Журнал «Безнең мирас»

«Галиябану» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
                                                                                                                                               Габдулла Тукай


Галиябану
(Татар халык җыры)
Тәрәзәдән карыйсың ла,
Карап кемне таныйсың?
Карап күзең талдырганчы,
Галиябану, сылуым иркәм,
Ник чакырып алмыйсың?
Тәрәзәңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кистең син?
Кара кашым, карлыгачым,
Галиябану, сылуым иркәм,
Кем бәхетенә үстең син?
Тәрәзә төбем каты бал,
Ашыйсың килсә, ватып ал;
Сөюләрең чыннан булса,
Галиябану, сылуым иркәм,
Тәрәзәдән тартып ал.

Халык иҗатының матур үрнәкләрен туплау һәм җыю буенча Г.Тукай традициясен дәвам иттерүчеләрнең иң олысы – драматург Мирхәйдәр Фәйзи. Ул гади халыкның, аерым алганда, авыл халкының тормышын тирәнтен өйрәнә, халык авыз иҗатын туплый, җырларны анализлый һәм аларны әсәрләренә кертә.


М.Фәйзи, халык көйләренә нигезләнеп, музыкаль сәхнә әсәрләре язу традициясен башлап җибәрә: «Галиябану», «Асылъяр», «Ак калфак» – әнә шундыйлардан.


Галиябану (Марзия Миңлебаева) белән Хәлил (Гыйльметдин Газизов)

Сәхнә шедевры булган «Галиябану» музыкаль драмасы 1916 елда языла һәм автор бу әсәре белән татар әдәбиятында музыкаль драмага нигез сала.


1916 елның җәендә драматург Орск өязенең Дүрткүл авылында «Сәгадәтбану» исемле яңа җыр ишетә. Бу җыр аның күңеленә бик хуш килә һәм ул: «Мин бу җыр турында бер әсәр язачакмын», – ди. Шул ук җәйдә хәзерге Балтач районының Шода авылына кайта һәм авыл яшьләре белән аралаша. Аларның чишмә буйларындагы уеннарын, җыр-биюләрен күреп соклана. «Сәгадәтбану» көенә сәхнә әсәре язу фикере тагын да ныгый һәм, озакламый, драматург бу әсәрен яза.


Драма 1917 елда Оренбургта куелырга тиеш була. Сәхнәгә куючы режиссер Вәли Мортазин-Иманский әсәрнең исемен «Галиябану» дип үзгәртергә киңәш итә. Чөнки Сәгадәт бәхет дигән мәгънәне аңлата. Ә драма героинясының мәхәббәте фаҗига белән тәмамлана. Сөйгәнен мәңгелеккә югалткан кыз бәхетле була аламы? Ни өчен Галиябану? Гали – бөек мәгънәсенә ия. Чыннан да, Галиябану үзенең керсез, саф мәхәббәте, сөйгәненә мәңгегә тугры калуы белән мәхәббәтнең бөеклеген
раслый.


Драмада «Галиябану» көен әсәрнең төп образы Галиябану үзе чыгарган итеп күрсәтелә: «Ай, шушы көй өзә бит минем үзәкне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне? Инде менә үз исемемне кушып җырлый башладылар. Мин аны үземнең сөйгәнем өчен генә җырлаган идем; ул каршымда булган вакытта гына җырлый алган идем бит», – ди ул. Әмма көйнең драмадан алданрак чыгуын, аның беренче исеме «Сәгадәтбану» булып, М.Фәйзи әсәре буенча киң популярлык казануын онытмаска кирәк.


(Сәхифә «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.)


Безнең мирас. — 2021. — №3. — 112-113 б.

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру