Бишбалта буенча сәяхәттән кайбер мизгелләр
Бишбалта бистәсе Казанның үзәгеннән ерак түгел урнашкан. Казан яулап алынгач, әлеге бистә җирлеге монастырьга бирелә. Бистәне "Бешбалда" дип исемлиләр. Соңрак, Пётр I заманында бистәне Адмиралтейскаяга үзгәртәләр: нәкъ шушы бистәдә кораблар төзү өчен яраклы төз наратлар үскән.
Бистәдә, Адмирал сәүдә үзәгеннән ерак түгел, мәһабәт бинада Бишбалта мәчете урнашкан. 2015 елда сәүдә үзәге янып көл булгач, халык мәчеткә йөрмәс дип шикләнгәннәр, вәләкин бүген дә һәр җомга мәчет мөселманнар белән тула.
Елга училищесының беренче бинасы Бишбалта бистәсендә төзелгән булган. Елга училищесы хәзерге бинага күчерелгәч, иске бинада татар мәктәбе ачылган. Анда Хәсән Туфан укыткан. Элек бистә белән Казан арасында дамба булмаган. Язын казанлылар, көймәгә утырып, берничә көнгә Бишбалта бистәсенә романтик сәяхәткә чыкканнар. Һади Такташ белән Гадел Кутуй да, көймәгә утырып, дуслары Хәсән Туфан янына хәл белергә килгәннәр, бергәләшеп Бишбалта белән Яңа бистә арасын иңләгәннәр (1926 елга караган истәлек язмалар бүген дә сакланган).
Бишбалтада бүген татар гимназиясе эшли; монда бистә тарихына багышланган музей урнашкан, конференцияләр үтә. Гимназиягә Хәсән Туфан исеме бирү турында хыяллана алар, ләкин бу тиз процесс түгел.
Бишбалтада элек-электән кораблар төзегәннәр: төп сәүдә юлы булган Идел ярында балта осталары пассажир кораблар да, елга пиратларына каршы торырлык сәүдә кораблары да салганнар.
Кораб төзү Пётр I заманында активлашып китсә дә, татарлар корабларны Казан ханлыгы чорында ук төзегәннәр. "КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫ ТУРЫНДА СҮЗ АЛЫП БАРГАНДА, ТӨРКИ ЯКИ ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ КҮП КЕНӘ КОРАБ ИСЕМНӘРЕ БАР. ДИМӘК, ТАТАРГА ФЛОТ БУЛУ ХАС, — ди экскурсияне алып баручы, тарихчы Айрат Фәйзрахманов. — ХӘТТА БОЗВАТКЫЧЛАР ДА ТӨЗЕГӘННӘР".
Бишбалта бистәсенең тагын бер онытырга ярамаган урыны — XIV гасырда салынган борынгы мөселман зираты. Монда 1950 елга кадәр мөселманнарны җирләгәннәр. Бүген ул ташландык хәлдә: кабер ташларын биек үлән баскан, агачлар үскән, керерлек түгел. Элек каберләрне талап та чыккалаганнар. Татар җәмәгатьчелеге ярдәмендә 2015 елда зиратны койма белән әйләндереп алганнар; татар-мөселман активистлары ел саен зиратны җыештырып китәләр.
Чынлыкта зиратның өчтән бер өлеше генә сакланган. Бер өлеше (якынча 200 кв.м) Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң су астында калган булса, тагын бер өлеше яңа салынган йортлар астында калган.
Соңгы арада су астында калган зиратка яңа бәла яный: шушы җирдән төзү эшләре өчен ком чыгармакчы булалар. "Комга тотынганчы иске карталарны өйрәнеп, археологларны җәлеп итеп, зиратның чикләрен билгеләргә кирәк", — дип искәртә Айрат Фәйзрахманов.
Бишбалта бистәсендә тарихи-туристик комплекс ясарга кирәк, дип саный журналист Ленар Гобәйдуллин. «Башка кешеләргә, татарның үзенә күрсәтер өчен тарихи комплекс булдырырга кирәк. Музей эшләргә, мәчетләргә истәлек такталары куярга, туристик маршрутка кертергә була», – ди ул.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА