Һарун Йосыпов турында истәлекләр
Моннан нәкъ ун ел элек – үзенең телевидениедә алып бара торган «Знай наших» сәхифәсендә, әтинең тууына 90 ел икәнен әйтеп үткәндә, туган як тарихын өйрәнүче, журналист Константин Куранов бик кызыклы чагыштыру китергән иде. Әтинең туган елы – 1914 – Беренче Бөтендөнья сугышы башланган ел. Туган көне – 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Тарихчы өчен гаять символик мәгънәгә ия ләбаса бу саннар!
Революциягә кадәр әти Саба районында яшәгән. Бабай, әтинең әтисе Вәлимөхәммәт, сәүдәгәр Мусиннарда приказчик булган, аның визит карточкасы бездә бүген дә саклана. Алар җитеш тормышта яшәгән. Күмәкләштерү елларында аларны «кулак» дип, сөргенгә дә сөрә язганнар. Әмма бөтен авыл аларны яклап чыккан. Тату вә тырыш гаиләнең малына кул сузарга юл куймаганнар. Хәер, районнан килгән вәкилләр дә, халык сүзенә колак салып, мәрхәмәтлелек күрсәткән.
Тора-бара гаилә калага күченә һәм алар Мәрҗани мәчете белән янәшә йортта, хәзерге Каюм Насыйри урамында яши башлый. Шушы йортта балалар дөньяга килә, тора-бара алар мәктәптә белем ала. Аннары әтием электрик һөнәрен үзләштерә һәм бу белгечлегендә беркадәр вакыт эшләп тә өлгерә. Соңрак рабфакта укый, университетның география факультетына кереп, аны сугыш башланыр алдыннан тәмамлап чыга. Үзе теләп фронтка китә. Сталинград һәм Курск дугасындагы хәтәр яуларда катнаша, башы каты яраланып, госпитальгә эләгә... Шуннан соң Казанга кайтып, университетта үз кафедрасында эшли башлый. КДУның этнография музеен яңадан ачуда зур өлеш кертә. Биредә ул шулай ук география факультетын тәмамлап, кафедрада эшкә калган әнием белән таныша. Бераз вакыт узгач, алар Ленинградта очраша. Ул елларда әни ГЕОЛНЕРУДТРЕСТта эшләгән, геология экспедицияләренә йөргән. Алар 1951 елда Ленинградта өйләнешә, мин исә 1952 елда Казанда туганмын.
Мәүгузә һәм Вәлимөхәммәт Юсуповлар. 1919 ел
Вәлимөхәммәт Юсупов гаиләсе
Нәни Һарун. 1916 ел
Һарун Юсупов хатыны, хатынының әнисе һәм балалары белән. 1958 ел
Улы Василий һәм кызы Софья белән. Уфа, 1956 ел
Һарун Юсупов улы Василий һәм кызы Софья белән. 1958 ел
Казанга кайткач, әти татар халкының тарихы, аеруча этнографиясе белән ныклап кызыксына башлый. Гарәп телен яхшы белүе дә борынгы кабер ташларын өйрәнгәндә бик ярап куя. Хәер, аның фәнни эшчәнлеге хакында галимнәр үз сүзен әйтерләр. Безгә, аның балаларына, ул иң әүвәле – кадерле, газиз әти иде!
Софья Йосыпова (Хәмидуллина)
Нурлы йөзле гаилә
1919 елда төшерелгән бу фоторәсемдә минем газиз туганнарым сурәтләнгән: әбием Мәүгузә, бабам Вәлимөхәммәт, басып торганнары – әнием Рокыя (башына калфак кигән), Һарун абыем, туп кочаклаганы – Суфия апам, әбинең итәгендә утырганы – Асия (ул нәни чагында вафат була). Соңрак Мансур абый белән Галия апа дөньяга килгән.
Әнием гаиләдә иң олысы була, мин дә – әниемнең олы кызы, Казандагы Каюм Насыйри урамындагы әби-бабам йортында үстем. Аларда торып, балалар бакчасына, мәктәпкә йөрдем. Әти-әни көне буе эштә, ә без туганнан-туганым Илгиз белән әби-бабайга хуҗалык эшләрендә булышабыз. Сугыш чоры балаларына эләккән бөтен нужа вә мәшәкатьләр безне дә читләтеп үтмәде. Әбиебез бик оста тегүче иде, аның бик затлы тукымалардан кием-салым тегүен хәтерлим. Безне – биш баланы да киендерде, заказга да текте. Аның гаҗәеп матур итеп бизәлгән, чигелгән калфаклары вә түбәтәйләре күз явын алырдай иде. Әби гомере буе өйдә намаз укыды, безне дә өйрәтергә тырышты. Моның өчен мин аңа аеруча рәхмәтлемен. Бабабыз Вәлимөхәммәт исә Мәрҗани мәчетенә йөрде, үтә диндар, гарәп телен вә язуын бик яхшы белә иде, улларын да өйрәтте. Олы улы Һарунның тарихчы галим булып китүендә аның да биниһая өлеше бар, дип уйлыйм. Гомумән, нурлы йөзле, иманлы гаиләдә үстек без!
Роза Йосыпова
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА