Чуашларның гадәт вә ышанулары
Чуашларның үзләренә махсус бер шәригатьләре булмадыгыннан, һәр мөгамәләләрен гадәткә ияртеп йөретәләр. Анлар искедән калган гадәтләрне соң дәрәҗәдә мөкатдәс саныйлар. Игътикадлары зәгыйфь булдыгы сәбәбеннән, гадәтләренең күбесе мәгънәсез вә гакылсызлыктан гыйбарәттер. Аларда игътикад шулкадәр зәгыйфьтер ки, берәү гакылга сыймаган эшләрне сөйләсә, бөтен күңелләре илә ышаналар. «Фәлән кешене җен урлаган», «Фәлән җирдә бер кешене җир йоткан», «Фәлән җирдә бер йорт күккә очкан», «Япон сугышында русларга каршы күктән чалмалылар төшеп сугышканнар» кеби сүзләр аларда тәмам игътикад берлә сөйләнә. Кыскасы, аларда юктан шомлану, куркаклык, кешегә тәкълид (иярү), очраган бер урам сүзләренә игътикад, им-том кеби нәрсәләр бик күптер. Ул тугрыда татарлардан да уздыралар.
Иске гадәтләргә шулкадәр нык ябышканнар ки, анлар карашында, иске гадәтләрне кылмау, калдыру да бик начарлык вә гаептән саналадыр. Әгәр дә күлмәкләренең бер җирендә тычкан яки күсе тишкән бер тишек булса, аны һич кимиләр, хәтта йортларында да тотмый, юк бәһасенә саталар. Сәфәргә чыкканда, капкадан чыккач ук, кулына бер төенчек йә башка бернәрсә тотмаган бер кеше очраса, сәфәребез уңмый, дип, кире керәләр. Эт улаудан, карга кычкырудан шомлану аларда бик шаигъдер. Тукату (сихерләү), җен сугу, су тоту кебиләргә игътикадлары бөтендер. Ләкин сихерләнүдән шикләнсәләр, яхуд бер авыруны шуңардан күрсәләр, мөселман авылларына барып, муллалардан өшкертәләр яки Коръән укыталар.
Чирәмлеккә акча ташлау яки ашамлык нәрсәләр пешереп кую, үлек күмү гадәтләре – бик ихласлы гадәтләрдәндер. Чирәмлеккә акча ташлаулары исә менә болай. Һәр авылның кырда үзенең махсус бер чирәмлекләре була. Үзләре моңа «кирәмәт» диләр. Шуның янынан узган вакытта бер тиен, ике тиен акча ташлап китүне үзләренә фарыз дәрәҗәсендә тиеш беләләр. Әгәр берәү ташламый китсә, ул кешенең аягы, кулы тартыша, диләр. Әгәр берәүгә шундый авыру тисә, тавык пешереп, шул чирәмлеккә илтеп куялар. Ул тавыкны изгеләр килеп ашый да дога кылып тергезә, диләр.
Үлекне күмгәндә күлмәк, ыштан кидереп, агызына тәңкә каптырып табутка салып күмәләр һәм янына чабата калыбы, җүкә кеби нәрсәләр куялар. Игътикадларынча, үлек кабердә кыямәт көтә-көтә эче пошкач чабата тугый, имеш. Көмеш тәңкәсе кыямәттә дус-иш ясаганчы үзен тәрбияли торырга, имеш. Чөнки алар кыямәт, җәннәт вә тәмугка ышаналар. Ләкин җәннәт вә тәмугка фәлән диндәге халык керә димәенчә, кирәк нинди диндә булсалар да булсын, кешегә яхшылык иткән кеше – җәннәткә, яманлык иткән кеше тәмугка керә игътикадындалардыр.
Мөселмандагы кеби, үлгән кешенең өчесен, җидесен, иллесен бик кадерләп уздыралар. Ул вакытта дус вә туганнарын, авыл картларын ашка чакырып үлекне сагыналар һәм аның өчен хәер-дога кылалар.
Питраудан элек тәкә суймыйлар, чемектән башка вакытта йортка килен төшермиләр.
Гадәтләренең иң начары да – кан ашау гадәтедер. Терлек суйсалар, канын бер савытка җыеп ашыйлар. Ләкин бу заманда аны ташлап киләләр. Бер дә мөселман катнашмаган җирләрдә генә калмыштыр.
Чуашларның иң сөекле гадәтләре – базарга чыгудыр. Базардан калуны бик зур бер эшне кылмый калдырудан да артык начарлык саныйлар. Бала-чагасы вә хатын-кызлары һәммәсе төркем-төркем базарга чыгалар. Хатын-кызлары, бәйрәм киемнәрен киеп, җәяү, ирләре, балалары ат илә чыгалар. Базарга барганда бер капчыкка икмәк-тоз салып чыгалар да, кыяр, алма, шалкан кеби нәрсәләр алып, ашый-ашый кайталар. Алма, кыяр вакыты булмаса, тозлы балык, клиндер алып ашыйлар. Кыскасы, базар-ярминкә аларның милли бәйрәмнәре булып, нинди эш вакыты булса да, анда барудан һич тартынмыйлар.
Шура. – 1909. – №10.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА