Журнал «Безнең мирас»

Безнең иң үткен һәм иң көчле корал

"Ватан намусы өчен" исемле газетаның беренче саны 1942 елның 10 декабрендә Воронеж фронтында чыга башлый. Газета авыр һәм каты сугышлар белән данлы тарихи юл уза: Воронеж-Киев-Житомир-Тернополь-Львов-Берлин-Прага-Вена.Аның җаваплы мөхәррир урынбасары итеп шагыйрь, капитан Әхмәт Ерикәй, хәрби корреспондентлар итеп – шагыйрьләр Гали Хуҗи һәм Әхмәт Юныс, корректор итеп Әнвәр Ямангулов билгеләнә. Газета атнага ике тапкыр башта ике битле, 1944 елның 11 апреленнән дүрт битле булып басыла. Язучы, сержант Риза Ишморат газета редакциясенә 1943 елның 20 февралендә килә, ләкин штат тулы булгач, ул штаттан тыш кына эшләп йөри. 1943 елның апрелендә Ә.Юныс, көчле авырудан соң, бөтенләйгә Казанга кайта, ә 1 июльдән, Ә.Ерикәй резервка киткәч, газетада мөхәррир вазыйфасын Р.Ишморат башкара. 1944 елның февралендә газетага хәрби корреспондент булып шагыйрь, техник-лейтенант Мөхәммәт Садри, майда фронтның алдынгы сызыгыннан, миномётчы булып сугышкан җиреннән язучы, старшина Госман Бакир, ноябрьдә язучы Газиз Иделле һәм «Кызыл Татарстан»нан журналистка Фатыйма Галиева редакциягә иҗади командировкага килә.


«Ватан намусы өчен» газетасы редакциясе хезмәткәрләре. 1945 ел


1943 ел, 7 гыйнвар.
«Татарстанда» дигән рубрика астында соңгы яңалык урнаштырыла: «Республикабызның бөек патриотизм хисе белән сугарылган колхозчылары һәм колхозчы хатын-кызлары «Татарстан колхозчысы» дигән танклар колоннасы төзү өчен средстволар җыюга кереште. Алар үзләренең саклык акчаларыннан 100 000 000 сум кертте инде. Средстволар керү дәвам итә. Азатлык сөюче татар халкының бу яңа ел бүләге немец оккупантларын тәмам җиңү көнен якынайтуда данлыклы Кызыл Армиягә ярдәм итсен».


Алга таба «йөгереп» шуны әйтәсем килә: тарихтан билгеле ки, Татарстан халкыннан җыелган акчага җитештерелгән беренче танк колоннасы «Татарстан комсомолы», икенче танк колоннасы «Татарстан колхозчысы» – 200 Т-34 танкы – 1943 елның май аенда 10 нчы танк корпусына бүләк итеп бирелә. Корпусның командующие, генерал-лейтенант Василий Бурков – Татарстанның Алабуга районы Кураково авылында туган шәхес. Корпус сугышчылары Прохоровка авылы янындагы хәлиткеч бәрелешләрнең берсендә, иң алгы сафта сугышып, җиңүгә ирешәчәк.


Өченче танк колоннасы «Кызыл Татарстан»1944 елның язында 23 нче танк корпусына бүләк итеп бирелә. Корпус командиры – якташыбыз, генерал-лейтенант Алексей Ахманов. Бу танклар сугышта беренче тапкыр 1944 елның җәендә Яссы-Кишинёв операциясендә катнаша, Будапешт шәһәрен азат итә.


Татарстан хезмәт ияләренең фронтка күрсәткән зур ярдәмнәре турында 23 нче танк корпусыннан 1945 елның апрелендә болай дип яздылар: «Безнең танкистлар меңнәрчә километр юл үтте, дошманның 460 танкысын һәм бик күп санда самолёт, орудие һәм җанлы көчен юк итте. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен безнең корпусның 71%ы орденнар белән бүләкләнде һәм 73 кешегә Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелде. Алар арасында якташларыбыз: лейтенант, мотоукчы бригаданың автоматчылар взводы командиры Зариф Алимов һәм 23 нче танк корпусы командиры генерал-лейтенант Ахманов».


1943 ел, 23 февраль. Бу сан 4 битле булып чыга. Анда Г.Хуҗиның «Исемсез ка­һар­маннар» исемле поэмасы, Ә.Ерикәйнең «Татар егетләре» исемле очеркы дөнья күрә.


1943 ел, 28 март. «Татарстанда» сәхифәсендәге соңгы яңалыклар: «Орденлы Татарстан АССР эшчеләре, колхозчылары һәм интеллигенциясе «Совет Татарстаны» дигән сугыш самолётлары эскадрильялары төзүгә 100 миллион сум акча җыеп, Дәүләт банкасына кертте.


Татарстан хезмәт ияләре Ватан сугышы чорында оборона фондына 39 миллион сум акча һәм 12 миллион сумлык дәүләт заёмнары облигацияләре җыеп тапшырды, фронтовикларга 29 миллион сумлык бүләк җибәрде. Бу бүләкләр арасында туклану продуктлары гына да 33270 пот исәпләнә. Фронтка 23000 кыска тун, 54000 пар киез итек, 59000 пар телогрейка һәм чалбар, 106 000 пар җылы күлмәк-ыштан һәм бик күп санда башка җылы әйберләр җибәрелде. Болардан тыш, республикабызның колхозчылары 61141 килограмм йон һәм 97320 сарык тиресе җыйды.


Республикабызның комсомолецлары һәм яшьләре, үзләренең шәхси средстволары исәбенә, сугыш самолётларыннан торган өч эскадрилья («Комсомолец Татарии», «Казанский комсомолец», «Зеленодольский комсомолец») төзеп, Кызыл Армиягә тапшырды.


Дошманны тәмам тар-мар итү көнен якынайту өчен, хезмәт сөючән татар халкы, илебезнең барлык хезмәт ияләре белән берлектә, үзенең фронтка ярдәмен тагын да арттырачак».


1943 ел, 8 апрель. Ә.Ерикәйнең «Мин кызганмыйм» исемле шигыре, драматург Таҗи Гыйззәтнең «Ватан сугышы чорында татар совет сәнгате» дигән мәкаләсе дөнья күрә.


1943 ел, 8 август. «Орёл һәм Белгород юнәлешләрендә булган сугышларның бер ае эчендә Кызыл Армия дошманның 120000 солдат һәм офицерын үтерде, 4605 танкысын, 1623 орудиесен, 11000 автомашинасын җимерде һәм юк итте, 2492 самолетын бәреп төшерде».


1943 ел, 15 сентябрь. «Быелның 23 нче февралендә 56 нчы гвардияче укчы дивизиядәге 254 нче гвардияче укчы полкның гвардия рядовое Александр Матвеевич Матросов Чернушки авылы өчен сугышта немецлар дзотының амбразурасын үзенең гәүдәсе белән каплый һәм дошман пулемёты шул полк сугышчыларының һөҗүменә комачаулый алмый». (А.Матросовның чын исем-фамилиясе – Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов. Ул Башкортстанның Учалы районы Кунабай авылында туа. – Ә.Ш.)


1943 ел, 20 октябрь. «Изге теләкләрегезне үтәрбез» исемле хат, Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Хәбир Пазиковның «Бөтенесе дә җиңү өчен!» дигән мәкаләсе, Мирсәй Әмирнең «Бабайлар» дигән кыска язмасы, Кави Нәҗминең «Мулланур Вахитов» исемле мәкаләсе дөнья күрә.


1943 елның 20 октябрендә Воронеж фронты үзенең тарихи яшәвен төгәлләгәч, «Ватан намусы өчен» исемле газета редакциясе Беренче Украина фронты карамагына күчә.


1943 ел, 16 ноябрь. Фатих Кәримнең «Совет солдаты» дигән шигыреннән бер өзек:


Башны саклый торган каскалардан


Җилкәләргә салкын су ага;


Манчып алган кебек, шинельләрнең


Салмак итәкләрен җил кага.


 


Гранаталар билдә, капчык иңдә,


Анда патрон, анда запаллар;


Иң башларын кисә капчык бавы,


Тирле аркалардан калка пар.


 


Кызганмыйбыз көчне, яшь гомерне,


Кызганмыйбыз кирәк урында;


Ут давылын ерып үтәрбез без


Илне азат итү юлында.


1943 ел, 19 ноябрь. 21 яшьлек татар егете Советлар Союзы Герое бронебойщик Габдулла Вәлиев фотосы, Гали Хуҗиның «Гармун» дигән шигыре басыла.


1943 ел, 12 декабрь. Өлкән лейтенант Г.Хуҗиның «Фәйзулла Әһлетдинов» исемле очеркыннан бер өзек: «Сержант Ф.Әһлетдинов төнлә бер төркем сугышчылар белән Днепрны кичеп чыкты һәм уң як ярга беренчеләрдән булып аяк басты. Ул граната белән дошманның станоклы пулемётын җимерде, 18 солдатны һәм 3 офицерны дөмектерде.


Таң алдыннан немецлар өч тапкыр контратакага ташланды. Кул сугышында Әһлетдинов яңадан 12 немецны теге дөньяга җибәрде. Ул, каты яралангач та, төп көчләребез килеп җиткәнчегә кадәр, сугыш кырыннан китмәде. Совет хөкүмәте татар егете Әһлетдиновның батырлыгына югары бәя бирде. Хәзер ул – Советлар Союзы Герое».


1944 ел, 18 гыйнвар. Г.Хуҗиның «Хатип Хәсәнов – Советлар Союзы Герое» исемле очеркыннан бер өзек: «Т. авылы өчен каты сугыш барганда Хәсәновның пулемёт расчёты 84 фашистны юк итте. Гитлерчылар сугышка яңадан ике полкка якын пехота һәм 36 танк кертте. Бу вакытта Хәсәнов гранаталар белән тагын 30дан артык гитлерчыны кырып ташлаган иде. Таң алдыннан батальон дошман өстенә һөҗүмгә әзерләнде. Батальон авылга барып кергәндә Хәсәнов 67 фрицның башына җиткән иде.


Август көннәренең берсендә Хәсәнов үзенең «Максим»ы белән 30дан артык гитлерчыны кырып ташлады. Ул каты яраланды, ләкин сугыш кырыннан китмәде. Немецларның ярсу атакасын озак вакытлар буе берүзе кире кайтарды. Патроннары беткәч һәм ул аңын җуйгач кына, гитлерчылар аны чолгап ала алды. Канга манчылган Хәсәновны немецлар, ерткычларча кыйный-кыйный, авылга сөйрәп алып кайта. Хәсәновтан бер сүз дә ала алмагач, ачулары соңгы чигенә җиткән фашист-палачлар аның башын кисә. Коммунист-сугышчы Хатип Хәсәнов әнә шулай һәлак булды».


1944 ел, 11 апрель. Капитан Риза Ишморатның «Рәхмәт сезгә, кадерле кунак­лар!» дигән мәкаләсе (Татарстаннан фронтка килгән артистлар концерты турында), М.Садриның «Без җырлыйбыз» исемле шигыре басыла.


1944 ел, 6 июль. «Курск дугасындагы сугышларның геройлары» рубрикасы астында гвардия өлкән сержанты, Советлар Союзы Герое Хәмзә Мөхәммәдиев рәсеме басыла һәм «Советлар Союзы Герое Фәррах Камалетдинов дошманның 43 танкысын юк итте, йөзләрчә солдат һәм офицерларын кырып ташлады», – дип языла.


1944 ел, 9 август. «Беренче Украина фронтындагы татар сугышчыларыннан татар халкына җавап хаты» басыла. Аңа барлыгы 2 меңнән артык кеше кул куя.


1944 ел, 8 сентябрь. «Совет солдаты» исемле очерк басыла. Аның авторлары – М.Садри, В.Ераносян һәм Г.Хуҗи. Анда Советлар Союзы Герое гвардеец Сәлимҗан Галимҗанов турында языла.


1944 ел, 7 октябрь. Капитан Г.Хуҗи, өлкән техник-лейтенант М.Садриның «Менә безнең якташ» (Нияз Зарипов турында) исемле очеркы басылып чыга.


1944 ел, 12 октябрь. М.Садри, Г.Хуҗи һәм А.Ивановның «Бу – үч көче» (старшина, пулемётчы Габдулла Вәлиев турында) дигән очеркы дөнья күрә.


1944 ел, 24 ноябрь. Госман Бакировның «Ут» исемле очеркы (Орудие командиры миномётчы өлкән гвардия сержанты Сәгыйть Нуретдинов турында), М.Садриның яшь сугышчыларга ярдәмгә – «Танкка каршы кулланыла торган мылтык» исемле мәкаләсе басыла.


1944 ел, 27 ноябрь. Г.Иделленең «Совет офицеры» дигән очеркы (Советлар Союзы Герое Әхмәдулла Ишмөхәммәтов турында), Таҗи Гыйззәтнең «Үч алырга чакыручы җырлар»ы дөнья күрә.


1945 ел, 7 апрель. «Татар халкына җавап хаты» (Икенче Белоруссия фронтының татар сугышчыларыннан җавап хаты. Бу хат шигырь белән язылган. Аның авторы – Шәрәф Мөдәррис. Хатка 4000нән артык кеше кул куйган) урнаштырыла.


1945 ел, 6 май. Риза Ишморатның «Берлинда» исемле мәкаләсендә болай языла: «Менә ул фашист еланнар оясы, мең кәррә ләгънәтләнгән Берлин... Аның өстендә безнең җиңү байрагыбыз җилферди, ә һәр өйнең капкасына, тәрәзәләренә ак флаг­лар эленгән. Урамнарда немецлар үтеп йөриләр. Алар кулларына ак чүпрәкләр бәйләгәннәр. Болар барысы да – җиңелү, буйсыну билгесе.


Моннан соң инде, башлары киселгән немец еланнар бервакытта да башларын күтәрә алмаслар».


1945 ел, 9 май. Г.Бакировның «Казан егете» (Сапёр Мөбарәк Хәсәнов турында) исемле очеркы, Г.Хуҗиның «Солдат» исемле шигыре дөнья күрә.


9 майда капитан М.Садри Берлиннан Җиңү турында материал алып кайта һәм Рейхстаг диварына: «Без җиңүчеләр булып Берлинга килеп җиттек!» – дип язып калдыра һәм Рейхстаг янында фотога төшә.


«Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасы 1946 елның 3 июненә кадәр чыга (барлыгы 378 саны дөнья күрә).


Газета битләрендә Р.Ишморатның «Ленин ордены», «Гвардия майоры Бәдрет­динов», Г.Иделленең «Якташыбыз Гәрәевнең батырлыклары», «Минзәлә егете» (Батарея командиры Салих Гатин турында), М.Садриның «Советлар Союзы Герое – Әнвәр Кәлиев», «Атаклы гармунчы Фәйзулла Туишев», «Сугыш осталары», «Арыслан баласы» исемле очерклары, «Сержант Ильясов һөҗүм итә», «Артиллеристлар», «Сапёр Мәхмүт Газизов», «Разведчик Касыйм Садыйков» дигән мәкаләләре, «Ай хикәясе» исемле баллада, «Каһарман дус» дигән поэма, Гали Хуҗиның «Россия», «Яу күрке» исемле поэмалары, очерклар һәм шигырьләр дөнья күрә.


Бу газета битләрендә Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Ә.Юныс, Г.Бакир, К.Нәҗми, Ә.Ерикәй, Ш.Маннур, Ә.Фәйзи, Г.Кутуй, Ш.Мөдәррис, С.Баттал, С.Урайский кебек әдипләрнең әсәрләре дә басыла.


Фронт частьларында хезмәт итүче һәм газетага язышып торучы өлкән лейтенант Мостафа Ногман, лейтенант Мостай Кәрим, гвардия өлкән сержанты Гыйлемдар Рамазанов, кызылармеец Шәриф Сайкин шигырьләре дә урын ала.

Теги: Әлфия Шамова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру