“Безнең мирас” – дәүләтчелегебез сагында торырга тиеш!
«Мирас» журналы турындагы сүзне Флүн Мусин исеменнән башламасам, һич кенә дә дөрес булмас иде. Ул – журналның беренче мөхәррире, идея авторларының да берсе. Флүн Мусин асылы белән безнең мирасыбызны барлап баручы, халкыбызга кайтаручы чын шәхес. “Мирас” журналы мәйданга чыккан, аны шул вакытта ук таный башлаганнар икән, бу, әлбәттә, Флүн Мусин исеме белән бәйле.
Әхмәт Сәхәпов – “Мирас” журналын дөньяга таныткан кешеләрнең берсе. Журналның һәр санында аның фикерләре ярылып ята иде. Шушы зур галимнең эшчәнлеген, аны журналны үстерүгә керткән саллы өлешен дә искә алып үтү кирәк. Алда әйтелгән ике мөхәррир шушы зур эшне башкармаган булсалар, журнал әлеге югары дәрәҗәсенә ирешә алмаган булыр иде.
1990 еллар башында “Мирас” журналы чыга башлау – татар халкының уяну, мөстәкыйль дәүләт төзү, милли азатлык өчен көрәшүенең күркәм бер нәтиҗәсе. Азатлык таләп иткән халык һәрвакытта да тарихка кереп кала. 1990 елларда да азатлык мәйданнары гөрләде, төбәкләрдә милли оешмалар төзелде. Алар мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнүне, аның тамырына төшенүне максат итеп куйды. Татар халкы яңа дәүләтчелегебезне төзегән дәвердә дә борынгы дәүләтләребез, ханлыкларыбыз тарихы белән аеруча ныклап кызыксына башлады. Шулар барысы да “Мирас” журналының оешып, аның барлыкка килүенә сәбәп булды.
“Безнең мирас” журналы хәзер дә шушы традицияләрне дәвам итә. “Мирас” журналы “чын” дип аталмаса да, һәрвакыт чын мирас була килде һәм ул һәрвакытта да безнең мирас иде. Халык аны шушы рәвештә таныды. “Чын” һәм “безнең” сүзләренең соңгы еллардагы журнал исемендә аталышы, бу инде шушы хакыйкәтьнең чагылышы.
Хәзерге журнал редакциясе хезмәткәрләре киләчәккә карап гамәл кылырга тиеш. Ә киләчәккә юл тотар өчен, тарихны белү кирәк. Тарих белән бүгенге яшәешебзне чагылдыру, киләчәккә юллар билгеләү – “Безнең мирас” журналының төп максаты.
Без һәрвакыт дәүләтчелегебзне торгызуны максат итеп куйдык, бүгенге көндә дә шушы юнәлештә эш алып барабыз. Хәзер кылына эшләребезгә тарих белән ярдәм итү мәслихәт. Безнең хәзерге вакытта да күпләргә дәүләтчелегебзгә хаклы икәнлегебезне исбат итү таләп ителә. Аны дөньяга ашыру, каршы як тарафка күндерү өчен тарихыбызны, мирасыбызны пропагандалау төп шарт. Без, үзебезнең суверенлыкны Мәскәүдә таныткан елларда да, Россия белән алып барган сөйләшүләр вакытында, нәкъ менә тарихка таяна килдек һәм иң беренче аргумент итеп түбәндәгеләрне куйдык. “Безнең халкыбызның тирән тамырлары бар, аның канына дәүләтчелек рухы сеңгән. Татар гасырлар буе коллыкта яшәсә дә, үз дәүләтен торгызу хыялы белән янган. Ул хис бүген уянды һәм татар халкы үз дәүләтчелеген аякка бастыруны максат итеп куйды”, – дидек. Моны кабул итәргә мәҗбүр булдылар һәм без җиңеп чыктык.
“Безнең мирас” журналы хәзер дә татар дәүләтчелегенең сагында тора. Бүген милли хәрәкәт сүнде, диләр. Юк, бу фикер һич кенә дә дөрес түгел. Милли хәрәкәтнең сүнгәне юк. Ул яңа рәвешкә генә керде. Яңа буын барлыкка килде һәм алар эшне башкачарак рәвештә дәвам итә. Икътисадый яктан үсешкә ирешә алмаган ил – суверен дәүләт була алмый. Бүгенге көндә Татарстан чын мәгънәсендә Россиянең мисалый республикасы.
“Безнең мирас” журналы милли күтәрелеш елларының рухын яшь буынга сеңдерергә тиеш. Буын – тарихыбыздан өзелердән тиеш түгел. Яшьләр тарихны яңа сулыш, көч белән баетсын! Алар белән халкыбызның, милләтебезнең яшәү көче барлыкка килә. Ә халкыбызның яшәү көче бүгенге көндә ачык күренеп тора. Россиядә татар факторы – иң көчлеләрдән берсе. Күп урыннарда инде рус авыллары юкка чыкты, ә татар авылы, Татарстаныбызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә бар. “Безнең мирас” журналы алга таба Шыгырдан, Урта Йөрүзән кебек бай авылларыбызның тарихын да яктыртуны үзенә бурыч итеп куйсын иде. Алар татар халкының ничек яшәргә тиешлеген күрсәтә торган үрнәк авыллар. Авыл – татарның яшәеше, аның нигезе, гореф-гадәтләре, бай мирасы... Авыл бетсә татар да бетә. Шуңа күрә, журналыбыз, башка матбугат чаралары да, һичшиксез, авыл проблемасына һәрвакыт игътибарлы булырга тиеш.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА