Гөл чәчеп җиргә...
Журналистлар гаҗәеп үзенчәлекле халык. Алар кешеләр күңеленә ятышлы, мәгънәви мәкаләләр иҗат итүләре белән бергә, җәмгыятебезнең матур һәм җитешсез якларын күреп, дәвер таләпләренә тәңгәл, тетрәндергеч репортажлар ясаулары белән кешеләрдә киләчәккә өмет уяталар. Шулай булмаса, матбугатыбыз дүртенче хакимият исемен тиз югалтыр, аларга ихтирам бетәр иде.
Башлангыч сыйныфларда укыганда, авылга журналист килгән дигән хәбәр таралгач, берничә сыйныфташым белән тау буенда урнашкан амбарга йөгереп барып, аның гади кешеләрне ихлас тыңлавын, дәфтәренә нидер язганын күзәтеп, хәтта арбада яткан сумкасын кулыма тотып караганымны хәтерлим. Әлбәттә, журналистларга карата тирән ихтирам, соклану хисе булмаса, бу күренеш күңелемдә уелып та калмас иде, мөгаен.
Сезнең игътибарыгызга җаны-тәне, хәтта киеме белән дә ярты гасыр журналистикада хезмәт иткән, һәр хыялын тормышка ашыручы Басыйров Хәйдәр Фәйзрахман улын тәкъдим итәм. Ул Башкортстан җирлегенең Чакмагыш районы Югары Аташ авылында 1939 елның 25 июнендә дөньяга аваз салган. Былтыр район күләмендә җиргә гөлләр чәчеп йөрүче Хәйдәр Фәйзрахман улының 80 еллык юбилеена багышланган зур кичә уздырылуы да очраклы хәл түгел. 44 ел хезмәт стажы дәверендә ул гади балта остасыннан баш мөхәррир үрен яулап, 27 ел буе районыбызның «Игенче» гәҗите – матбугат комплексын җитәкли.
Бүгенге көндә ул, әлбәттә, лаеклы ялда, хезмәт ветераны, Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чакмагыш районының Почётлы гражданины һәм күп кенә хөрмәтле исемнәр йөртүче аксакал. Аны зур тиражлы унтугыз китап авторы буларак, Башкортстанда гына түгел, башка тугандаш республикаларда да белүчеләр бихисап. Аның «Чакмагыш туфрагында туганнар», «Яңа Балтач яклары», «Геройлар, орденлылар», «Батыр кызлар», ике томлы «Мәгариф» белешмә-энциклопедияләре, шулай ук «Күңелләре тулы моң белән», «Бигәш бабай оныклары», «Көлерсең дә, еларсың да» дигән китаплары –чакмагышлыларның зур горурлыгы. Шулар арасыннан Хәйдәр абыйның «Ватанга тугры калдылар» дигән зур күләмле тарихи эзләнүләргә тиң китабы Татарстан китап нәшриятында яңадан нәшер ителүе, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында бастырылуы да аның абруен дәлилли. Бу китап турында үз фикеремне әйтми китә алмыйм. Әлбәттә, китап «Идел Урал» легионы эшчәнлеге турында. Әмма анда сугыштан исән кайткан җәлилчеләрнең, шулай ук Муса Җәлилне реабилитацияләүдә үзләренең өлешләрен керткән каләмдәш дусты Гази Кашшаф һәм якташыбыз Салих Батыев (1960-1982 елларда ТАССРның Югары Советы президиумы Рәисе) турында да күп мәгълүматлар булуы, укучыга сугыштан соңгы илебездәге вазгыять белән танышу мөмкинлеге бирә. Шул уңайдан бу зур күләмле китапларны дөньяга чыгаруда аның дәвамчысы – улы Айдарның ярдәме турында ассызыклап китү кирәктер.
Хәйдәр абый олуг яшьтә булуына карамастан, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдән үзенә ләззәт ала. Аның Бөек Ватан сугышына багышланган патриотик дәресләрен дулкынланмыйча тыңлап булмый. Ул мәктәп балалары, әдәбияткә мөкиббән кешеләр өчен шагыйрьләр, язучылар, кайткан мәртәбәле кунаклар белән очрашулар да оештырырга өлгерә. Үз куллары белән салган алты почмаклы зур йортта Татарстан язучылар берлеге әгъзаларының еш кына чәйләп-мәйләп, кунак булып китүләре очраклы булмавы күпләргә мәгълүм. Монда инде Хәйдәр абыйның хатыны, фикердәше, кунакчыл Фәһимә апаның өлеше зур.
Хәйдәр абыйның киң кырлы шәхес икәнлеген раслау өчен күп еллар буе Сабан туйларында ат чабышы бәйгеләренең алыштыргысыз алып баручысысы, сүз остасы, моңлы җырчысы икәнен әйтеп китү дә җитә. Аны: “Ул безнең Хәйдәр Озеров”, – дип йөртүчеләр дә шактый.
Вакыт дигәнең бик тиз ага. Безнең якыннан танышуыбызга да ике дистә еллап вакыт узып бара. Аның хезмәт җимешләре артканнан артып тора. Кыска вакыт эчендә янә яңа «Гөл чәчеп җиргә» дигән китабы басмага әзер булуы да шатландыра. Әйе, Хәйдәр абыйның эшчәнлегенә сокланмаслык түгел шул! Ул – чын зыялылык, фидакарьлек үрнәге. Мин туган якка кайткач, мәктәп балалары белән көнгә өчәр очрашу оештыра, якташларымны минем иҗатым һәм татар әдәбиятындагы яңалыклар белән таныштыруны үзенең бурычы итеп санавы куандыра. Бу иҗади кичәләрдә аның оратор осталыгына да, тынгысыз кеше икәненә дә инанасың.
Хәйдәр Басыйров һәм Римир Сәлимгәрәев Чакмагыш районының Тайняш авыл клубында мәктәп укучылары белән очрашу вакытында
Хәйдәр Фәйзрахман улының эш өстәле буш тормый. «Ни турында язасыз?» дигән сорауга, әлбәттә, халкым турында, үзем турында әле язарга иртәрәк дип фаразлый. Хәйдәр абый нинди эшкә тотынса да, «ул яхшырак булдыра». Юкка гына түгел, Башкортстанның яңа җитәкчесе «Без яхшырак булдырабыз!» дип Хәйдәр Басыйров сүзләрен кабатлый. Ул күптән түгел генә сигезенче дистәнең беренче елын билгеләп узды. Шул уңайдан, аңа исәнлек-саулык, яңа иҗат уңышлары, Ходай Тәгаләнең дәрт-дәрманнан аермавын теләп, теләкләребезнең чын күңелдән язылганын исбатлау өчен шигъри юллар белән тәмамлыйм.
Хәйдәрнамә
Ходай бирә сораганга,
Ходай бирә эшләсәң.
Юбилей да булмас иде,
Мич башыннан төшмәсәң.
Сездән уңган, Сездән булган,
Эшчән кеше бар микән?
Чал тарихның бөртекләрен
Җыеп зур мирас иткән.
Тәрбияви чараларда
Катнашасыз бик теләп.
Ләззәт табып эшегездән
Яшисез булып үрнәк.
Ах, димисез, юк, димисез,
Дөнья йөген тартасыз.
Мактау сүзе өчен түгел,
Милләт өчен янасыз.
Изгелектән торган эшләр
Алмый калмый бәясен.
Ходай бирсен көч вә кодрәт,
Күк йөзенең аязын.
Хәйдәр абый, Сез бәхетле,
Килгәнгәдер бар яклап.
Якташларыма кушылып,
Алкышлыйм Сезне мактап.
Сигез дистә яшьмени ул,
Күңелең ятса эшкә?
Насыйп булсын күрешергә
Бүгенгедәй йөз яшьтә.
Римир Сәлимгәрәев
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА