде. Ул вакытта бары тик дикторның гына эфирга чыгарга хакы бар иде. Ә калганнар – журналистлар, хәбәрчеләр, техник хезмәткәрләр безнең өчен генә эшләгән кебек килеп чыга иде. Мин, мәсәлән, балалар өчен тапшыруны төгәлләгәч, музыкаль тапшыруларны башлап җибәрәм. Без ул елларда универсаль академия үттек, дисәм, һич арттыру булмастыр.
Хезмәтебез яңа булганлыктан, аны аңлаган кешеләрнең фикерләрен ишетү безнең өчен зур мәртәбә иде. Күренекле артистларыбыз Хәлил Әбҗәлилов, Николай Якушенко һәм Халит Кумысниковларга, эшчәнлегебезнең кимчелекләрен әйтүләрен үтенеп «бәйләнә» идек. Могтабәр режиссер Гали Хөсәеновның ярдәме зур булды. Безгә мактау кирәкми, бары тик үз киңәшләрен, тәкъдимнәрен генә әйтсеннәр, җитешсезлекләрне күрсәтсеннәр. Эшкә шулкадәр җитди караганбыз, күрәсең».
Заһид Фәйзи, язучы:
«Мәктәптә укыган елларында ук аның китаплары арасында төрле-төрле матур шәһәр күренешләрен, үзенчәлекле архитектуралы биналарны һәм корылмаларны чагылдырган фотолар, открыткалар туплана башлый. Тора-бара ул аларның эстетик яктан гына түгел, тарихны белү ягыннан да әһәмияткә ия булуын аңлап, бу мавыгуын җитди максатка әйләндереп, үзе туып-үскән Әстерхан һәм башкалабыз Казанга караган тарихи открыткаларны җыю эшенә керешә.
Тырышкан таш яра, дигәндәй, кырык еллап алып барган җентекле тырыш хезмәтнең җимешләре дә искитәрлек! Хәзер Абдулла Дубинның коллекциясендә башкалабыз Казанга, Әстерханга һәм Идел буена караган меңнән артык фото һәм открыткалар бар!
Халкыбызының рухын сафландыру буенча да изге гамәлләре байтак аның. Ул, хаҗи буларак, сүрәләрне тәфсилләп, матбугатта дини бәйрәмнәребез һәм истәлекле көннәр турында мөселман календарьлары төзеп чыгара. Шуларның барысын искә алып, Абдулла хаҗи Дубинны талантлы диктор һәм мәгърифәтче дә дияр идем мин».
Безнең мирас. - 2021. - №3. - 76-77 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА