Журнал «Безнең мирас»

Һәр күңел - үзгә бер җыр тукылышы

Музыка дөньясына аяк басуыма апам «гаепле». Ул оста гармунчы, атта чаба, чаңгыда шәп йөри, тора-бара районара бәйгеләрдә дә җиңүләр яулый башлады, ачуы чыкса, йодрыкларына ирек бирергә дә күп сорамый иде, мәрхүмәкәй. Бер тапкыр үзеннән өч яшькә өлкән малайны тотып тукмаган. Моның әнисе Нәзифә апаның, өйгә килеп:


– Кызыңны тый! – дип, әнигә дулаганы истә калган.


Туган авылым Түлешкәдә бер урыс гаиләсе булып, йортлары авылдан читтә, су буенда иде. Катя апа – тол хатын, ире Леонид тегермәнче булган, бишенче балалары тугач, бакыйлыкка күчкән. Авылда Катя апаны Кәтри, Кәтринәтти дип йөрттеләр, хак булса, атаклы рәссам Илья Репин нәселеннән, заманасында, Казанда дворян титулына төс шәп йортлары булган. Коммунистик режим давылы Катя апаны, сыйнфый дошман нәселе вәкиле буларак, эш рәте белгән, әмма мал-мөлкәтсез ир белән кавыштырып, кечтеки бер татар авылына китереп ташлаган. Кәтринәтти миңа кендек әби. Әнигә бала табуда булышырга алынган Разия апа, эш катлаулы әле монда, Кәтрисез булмый, дип, улынмы, кызынмы аны алмага йөгерткән. Мин исә, киреләй әйләнеп, аяк терәп, якты дөньяга чыкмаска азапланганмын. Кәтринәттинең балалары бишәү булып, ул аларның барысын да бер ярдәм итүчесез, үзе генә «алып кайткан». Питке (Петр) абый, Бачке (Василий) абый, Туңке (Тоня) апа, Ладиңкә (Надя) апа һәм төпчеге Күлкә (Коля). Без, авыл малайлары, соңгысын Күркә дип үртибез. Боларның Бачкеләре тальянда татар халык көйләрен сыздыра иде, берзаман Күлке дә сиптерә башлаган. Ладиңкә – апамның дус кызы, энесенең гармунда уйнавы белән мактанган да, апамның шуңа кытыгы килгән, очынып кайтып кереп:


– Күркә гармунда уйный белә, син, маңка тәре, берни белмисең, – дип кулыма тальян гармуны китереп тоттырды. «Әнисә» дигән көйне ничек уйнарга, кайсы телләргә ничек басарга икәнен күрсәтте. Төймәгә ялгыш баскан саен берне тамыза. Уртак тырышлык бушка китмәде, күп азаплана торгач, аерым авазлардан көй укмаштыра башладым.


Тора-бара музыка дигәнннәре ошап ук китте, тальяннан ике рәтле гармунга, анысыннан баянга күчтем. Саба урта мәктәбендә укыганда мәдәният йорты баянчысы Флорид абыйдан музыка дәресләре алдым, нота танырга өйрәндем...


Унынчы сыйныфны тәмамлагач, әнинең туганнан-туган энесе Фәрит абыем хатыны Мөкәррәмә җиңгәмә кардәш тиешле консерватория укытучысы, һөнәри композитор Хөснулла ага Вәлиуллин хозурына юл тоттым.


– Композитор буласым килә. Шундый-шундый этюдларым бар, – дип, аны кайбер эшләнмәләрем белән таныштырдым.


– Барысы да әйбәт, энем, – диде Хөснулла ага, сагышлы елмаеп.


Баксаң, бер генә проблема бар, композиторлар бүлегенә керү өчен әүвәл бишьел­лык музыка училищесын тәмамларга, ә анысына эләгү өчен фәлән ел музыка мәктәбендә укып, аны тәмамларга һәм кырыс имтихан кичәргә кирәк икән... Әле райондагы музыка мәктәбе багажы белән Казандагы музыка училищесына эләгү суга сәнәк белән язылган, кала мәктәпләре андый мөмкинлекне районныкыларга калдырмый диярлек, имеш.


– Күкрәгендә татар моңы йөрткән татар малайларына композиторлар бүлегенә юл юк, энем, бик теләсәң, мин сине җырчылар төркеменә урнаштыра алам, – диде фронтовик композитор.


Соңрак, якташыбыз, танылган музыка белгече, профессор Мәхмүт ага Нигъмәтҗановның бер мәкаләсеннән, татарда бары тик бер генә һөнәри компо­зитор­ның тулы цикл (музыка мәктәбе – музыка училищесы – консерватория бас­кычларын) үткәнлеген, аның якташыбыз Рөстәм Яхин икәнлеген, эшендә төрлечә эзәрлекләнүен белдем...


Мин КИСИга барып кердем. Хәлбуки, музыка белән дә, әдәбият белән дә араны өзмәдем. 1976 елны «Идел» альманахында «Аууу!» исемле беренче хикәям басылып чыкты. Алга китеп әйтим, тора-бара дүрт китап чыгарып, Язучылар берлеге әгъзасы булып та куйдым.


Вуз тәмамлагач, Мөслимдә юл оешмасында баш инженер булып эшләгәндә, 1978 нче ел тирәсе дип истә калган, «Тамчы гөл» җырының көе туды. 1979 елны мин туган ягым Сабага юл оешмасына җитәкче булып кайттым. Биредә «Сельхозтехника» берләшмәсенең автотранспорт буенча урынбасары Фәннүр Хамматов һәм аның энесе, минем сыман КИСИ тәмамлаган, төзелеш өлкәсендә җитәкче урында эшләүче Фларис Хамматовлар белән дуслашып киттем. Бу егетләр Сабантуй батырлары һәм менә дигән җырчылар да. Фларисның, икенче курс студенты чагында, Җөри авылы Сабан туенда РСФСР чемпионын егып батыр калганы да булды...


Сабада мәдәният бүлеге җитәкчесе Ризван әфәнде, күңелләре сәнгать яратучы егет вә кызларны мәдәният даирәсенә җәлеп итәргә ифрат маһир кеше иде. Һәм без, җитди җитәкчеләр, эштән бушаган аз гына арада районның мәдәният йорты сукмагын таптый башладык. Булачак «Тамчы гөл» җырына сүз язуын үтенеп, җирле мәдәният хезмәткәре, ансамбльләр оештыручы, үзе дә көйләр, җырлар чыгаручы мөхтәрәм Рәйсә апа Имамиевага мөрәҗәгать иттем. Ул аны язды да. Текстта, башкасы истә калмаган, «өй кыегында сайрый бер былбыл, минем яратуымны шуннан бел» дигән юллар бар иде.


– Ничек инде өй кыегында былбыл сайрый? – дип, гаҗизлектән гаҗәпләнү белдерүемә каршы, Рәйсә апа: – Ишегалдым яшел чирәм, былбыл баласы кача», дип җырлыйлар ич, димәк, ул өй кыегына кунып та сайрарга мужыт, – дип, кырт кисте.


Мин күнәсе идем, әмма булачак җырны якын арада, кызлар ансамбле озатылышында энесе белән бергә башлап җырлаячак Фәннүр чыгымчылады: «Үзең яз, яп-яланаяк, өч куплет кына шигырь язмаслык кешемени син», – дип, тузынды.


Вакыт тар иде һәм мин аны тиз арада үземчә сызгалап та аттым. Куплетларда бәйләнеш бик юк та сыман, әмма аны дуслар да, тамашачылар да, тыңлаучылар да яратты. Якташыбыз, һөнәри композитор Фасил ага Әхмәтовның Казанда, шаһитлар алдында, ә алар арасында авылдашым Һашим Абдуллин да бар иде: «Менә бу егет бер җыр язды, шуның белән халык күңеленә керде!» – дип, үз итеп аркамнан какканы онытылмый...


«Тамчы гөл» җыры телевидениедә «Хәерле кич» атлы тапшыруда яңгыраганнан соң канат ярды.


Казанның Бауман урамы башында җыр язмалары әзерләү студиясе бар иде. Аның динамигы әнә шул якташларым башкарылышындагы җырымны ярты ел чамасы өзми-куймый яңгыратты... Минемчә, бу – күп ара. ...Мондый бәхет тагын берәр авторга тәтедеме икән әле?..


Әлеге җырны башта Әлфия Афзалова, аннары Хәмдүнә Тимергалиева концертларында җырлый башлады. Соңгысы – атаклы музыкант Вадим Мәхмүт углы Усманов җитәкләгән вокаль инструменталь ансамбльгә кушылып. Ул башкарылыш Татарстан радиосы фондына да алынган иде, исән калдымы икән, белгән юк. Фондка алынган «Алфавит»ны да яңгыратканнары ишетелми. Хәер, Заһидулла Яруллинның атаклы «Тукай маршы»н да «Тукай елы» дип игълан иткән вакытта да яңгыратмагач, ул фонд дигәннәренең исән калуы бик икеле... Бүген «Тамчы гөл»не Фәридә-Алсу дуэты яңгырата. «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесендә Әтнәдән ике малай – Фаил Сәфәров һәм Радик Шәрәфиевлар да аны гаҗәп оста башкарып, күңелне хушладылар.


Ул җырны баштан ук яраттылар. Сиксәненче елларда туган кызларга Тамчыгөл дип исем дә куйгалый башладылар хәтта! Мине, шуның аркасында, кая гына барып чыкмыйм, бер белмәгән әллә кемнәр кунак итәргә теләде, шул хакка игелек кылучылар да булмады түгел... Җырны тамашачының ничек кабул итүен Казанда, Үзәк Спорт сараенда күрү насыйп булды. Концертка билетлар беткән иде, Әлфия апа Афзалова, үзем алып керәм, дип вәгъдә бирде. Һич уйламаганда, Мөслимдә яшәүче ахири дус Мөдәмил Әхмәтовны очраттым. Әлфия апабыз безне җитәкләп арткы ишектән ниндидер коридорлар аша уздырып алып кереп, көтелмәгән кунаклар өчен калдырылган урыннарга урнаштырды. Концертта ике атаклы җырчы артистка ике номер, ә калганнарга бер генә әсәр башкару мөмкинлеге бирелгән, чөнки катнашучылар ифрат күп иде... Әлфия апа «Тамчы гөл» җырын җырлагач, Спорт сараенда алкышлардан давыл купты.


Мөдәмил:


– Әгәр ул мондый кул чабуларны тик үзенә генә дип уйласа, башка җыр башкара, әгәр алкышларның җыр өчен икәнен таныса, яңадан «Тамчы гөл»не җырлый. Ай-һай, моңа акылы җитәр микән? – дип сөйләнде.


Әлфия апабыз кабаттан «Тамчы гөл»не башкарды һәм янә азагы күренмәгән алкышларга күмелде.


– Син үзеңне бераз булса да Мартин Иден сыман хис итәсеңдер ич инде, – дип куйды Мөдәмил дус, Джек Лондон романы каһарманын искә төшереп һәм көлемсерәп: – Сәхнәгә чакырсалар нишлисең инде, – дип, аягымдагы бер каешы өзек «чабата»ма ымлады.


Авыл мәктәпләрендә, хезмәт дәресләрендә табуретка ясарга өйрәтәләр иде. Бүген эфирга җыр дип турыланган күп кенә эшләнмәләр, әдәби журналларда роман, бәян исеме астында тәкъдим ителгән эшләнмәләр, минем карашка уртак калыпка салып әтмәлләнгән әнә шул табуреткаларны хәтерләтә. Үлчәмнәр, кайбер сырлаулар үзгә, ә асыл уртак трафаретка буйсына. Җырларда да баян һәм синтезатор кушылышындагы ниндидер шарманка әйләндерелә, ә әдәби әсәрләрдә ара-тирә бозык телле тальян да кушылгалап ала сыман. Миңа калса, чын иҗат мең тормыш кайнаган диңгез кебек булсын өчен, чыганакларның мул һәм төрле булуы зарур. Чыганаклар бер-икегә генә калса, андый иҗат каз-үрдәк, чебен-черки һәм сөлек өчен хуш буага охшап, аннан игелекне Дуремарлар («Буратино» әкияте каһарманы) гына күрә башлый...


Теги: Рөстәм Зарипов Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру