Журнал «Безнең мирас»

«Байлар гадәтенчә көчәнмәгез!»

(Ризаэддин Фәхреддин һәм татар модасы)


XIX гасырның соңгы чирегеннән татар халык киемендә зур үзгәрешләр күренә башлый. Бу яңа шәһәр модасына иярү татар түрәләре һәм сәүдәгәрләреннән башланган күренеш. Ике гасыр чатында ул шаукым кайбер муллалар гаиләсенә, бигрәк тә шәһәр җирендә торучыларга да үтеп керә. Әлбәттә, укымышлы һәм яшь, заман сулышы белән кызыксынучан, гыйльми һәм башка төрле дөньяви яңалыклардан да хәбәрдар булган Ризаэддин Фәхреддин татар тормышының ауропалашуыннан читтә калмаган. Һәм аның үзенең киенеп йөрүендә дә, төрле хезмәтләрендә дә шушы чорның кием-салымындагы үзгәрешләре вә мода мәсьәләсе чагылыш тапкан.


Әлегә кадәр Ризаэддин Фәхреддиннең мирасына мода, имидж һәм, гомумән, гади яшәеш күзлегеннән караучы бик күренмәгәнгә, без бу юнәлешне күзәтергә булдык.


Ризаэддин Фәхреддин гаиләсе белән. 1905 ел

«Саескан кебек иярмәгез!»


Ризаэддин Фәхреддин «Нәсыйхәтләр» сериясендә чыккан китапларында кием мәсьәләсенә дә кагылып китә. Ул бу хакта ир һәм кыз балаларны тәрбияләүгә багышланган китапларында да яза. Икесендә дә «Кием әдәпләре» дигән баб бар. Киемнәрне пакь һәм тәртипле йөртүдән тыш, ул киемгә «артык байлык» һәм «гомер» исраф итмәскә өнди. Галим бик зәвыклы, кыйммәтле әйберләр белән дә мавыкмаска куша. «Төсе гүзәл, чыдавы аз булган киемнәрне сайлау – дөнья гыйльмен белмәү галәмәтедер», – дип яза ул, ягъни кием еш алыштырган кешеләрне булдыксыз, рациональ түгелләр дип саный.


Шуңа күрә ир-атларга, балаларга да, кызларга да Р.Фәхреддин кием белән артык нык мавыкмаска һәм бигрәк тә башкаларга иярмәскә киңәш итә. «Кием кию турысында үзегезгә иш булмаган кешеләргә саескан кебек иярмәгез! Киемнәр белән мактанмагыз!» – ди ул егетләргә. Кызларга исә мондый нәсыйхәтләр бирә: «Үзегезгә, хәл вә дәрәҗәгә туры килмәгән киемнәрне, хәтта кодрәтегез җитсә дә, кимәгез, бөек гаиләләр вә байлар гадәтенчә киенергә көчәнмәгез вә кызыкмагыз!»


Бу фикерләр инде татар җәмгыятендә шул чорда мода мәсьәләсе көчәюгә ишарәли. Кыз балаларга атап язылган нәсыйхәтләр китабы Оренбургта 1903 елда басылып чыга, ә ир-ат балаларга нәсыйхәтләр җыентыгы 1908 елда Казанда дөнья күрә. 1903 елгы китабында ук Ризаэддин Фәхреддин «мода» аңлатмасын куллана һәм бер-ике кәлимә сүз яза: «...халык сөйли дип мода сөйләмәгез, модага әсир булмагыз, һәркем тарафыннан хуш күрелгән, ясалма булмаган киемнәрне киеп, моданы үзегезгә әсир итегез!»


«Мода сөйләмәгез, мода ишетмәгез!»


Биш елдан соң, 1908 елда чыккан хезмәтендә Ризаэддин Фәхреддин «мода» аңлатмасына күбрәк урын бирә. Ул моданы хупламый һәм аңа катгый рәвештә каршы икәнен күрсәтә. «Мода сөйләмәгез, мода ишетмәгез, мода белән гамәл кылмагыз, мода белән белеш булмагыз! Мода исерткеч вә яки отыш уенының бер төре булыр, аңа дучар булган кеше, үзе һәлак булмый торып, аннан аерыла алмас», − дип яза галим бу күренеш турында. Бу чорда инде, чынлап та, мода белән мавыгучылар күбәя. Мәсәлән, кешенең әйберенә карап, аның никадәр алдынгы карашлы, кадимчеләр рәтендә түгел икәнен белгәннәр. Беренче урыс инкыйлабы елларында яшьләр арасында таралган кием-салымнар аша аларның социалистик карашлымы, түгелме икәнен дә аңлап булган. Шуңа күрә ир-атлар арасында үзенең тышкы кыяфәтенә, имиджга нык игътибар иткәннәре күбәя. Ризаэддин Фәхреддиннең модага каршы фикерләрен шул үзгәрешләр белән аңлатып була.


Галим үзе һәм гаиләсе ничек киенгән?


Аның шәхси тормышын алсак, монда да заман һәм моданың йогынтысын аз булса да күрәбез. Галим үзе һәм аның гаиләсе ничек киенеп йөргән? Җәдитчелек һәм модернизация үзгәрешләре аларның кыяфәтенә йогынты ясаганмы-юкмы? Бу сорауларга җавапны Р.Фәхреддин гаиләсенең фотоларыннан эзләп табарга була. Гомумән, фоторәсемнәргә галим уңай карашта торган, бу хәрам, дип, каршылык белдермәгән һәм, мөмкинлек булганда, гаиләсе белән фотолар алдырырга тырышкан. Ризаэддин Фәхреддиннең иң беренче фоторәсеме 1891 елгы, Уфага казый булып килгәч төшкән. Әлеге фотосурәттә аңа 32 яшь, ул озын казаки, балаклары төшерелгән чалбар һәм башына төрек фәсен кигән. Балаклы чалбар һәм башына фәс киеп төшүе Ризаэддин Фәхреддиннең замана модасыннан, ул чорда бигрәк тә популяр булган госманлы мәдәниятеннән хәбәрдар булуын күрсәтә.


1897 елны гаиләсе белән төшкән фотода Риза казыйның кыяфәтендә артык үзгәрешләр юк: шул ук төрек фәсе һәм озын казаки, балаклары төшерелгән чалбар. Ир балалары да шул рәвештә киенгән, әмма аларның башларында татар кәләпүшләре. Барысының да киемнәре күбесенчә карарак төсләрдә. Нурҗамал абыстайда кадимичә кыяфәт: иркен тегелгән күлмәк, шул төскә якын камзул һәм зур калфагы яулык астыннан бик үк күренми, күлмәге итәксез. Гомумән, Фәхреддин рафикәсенең кыяфәте бик тыйнак булса да, зиннәтле алкалар һәм муенсалар белән абыстай зәвыклырак күренергә тырышкан, ахрысы.


1902 елда гаиләсе белән шулай ук Уфада төшкән фоторәсемдә Риза казыйның тышкы кыяфәте бераз үзгәргән. Төрек фәсе урынына – кәләпүш, иске кара казаки урынына яңачарак тегелгән, бераз кыскартылган һәм ачыграк төстәге казаки кигән. Балаларының киемнәре иске рәвештә, ә менә Нурҗамал абыстай күлмәгенең итәгендә бизәкләр күренә, калфагы бераз зурая төшкән һәм зиннәтле бизәнгечләр дә кимегән. Күкрәгендә бер генә затлы брошь сыман нәрсә бар.


Ризаэддин Фәхреддин 1898 елда чыккан «Тәрбияле хатын: нәсыйхәтләр» китабында зур чулпы тагуны яисә «муенга көмеш яки алтын тәңкәләр асу»ны хупламавын аңлата. «Боларны асып йөрүдән, банкка салып, аз булса да процентны алып тору файдалы булыр», – дип яза ул һәм бу җөмләдә без аның риба мәсьәләсенә булган карашы да уңай булганын күрәбез.


1905 елда Уфада гаиләсе белән төшкән фоторәсурәттә Риза казыйның кыяфәтендә артык үзгәрешләр юк, ә менә Нурҗамал абыстай бөтенләй башкача киенгән. Аның күлмәге дә бер төстәге тукымадан түгел, ә чуар материалдан, бик купшы иттереп тектерелгән бала итәкле камзолы да бик зәвыклы, ә башында исә кечкенә калфак, яулыксыз, чәчләре җыелган, толымнары күренми. 1897 һәм 1902 нче еллардагы фоторәсемнәрдән аермалы буларак, Нурҗамал абыстайның артык зиннәтле муенсасы да, алкалары да юк. Балалар әүвәлге рәвештә киенгәннәр: озынрак казаки һәм кәләпүшләр, кызлары Зәйнәп тә матур калфактан һәм чуар тукымадан тегелгән күлмәктән.


1912 елда Оренбургта торган чорында Ризаэддин Фәхреддин биш мәртәбә фотога төшә. Гаиләсе белән төшкән фотосурәттә инде җиде ел эчендә балаларның үскәне, тормышның шактый үзгәргәне сизелә. Мәсәлән, Риза хәзрәт шулай ук кара кәләпүштән һәм казакидан, әмма өс киеме бераз кыскара төшкән. Нурҗамал абыстай әлеге фотода шулай ук калфаклы, әмма башында инде яулыгы да бар. Итәкле күлмәге ачык төстә, камзолсыз. Укучы балаларның өсбашларында – мәктәп формалары, училище мундирлары; гимназистка Зәйнәп мәктәп күлмәгеннән һәм кара алъяпкычлы, калфаксыз. Иң олы уллары «аляфранка» стилендәге костюмда: галстуклы, жилеткалы, костюмының якасы кайтарылып тора. Кече кызы Әсма да шәһәрчә күлмәктән, ак якалы, калфаксыз. Гаиләдә иң кечкенә малай гына әүвәлгечә, шәкертләрчә казаки һәм кәләпүш кигән.


Ризаэддин Фәхреддин. 1912 ел

Шунысы кызык: шул ук 1912 елда Ризаэддин Фәхреддин тагын дүрт фоторәсем – үзенең портретларын ясатып алдыра. Аларның дүртесе дүрт төрле кыяфәттә. Икесе дин әһелләренә якын: берсендә ул чалма ураган һәм чапан кигән, икенчесендә шулай ук ак чалма, әмма кайтарма якалы чикмән киеп төшкән. Бу кием мөфти янында эшләгән казыйлар киеменә якынрак. Тагын ике фотода ул дөньяви рәвештә төшкән: үзе гел киеп йөргән кара кәләпүштән һәм казакидан. Бер фотода ул шул кыяфәттә язу-сызу белән булышып утырган кебек, ягъни «Шура» журналының редакторы образын гәүдәләндерә. Икенче фотосурәттә Риза хәзрәт шулай ук язу-сызу өстәле янында утыра, шул ук декорациядә. Шуңа күрә бу ике фоторәсемнең бер үк вакытта төшерелгәнлеге күренеп тора. Әмма әлеге фотода ул каракүл бүректән һәм бик озын фасонлы казакидан. Бәлки, беренче фото – «Шура» журналы редакторының гадәти рәвешен, ә икенчесе бәйрәмчәрәк кыяфәтен чагылдыргандыр.


Бу фотосурәтләрне күзаллау Ризаэддин Фәхреддиннең киемгә мөнәсәбәте рациональ булуын, аның мода һәм кием алыштыру белән мавыкмавын күрсәтә. Ул гомер буе диярлек кара кәләпүш һәм мәдрәсә заманыннан күнеккән казаки фасонындагы кием киеп йөри, шәһәр модасы дип, «аля-франка» костюмнар барламый. Яшь чагында гына аның бераз госманлыларча фәс киеп йөргәне була.


Ризаэддин Фәхреддин гаиләсе белән. 1912 ел

Ыштанмы, чалбармы? Чалбар кию хәраммы?


1915 елда «Шура» журналының өч санында Ризаэддин Фәхреддиннең «Киемнәр хакында» дигән бик күләмле мәкаләсе басылып чыга. Мәгърифәтченең әлеге хезмәтендә аның шушы чордагы татар киеменең үзгәрешләренә кагылган бик кызыклы фикерләре тупланган. Моннан тыш, галим бу үзгәрешләрнең шаһиты буларак, утыз-утыз биш ел дәвамында татар модасының үсешенә күзәтү ясый алган. XIX гасыр уртасындагы («Мәрҗани заманында») үзгәрешләр белән чагыштырганда, үз чорындагы үзгәрешләр тизрәк булды дигән фикергә килә ул.


Мәдрәсәдә укыган вакытын искә төшереп, Ризаэддин Фәхреддин ул елларда чалбар турында низаг зур булуын язып үтә. Әгәр башта ыштанмы, чалбармы дип баш ватсалар, соңрак чалбарның балакларын читек өстеннән салындырып йөрүгә күчәләр. Бер төркем чалбар киюне һаман хәрам дип санаса, икенче төркем чалбарны читек вә оек кунычы эченә кертеп кигәндә генә зарар юк дип санаган. «Заманына күрә егет санала торган бер хәзрәт бергә укыган дустыбыз булган углына: «Үзеңә чалбар тектереп җибәрәм, ләкин балакларын җибәреп кияргә ризалыгым юк!» – дип хат язган иде», – дип хәтердә яңарта ул заманны, ягъни 1870-1880 нче елларны Р.Фәхреддин.


Риза хәзрәтнең үзенең әлеге чордагы фотоларын искә төшерсәк, 1890 елда ул фотога чалбар балакларын тышка чыгарып киеп төшкән, ягъни заманына күрә алдынгы карашлы булган. Әмма башка төрле яңа мода йогынтыларына ул әле үзе дә каршылык күрсәткән. Мәсәлән, авыл шәкертләре Уфага имтихан бирергә барып кайткач, аңа шәһәр казыйларының «урысча» киенеп йөрүләрен кайтып сөйләгәннәр. «Урысча» киенү дигәннәре – башларындагы каракүл бүрек, өсләрендәге бәрхет якасы кайтарыла торган чикмән, аякта – үкчәле итек. Ризаэддин Фәхреддин үзе дә тимер юлда бер шәкертне шул кыяфәттә очратып, аны бераз шелтәләп ала: «Элекке вакытларда Бохарадан кайтучыларның башларында – чалма вә өсләрендә чапан буладыр иде, сезнең өстегездә бәрхет якалы чикмән вә башыгызда каракүл бүрек күреп гаҗәпләндем». Бу гади генә шәкерт булмый, ә Мәккәдән уку бетереп кайтып баручы. 1880 нче еллар хакында Ризаэддин Фәхреддин: «Ул вакытта шәкертләр, меллалар үзләре тупый яки камчат вә кама, кондыздан (...) бүрек кияләр иде», – дип яза.


Шунысы кызык: Риза хәзрәтнең 1912 елдагы бер портретында без аны нәкъ шул кыска каракүл бүректән һәм кайтарма бәрхет якалы чикмәннән күрәбез. Заманалар үзгәрә, ә шәһәр модасы тора-бара халык арасында ныграк тарала башлый. Ризаэддин Фәхреддиннең Уфада казый булып эшләве, шәһәр татарлары белән якын аралаша башлавы һәм, гомумән, яңа җирдә төрле катламнан булган мөселман халкын күзәтүе кадими карашларын үзгәртүенә дә зур йогынты ясаган. Мәсәлән, мөфтияткә, ягъни Оренбург Мөселман диния нәзарәтенә шәһәр модасына ияргән кешеләр дә эшкә йөргән. Шулар арасында фуражкалы һәм «аля-франка» костюмлысы яшь казыйны бигрәк тә шаккатырган. Әмма күз бу хәлгә дә ияләшкән. «Мәккә вә Мәдинәдә укып та фуражка вә цилиндр киеп йөрүчеләр күбәйгәннән соң, бу эшкә күз уранды, чит-ят күрелми башлады», – дип яза Ризаэддин Фәхреддин 1915 елда.


«Урысча» киенү хәләлме? «Мөселманча кием булырга мөмкин дә түгел!»


Татар модасының тарихына кагылып, ул Уфа шәһәре буенча да кызыклы күзәтүләрен китерә. Кыска кием кию, ягъни кыска казакилар, аның уенча, Уфада 1904 нче елларда тарала башлый. «Мин үзем кыска киемнәрне иң элек шул елда мөселман магазиннарында хезмәт итүче приказчикларда күрдем, – дип искә ала Ризаэддин Фәхреддин. – Тубыктан йөри торган казакилар бу көн ни дәрәҗәдә көлкеле булсалар, шул вакытта кыска казакилар да шул дәрәҗәдә көлке иде. Халыклар боларны күргәндә тыела алмый көләләр, койрыкларын кисеп җибәргән кигәвеннәргә охшаталар иде». Әмма Ризаэддин казый үзе исә, озын казакилар көлкеле күренә хәзер, дип язса да, фотоларда искечә озынрак казакилар киеп төшүне кирәк дип санаган.


Шулай да «урысча» киенүне ул хәрам дип язмаган. Ә күп мөселман халкының шәһәр киеменә күчүен ул модага һәм «үзләреннән өстен булган урысларга» иярү белән генә түгел, ә башка сәбәпләрдән дә күргән. Мәсәлән, Ризаэддин Фәхреддин фикеренчә, күп мөселман сәүдәгәрләре «әманәткә аз игътибар» итәләр – «кыйммәтле әйберләрне бозалар», «кискән нәрсәләрне артканын үзләренә алып калалар», «кадерле нәрсәләрне аннан-моннан тегәләр». Галим аларны алдашуда һәм «пөхтә мөгамәлә кылмау»да гаепли. Моннан тыш, кибетләрнең үзендә тегүчеләр булмавын, аяк киемнәрендә номерлар юклыгын да әйтеп китә ул. «Шушы эшләр халыкларның иске милли киемнәреннән бизүләренә вә башкаларның киемнәрен ихтыяр кылуларына сәбәп булды», − дип яза Р.Фәхреддин.


Бу күләмле мәкаләне йомгаклап, галим «мөселман киеме» һәм «мөселманча кием» юк дигән нәтиҗә ясый. Себердә торучы мөселманнар һәм Гарәбстандагы мөселманнар бертөрле кием киеп йөри алмыйлар дип саный ул: «Утыз градус салкын белән утыз градус кайнарда мәгыйшәт итүче ике кеше өчен бер форма ярамавы табигый». Шуңа күрә дөньяда милли киемнәр булса да, дини кием юк дип яза һәм: «Мөселманча кием исемендә бер кием булмады вә булырга мөмкин дә түгел», – дигән нәтиҗәгә килә.


Шулай итеп, Ризаэддин Фәхреддиннең татар киеменә, модасына карашлары әле дә актуальлеген югалтмаган, бу фикерләр бүген дә заманча яңгырый.


Лилия Габдрафикова


"Безнең мирас". - 2021. - №12. - 4-9 б. 

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру