Журнал «Безнең мирас»

Чын иҗат кешесе

Әсәрне башлау бурычы йөкләнгән җөмлә мөһим үзенчәлеккә ия. Язучы кеше аны табар өчен беркайчан да вакытын кызганмый. Айдар Хафизга 75 яшь тулу уңаеннан, китап язуны театр миңа йөкләгәч, мин дә шактый вакытлар эзләдем аны. Инде менә Айдар Хафизның башыннан узган вакыйгаларны, аның үзенчәлекле тормышын, гаять бай иҗатын гәүдәләндерергә бурычлы китапның ничегрәк булырга тиешлеге берникадәр төсмерләнә башлаганда, уй-фикер болытларымны яргалап, күңеле изгелеккә тарта, дигән якты гыйбарә калыкты.



Айдар Хафиз сәнгатьтә мөгез чыгара торган кеше түгел, бер сүз белән әйткәндә, халык күңелендә бакый урын алган Марсель Сәлимҗанов шәкерте. Шул ук вакытта Айдарның Рәфкать Бикчәнтәев шәкерте булуын да онытмавын күрәбез.


Айдар беркайчан да авыл боламыклары шикелле яки шәһәр тузанын һәм газын йотып үскән мутантлар кебек кыланмады, чиратсыз кереп, сәнгатьнең хәзинә казнасыннан әллә ниләр даулап маташмады, режиссура дөньясына аяк баскач та, «минме, мин әле Рәфкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов кебек остазларымны артта калдырачакмын», дип, шаккатризм алашасына атланып мөгез чыгармады. 1989 елда ук аяк баскан режиссура дөньясында, үзендәге Ходай биргән кысаларны җимерми генә, татар театр сәнгате мирасын аяк астына салып таптамый гына, шуңа үзенең халыкчан эзләнүләрен дә өстәп, милләткә файдалы мәгънәви дөньяга хезмәт итеп килде һәм хәзер дә, шөкер, шул юнәлешкә хыянәт итми.


Айдар үзе: «Татар халкы өчен урынны киләчәктән барлыйк, ә тарих чүплегеннән түгел», – ди! Шуңа да аның турындагы китапның башлам өлеше «Әңгәмәләр яки киләчәккә хатлар» дип аталды.


Китаплар замандашлар өчен генә язылмый, аларда гәүдәләнгән бүгенге тетрәндергеч кичерешләребезнең һәм уйфикерләребезнең тере сөземтәләре татар тормышын, татарның олы мәдәниятен дәвам итүче яңадан-яңа буын укучыларыбызга да барып ирешер, дигән якты өметтән дә баш ала. Нәкъ шушыны истә тотып, «Айдарның күңеле изгелеккә тарта» дигән шигар астында яралган китапны «Әңгәмәләр яки киләчәккә хатлар» дигән башлам астында тәкъдим итәм. Бу алым инде Һади Такташның «Киләчәккә хатлар» кебек күләмле поэмасында һәм аңардан элгәрерәк яшәп киткән башка әдипләрнең дә кайбер әсәрләрендә чагылыш тапкан. Мин исә менә шул «искедән шыткан яңаны» тәмам аягүрә баскан XXI гасырыбызга турылыйм: игътибарлы укучылар Айдар Хафиз китабындагы изгелеккә тартылу шигаренең Такташның шигъри хатларындагы «коммунизм кыры күренә» кебек ясалма байрактан аерылып торуын да төсмерләрләр дип өметләнәм. Әйтик, без киләчәккә юллаган әңгәмә-хатларыбызның эчтәлегенә Такташтан соң килгән катлаулы чорларда яшәгән һәм милли мәдәниятебез өчен барган аяусыз көрәштә иң алгы сафларда атлаган шәхесләрнең ачы һәм татлы, гыйбрәтле тәҗрибәләрен генә кертергә омтылдык.


Китаптагы әңгәмә-хатлар журналга кыскартып бирелә.


Равил Фәйзуллин:


«Без, ягъни менә мин үзем әдәбиятта, Айдар исә театр дөньясында нидер эшләп калырга тиешбез һәм бик тырышсак булдырырбыз, дип инанып яшәүче егетләр идек. Татар театр дөньясы мәшһүрләргә бик бай иде. Казандагы татар мәктәпләре кимегәннән-кимесә дә, әлеге чорны торгынлык еллары дип искә алсак та, ниндидер күңел чаткыларын дөрләтерлек, бигрәк тә татар теленә, яшим! дип тартышырлык ирекле мөмкинлекләр калган иде. Телебезнең авылдагы учаклары тере булуы да – ул чакта сүндереп бетерергә өлгермәгәннәр иде – әлбәттә, безне өмет белән яшәтте.


Айдар белән очрашулар булып торгандыр, әмма чынлап танып, аңа кызыксыну уятырлыгы театр училищесында булды. Алар безне очрашуга чакырганнар иде. Айдар инде бу вакытта армияләрдән әйләнеп кайткан егет. Чын артист булачагы һәр кыланышыннан күренеп торган кыю егет. Айдарны армиягә училищеда ике ел укуга алып киткән булганнар.Чыныгып кайткан. Марсель Сәлимҗанов аны үз курсына алган. Шул очрашудан башланды чын-чынлап аралашуыбыз. Күп түгел иде бит әле Казанда татар телен саклый, үстерергә омтыла торган җирләр: Камал театры, Тукай клубы, театр училищесы, консерватория, югары уку йортларындагы татар бүлекләре, ШТМнар. Менә шулардагы җан азыгы бирүче мизгелләр безне очраштыра иде. Айдар кешеләрне бик җитди, бик таләпчән егет булуы белән дә үзенә тартыр иде. Безне ни берләштерә иде соң, дигәндә, иң беренче урында чын профессионаллар булырга омтылуыбыз, дияр идем. Театр дөньясы гади дөнья түгел. Ул чуп-чуар дөньяда ниләр генә булмас, дисең. Затлы професссионал булып өлгермәсәң, шундый буталчык дөньяда халкыңны алга илтә торган юнәлешне иярли алмас идең! Телебезне, мәдәниятебезне чикләү, кысрыклау отыры көчәя барган заман ласа. Әнә әдәбиятыбызга күкеләр кереп йомырка сала башлады, диючеләр ялгышмый кебек. Җиде ятлар салган йомыркалардан борынлап чыккан ят кошлар оябыздагы үз балаларыбызны төртеп төшермәсме?!


Айдар белән без соңгы 20 елда аеруча якынайдык. Аның иҗатында шаккатризм, үз- үзен күрсәтү, ниндидер милләтебезгә хас булмаган, халыкка ят булган алымнар белән мавыгулар юк. Айдар, бүгенге режиссерлардан аермалы буларак, халкыбызның борынгы чорларын да бик яхшы күзаллый. Кара син аның режиссурасында сәхнә күргән «Мөхәммәдьяр»ын! Айдар анда әле шагыйрь Мөхәммәдьяр ролен дә башкарып затлы һәм зыялы артист буларак та ачылган иде.


Моннан утыз еллар элек үк шигырь уку остасы булып танылды ул. Ходай аңа бик матур тавыш биргән, бик килешле кыяфәтне дә жәлләмәгән. Күпләребез коры калган чама хисе дә көчле аңарда. Кайсы халыкның улы икәнен бервакытта да исеннән чыгармый: спектакльләр куйганда да, юбилей кичәләрен мәгънәле итеп оештырганда да татарның изге максатына йөз тота, рухына бага. Шәп артист, ул уйнаган бер генә роль өчен дә оялып утырмыйсың...»


Илфир Якупов, Г.Камал театры директоры, А.Хафизның шәкерте:


«2000 нче елны Казан мәдәният һәм сәнгать университеты яңа курс җыйды. Тоташ шатлык булып истә калган еллар бу. Чөнки безнең остазларыбыз төрки театр дөньясында гына түгел, ә чит илләрдә дә танылу алган үз эшләренең чын осталары иде. Әмма бәхетле бу курс шәкертләрен алда бик күп сынаулар көтеп торган икән... Марсель абыйның җитди авырый башлавы курсыбызның нигезен какшатты диимме, һәрхәлдә, аяк астыбызда җир тетри башлагандай тоелды. Дөрес, көчле, бик көчле шәхес буларак, авыруларга бик озак бирешмәде әле ул... Икенче остазыбыз Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев безне Марсель абыйның үзенә генә тапшырып, яңа курс җыярга ниятләгәч, Марсель абыйга ярдәмче педагог кирәк булды. Марсель абыйда алдан күрү сәләте бар иде. Күрәсең, үзенең тиздән бу дөнья белән саубуллашасын сизгәндер, шуңа курсны ышанычлы кулларга калдырып китим дип тырышкандыр. Башта Сезне тәкъдим итте, беренче диплом эшебездән соң, Айдар абыйны да чакырды. Болар, тотынсалар, эшне соңгы ноктасына кадәр илтеп җиткезәчәкләр, дип уйлап эш иткәндер, дип уйлыйм. Чыннан да, Айдар абый безне шундук бер йодрыкка туплады һәм вакытның кадерен белеп, һәммәбез белән дә бик җәһәт кенә, әмма җентекләп тә эшләргә кереште. Ул бик тәҗрибәле, гаять көчле оештыручы. Безнең әле беренче диплом спектаклебездән соң ук, аны караган белгечләр курсташларыма: бик талантлы курс, барыгыз да үзенчә талантлы дигән сүзләрне ишеттергән иделәр бит, әмма Айдар абый безнең белән ике диплом спектакле чыгарган чорда, иҗат кешесенә талант кына җитмәвен төрле юллар белән төшендерә барды. Курсташларымдагы инфантильлеккә каршы көрәште. «Үз фикерегез булсын, дөньяны иңләрлек үз акылыгыз калыплашсын, дөньяны үзегезчә күрергә өйрәнегез», – дип, шул максатка ничек барырга икәнен төшендерде. Иң мөһиме – татар дөньясының мәгънәви хәятенә алып керде».


Рауза Хәйретдинова:


«Беренче тапкыр Айдарны «Һиҗрәт»тә күрдем. Әлеге спектакльдә мин мулланың яшь бикәче Сәрбине уйный идем. Айдар халык күренешенә кергән иде. Башта кыяфәте, хәрәкәтләре үзенә җәлеп итте. Әллә ничегерәк киенсә дә, боламык артист түгеллеге, чын герой булырлык артист икәне сизелеп тора иде. Мәйтәм, кыяфәте геройныкы, ә менә күп артистлар бит, үзләре герой булып күренсәләр дә, аларның тавыш яклары бик чамалы. Инде Айдарның сөйли башлавы булды, шигем бетте, күңелемнең түренә үк үтеп керде, йөрәккә май кебек ята торган чын ир-егетләр тавышына ия бит безнең Айдар. Бөтен залны сихерли алырлык көч тә бар бу тавышта, һәр сүзе аңлашылырлык итеп сөйли дә белә ул. Нур өстенә нур, дигәндәй, сөйләм теле дә искиткеч бай һәм камил. Тумышы белән артист! Мин артистларда ясалмалылыкны сөймим. Менә Айдарда ясалмалылыкның эзе дә юк. Аның белән уйнаган рольләремне хәзер дә сагынып искә төшерәм. Миңа инде туксан, ә Айдарга 75 тула кебек. Аһ, ул бит әле режиссер да! Башта аның куйган юбилей кичәләре белән таныштык. Әнә минем юбилей кичәмне гаҗәп зәвыклы итеп куйган иде, бүген дә искә төшереп сөйлиләр. Гаҗәп бит, кайсы гына артистның юбилей кичәсен куярга алынмасын, артистны бөтен тулылыгы белән ача. Чөнки ул сәхнәдә артист буларак та, режиссер буларак та кыланмый. Айдарның бар ягы җитеш булганлыктан бу. Әлегәчә, Айдар куйган «Үзебез сайлаган язмыш»ны искә төшерәм. Анда Миңнурый ролен биргән иде. Ничек аңлашып эшләгән идек... Уртак эшебез зур уңыш китергән иде. Яшә, Айдар, иҗат ит!»


Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал театрының баш режиссеры:


«Артистны яратырга ярамый, аны хөрмәт итәргә кирәк. Соңгы елларда Айдар абыйга булган хөрмәтем арта бара. Аның үз гомерендә күп авырлыклар кичергәнен беләм. Шәхси тормышында да, иҗатында да ансат юлдан бармады. Аны озак еллар уйнатмадылар, башка театрга да китеп торды, эстрадада да эшләп алды. Миңа А.Хафизны күбрәк читтән күзәтергә туры килде. Ә менә Марсель абый аңа курсны тапшыргач, игътибарым көчәйде.


Кичәләр оештыруы да күз уңыма менде. Аның тирән белемгә ия кеше икәнлеген ачтым. Татар әдәбиятын бик яхшы белүчеләрдән. Шигырь уку остасы. «Мөхәммәдьяр»ның юбилеен оештырды. Шунда ук аның Мөхәммәдьярны уйнавы да искә төшә. Әйткәнемчә, Айдар абыйга булган хөрмәтем бүген дә үсештә. Кем менә тагын безнең артистларыбыздан, аның яшендәге артистлардан, диюем, интернет, фейсбукларны үзләштереп, шул яңа дөньяны иркенләп файдалана. Инде әнә компьютер белән шахмат уйный башлады. Тагын шунсы гаҗәп, Айдар абый карта уйнамый. Яхшымы ул карта уйнау, әллә начармы – мин инде аларына ук кереп тормыйм, әмма Айдар абыйның илһамлана-илһамлана компьютер белән шахматта көч сынашканын күреп соклануымны гына белдерәм. Айдар абыйның бик оста балыкчы булуын да белә идем. Шуннан, Айдар Хафиз, бөтен коллективны гаҗәпләндереп, умарталар тота башлады. Һәм, әйтергә кирәк, аның балын татып караучылар: балы чын, менә дигән бал бирә аның бал кортлары, диләр. Айдар абый хәтта бу гадәти тормышында да яңалыксыз яши алмый. Инде әнә иван-чәйләр үстерү белән дә мавыга башлады. Кыскасы, мин Айдар абыйның, яхшы артист булу өстенә, төпле шәхес булуын да күреп бик шатланам».


Юныс Сафиуллин
(«Күңеле изгелеккә тарта» дигән китаптан өзекләр)


Безнең мирас. - 2018. - №5. - 82-87 б. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру