Чын халык шагыйре
Шәехзадә Бабич иптәшнең казаклар тарафыннан үтерелүе
Бөек Русия революциясе татарны сөйгән, татарның киләчәк көннәре өчен эченнән көйгән бик күп яшьләребезне үзенең көчле дулкыннарына эләктереп алып китте.
Дөресен генә әйткәндә, дәртле егетләребезнең күбесе шул революциягә читтән генә карап торучы булып кала алмадылар. Мәшһүр шагыйрьләребездән Шәехзадә Бабич та, шөбһәсез, шул дәртле егетләрнең иң дәртлеләреннән, татарны сөюче яшьләрнең иң ихласлыларыннан иде. Шул дәрте, татарның киләчәгенә булган ихласы аны революция дулкыннарына катышып китәргә, үзенең эчендәге иң тирән, иң кадерле көчләрен ярлы халыкның киләчәгенә корбан кылырга мәҗбүр иткән иде.
Бабичның апасы Өммегөлсем ире Нәҗип белән
Соңгы хәбәрләр шул мәшһүр шагыйребезнең Оренбург тирәсендәге Кызыл Мәсҗед дигән җирдә вәхши казаклар тарафыннан кызганычлы сурәттә үтерелгәнлеген белдерәләр.
«Кызыл Идел» газетасының язуына караганда, Бабич иптәш «Вакыт» матбагасы белән Оренбургта Кызыл Мәсҗед дигән җиргә барган. Кызыл Мәсҗедкә казаклар бик каты һөҗүм итә башлагач, матбаганың бөтен эшчеләре качып беткәннәр. Тик Бабич иптәш кенә, ничектер, шунда матбагада бүленеп калган. Шул арада күзләре акайган казаклар матбагага килеп кергәннәр һәм, аны-моны тикшереп тормыйча, бичара шагыйрьнең өстенә ташланып, аны төрле җәзалар белән җәзалаганнан соң, вәхши сурәттә үтергәннәр.
Бабичны күреп белүчеләрнең сүзләренә караганда, мәрхүм әле яшь, таза бәдәнле, матур, музыка сөюче һәм чиктән тыш шат, һичбер вакытта кайгырмый торган бер егет булган. Аның һәрбер язган нәрсәсеннән тормышка аек һәм көлеп караш күренеп тора. Аның язган шигырьләре һәрвакыт көчле, һәрвакыт укучыларның күңелен күтәрә торган нәрсә булалар иде.
Шагыйрьләребезнең күбесе шушындый матур тормышка җылап караганда, матур айлы кичәләрдә безнең җансыз, рухсыз шагыйрьләребез җә дар агачына барып асылынырга, җә суга ташланырга хәзер торганда, үзләренең аһ-ваһлары белән шушындый матур тормышны ачуланганда, Бабич иптәшнең ялкынлы һәм күңелле шигырьләрен уку никадәр җанга рәхәт бер эш булса, шул ялкынлы шигырьләрне язучы кешенең гаять дәрәҗәдә кызганыч сурәттә кара йөрәкләр кулыннан үтерелү хәбәрен ишетү дә шул дәрәҗә күңелсездер.
Шөбһәсез, яшь шагыйрьнең безнең дошман кулыннан вакытсыз корбан булуы татар өчен, бигрәк тә татарның ярлы сыйныфы өчен әйтеп бетерә алмаслык зур зыягъ, чөнки мәрхүм татарны, татарның ярлы сыйныфын чын күңеленнән ярата иде.
Шуңар күрә мәрхүм шушы юлда шаһит булды да.
Җәнабе Хак мәрхүмнең каберен нурлы итсен.
Кызыл Армия. – 1919. – 16 июнь.
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
Безнең мирас. - 2021. - №7. - 64-65 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА