Бар дөньяга гашыйк җырчы
Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләүче моңлы тавышлы олпат җырчы. Шуңа өстәп, дөньяны бөтен нечкәлеге белән сиземләүче шагыйрь дә ул. Шигырьләрендә, матбугатта әледән-әле чыга килгән мәкаләләрендә җан чисталыгына, рухи байлыкка, гүзәллеккә, матурлыкка мәдхия җырлый.
- Георгий абый, Сез Филармониянең яшь җырчылары өчен әйдаман, аларның икенче әтиләре сыман...
– Хактан да, безнең әдәби-музыкаль лекторийда күбесенчә яшьләр эшли. Аларга кирәк чакта (бигрәк тә татар халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен башкарганда) киңәшләремне бирәм. Бүген тамашачы яхшы җырга, чын тавышка сусаган. Безнең концертларда халык җырлары да, классик арияләр дә яңгырый. Яшь тамашачыларда зәвык тәрбияләү дә эшчәнлегебезнең бер юнәлеше булып тора. Шуңа күрә ел башыннан ук балалар белән мәш киләбез. Сәнгать җитәкчесе Владимир Васильев былтыр «Буратино» музыкаль әкиятен сәхнәләштергән иде. Быел да зур уңыш белән узган Яңа ел тамашаларында мин Шүрәле сыйфатында катнаштым. Анда килгән сабыйларның, әти-әниләренең күзендә сөенеч-шатлык күреп, мин дә сөендем, мин дә шатландым.
– Сез, Филармония концертларыннан тыш, хөкүмәт дәрәҗәсендә уза торган төрле мәдәни чараларда да еш чыгыш ясыйсыз.
– Җитәкчеләр алдында да җырларга туры килә. Заманында Татарстан хакимияте А.Лукашенко, С.Кириенко, С.Шахрайлар белән уздырган очрашуларда чыгыш ясадым. Нигездә, татар халык җырларын башкардым. Узган ел Казанга эшлекле сөйләшүгә килгән казакъ, кытай, әрмән җитәкчеләре хозурына чакырдылар. Программада утызга якын татар җыры иде. Җырлап бетергәч, яныма бер кытай кешесе килде дә: «Без һушсыз калдык, яшьләр болай җырлый алмый», – дип рәхмәт белдерде. Аңа карап Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов: «Бездә алтын бәһасенә торырлык җырчылар бар, дип әйттем бит мин сезгә!» – дип елмайды.
Шулай ук әдәби-музыкаль чараларда, искә алу кичәләрендә еш катнашам. Форсат тууга, туган ягыма – Мамадышка кайтырга тырышам. Якташларым белән чиксез горурланам. Алар да мине хөрмәт итә кебек.
– Туган авыл сагындыра, димәк?
– Аның һәр тарафын, һәр почмагын тоеп-сагынып, шунда үткән балачак мизгелләре белән илһамланып яшим. Владимирга еш кайтырга тырышам. Үзем салган йортым бар. Кышын кайткач мичкә ягып җибәрәм дә, ут йөгергән утын пүләннәренә карап, балачак елларын искә төшерәм. Әтиемнең күмер төшкәнен күзәтүен, әниемнең мич алдына чуен белән карабодай боткасы куюын яки бәрәңге тәгәрәтүен күз алдымнан кичерәм. Элек-электән күрше-күлән безгә җыелырга ярата иде. Нардуган, Яфрак бәйрәмнәрендә өйдә тәмле ризыклар пешерелә, ишегаллары җыештырыла. Ә туйлар ничек матур үтә иде бездә! Теләкләрне җыру җырлап җиткерү, такмак әйтү... Алар барысы да хәтердә матур-матур сәхифәләр булып калганнар.
Безнең авылны һәрьяктан урман каплаган. Бөдрә таллар, зифа каеннар сак-сак атлап өйалдыбызга килеп керер сыман. Кучтырай сукмагыннан узганда табан аслары кытыклана, янәшә үскән кыңгырау чәчәкләре зеңләп-зеңгелдәп торган кебек иде. Озын тупыллар, шомыртлар арасында утырган Сәрки Питеренең бакчасын койма аша гына күзәтә идек. Бик каты әче алмасы бар иде аның. Шайтан котырткандырмы, кайчагында шул алма артыннан бакчага да кереп чыккалый идек. Чишмәләр күп иде бездә, челтерәүләре әллә каян ишетелеп тора иде. Бөтнекләр үсә иде...
Авылда «Алпар тугае» дигән җәйләү, шунда ук кечкенә инеш тә бар. Бала-чага шунда су коена иде. Аннары аякларны салындырып үзара гәпләшеп утырабыз: «Җир чите еракмы икән?» Берсе: «Күрше авыл Үсәлидән соңдыр», – ди. Икенчесе-өченчесе: «Безнең туганнар Казанда, безнеке Әлмәттә», – ди. Ахырдан, «Гриша дәдәйнең машинасыннан башка җир читенә барып булмый», - дигән нәтиҗәгә килә идек.
– Сез, җырчы буларак, илебезне иңгә-буйга узган кеше, үзгә илләргә дә шактый сәфәр кылдыгыз... Сабый чакта тынгы бирмәгән сорауга җавап тапкансыздыр, шәт?
– Шөкер, Ленинградтан (хәзерге Санкт-Петербург) алып Владивостокка кадәр араны уздым. Соңгы ун ел эчендә Американың, Төркиянең иң зур шәһәрләрендә җырчы Резеда Галимова, музыкантлар Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев белән чыгыш ясарга туры килде. Татарстанның халык уен кораллары дәүләт оркестры белән Көньяк Кореяда, Казакъстанда булдык. Җир түгәрәк икән. (Көлә.)
Мин кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Табигать кочагында үсүем дә моңа тәэсир иткәндер. Алтынчы сыйныфны интернатта торып укыдым. Атна ахырында таң белән уянам да болын буйлап авылга йөгерәм. Ноябрь башы, җиргә кырау төшкән. Авылга җитәрәк, күз алдыма баскан манзараны күреп туктап калам: минем каеннарым ап-ак бәскә төренгән – сулышым белән җылытасы, иркәлисе килеп китә. Мин аларны үземчә рәсемгә төшерәм, күңел дәфтәремә сеңдерәм.
– Табигать турында шулкадәр яратып сөйләгәннән соң җырчы булып китүегез һич тә гаҗәп тоелмый...
– Телем ачылганчы ук «җырлый» башлаганмын. Сыер саварга баручы апайлар мине кәнфит-перәннек биреп, төрлечә юмалап җырлата торган булган. Мәктәптә укыганда җырлаттылар инде, билгеле. Укытучым Роза Шаһиевна башлангыч сыйныфларда ук: «Минем музыка факультетында укучы сеңелем бар, сиңа Казанга, аның янына барырга, җыр буенча китәргә кирәк», – ди иде. Ул безгә матур китаплар укый, табигатькә алып чыга иде. Үсәлигә укырга төшкәч, Мәрьям апа Мозаффарова мәкаләләр язарга бирә башлады. Рәсемнән безне күренекле нәкышче, рәссам Нәҗип Нәккаш укытты. Ул миңа: «Рәсем ясарга осталыгың бар», – ди иде. Гомумән, шөкер, укытучылар миндәге сәләт орлыкларын күреп, ничек тә шуны үсенте итәргә, тормышта куллана белергә өйрәтте. Рәхмәт аларга!
– Зур сәнгать дөньясына аяк басуыгыз кайчан һәм ничек булды?
– Мәктәпне тәмамлаган елны «Комсомол җыры – 75» конкурсына Казанга юлладылар. Жюри алдында «Туган җирем Татарстан», «Комсомолка Гөлсара» җырларын башкарып, дипломант исеменә ирештем. Шулчакта Миңгол абый Галиев күреп алып, консерваториягә укырга керергә киңәш итте. Авыл баласы бит – анда керер өчен имтихан тапшырырга кирәклеген кем белсен! Печән-утын әзерләп бетергәч кенә, җырлап карыйм әле, дип, Казанга юл тоттым. Миңгол абый: «Имтиханнар күптән тәмамланды бит», – дип уфтанып, мине Нәҗип Жиһанов янына алып китте. Икенче сентябрь көнне килгәч, күрәм: биш кеше утыра, Җиһановтан кала берсен дә белмим. Рөстәм Яхинның «Күзләрем тик сине эзлиләр» һәм татар халык җырын «Су буйлап»ны башкаргач, Нәҗип ага: «Каян өйрәндең бу җырларны?» – дип сорады. «Радиодан ишеттем дә, отып алдым», – дип җавапладым. Ул: «Без сине алабыз, тавышың матур. Кызганыч, соң килдең, тулай торакта урыннар юк инде, икенче елга гына булачак», – диде. Торыр урын булмагач, «авылда мунча да өлгертәсе бар иде әле» дигән сылтау табып, Миңгол абыйдан чемоданымны «урлап» качтым. Шул кызудан армиягә киттем.
– Армия белән җыр ничек яраша алды соң?
– Хәрби хезмәтне үтәгән җирдә татар егетләре берничә генә иде. Шуңа күрә рәхәтләнеп татарча сөйләшергә ирек бирмәделәр. Урыслардан качып, казарма артында гына рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, татарча җырлыйбыз. Көннәрдән беркөнне безнең взводны ашханәгә нәрәткә куйдылар. Мин аш бүлеп торырга тиеш идем. Зур бүлмә. Беркем дә юк. Шунда онытылып җырлый башлаганмын. Артыма борылып караган идем – ун-унбиш кеше җыелып мине тыңлый икән. Икенче көнне командир чакырып алды: «Матур җырлыйсың икән, җырла әле», – диде. Мин: «Урысча бер генә җыр беләм», – дидем. «Син миңа татарча җырла», – диде ул. Безнең полкны Германиягә җибәрергә тиешләр иде, бу вакыйгадан соң командир: «Син монда кирәк, җырчы егет», – дип, мине беркая да җибәрмәде.
Тормышымда миңа яхшы кешеләр генә очрап торды. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Түбән Кама нефтехимия заводына эшкә урнаштым. Казаннан телеграмма килеп төште. Нәҗип Җиһанов укырга чакырып язган. Баргач та: «Кая югалдың син, керәшен малае, сине укырга алган идек бит», – дип шелтәләп алды. Шулай итеп, яңадан имтиханнар биреп, консерваториягә укырга кердем. Бу юлы тулай торакта куыш табылды инде.
– Һәм, укып бетерүгә, Филармониягә эшкә алдылар?
- Анда да укытучымның киңәшеннән башка булмады. Әлфия апа Заһидуллина, мине үсендереп: «Сине анда көтәләр», – дип, җитәкләп диярлек алып китте. Килеп кердек. Әлфия апа ары чаба, бире чаба – безне беркем дә көтеп торган кебек күренми. Директор: «Лекторий тулы, кая алыйм мин аны?» – ди икән. «Ярар, татар халкына кирәкмәсә, Башкортстан, Свердловск аны хәзер тартып алыр. Әмма бер дә читкә җибәрәсе килми иде», – ди икән Әлфия апа. «Әйдә, комиссия җый, алайса», – дигән директор. Унлап кеше алдында дистәдән артык катлаулы арияләр, халык көйләрен башкардым. Бермәлне карасам – Илгиз Мәҗитов елап утыра. Аннары олы гәүдәле бер кеше мине кочаклап алды да, кулымны кысып, күздән югалды. Ул директор Марат Таҗетдинов булып чыкты. Әлфия апага: «Үз акчамны түләсәм түлим, алабыз бу егетне», – ди икән. Шулай итеп, мин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториенда эшли башладым. Ул чакта бүлектә кырык дүрт кеше идек. Һәрберсе асыл сәнгать осталары: Венера Шәрипова, Айрат Арсланов, Гали Ильясов, Наҗия Теркулова, Әлфия Галимова һ.б. Бер гаилә булып тату эшләдек. Атна-ун көннән соң мине директор Краснодар шәһәренә җыр конкурсына җибәрде. Баянчы Нәҗип Бәдретдинов белән: «Без барыбер үтмибез инде», – дигән фикердә йөзеп йөргәндә, кинәт, икенче турга да, өченчесенә дә уздык. Казанга диплом белән кайткач, директор, уңышыма сөенеп, миңа йөз илле сум оклад язды. Кайберәүләр дистә еллап эшләсә дә, айга йөз сум гына ала иде ул чакта. Шөкер, эшчәнлегем шулай уңышлы башланды.
Тора-бара шәхси тормышымны да көйләргә вакыт җитте. Скрипкачы кыз Әдилә белән радиода танышып, очраша башладык, күп тә үтми өйләнештек. Ул вакытта кооператив фатир бирәләр иде, фатирлы булдык. Бер-бер артлы балалар туды.
Музыкаль гаилә
– Сезнең гаиләне «музыкаль гаилә» дип атарга мөмкин. Җәмәгатегез Әдилә ханым озак еллар Татарстан Республикасы симфоник оркестрында эшли. Улларыгыз да музыкант түгелме?
– Ике улым да консерватория каршындагы музыка мәктәбендә скрипка классында белем алды. Үзләре өчен уйныйлар, әмма тормыш итәр өчен башка һөнәр сайладылар. Аларның хезмәт сөючән, игелекле булуларын күреп куанам.
– Георгий абый, Сез язмышыгыздан канәгатьме?
– Мин язмышыма – җырыма чиксез рәхмәтлемен. Бу хисләр шигырьләремдә дә чагыла. Кайбер хыяллар чынга ашмаса да, үз урынымны таптым дип саныйм. Авызымны ачып кына, әзергә-бәзер бер телем икмәк тә капмадым. Барысы да Ходай биргән сәләтем, хәләл көчем белән эшләп алынган. Шуның белән горурланам да.
Алсу Хәкимова
Безнең мирас. - 2017. - №7. - 90-93 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА