Борынгы татарларда язу-сызу
Тузга язмаганны дөрес булса да сөйләмә, дигән гыйбарә бар. Димәк, безнең борынгы бабаларыбыз каен тузына язган?! Алайса нигә тузга язылган бер генә татарча артефактның да табылганы юк соң? Урысларда «берестяная грамота» дигәне сирәк булса да очрап тора. Билгеле, күренеш үзе булмаса, тиктомалдан төшенчә (яисә, бу очракта – гыйбарә) дә туа алмый. Шуңа күрә, баягы гыйбарәне раслар өчен булса да, татарча-түркчә язылган каен тузы табылыр әле, Аллаһ боерса.
Аның каравы, безнең борынгы бабаларыбыз ташка язган. Таш янмый да, ватылмый да. Заманында Күлтәгин язмалары дөньяны таң калдырган иде. Ташка язар өчен кулай хәрефләр кирәк булган, билгеле. Һәм ул хәрефләрне уйлап тапканнар да: аларны тарихчылар хәзер «рун язуы» дип атый.
Ары таба, мәгълүм булганча, бабаларыбыз каурый, камыш, сөяк, тимер каләмнәр ярдәмендә яхшы иләнгән тирегә, кәгазьгә гарәп хәрефләре белән язуга күчкән.
Кара савытлары балчыктан, бронзадан, тимердән ясалган. Кара төстәге караны корымнан ясаганнар, башка төстәгеләрен төрле-төрле үләннәр катнашмасыннан барлыкка китергәннәр.
ХIII йөздә яшәгән атаклы хаттат (каллиграф) Яхут Моставый болай язып калдырган: «Каләмнең башы төерле вә йомшак булса хуп. Кәгазьгә куеп яза башлаганда шыгырдау тавышы чыгарса, каләм яхшы булыр. Каләм әзер булганнан соң, нокта ясап карарга кирәк: әгәр нокта матур, ачык чыкса, каләм һәйбәт ясалган булыр».
Рабит Батулла
Безнең мирас. - 2017. - №12. - 106 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА