Бер китап эзеннән...
Габдулла Тукай – иң мәшһүр, иң газиз, иң сөекле шагыйребез. Ул – халкыбызның гасырлардан гасырларга җыйналып килгән кайгы-сагыш, әрнү-үкенеч, өмет-ышанычларының, күңел моңнарының чагылышы.
Тукайның кыска гына гомерендә калдырган иҗат мирасы – аны дөнья күләмендә таныткан зур байлык.
Тукай, халкын олылап, милләт өчен борчылып язган әсәрләре белән генә түгел, ә һәр гади кешегә дә аңлаешлы өр-яңа әдәби телгә нигез салуы белән дә тарихка кереп калган шәхес. Аның беренче китаплары гарәп графикасы белән басыла, тиражы да әллә ни зур булмый. Димәк, ул китаплар чын мәгънәсендә бәһасез мирас булып тора, алар бик сирәк очрый. Булганы да – галимнәр кулында, милли китапханәдә, институтларда...
Нинди бәхет, шул үлемсез китапларның бер нөсхәсе минем кулыма да килеп керде. Аны миңа Мамадыш шәһәренең Төбәкне өйрәнү музееның штаттан тыш хезмәткәре, районыбызның Югары Кыерлы авылында яшәүче Нуретдин Хисам улы Имамиев биреп торды.
Бу китап аңа очраклы гына килеп ирешә. Инде узган гасырның 80 нче елларыннан бирле тарих белән кызыксынучы, төрле иске китап, документлар җыючы якташыбыз 2013 елда Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә яшәүче туганнан-туган сеңлесе Роза янына кунакка бара. Роза аңа 60-70 нче елларда Сосновкада мулла булып эшләгән, 1906-1992 еллар аралыгында яшәгән әтисе Шакирҗанов Салихҗан Шакирҗан улыннан калган бер китапны күрсәтә. «Кечкенә вакытта озын кичләрдә, әти гел шул китаптан төрле шигырьләр, әкиятләр укый иде, без Тукай әсәрләре белән тәрбияләнеп үстек», – ди. Тик аңа ничек килеп эләгүен әйтә алмый. Салихҗан бабай чыгышы белән Югары Кыерлыдан, Имамиев Нуретдинның туган тиешлесе, ул сугыштан соң Сосновкага күчеп китә, пенсиягә чыккач, мулла булып йөри башлый. Укымышлы, дини гыйлемле була. Г.Тукайның китабын ул күз карасыдай саклый, кызына да кадерле ядкяр итеп тотарга кушып калдыра...
Әлеге китап кулыма эләгүгә үк, миндә күп сораулар туды: кайчан басылган, нинди шигырьләр кергән, ничек Сосновкага барып эләккән? Сорауларыма бераз ачыклык кертү өчен, шәһәребез мәдрәсәсенә киттем. Ярдәмгә Мамадыш мәдрәсәсендә директор урынбасары булып эшләүче Ранил Равил улы Талипов килде. Ранил хәзрәт мәдрәсәдә 2009 елдан бирле эшли. Дини белемне ул Түбән Кама шәһәрендәге «Рисәлә» мөселман мәдрәсәсендә ала. Алабуга педагогия институтының филология бүлеген тәмамлаганнан соң, эшчәнлеген шәһәр мәдрәсәсендә башлый. Телче буларак, Тукайның китабы Ранил хәзрәттә зур кызыксыну уятты, ул миңа ярдәм итәргә булды. Ранил хәзрәт үткәргән тикшерү нәтиҗәләре белән сезне дә таныштырып китәргә телим.
Китап «Габдулла Тукаевның мәҗмугаи асаре» дип атала, ягъни Габдулла Тукайның әсәрләр җыелмасы. Ул 1914 елда Казанда чыгарыла. Китапның титул бите төшкән, күрәсең, кулдан «Атаклы шагыйребез Кушлавыч авылының Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаевның Мәҗмугаи асаре» дип язылган, алгы битенә Г.Тукайның 1910 елда төшкән фотосурәте куелган. Аңа шагыйрь үз кулы белән «Кыйтга» (1913) шигыреннән бер өзек язган:
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
Бу тетрәндергеч юлларда Г.Тукайның бөтен тормышы, үз алдына куелган максаты чагыладыр кебек миңа. Ул үз халкының аһ-зарын, кайгы-хәсрәтен, уй-теләкләрен йөрәге аша үткәрә, аңа ярдәм итәргә тели, әмма дә, кызганыч ки, бу авыр көрәштә аның теләктәшләре юк диярлек...
Китапта шулай ук Тукайның үләр алдыннан төшкән, өметсез күзләре белән киләчәккә (бәлки бушлыккадыр) караган фотосурәте дә урын алган.
Китап авторның үзе турында язган «Исемдә калганнар»ы белән башланып китә.
«Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык», «Бала белән күбәләк», «Пар ат», «Эш беткәч уйнарга ярый» һ.б. күп кенә әсәрләренә әллә ни күләмле булмаган рәсемнәр ясалган. «Су анасы»н шагыйрь 1908 елда яза һәм «Бер авыл малае авызыннан» дип билгеләп китә, димәк, ул аны элегрәк халык авыз иҗаты белән кызыксынып авылдан-авылга йөргәндә ишеткән. Шулай ук Тукай «Пар ат» шигырен Лермонтовның «Тройка»сын укуы тәэсирендә язганлыгын әйтеп үтә.
Танылган әсәрләре белән беррәтән, «Ишек бавы», «Гашыйк», «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өмитләре», «Васыятем» һ.б. күп әсәрләре дә кергән. «Проповедь» («Вәгазь») шигыре русча бирелгән һәм Абдулла Тукаевтан дип язылган. Китапта шулай ук Лев Толстой сүзләренең тәрҗемәсе бар: «Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга, кирәкми тик ашарга, дип яшәргә».
Мин Ранил хәзрәттән бу әсәрләрнең бүгенге текстлары белән ул вакытта, чын Тукайча басылуы арасында аерма бармы икәнен һәм телче буларак бәяләмә бирүен сорадым.
– Эчтәлеге, текст язылышы шул ук – диде ул, – тик кайбер сүзләр искечә язылган. Мәсәлән: моны-боны, ачты-ачыры, суккалап-сукгалап, шатлык-шадлык, җирем-йирем һ.б. гарәп, фарсы теленнән күчкән алынма сүзләр.
Ранил хәзрәтнең сөйләве буенча, китап белән эшләү аңа әллә ни авыр бирелмәгән. «Рәсилә» мәдрәсәсендә алган белем бик ярдәм итте», – ди ул. Шуның өстенә, интернеттан да файдаланган. Үзем дә төрле елларда чыккан китап, журналлардан бу китап турында күп кенә кызыклы мәгълүмат җыйдым.
Китапның йөз елдан артык элек чыккан булуы ук аның нинди кадерле, милләт тарихы, Тукайның бибәһа мирасын өйрәнүчеләр өчен әйтеп бетермәслек кыйммәтле басма икәнен күрсәтә. Ә инде китапны, үзе исән вакытта, сөекле шагыйребез Тукай тулысынча үзе әзерләгәнен дә әйтсәк, бу безнең өчен хәзинәгә тиң табыш. Аны ничек әзерләве, китапка керәчәк әсәрләрен ничегрәк сайлавы турында Тукай «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләсендә язып калдыра. Аны татар дөньясында бик популяр булган һәм шагыйрьнең һәр язылган шигырен чыгарып барырга тырышкан «Кояш» газетасы 1913 елның 18 март санында бастырып чыгара. «Тиз арада үзем браковать итмәгән һәм үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем», – дип яза Тукаебыз...
Ул ашыга – кабалана, ни өчен дигәндә – 1913 ел башыннан, бераз чигенеп торган авыруы көчәеп китә (туберкулезның соңгы формасы) һәм шагыйрьгә дуслары тизрәк дәваланырга кереп ятарга кушалар. Аерым-аерым басылган шигырь, әсәрләрен бербөтен басма итеп күрергә хыялланган шагыйрь бу эшне Клячкин хастаханәсенә керер алдыннан төгәлләргә тели. Ялгыз эшләү аның сәламәтлеген начарайта, болай да хәлсез организмының соңгы көчләрен ала. «Ике-өч төн йокламыйча, мәҗмугаи асаремне тәртипкә салдым, шул мине бөтенләй эштән чыгарды», – дип сөйли ул хастаханәгә хәлен белергә килгән дусты Шиһап Әхмәровка. Хастаханәдән дәваланып чыгарга, бераз булса да яшәргә өметләнгән Тукай китабын аннан чыккач та бастырырга уйлый. Шуңа күрә, язган мәкаләсен дә «Уянгач беренче эшем» дип атый, ягъни терелеп чыккач та беренче эше итеп үз куллары белән җыелмасын чыгарырга тели. Ни кызганыч, ни үкенеч: кечкенәдән салкын тидереп үпкә авыруыннан интеккән, җирсез, өйсез, гаиләсез, салкын бер номерда яшәп, көнен-төнгә ялгап иҗат итүче Габдулла Тукай көннән-көн сула бара. Клячкин хастаханәсенә 10 мартта (искечә – 26 февраль) кереп яткан шагыйрь15 апрельдә (искечә 2 апрель) инде дөньядан китә...
Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре»н – ягъни, үзе әзерләп калдырган беренче җыелмасын ХХ гасыр башының танылган галиме, тел белгече, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Тукайның дусты Җамалетдин Вәлиди 1914 елда 463 битле итеп туплап, үзенең кереш сүзе белән, Казанның Шәрәф типографиясендә бастырып чыгара. Ул әллә ни үзгәрешләр кертми: Тукай әзерләгән әсәрләргә рәсемнәр өстәлә, шагыйрьнең берничә фотосурәте куела. Җ.Вәлиди басманы тизрәк дөньяга чыгарырга тели, ник дигәндә, шагыйрьнең үлеменә бер ел була һәм ул шул рәвешле дустының хыялын тормышка ашырырга уйлый. (1918 елда шул ук мөхәррир-төзүче тарафыннан икенче басма дөнья күрә. Монысында «Исемдә калганнар» повесте «Алтын әтәч» поэмасы белән алмаштырыла. Кереш мәкаләдә һәм 1923 елда «Мәгариф» журналының 3-4 нче саннарында басылган «Тукайның шагыйрьлеге» исемле хезмәтендә автор татар әдәбият белемендә шагыйрь иҗатын беренче мәртәбә чорларга һәм жанрларга бүлеп тикшерә һәм әдипнең гыйльми биографиясен булдыруга нигез сала. Кызганыч, гасыр башындагы күп кенә әдипләребез, галимнәребез кебек үк, Җ.Вәлиди дә репрессия корбаны була).
Китап, басылышыннан башлап, кем кулында гына булмаган! Моны бит кырыйларына язылган искәрмәләрдән күреп була: мәсәлән, Казанда яшәүче Гыйлемхан, Илдархан (төгәл адреслары бар), Айдар авылында яшәгән Дәүләтшин Гәрәйша, төрле шәһәрләрдән – Сафин, Айдарова һ.б. Башта аны Казанда 45 сумга сатып алганнар, аннан төрле елларда бәя төрлечә булган: 1947 елда кемдер 2750 сумга сатып алган, 1948дә – 3800, ә 1951 елда бәя 6550 гә җиткән. Бер битендә 1951 елның 20 гыйнварында мондый сүзләр язылган: «Мин бу китапны укыдым. Бик яхшы китап! Укымаган кешегә укырга кушам». «Укы, гыйбрәт ал», – дип гарәп имлясында язылган сүзләр дә очрый.
Китапның, безнең көннәргә ертылмыйча, чагыштырмача чиста килеп җитүе хуҗаларының аңа чынлап та ядкяр итеп, Тукайның мирасы итеп карауларын күрсәтә. Рәхмәт аларга!
Гарәпчә, латинча язылган хат, китаплар, документлар керүгә, мин еш кына мәдрәсәдә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итәм. Габдрахман хәзрәт, Рәхимә апа, Ранил хәзрәт миңа бик теләп булышалар. Барыбыз да бер өлкәдә эшлибез ләбаса: үткәнебезне барлыйбыз, изге ядкярләрне яшь буынга җиткерергә тырышабыз.
__________________________________
Гөләндәм Давыдова, Мамадыш шәһәренең Төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА