«Хатын әйтте: мин кылырмын чарасын»
(Мәүла Колый поэмалары)
Шагыйрь Мәүла Колый – XVII гасырның икенче яртысында иҗат иткән күренекле татар әдибе. Ул Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Кол Гали, Сәйф Сараи, Өмми Камал, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф кебек фикер ияләренең рухи бакчаларыннан азык алып, үз шигъри дөньясын тудырган олы шагыйрь. Мәүла Колый иҗатының нигезе суфыйчылык рухы белән сугарылган. Шул ук вакытта, башка татар суфый әдипләренә хас булганча, Мәүла Колый әсәрләрендә җирле традицияләр һәм дөньявилык идеяләре дә чагылыш тапкан.
Мәүла Колый Чытыда дөньяга килгән
Шагыйрьнең иҗатына, ул яшәгән чор документларына, шәҗәрәләргә һәм риваятьләргә нигезләнеп, Марсель Әхмәтҗанов Мәүла Колый биографиясен ачыкларга омтылды. Галим туплаган мәгълүматларга караганда, Мәүла Колый (кайбер шигырьләрендә язылганча, «Меллагол кол») исеме белән билгеле шагыйрьнең чын исеме Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфый) булган икән. Ул 17 нче йөз урталарында Казан өязендәге Чыты авылында (хәзерге Питрәч районында) дөньяга килгән.Казанда мәдрәсәдә укыган. Аның исеме XVII гасыр ахырында хөкүмәт һәм татарлар арасындагы гауга-низагларга бәйләнешле документларда да телгә алынган. Казан ягындагы татар крестьяннары 1678 елда Мәүла Колый (Бәйрәмгали Колыев) җитәкчелегендә Биләр шәһәре хәрабәләре янына күчеп урнашканнар. Патша хөкүмәте, әлбәттә, бу хәл белән ризалашмаган һәм 1699 елда, Петр Беренче фәрманы буенча, татарлар ул җирләрдән куылганнар. Мәүла Колый иптәшләре белән Шушма буена, Иске Иштирәк авылына (хәзер Татарстанның Лениногорск районы җирлегендә) урнашкан.
Әдипнең шигырь-хикмәтләре теркәлгән иске кулъязмалар Казан, Уфа һәм Петербург шәһәрләрендәге гыйльми оешмаларда саклана. Аның әсәрләренең күчермәләре татарлар яши торган төбәкләрдә, сирәк булса да, хәзер дә табылып тора.
Мәүла Колый поэмалары табылу – зур вакыйга
ХХ гасыр ахырында Мәүла Колый поэмалары табылу татар әдәбияты тарихы өчен зур әһәмияткә ия булды. Әдипнең фәнгә бөтенләй билгесез яңа әсәрләренең күчермәләре табылгач, хикмәтләр авторы сыйфатында мәгълүм булган Мәүла Колыйның поэма жанрында да иҗат иткәнлеге ачыкланды.
Мәүла Колый поэмалары теркәлгән 1754 елгы кулъязма җыентык бу юлларның авторы тарафыннан 1990 елда табып алынган иде. Әлеге кыйммәтле кулъязма истәлек хәзерге вакытта Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «606 т» шифры белән саклана. Аның табылу тарихы һәм тасвирламасы, шулай ук поэмаларның текстлары басылып чыкты.
Хәзерге вакытка бердәнбер күчермәләре сакланган поэма текстларының беренчесе шактый тулы булса, икенчесенең башлангыч өлеше генә бар.
Күңелләрендә гыйшык уты кабына
Беренче – «Береккәннәр сыйфаты» поэмасының кыскача эчтәлеге моннан гыйбарәт.
Бер ир белән хатын, үзара киңәш-табыш иткәннән соң, фани дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, тыныч урынга китеп, тормышларын тулаем Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуга, ахирәт тормышына ихластан әзерләнүгә багышларга карар итәләр. Бер тауга барып кечкенә генә торак һәм гыйбадәтханә төзиләр, шунда гомер кичерә башлыйлар. Хак Тәгалә юлыннан тайпылмыйча, намаз укып, ураза тотып 60 ел яшәгәч, боларга Иблис вәсвәсә сала. Иблис ирнең гыйбадәт белән генә утыру фикерен чуалта.
Аллаһка биргән антларын бозу булса да, ир белән хатын дөнья күрергә дип чыгып китәләр. Бер шәһәр янындагы чишмә буенда тукталалар. Ире ипи алу өчен шәһәргә юнәлә. Аннан кайтышлый, бер мәһабәт сарай һәм сарай эчендәге искиткеч гүзәл хан кызын күреп туктала. Икесенең дә күңелләрендә гыйшык уты кабына. Хатыны янына кайткач, ир хәлне аңлатып бирә. (Шушы урында, кулъязманың берничә бите төшеп калу сәбәпле, текстка өзеклек кергән һәм әсәрдә тасвирланган кайбер хәлләр безгә билгесез кала.) Ниндидер вакыйгалардан соң хан кызы белән ирне «тотып алалар» һәм зинданга ябалар. Бичара хатын кайтмаган ирен эзләп сарайга килә. Аның кайда икәнлеген ачыклагач, башын-йөзен ике бөркәнчек белән каплап, ике табак аш (ризык) алып зинданга бара. Зиндан сакчысының күңелен бер табак аш белән яулап алып, зиндандагы кешемә ризык ашатыйм дип, эчкә үтә. Башындагы бер бөркәнчекне хан кызына яптыра һәм аңа буш табакны биреп, чыгарга куша. «Аулак җирдә табакларны ташлагач, сараеңа кайт та тыныч кына йөр», – дип, кызны өйрәтеп җибәрә.
Кызының ниндидер ят ир белән тотылуыннан хурланган, ачуыннан ярсыган хан җәлладка тоткыннарны китерергә куша. Зинданчы аларны тиз генә хан янына алып килә. Шактый гына аңлашканның соңында, хатын йөзеннән бөркәнчеген алгач, боларның ир белән аның хәләл хатыны икәнлеген күреп, хан һәм җәллад хәйран калалар. Шул рәвешчә, ханның йөзе «ак» булып кала, ир белән хатын да җәзадан исән-сау котыла. Өстәвенә, хан аларга күп итеп мал-байлык бирә. Ир һәм хатын әүвәлгечә гыйбадәт белән тыныч гомер кичерүләрен дәвам итәләр.
***
Автор бу поэмасын береккәнлек, ягъни бердәмлек аркасында гына бәладән котылып, иминлеккә ирешергә мөмкин дигән фикер белән йомгаклап куя. Шулай итеп, әсәр укучыларны бердәмлеккә өндәп, «берлектә – көч» дигән рухта тәмамлана.
Әсәрнең сюжеты мавыктыргыч һәм чишелеше оста корылган. Автор әсәрдәге хәлиткеч вазыйфаны хатынга йөкләгән. Мәүла Колый, аның кыюлыгы һәм зирәклеге белән, четерекле мәсьәләне уңай хәл итә. Нәтиҗәдә, «бүреләр дә тук, сарыклар да исән» кала. Әсәрнең идея-тематик ягы кешелек дөньясында һәрвакыт актуаль булган бердәмлек мәсьәләсенә нигезләнгән.
Кулъязма җыентыктагы икенче әсәр – «Хәләл нәфәка (байлык) эстәгәннәр сыйфаты» поэмасының аз өлеше генә сакланганлыктан, аның эчтәлеген тулаем күзаллау мөмкин түгел. Тик текст фрагменты буенча фикер йөрткәндә, Мәүла Колыйның бу поэмасы да шактый күләмле һәм гыйбрәтле сюжетка корылган булуы чалымлана.
Мәүла Колый поэмаларында гарәп-фарсы алынмалары чагыштырмача аз, борынгы язма төрки-татар теле формалары өстенлек итә.
Раиф Мәрданов
Берләшкәннәр сыйфаты
(Хәзерге татар теленә күчермәдән өзек)
Мәүла Колый
Хезмәтче әйтте: «Ни кеше хатыны син?»
Хатын әйтте: «Заһидның хатыны мин».
Хезмәтче әйтте: «Булды безнең йөз кара,
Бу эш белән ни кылыйк соң, ни чара?»
Хатын әйтте: «Мин кылырмын чарасын,
Китәрермен сезнең йөзнең карасын.
Ни җирдә Заһид белән кыз – әйт миңа,
Илтегез мине, бик тиз барам аңа».
Хатынга хезмәтче зиндан урынын әйтте,
Ике табак ризык алып хатын китте.
Башына ике бөркәнчекне ябып,
Шул сәгать зинданга җитте барып.
Зинданчыга диде хатын: «Әй газиз!
Бер сәгатькә мине зинданга кертегез.
Зинданда кешем бар, аш ашатыйм,
Бер табак ризык сиңа ашарга бирим».
Зинданчы әйтте: «Сүзеңне тыңлыйм, хуш».
Таштай күңелне йомшаткан бер табак аш!
Хатын тиз керде зиндан эченә аш алып,
Бер яулыкны башыннан алды салып.
Яулыкны ул кызның башына салып,
Табакны кулына бирде: «Чык алып!
Зинданчыдан табакны ал сорап,
Аулак җиргә чыккач, табакны ыргыт!»
Кыз чыкты башына бөркәнчек салып,
Китте тиз зинданчыдан табакны алып.
Бер аулакта табакны ташлап китте,
Сараена исән-имин барып җитте.
Хан мәчеттә көндезге намаз кылып,
Ачу белән утырды тәхетенә килеп.
Диде: «Җәллад, китер Заһид белән кызны!
Ник болай кара кылды безнең йөзне?»
Зинданчы Заһид белән хатынны бирде,
Җәллад шундук боларны алып барды.
Заһид белән хатын ханны күрделәр,
Хөрмәт белән җиргә йөзләрен ордылар.
Хан анда диде: «Әй бәдбәхет хатын!
Йөз кара иттең, сакламый аталык хакын».
Хатын әйтте: «Ни тиде миннән зарар?
Ни зарар тисә миннән, бирче хәбәр?!»
Хан әйтте: «Ул бакчада ни кылдың син,
Йөзеңә кара сөртеп килдең син?»
Хатын әйтте: «Әй шаһым, булчы ата,
Кичәге эшебез бит булды хата.
Бу әрләү бакча өчен булса миңа,
Ялварамын Тәңре хакы өчен сиңа.
Килә-килә бер бакча эченә җиттек без,
Йокы басты да, шунда йомдык күз.
Арганлыктан йоклаганбыз һуштан китеп,
Йоклаганбыз уянмый, таң намазы үтеп.
Җәллад килеп тотты безне йоклаганда,
Диде безгә: «Киттек, урыныгыз зинданда!»
Кичәге эшебез хата булган икән,
Белмәдек без, бу бакча сезнеке икән.
Ул гаеп булды бездә, кичә өчен
Гаебебез кичер, Тәңре хакы өчен?»
Хан әйтте: «Күпме хәйлә итәсең,
Бу ният белән ничек боргаланасың?»
Хатын әйтте: «Безне болай итәсең,
Бакчагызга кергән өчен тотасың?»
Хан диде ки әйтеп туры сүзен:
«Син йөзебезне кара кылдың безнең!»
Хатын әйтте: «Ни эш булды бу ара,
Ни зарарым тиеп йөз булды кара?»
Хан әйтте: «Заһид белән тотылып,
Бу җиргә килгәнсең кара йөз булып».
Хатын әйтте: «Шәригатьтә мондый эш булса,
Үз хатыны белән тотылып ханнарга килсә...»
Хан әйтте: «Түгелме син минем кызым,
Югыйсә ялгышмы минем бу сүзем?»
Хатын әйтте: «Мин бу Заһид хатыны,
Синең кызың түгелмен, бел дөресне!»
Хан әйтте: «Йөзеңне ач әле, күрим,
Бу Заһидның хатыны булсаң, белим».
Хатын анда япмасын ачкан заман,
Хан күреп, бу эштән калды хәйран.
Хан әйтте җәлладка: «Бу нинди хәл?»
Җәлладның сүз әйтергә калмады әмәл.
Хан кызына кеше җибәрде белергә,
Сараенда бармы-юкмы – күрергә.
Сараенда күрделәр ул вакыт кызны,
Каралыктан юылды ханның йөзе.
Бердәмлектән итте алар мондый эш,
Береккәннәр имин булыр яз һәм кыш.
Акыллы адәм берләшеп берлек кыла,
Хак рәхмәте берлеккә якын була.
Кил, әй мөэмин, берләшеп кыл һәр эшне,
Хакның рәхмәтенә ирешә ул кеше.
Берләшкәннәр сыйфатын әйттем сезгә,
Берләшкән эш иминдер сезгә-безгә.
Тәүфыйк биреп күрсәт хак юлларыңны,
Рәхмәтлеккә ярлыка колларыңны?!
Әй Ходаем, гөнаһлы Мәүла Колый,
Рәхмәтең белән син бир коллык юлы.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА