Дин дәресләре
Икенче дәрес
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ КОДРӘТЕ, ГЫЙЛЕМЕ, РӘХМӘТЕ
Мөгаллим: Безнең бу мәктәпне кем ясаган дигән идек әле?
Шәкерт: Агач осталары ясаганнар.
Мөгаллим: Агач осталары өйне һичбер нәрсәсез ясый алалармы?
Шәкерт: Юк, ясый алмыйлар. Өй салыр өчен бүрәнәләр, агачлар кирәк.
Мөгаллим: Агач осталары шуның белән генә өйне сала аламы?
Шәкерт: Юк, сала алмыйлар. Агачларны ярырга, кисәргә пычкы вә балталар, юнырга вә тишәргә юнгыч вә өтергеләр, башка кораллар да кирәк. Ансыз агач осталары өй сала алмыйлар.
Мөгаллим: Шулай шул. Өй салыр өчен агач һәм кораллар кирәк. Таш өй булса, таш, кирпеч, балчык вә известь кирәк! Шунсыз өйне салып булмый. Ә Аллаһы Тәгаләгә боларның берсе дә кирәкми. Аллаһы Тәгалә бөтен дөньяны вә дөньядагы бөтен нәрсәне һичбер нәрсәсез юктан бар кылган. Чөнки Аның һәрнәрсәгә көче җитә. Ул һәрнәрсәне эшли ала. Ягез әле, балалар, бердән әйтик: «Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәгә көче җитә. Аның кодрәтенең чиге юк».
Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәгә көче җитә. Ул бөтен дөньяны, дөньядагы без күргән вә күрмәгән бөтен нәрсәләрне юктан бар кылган, дигән идек. Шулай булгач, Ул бөтен нәрсәне белә дә, Ул моңарчы булган нәрсәләрне дә, булып торган нәрсәләрне дә, булачак нәрсәләрне дә – барысын да белә, барысын да күрә. Безнең кылган эшләребез дә, кылачак эшләребез дә – барысы да Аңа билгеле, һичбер нәрсә Аңа яшерен түгел. Яле, балалар, барыбыз бердән әйтик: «Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне белә. Булган вә булачак нәрсәләрнең барысы да Аңа билгеле. Безнең кылган вә кылачак эшләребез дә – барысы Аңа билгеле. Аңа һичнәрсә яшерен түгел».
Йә, Габдерахман, сөйлә әле: син башыңдагы кәләпүшне кайдан алдың?
Шәкерт: Әткәй базардан алып кайтып бирде.
Мөгаллим: Ә читегеңне кем бирде?
Шәкерт: Аны да әткәй алып бирде.
Мөгаллим: Ә күлмәгеңне кем тегеп бирде?
Шәкерт: Әнкәй тегеп бирде.
Мөгаллим: Шулай шул, синең кигән киемнәреңне әткәң алып биргән, әнкәң тегеп биргән. Алар сине ашата-эчертә, тәрбия кыла. Әнкәң сиңа йоклар өчен урын түшәп бирә. Сине кадерли, хөрмәтли. «Балам», – дип, башыңнан сөя. Алар сиңа һәрвакыт яхшылык телиләр. Беләсеңме, ни өчен алар алай итәләр?
Шәкерт: Чөнки алар мине яраталар.
Мөгаллим: Дөрес, алар сине яратканга күрә шулай тәрбия итәләр, кадерлиләр, хөрмәтлиләр. Алар сиңа бик шәфкатьлеләр, бик мәрхәмәтлеләр шул. Менә син әйт: күк, җир, күктә вә җирдә булган нәрсәләрне кем яралткан иде әле?
Шәкерт: Аллаһы Тәгалә яралткан.
Мөгаллим: Ә безне?
Шәкерт: Безне дә Ул яралткан.
Мөгаллим: Соң без бу нәрсәләрдән файдаланабызмы?
Шәкерт: Файдаланабыз.
Мөгаллим: Әлбәттә, файдаланабыз: җиргә иген чәчәбез, болыннардагы печәннәрне чабып алабыз. Урманнарны кисеп, өйләр салабыз, утын итеп ягабыз. Чишмә, елга вә күлләрнең суларын эчәбез, балыкларын тотабыз. Кояштан җылылык алабыз. Ул безгә яктылык бирә. Ай вә йолдызлар караңгы төннәрдә безгә яктылык тараталар. Хайваннардан файдаланабыз: атларны җигәбез, атланып йөрибез. Сыерларны савабыз: сөт, катык, май вә итләрен ашыйбыз. Сарык, куй вә кәҗәләрнең итләреннән, йоннарыннан, тиреләреннән файдаланабыз. Беләсеңме, Аллаһы Тәгалә бу нәрсәләрне безгә ни өчен биргән?
Шәкерт: Чөнки Ул безне ярата, шуның өчен биргән.
Мөгаллим: Бик дөрес әйттең. Ул безне бик ярата. Ул безгә гаять мәрхәмәтле. Аның рәхмәтенең иге-чиге юк. Шул рәхмәте сәбәпле, Ул безне яралтып, безгә җан биргән. Күрергә күз, ишетергә колак, сөйләргә тел, тотарга кул, йөрергә аяк, уйларга аң вә акыл биргән. Ягез әле, балалар, барыбыз бердән әйтик: «Аллаһы Тәгалә бик мәрхәмәтле. Аның рәхмәтенең иге- чиге юк».
Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.
Безнең мирас. - 2021. - №8. - 86-87 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА