Фазыл Туйкинның Сәхәветдин Миңлекәйгә язган хаты
Күренекле фольклорчы, шагыйрь, язучы, тарихчы һәм педагог Фазыл Туйкин (1887-1938) – татар мәдәнияте тарихында билгеле шәхес. Аның күпкырлы иҗади эшчәнлеге 1910 нчы елларда башланып, 1938 елда репрессиягә эләгеп, атып үтерелгәнгә кадәр дәвам итә.
Фазыл Туйкин
Аның турында кыскача гына мәгълүмат. Фазыл Әхмәткәрим улы Туйкин 1887 елның 22 июнендә хәзерге Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында мәзин гаиләсендә туа. Аларның нәселе Пугачев восстаниесендә катнашкан һәм шуның өчен Екатерина II тарафыннан сөргенгә сөрелгән Туйкә исемле кешегә барып тоташа. Фазыл 7 яшьтә чагында аның 77 яшьлек әтисе Әхмәткәрим вафат була. Фазыл башта Зәй-Каратай мәдрәсәсендә, аннан Уфада «Хәкимия» мәдрәсәсендә белем ала. Шуннан соң Казанга килеп, атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Ул анда Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров, Ризван Ибраһимов (Алушев), Нургали Маминнар белән бергә укый, К.Тинчурин, З.Солтановлар белән якыннан аралаша; Фазыл Туйкинның әдип булып формалашуында, әлбәттә, аларның да шифалы йогынтысы була. 1904 елда «Мөхәммәдия»нең урта сыйныфын тәмамлагач, Фазыл Зәй-Каратайга кайта һәм шунда 1909 елга кадәр мәдрәсәдә укыта. Бу елларда ул күрше Габдерахман авылындагы язучы Афзал Таһиров белән таныша һәм аның белән бергә Габдерахманда «Тирмән» дигән кулъязма журнал чыгара. Шушы елларда ул халык арасыннан төрле жанрдагы фольклор әсәрләрен җыеп алу белән шөгыльләнә башлый. 1909-1911 нче елларда – Ташлыяр авылында, 1911-1912 нче елларда – Уфадагы «Хәкимия» мәдрәсәсендә, аннан Бөгелмә өязенең Бәйрәкә һәм Кәкре Елга авылларында мөгаллим булып эшли, иҗади эшчәнлек белән бик актив шөгыльләнә.
Ф.Туйкин үзенең иҗатын күп өлкәләрдә алып бара. Шагыйрь буларак, аның беренче әсәрләре 1906-1907 нче елларда Уральскида «Фикер» газетасында басылып чыга. Аннан соң 1912 елда «Шура» журналының һәр санында диярлек шигырьләре урын ала. 1915 елда Уфада Фазыл Туйкинның «Нардуган» дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аның шигырьләре үзләренең халыкчан, гади булулары, сәнгатьчә камил яңгырашы белән аерылып тора. Мәсәлән, Г.Ибраһимов Ф.Туйкин шигырьләренә югары бәя бирә. Ул болай ди: «... аның хрестоматиягә кергән «Сабанчы карт»ы һәм «Җәй»е сыйныфта шәкерт кулына бирер өчен шундый гүзәл нәрсәләр ки, болар тузан арасында калган булса, мәшәкатенә карамый, эзләп алынырга тиешләр иде. Тукайның «Авыл»ы шәкерт кулына ничек рәхәтләнеп бирелсә, Туйкинның бу ике мәнзумәсе дә шул дәрәҗәдә сокланып дәреслеккә кертерлектер». Ф.Туйкинның революциядән соң «Иделбай» исемле поэма язганлыгы билгеле.
Яңа революцион күтәрелеш елларында аның иҗаты аеруча активлашып китә. 1912 елда гына да Казанда «Сугышчы Сатыш әфәнде» хикәясе, 1812 елгы Ватан сугышына багышланган «Ватан каһарманнары» драмасы, 1100 татар халык җыры тупланган «Җырлар әхтәрисе» җыентыгы һәм Уфада «Тормыш корбаннары» дигән пьесасы аерым китап булып басылып чыга.
Прозаик буларак, Ф.Туйкин 1912 елда Идел буендагы Болгар дәүләтенең җимерелү чоры вакыйгаларын сурәтләгән, туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек идеяләре белән сугарылган, романтик рухлы «Сугышчы Сатыш әфәнде» дигән тарихи хикәя иҗат иткән.
Драматург буларак, Ф.Туйкин – өч пьеса авторы. 1812 елгы Ватан сугышының йөз еллыгы уңае белән язылган эпик характердагы «Ватан каһарманнары» (1912) драмасында татар халкының Ватан сугышында катнашу вакыйгалары сурәтләнә. Әсәрдә төп урынны халык образы алып тора: сугыш башлангач, гап-гади бер татар авылының ир-атлары, көчле дәрт белән, дошманга каршы яуга китәләр. Әсәр сугышчыларның җиңеп кайтуларын бер-берсен яратучы Солтанкай белән Бибикамалның туйлары белән кушып бәйрәм итүләре белән тәмамлана. Ф.Туйкинның бу пьесасы 1912-1918 нче елларда «Сәйяр», «Нур» һәм «Ширкәт» труппалары тарафыннан кат-кат сәхнәгә куелган. Бу әсәр татар драматургиясе тарихында 1812 елгы Ватан сугышына багышланган бердәнбер драма әсәре булып кала килә.
1920 елда Ф.Туйкин сәнәкчеләр күтәрелеше вакыйгаларына багышланган «Тормыш корбаннары» дигән драма әсәре язган. Аны иҗат итәргә әдипнең Фатыйх исемле бер абыйсының сәнәкчеләр тарафыннан атылып, ә икенче абыйсы Хуҗаназыйрның вәхшиләрчә җәзалап үтерелү вакыйгалары сәбәпче булган. Үз вакытында бу әсәр басылып чыкмаган, әмма 1920-1930 нчы елларда ул төрле авыл сәхнәләрендә уйналып йөргән. Ә 1925 елда Ф.Туйкин балалар өчен «Салих бабай» пьесасын иҗат иткән; анда ул совет режимы шартларында яшь буында кешелеклелек сыйфатларын, күмәкләшеп эшләү – бердәмлек, хезмәт сөю хисләре тәрбияләүне максат итеп куйган.
Тарихчы галим буларак, Фазыл, үзенең абыйсы Кәбир Туйкин белән берлектә, 1919 елда Оренбургта мәдрәсәләр өчен «Төрек тарихы. Беренче бүлем» дигән дәреслек язып бастыра. Академик М.Госманов, мәсәлән, бу хезмәткә югары бәя бирә, абыйлы-энеле Туйкиннарның Европа галимнәре В.Радлов, В.Бартольд хезмәтләре белән таныш булганлыкларын билгеләп үтә һәм: «Бертуган Туйкиннарның «Төрек тарихы...» исемле дәреслек китабы эчтәлегенең киңлеге, тәкъдим ителгән материалларның байлыгы җәһәтеннән шул чорда язылган һәм басылып чыккан тарихи хезмәтләр арасында иң күренекле урыннарның берсен алып тора», – дип яза.
XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый әсәрләренең табылуы да Ф.Туйкин исеме белән бәйле. 1926 елда ул «Кызыл Татарстан» газетасында (9 апрель саны) Зәй-Каратай авылында М.Колый әсәрләре табылуы турында хәбәр бастыра, ул кулъязманы Казанга Академик үзәккә җибәрә. Галим Г.Сәгъди, бу кулъязманы өйрәнеп, «Мәгариф» журналында (1927, №4) «Беренче дәвер татар әдәбиятыннан яңа материаллар» дигән мәкалә бастыра, шуннан соң Мәүла Колый иҗаты фәнни кулланылышка кереп китә.
Шулай да Ф.Туйкин үзенең күпчелек тырышлыгын халык иҗаты җәүһәрләрен җыю һәм аларны өйрәнү өлкәсенә юнәлткән. Ул унбиш ел буе бик җентекләп, бөртекләп җырлар, мәкальләр, әкиятләр җыйган, аларны халыкка яңадан кайтарып бирү һәм бастырып чыгару турында кайгырткан.
1920 нче елларның икенче яртысында Ф.Туйкин үзенең «Озын көйләргә халык җырлары» һәм «Халык әдәбиятын гыйльми, әдәби яктан тикшерү» исемле унбер бүлектән торган кулъязма хезмәтләрен Казанга Гыйльми Үзәккә җибәрә, аларны бастырып чыгарырга тели. Шушы гозере белән ул 1928 елда берничә тапкыр галим Мөхәммәтхан Фазлуллинга (8 март, 5 апрель, 21 июль көннәрендә), Гыйльми Үзәк башлыгы Мөхәммәд Таһировка (1928 ел, июль), Гыйльми Үзәк рәисенең урынбасары Нургали Надиевка (1928 ел, 25 август) хатлар җибәргән. Әмма бу мөрәҗәгать итүләр тиешле нәтиҗәне бирми: әлеге хатларга җавап та бирелми, аның җыйган фольклор материаллары да китап булып басылмый кала.
Әлбәттә, Ф.Туйкинның берәмтекләп җыйган, күп көч куйган хезмәтләрен шул көе генә калдырасы килми, ул барлык мөмкинлекләрен эшкә җигә. Шушы гозере белән, әдип һәм галим үзенең тагын бер танышына – 1919 елда туган авылы Зәй-Каратайда беренче балалар бакчасы оештырган, ә 1926 елдан алып Ленинградта өчъеллык кооператив курсларда укучы Сәхаветдин Миңлекәйгә дә хат яза. Бу хатта да шул ук мәсьәлә күтәрелә. Менә ул хат:
«Газизем Миңлекәй!
Исән-сау гына укып ятасыңмы? Галимҗан юбилее уңае белән «Безнең юл»га басылган шигырегезнең әдәби кыйммәте өчен Сезне кулыгыздан кысып котлыйм.
Менә нәрсә, дускай! Мин «Халык әдәбиятын гыйльми-әдәби яктан тикшерү» турында «Халык әдәбияты» исеме белән зур гына бер әсәр яздым. Әсәр гыйльми, әдәби яктан ифрат кыйммәтле бернәрсә булып чыга. Әлегә чаклы татар һәм башка төрек җөмһүриятләре матбугатында ул турыда җүнле-башлы бер китап күренгәне юк иде. Материалны татар халык әдәбиятына карата алсам да, аның төрек балалары арасында уртакка якын булуы күп мәсьәләгә нигез була алачак.
Әсәремнең «Алгы сүз»ендә, халык әдәбиятының халыкны өйрәнүдәге әһәмиятен язу белән бергә, әлегә чаклы татар дөньясында халык әдәбиятын җыю һәм тикшерүчеләргә тукталдым.
Аннан соң халык әдәбияты үзе нәрсә һәм ул нинди тармакларга, тармакчаларга бүленә, алар бер-берсеннән ни белән аерыла һәм үзе нидән тора икәнлеген мисаллар белән тездем. Аннан соң «Халык әдәбиятында тел-эслүб», «Халык әдәбиятының тормышка бәйләнеше», «Халык әдәбиятының табигатькә бәйләнеше», «Халык әдәбиятында әдәби әгъмаллар», «Халык әдәбиятында идеология», «Халык әдәбиятын дәверләргә бүлү, аның юллары» дигән мәүзугълар (темалар. – Ә.Ш.) астында, матур-матур мисаллар белән бизәп, мәкаләләр тезеп киттем. Китабым матбага табагына 4 табаклар чамасы булыр. Халык әдәбиятын 15 елдан бирле җыю һәм тикшерүемнең биргән бер җимеше шушы була.
Хәзер Татарстан Гыйльми Үзәге белән шуны нәшер итү турында сүз башладым. Ләкин Казан Сезгә бик таныш, басыла алуына күзем җитми. Ленинградтагы Фәннәр академиясенең Шәрыкны өйрәнү һәм тикшерү бүлеге бар. Шул бүлек минем әсәремә кыйммәт бирә алыр иде дип беләм. Бигрәк тә тюркологлар өчен меңнәр белән акчалар, озын гомерләр түгеп тә ача алмаган бик күп мәсьәләләргә монда җаваплар бардыр. Сез шул хакта Фәннәр академиясе белән сөйләшә алмассызмы икән? Илдәшлек, телдәшлек, дуслык һәм иптәшлек, шулай ук халыкчанлык намена (исәбенә. – Ә.Ш.) шуны Сездән үтенер идем.
Аны шул көе нәшер итү, яисә урысчага тәрҗемә иттерепме нәшер итү турында, йә башкача алар берәр җавап бирерләр иде. Һәрхәлдә, белем дөньясы алкышлап алырга тиешле шул әсәр мин үлгәндә шкафымда калырга тиеш түгел иде.
Монда каләмгә эләгерлек хәбәр-хәтерләр юк. Без тыныч кына укытып ятабыз. Кәбир ага һәм башкалар исәннәр.
Бер дә хат язмыйсыз.
Кулыгызны кысып, Ф.Туйкә.
Бөгелмә, Ленин урамы, 121 йорт».
Бу хатны алгач, Сәхәветдин Миңлекәй: «1928 ел, апрель соңында алдым. Миңлекәй», – дип язып куйган.
Әйтергә кирәк, Ф.Туйкинның әлеге теләге ахыр чиктә барыбер тормышка ашмый кала. Аның бу хезмәтләре әле бүгенге көндә дә Казан Федераль университеты Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә үзе төзегән нөсхәдә «938 Т» шифры белән саклана. Бүгенге фольклорчы галимнәрнең әлеге хезмәтләргә дә игътибар итүләре сорала.
Бу хат күренекле фольклорчы һәм әдип Фазыл Туйкинның тормыш һәм иҗат юлына билгеле бер дәрәҗәдә ачыклык кертә торган мөһим бер документ булып тора.
Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы
"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 92-94.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА