Журнал «Безнең мирас»

Болгарларда умартачылык

Идел буе Болгар дәүләтенең биләмәсендә төрле милләт вәкилләренең мәдәнияте, гореф-гадәтләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган. Сүз сәнгать, мәдәни мирас турында гына түгел, ә көнкүрештәге гореф-гадәтләр, хуҗалык эшләре турында да бара. Мәсәлән, фин-угыр халыкларының горефгадәтләре болгарларга зур йогынты ясаган. Аларның этник үзенчәлеге болгар, гомумән, Идел буе дәүләтенең үсешенә этәргеч биргән, хуҗалык тармакларын киңәйткән. Болгарларның фин-угыр халыкларыннан кергән шөгыльләренең берсе буларак умартачылыкны атарга була.
Кыргый бал

Умартачылык белән болгарлар, шулай ук славяннар да шөгыльләнгәннәр, тик Болгар дәүләтендә ул тагы да киңрәк кулланылышка кереп киткән. Бу бигрәк тә IX-XI гасырларда Болгар территориясендә урманнарның шактый булуы белән дәлилләнә. Киев Русенең көньяк өлешендә урманнар бөтенләй юк, ә Русьның төньяк-көнчыгыш өлешен үтеп булмаслык сазлыклар биләп алган була. Ләкин бу урыннарда яшәгән фин-угыр халыклары умартачылык белән шөгыльләнүләрен дәвам иткән: бал, балавыз җитештергән һәм аларны төрле зәркән бизәнү әйберләрен ясау өчен кулланган. Әлеге зур җитештерү процессында кирәкле материалларны аларга Болгар дәүләтеннән алып килүләре дә билгеле.


Урта гасырларда Идел буенда умартачылыкның никадәр зур әһәмияткә ия булуына XVI-XVIII гасырлардан сакланган чыганаклар аша бәя бирергә мөмкин. Алар, иң беренче чиратта, Казан төбәгендә, Явыз Иван басып алганга кадәр, умартачылык белән шактый җирдә, төбәктә шөгыльләнгәнлекләрен күрсәтә. Умартачылыкның урманнарның никадәр зур өлешен биләп алганлыгы әле дә гаҗәпләндерә. 1603 елгы грамотада Гермоген митрополиты карамалыгындагы территорияләр тасвирлана. Биредә умарталык чуаш авылларыннан Кабановага кадәр, Идел елгасы буенча 10 чакрымга сузылган. Бу мәгълүмат ярдәмендә без Казан шәһәре янындагы умартачылык биләмәләрен генә билгели алабыз. Билгеле, монгол явына кадәр Идел буендагы Болгар дәүләтендә умартачылык шөгыле зур җирләрне биләп алган, бал һәм балавыз җитештереп, аны чит илләргә чыгару яхшы керем алып килгән. Гарәп сәяхәтчесе, Багдад хәлифәтеннән килгән илченең сәркатибе Ибн Фадлан Идел болгарлары турында болай дип язган: «Аларның урманнары бал, умарталар белән тулы. Халык моны яхшы аңлый һәм бал җыярга урманга керә».


Болгарларның умартачылык белән шөгыльләнүләренә бер дәлил

Билгеле, Болгар халкының умартачылык өлкәсендә көндәшләре дә булган. Шуларның берсе – Русьның төньяк-көнчыгыш кенәзлекләренең умартачылары. Болгарда һәм Русь җирлегендә умартачылык бер үк вакытта барлыкка килгән, ләкин алар һәрвакыт бер тигезлектә эш иткән. Фин-угырлар өчен умартачылык алар яшәгән климатта аеруча кирәкле, җитештерүдә һәм карауда уңайлы шөгыль булып саналган.


Шулай итеп, Урта гасырларда Идел буе төрле юнәлештәге үзгәрешләр өчен яхшы мәйданга әверелә. Әлеге җирлектә мәдәният, сәнгать өлкәсе генә түгел, хуҗалык та зур үсеш кичерә. Бу бигрәк тә болгар халкының умартачылык белән шөгыльләнә башлавыннан күренә. Ошбу үзгәрешләргә, әлбәттә, фин-угыр халыкларының йогынтысы зур була. Борынгы чорларда күчмә тормыш алып барган халык, утрак тормышка күчкәч, җир эшкәртә, терлек асрый һәм умартачылык белән мавыга, шуның белән сәүдә тота һәм шул рәвешле яхшы гына керем ала башлый. Болгар халкы әлеге яңа тормыш шартларына бик тиз ияләнеп китә.


Айзилә Сабирова


"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 4-5. 


Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру