Журнал «Безнең мирас»

Без бит Арча яклары

Арчадан Балтачка бара торган олы юл өстендә, апрельнең азаккы атнасында, без, машинада узып барышлый, телеграм баганасы төбенә чүмәшкән берничә кешене күреп алдык.


Арча районында әле бер җирдә дә чәчүгә чыкмаганнар, болар монда нишләп йөриләр икән дигән кызыксынуга бирелеп, яннарына туктадык. Миннән бигрәк, минем белән юлга чыккан радио корреспонденты Наил Гыйззәтуллин һәм якташым Мөхәммәт Мәһдиев бу хәл белән кызыксындылар.


Төштек. Карыйбыз. Минем сабакташ Мирбат Хәстиев, мин белмәгән тагын ике егет телеграм баганалары тирәли бодай чәчәләр – кул белән чәчәләр. Өсләрендә телогрейка, юл кожаны. Битләрен кояш ашаган, җил кискән. Кырык бишләр тирәсендәге ир уртасы кешеләр, үзләре чибәр, олыгайган кешеләрне көнләштерерлек таза, сау-сәламәт.


Мине күрүгә, Мирбат Хәстиев, «Известия» колхозы председателе, бите-башы белән елмаеп, каршыга атлады, җилән чабулары кош канаты кебек җилпенеп киттеләр.


– И-и-и, Гарифҗан абый, сине нинди җилләр ташлады монда?!


– Менә шулай, председатель иптәш, сабакташ, якташ, туган җирләрне карап кайтырга булдым әле. Багана төбендә нәрсә сихерлисез сез?


– Син инде партия съездында булган кеше, Гарифҗан абый, беләсең, сыйфат бишьеллыгы бит. Багана төпләре буш калмасын дип, алданрак, чәчүгә кузгалганчы, аяк киенебрәк кую иде. Чәчү узганнан соң онытыла, Тукай әйтмешли, татар башы кеби такыр кала бу җирләр, – диде Мирбат, өстә күренеп калган ике-өч бөртек бодайны күн итек башы белән күмеп куйды.


– Алай икән, алай икән, – дидем мин, – сине, әйбәт председатель, дип, җирне ярата дип, булсынга йөри, дип бик мактыйлар иде, димәк, зерәгә түгел мактаулары...


Мирбат кызарды, уңайсызланып елмайды. Күзен кояштан ышыклый төшеп:


– Чыннан да, нинди йомыш белән килеп чыктыгыз әле? Бу иптәшне кем дип белик? – диде.


– Монысы – радио корреспонденты Наил Гыйззәтуллин, монысын беләсең инде, Казанбашта укыткан педагог, язучы Мәһдиев. Язгы басуларны карап, саф һава сулап кайтырга дип чыктык. Йә, сөйлә, нинди яңалыклар, нинди искелекләр дигәндәй, нәрсәләр белән сөендерә аласың безне? Культура сарае салмадыңмы әле?


– Фундаментын салырга җыенабыз.


– Озак, туганнар, озак. Казанбаш бит колхоз оешкан елларны клублы булу ягыннан барлык авыллардан алда иде. Әтиең Бәдри абзыйлар, коммунист Заһидуллиннар эшне бит клубтан башлаганнар иде. Менә дигән таш клуб иде бит авылда. Шул заманнардан да артта калып барабызмыни инде?


– Агач материалы да, кирпече дә, ташы да бар, чын осталары юк. Төзүче һөнәре бик кадерлегә әйләнде бит хәзер.


– Шулайдыр анысы, ләкин Казанбашны, театр труппалары беренче булып килә торган авылны, кайчандыр кантон булган Казанбашны клубсыз итеп күрү сәер.


– Аңладым инде, аңладым, маңгайга чиртеп әйтмәсәгез дә... – дип, ул кинәт «син»нән «сез»гә күчте. Шуның белән мин сүзне очлап куярга мәҗбүр булдым:


– Ярый, аңлагач, әйбәт. Радио корреспондентына берәр сүз әйтәсеңме?


– Әйтермен, кирәге булса...


Корреспондент, чәчүче егетләрне һәм мине арба янына чакырып, җилне ышыклап торырга кушты, үзе, магнитофонын рәтләп, җиргә чүгәләгән председатель янына иелде.


– Чәчүгә кайчан чыгасыз? – диде корреспондент.


– Тагын биш көннән.


– Менә шул хакта, чәчүгә әзерләнү хакында сөйләсәгез иде.


Мирбат сөйли башлады. Мин кинәт авызымны ачып, шаккатып калдым. Әле генә уңайсыз елмаеп, кызарынып торган председателебез радио дикторларыннан да болайрак сөйли, тамчы, бөртек тә уңайсызланмый, тотлыкмый, сөйләвен игенчеләрнең, механизаторларның исемнәре белән беркетеп бара иде.


– ...Кояшлы булды 26 апрель көне. Күңел күтәрерлек булды. Механизатор Фәлән Фәләновлар, көнлек нормаларын бер йөз дә илле процентка үтәп, чәчүне югары сыйфатлы итеп башкардылар...


Корреспондент магнитофонын шып туктатты.


– Туктагыз әле, ә сез ул көнне кемнең чәчүгә чыгасын һәм күпме эшләячәген каян беләсез? Мин бит сезнең язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләвегезне генә үтендем, иптәш Хәстиев...


Председательнең бу юлы уңайсызлану хәбәрендә дә юк иде, ул, аксыл кашларын югары чөеп, күзен дә йоммастан:


– Әгәр мин чәчүгә кайсы механизаторым чыгасын, аның күпме норма үтисен биш көн алдан белмәсәм, минем председатель булып йөрүемнең бәһасе Арча базары көнне сукыр бер тиен. Бусы – бер. Икенчедән, корреспондент иптәш, фамилиягез кем әле, әһә, Гыйззәтуллинмы, сезнең халыкны беләм бит мин, ничәмә-ничә мәртәбә язып алганнары бар, әй әтәләнәләр, әй кабаланалар, перәме ут чыккандай кыланалар, ә бактың исә, ашыгыч дип язып алган материалны бер атнадан, хәтта ун көннән соң бирәләр. Мин сөйләгәнне Сез чәчү башланган көннән дә алдарак бирмисез бит. Шуңа күрә мин Сезгә чәчү көнен сөйлим дә...


Без рәхәтләнеп көлдек. Менә әйтте бу, әйтеп карады!


Эшләр шуннан соң тизрәк китте. Сөйләтәсе сүзебезне сөйләтеп, өйгә кайтырга чыккач, радио корреспонденты, миңа терсәге белән төртеп:


– Ай-яй усалланды авылда халык, авызыңны ачып торсаң, төкереп китәргә дә күп сорамас, ха-ха-ха! – дип, тагын бер мәртәбә көлеп куйды.


– Тормыш дигәнең менә шул инде ул, бүген монда килмәгән булсак, председатель Хәстиевнең андый үткенлеген каян белер идек әле без, – дидем.


– Гариф абый, син бит аның белән авылдаш дип таныштың, сабакташ та дидең, бергә укыган идегез мәллә?


– Анысы сиңа ник кирәк? Әллә күңелеңдә бөре уяна башладымы? Минем якташ ошап куйды мәллә үзеңә?


– Ошамаслык түгел бит! Төп башына утыртып куя язды бит үзебезне! Радио өчен җилле генә бер очерк язып булмасмы дип торам әле мин аның турында. Чәчү чәчкән чагына килеп чыксам... урак өстенә... Колхозчыларына булган мөнәсәбәтен чамалый башладым инде. Озак эшлиме ул председатель булып?


– Егерме елдан артыктыр инде.


– Әти-әниләре дә игенчеләрме? Механизаторлар ук түгелдер бит?


– Юк, механизатор түгел. Калыпка сугарга азапланма син бар нәрсәне. Әтисе дә, әнисе дә укытучылар иде аның. Әнисе – география укытучысы, әтисе – әдәбият. Өстәвенә, ул әле хәзерге заман укытучылары кебек педагогика эшенә «туп-турыдан туп пашул» булып килеп кергән кеше дә түгел. Заманында хәлфә булган кеше. Революциядән соң совет мәктәбендә балалар укытырга керешкән һәм шул эшнең остасы булып киткән кеше. Әгәр син кайчан да булса Бәдри Хәстиевтә әдәбият сабагы алган берәр кешене очрата алсаң, ул ниндирәк кеше, ниндирәк укытучы иде дип сорасаң, алар сиңа аның кем икәнен аермачык әйтеп бирерләр. Дөнья бәясе кеше иде. Әдәбият турында сөйли башласа, авызларны ачып, дөньяларны онытып тыңлар идек. Казанбашта ул колхозлар оештырышты, балалар укытты, урта мәктәпнең директоры булып эшләде. Әнисе дә бик ягымлы, бик сабыр кеше аның. Ирле-хатынлы ике укытучы икесе дә Казанбашның күз өстендәге кашы кебек кешеләр, менә дигән бакчачылар иде. Казанбашта Бәдри абыйны сагынып сөйләмәгән бер генә кешене дә таба алмассың.


– Әтиләре – укытучы, ә бу ничек игенче булып киткән?


– Хикмәт шунда да шул, әти-әнисе аңа җирнең кадерен белү кебек аңны бик матурлап сеңдергәннәр. Әтисе исән чагында ук председатель булып эшли башлаган иде инде ул. Өч ел чамасы авыл советы председателе булып та эшләде. Шул ук Казанбашта. Шул чагында председательлектән аерылып торды, әмма җирдән беркайчан да аерылмады.


– Ә колхозчылар белән мөнәсәбәте, эш стиле ничегрәк аның? – дип, ипләп кенә сорап куйды радио корреспонденты.


– Карале, Наил, зерә хәйләкәр кеше булып чыктың бит әле син, малай. Әкрен-әкрен хәйләсене китерәдер көйгә бу, дигән шикелле, син Хәстиев турындагы очеркыңны аның янына бармыйча гына язарга уйладың, ахрысы, әкәмәт.


– Һөҗүмгә күчәр алдыннан разведка дигән хикмәтләре дә бар бит. Син аны яхшы беләсең. Үземә кирәк, димәсәң, берәр генә детален булса да әҗәткә биреп тор, үзе янына барып өйрәнгәч, очерк итеп кайтарып бирермен.


– Шулай дисәң генә инде. Әйбәт очерк язам, дисәң генә. Алайса белеп тор: Мирбат Хәстиевнең колхозчылар, механизаторлар белән эшләве тирән педагогик алымнарга, психологиягә корылган. Бүген син аны багана төбенә бодай сибәргә юкка чыккан дисең мәллә? Чыгар сиңа, бар! Эше аның муеннан. Әмма бүгенге эше, шәхси үрнәге чәчү беткәнче җитәчәк. Сыйфатның нинди икәнен үзе башлап күрсәтте, диячәкләр. Шуның өстәвенә, син үз вакытында, Хәстиев әйткәнчә, нәкъ көнендә ул сөйләгәннәрне республикага тапшырсаң, Хәстиев ул синең җаныңда нәрсә ятканны бер атна алдан
күрә, диячәкләр. Белдеңме?


– Анысын мин үзем дә күрдем. Мин күрмәгәне...


– Син күрмәгәнеме? Син күрмәгәне шул: бервакыт колхозда ике егет матур гына салып йөри башлыйлар. Эшкә уңган, сәләтле егетләр, чүп-чураман түгел. Бик эче поша мондый хәлгә Хәстиевнең. Ничек туктатырга? Турыдан-туры үгетләсәң, андыйны авыл халкы бик өнәп бетермәүчән. Нишләргә? Тәки бер җае чыга моның. Көннәрдәнберкөнне әлеге ике егетнең ашыгыч йомыш белән колхоз идарәсенә килүен әйтәләр. «Эчкәннәрме?» – ди председатель. Ул өендә утыра әле. «Юк, – диләр, – икесе дә апаек». «Яхшы, әйтегез үзләренә, хәзер килеп җитәм», – ди председатель, ә үзе идарәгә барырга бер дә ашыкмый. Тагын киләләр моңа. «Хәзер, хәзер, – ди председатель, – менә райкомга бирәсе ашыгыч отчетымны гына язып бетерим». Тагын бер сәгать килми бу, вакытны суза бирә, суза бирә. Ниһаять, егетләр көтә-көтә хәлдән тайгач, идарәгә килеп керә.


– Көттегезме, егетләр?


– Көттек, – диләр тегеләр, яшермичә.


– Кыенмы көтүләре?


– Бик кыен.


– Нишләп килми торды, дисезме?


– Шулай дибез шул. Бик аккуратный кеше ие председателебез, ни булды икән дип баш ватабыз.


– Әйтимме ни икәнен? Беркемгә дә әйтмисезме?


– Әйтмибез.


– Чынмы?


– Ант итеп әйтәбез, үзара калыр.


– Алайса әйтәм: кичтән эчкән идем мин.


– Пиво эчкән идегезме?


– Эчсәм аракы гына эчәм мин.


Егетләр, уңайсызланып, идәнгә карыйлар, тамак кыргалыйлар.


– Көтүләре кыенмы? – дип кабат сорый Хәстиев.


– Бик кыен, – диләр егетләр, эшләрнең кай якка барганын абайлап.


– Миңа да бик кыен була, мин сезне кайчакларда көннәр буе көтәм, ләкин көтеп бетерә алмыйм...


Бу диалог шул көнне үк, сәгате-минуты белән, халык арасына тарала, кабатланып сөйләнә торгач, арта-күперә һәм әлеге ике егетне шешәдән биздерер хәлгә китереп җиткерә. Чөнки алар халык телендә көлке объектына әйләнәләр. Ул гына да түгел, вакытсыз эчкәннәргә карата халык: «Көтүләре кыенмы?» – дип, ике генә сүз әйтә, бу шундук көлү өянәге кузгатып, салмыш адәмнәрнең йөрәк-бәгыренә төшеп җитә...


– Болай булгач барам, бармый калмыйм, кызыклы характер бу, – диде Наил, мавыгып.


– Бара күр, теге егетләр кебек озак көттерә торган булсаң, үзем язып куярмын, – дидем мин, елмаеп.


Машинадан төшеп, кипшергән кара кырлар янына туктадык. Күкрәкләрне киңәйтеп, җанга яз һавасы тула, дымлы туфрак исе, узган елгы үләннәр исе, кайдадыр эскерт калдыгын яндырганнан калган салам исе аңкый иде...


Гариф Ахунов


Безнең мирас. - 2020. - №9. - 79-83 б. 


Фото: pixabay 




Гариф Ахуновның шул исемдәге очеркыннан өзек.

Теги: Гариф Ахунов Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру