Журнал «Безнең мирас»

Бабичның беренче адымнары

(Яңа табылган истәлек дәфтәре буенча)


Язучы, әдәбият галиме Гомәр Толымбайның (1900-1938) бу мәкаләсе «Яңалиф» журналының 1929 елгы 16 нчы санында басылган. Текст шуннан кыскартып бирелә.


Бабич күп кенә истәлек дәфтәрләре язган. Боларның күбесе табылган-сакланган булса да, байтагы юк әле. Менә шул дәфтәрләрнең берсе шушы арада табылды. Бу аның истәлек дәфтәрләреннән 12 нче кисәк булыр, 1913 елның сентябрь башларында язылган. Язылган урыны – казакълар арасы. Бабич үзе дә истәлек дәфтәрләренең тышына «Себер сахрасында, казакъта уздырган көннәрем» дип язып куйган. Казакъстанның кай җирендә булуы турында ачык бер күрсәтмә дә юк. Бары истәлектәге ишарәләргә карап кына, Бабичның хәзерге Акмулла округындарак булуын чамаларга мөмкин.


Әлеге истәлек дәфтәре Бабич турында нинди материаллар бирә соң? Бу истәлек дәфтәре Бабичның казакълар арасында булуын, аның казакъ әдәбияты белән нык кызыксынуын, үзенә тән һәм социаль яктан биргән кайбер бәяләрен һәм аның шул чагындагы сыйнфый йөзен яхшы гына ачып сала. Бабичның матбугат дөньясына кайчан чыгуы бик ачык билгеле түгел. Ләкин ул шушы 1913 нче еллардан да соңга калмаган булырга тиеш. Менә шушы моментны да искә алсак, материалларның кыйммәте шактый гына арта. Карыйк берәм-берәм.


Бабич (уртада) дуслары белән

Бабич казакълар арасында


Әлегә чаклы чыккан материалларда Бабичның казакъ арасында булуы, казакъ әдәбияты белән танышлыгы турында бер сүз дә әйтелмәде. Бу истәлек дәфтәре шушы моментка беркадәр ачыклык кертә. Без әлеге истәлек дәфтәрендә Бабичның казакъ арасында кем булып күпме торуы һәм нишләп йөрүе турында түбәндәге юлларны очратабыз (сүзләр бер җирдә дә үзгәртелми):


«Дәресләремне моталлага (өйрәнеп) кылып вә башка әллә нинди эшләр белән мәшгуль булып үткәрмәкче булган 4 аем ялт итеп кенә калды. Мин «кап» дип авыз ачтым да калдым. Теге исәпләр коп-коры хыялый мөрәккәб булды да калды.


Инде кайтырга күп калмады. Гәрчә муллалык мөддәтем (вакытым) Покрау башына кадәр булса да, мин теләгәнчә булса, сентябрьнең 20сеннән калмый китәм, Алла кушса. Чөнки «Галия»дә 15 сентябрьдә имтихан, 22сендә дәресләр башланачак. Шуңар күрә ашыгам. Үз теләгемчә булса, кайтырга 16 көн, таң атса – 15 көн, ягъни ярты гына ай калды инде...


Унбиш көннән соң тагы көннәр туар. Әмма Дүсәнбай авылыда мин булмам. Казакълар: «Муллабыз фәлән иде, төгән иде», – дип сөйләшеп утырырлар, әмма 15 көннән соң мин булмам. Гәзитләр атна саен килеп торыр, ләкин төгәл укучы булмас, чөнки ул чакта мин булмам...»


Истәлекнең икенче бер җирендә мондый юллар бар: «Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер. Бу сентябрь аенда мин дә һичкемнән ким булмасмын. Алла теләсә, бөтен хәер сәдакалары белән 30 сум жалунияне мин дә кесәгә бөкләп салырмын.


Көн салкын. Болытлы, көзге җил. Бүген, Нурмөхәммәт өенә кунак килеп төшкән мөнәсәбәт илә, көндез бер җирдә, кич өч җирдә мал суелды. Бер генә өйгә килгән бу кунакларның әллә ничә өйгә кисәре тиде. Син теләгәндә бер җапрак ит таба алмайсың, ә теләмәгәндә өсте-өстенә ит пешерелә. Гаҗәп бу тормыш!»


Әнә шул югарыдагылардан Бабичның казакъ арасында 4 аен 30 сумнарга хезмәт итеп мулдәкә булып йөрүе, ул замандагы мулдәкәләр нишләсәләр, аның да, тулаем алганда, шуларны ук башкаруы ачык күренеп тора.


Ләкин Бабич мулдәкә булып кына калмый. Ул әдәбият белән дә шөгыльләнә. Гәҗитләр укып бару белән бергә, матур әдәбиятны да истән чыгармый. Истәлегенә Бабич әдәбият турындагы зарын да язып куя. «Романнар, шигырьләр укырга мин яратам һәм аңа иренмим дә, ләкин «манигы коргыры» бар, авылда «гайрәтханә» юк. Үзең алуга акча такыр. Гомерне бигрәк тиккә җибәргәнче «гайрәтханә» булса, каһәр ару гына булыр иде дә, ни әйтәсең, юк», – ди ул.


Уку турында гына уйламый Бабич, язуны да искә ала. Ул бу истәлекләр дәфтәрендә «Җырчыны көткәндә», «Күңелсез чакта җырланган», «Күңелле чакта җырланган» дигән исемнәр астында өч кисәк шигырь яза да шуннан ачынып куя: «Ни булды икән минем галәмгә? Былтыр яз ике-өч язган галәмем быел яз ике-өч сәрләүхәдән артык булмады. Әллә язу дәрте елдан-ел сүнә бара инде», – ди.


Болар гына түгел, Бабичның халык әдәбиятына күңел куйганын беләбез. Ул кыска гына гомерендә күп кенә әкиятләр, күп кенә җырлар, күп кенә көй тарихлары һәм башкаларны туплады. Казакъ арасында йөргәндә дә ул бу эшкә күңел куйган. Шушы истәлек дәфтәрендә сиксән казакъ мәкале, әйтешләре булу безгә шуны күрсәтә. Бабич: «Сентябрьгә каршы Мортаза мулладан төне буе мәкальләр әйттердем. Әйткән мәкальләренең мәҗмугы 79 булып, шуларны монда күчереп язам», – дип башлап китә дә шул 79 мәкаль һәм әйтешләрне байтак кына аңлатмалар белән язып куя.


Бабич халык әдәбиятына бик нык игътибар итә. Аның бу дәфтәрендә теге 79дан башка тагын бер мәкале бар. Ул шул мәкален язып куя да аннан мондый сүзләр әйтә: «Земләнкәгә барып, анда торган чакларымны хәтерләп йөрдем. Алла сакласын! Борчалар чикерткәләр кеби сикергәләп йөриләр иде. Тышка чыксам, итекләремә сырлан кебек ябешкән. Шаккатып, сыпырып ташладым. Җирдә яткан бер-бер кәгазьне алып карасам, бер мәкаль язылган. Тәтәй тапкан бала кебек куанып кайттым да язып куйдым».


Бабич казакъның фольклоры белән генә чикләнми, аның язма әдәбиятын да өйрәнә, тикшерә, аңа үз карашын йөртерлек хәлгә килә. Бу истәлек дәфтәрендә шушы мәсьәләгә кайта торган мондый сүзләр бар: «Хаҗи бу көннәрдә Оренбургтан «Кырык мисал»ны алдырып, соңрак Кызылъярдан «Ибраһим Кунакбай үләңдәре»н алдырды. Мин әүвәл «Кырык мисал»ны яратып укыдыгым кеби, Кунакбайга артык мәхәббәт вә ихлас бәйләгән идем. Ләкин соңра таба Кунакбайның үләңендә артык фәсәхәт вә ләззәт табып, Кунакбайны татарның Тукае, гарәпнең Имрәлгәйсе дәрәҗәсенә мендердем. Әүвәл башта Кунакбаев үләңдәрен тәкъдир итә алмавым китапның имлясы бозыклыктан вә үземнең төшенеп укый алмаганлыгымнан булган икән».


Шулай итеп, Бабич казакъның фольклоры һәм матур әдәбияты белән танышкан. Алар турында үзенең карашын йөрткән, чагыштыргалаган да. Кунакбайны Байторсыннан яхшы итеп табып, бу истәлек дәфтәренә «Нәмүнә өчен» дигән булып, Кунакбайның 7 кисәк шигырен дә керткән. Тагы бер характерлы як бар: Бабич инде шул заманда казакъчалабрак үләң әйтүне дә булдыра алган. Без моны да шушы ук истәлек дәфтәрендә күрәбез.


Бабич казакълар арасына берничә тапкыр барган. Вәләкин башкалары турында икенче дәфтәрләрендә бардыр. Боларны җыярга, өйрәнергә кирәк. Шуның белән бергә казакъ әдәбиятының Бабич әсәрләренә беркадәр йогынты ясавы (мәсәлән, ритм ягыннан) искә алынырга тиеш. Бабич аркылы без башкорт әдәбиятына тоташкан кебек, казакъ әдәбиятына да бераз гына чикләшәбез.


Бабич үзе турында нәрсә әйтә?


Бабич бу дәфтәрендә үзен тән ягыннан тикшерүгә алты биттән артык урын биргән. Ул: «Язарга сүз таба алмый аптырап торганчы, үземне-үзем тикшереп үтү кирәк. Әйдә, язулардан бер язу булыр!» – ди. Тикшергәндә, башыннан башлап аяк очына чикле барып чыкмаса да, башы, чәче, маңгае, колаклары, күзе, борыны, авызы, теше, теле, муены һәм җилкәсе турында язып ташлый. Шул ук вакытта психологик якларын да бераз чагылдыра.


Кайбер характерлы урыннарын күчереп китәм. Бабич башы, нервлары турында мондый сүзләр яза: «Китаптан күрепмедер, кешедән ишетепмедер, ни булса да абый әйтә торган иде: башы артка чыккан кеше артык гакыллы, сабырлы була, башы алга чыкса, артык зирәк вә хәссас була һәм дә очлайган башлы кеше артык хыялланучан вә уйга батучан була, ди торган иде. Мин үз башыма карап шушы сүзнең чынлыгына ышанган идем. Чөнки минем баш никадәр очлы булган кеби, уемның да очы-кырые юк. Башыма бер курку төшеп уйланган вакытта, яхут бер нәрсәдән тәэсирләнеп хыял дәрьясына чумган вакытта дөньямны онытам. Күз алдым томанлана, саңгырау кеше кеби, сүзне ишетмим. Кутыр, таз, пеләш кеби нәрсәләрдән, Ходайга шөкер, башым сәламәт. Әмма авырган вакытымда күбрәк авыруым башымда була. Бәләкәй чакта баш авыруы мине ничә мәртәбә түшәккә еккан иде. Бу яз башым ике мәртәбә авырды. Ләкин захири сәбәпләре бар иде – эссе сугу, йокы калу. Кайвакытта бер сәбәпсез-нисез авырта. Моны мин нервныйлык галәмәте дип беләм. Валлаһи әгъләм биссавап».


Маңгай вә шуның белән бәйләп, холкы турында мондый сүзләр әйтә: «Минем маңгай бик киң дә, бик тар да түгел. Уртача. Бездә халык маңгае тарның холкы да тар була, ди. Моңа караганда, минем холкым уртача дияргә ярый. Әмма холкымның уртачамы, түгелме икәнен тәгаен әйтә белмәдегем кеби, теге халык сүзен дә чын дия, ышана алмыйм. Минем холык бик бозылырга да, бик төзәлергә дә мөмкин. Бу мәсьәләне бер Аллаһка тапшырдым. Маңгаем сәламәт».


Үзенең теле, телдәрлеге турында мондый сүзләр әйтә: «Телем зур, җалпак, кәефе килгәндә сөйләргә иренми торган тел. Исәрләнеп кеше көлдерергә дә кулыннан килә торган тел. Минем тел әүвәл башта гаять тупас вә нәзакәтсез иде. Соңга таба дөньяны күрә килә, әзрәк шомарырга, төзәлергә юл алды. Хәйлә, мәкер, тәдбирне аз-азлап белә башлады».


Җилкәсе, шуңа бәйләп ялкаулыгы хакында да әйтми калмый. Характеры турында ул фольклор белән бәйләп фикер йөртергә ярата: «Җилкәсе чокыр кеше ялкау була, диләр иде. Бу сүз ялганнардан булган бер ялган. Хәлбуки, җилкәм типтигез булса да, мин ялкаулардан булган бер ялкау. Җилкәм киң түгел, тар, озын».


Аның күзе дә сәламәт булмаган икән. Бу турыда мондый юлларны күрәбез: «Әлхәмдүлилләһ, ике күзем дә бар, сәламәт. Әмма җилгә каршы күздән яшь килә, ерактан артык күрә алмый. Әлбәттә, моның сәбәбе үземнең сагышлыгым һәм керфекнең бик аз вә бик сирәклеге булса кирәк дип уйлыйм. Сул күземә бик нык ак төшү сәбәпле, әти мине духтырга илтте. Бер атна ятып, көчкә төзәлде. Шул сәбәптәндер ки, сул күзем бик ачык күрми. Ялтырап торган нурлы кара күз миңа мөяссәр булмаса да, сәламәт торганына куанам».


Авызы, чәче һәм колакларына килгәндә, Бабичның шул турыдагы сүзләрен карап үтик: «Минем чәчем сары, килешсез. Пумала кебек тузып торудан башка эше юк. Үзе тагы ефәк шикелле йомшак. Колакларым сәламәт, бик яхшы ишетә. Ләкин бик зур һәм калкаеп тора. Кайбер казакъ: «Калкан колак мулла», – ди. Авызым бәләкәй авыз түгел, күз тимәсен! Әй, торна дип мыскыл итәләр иде мине малайлар. Вәләкин мыскыл итәрлек тә бар. Буем кеби муеным да озын. Муенны бөгеп йөргәннән шулай озынайган булса кирәк. Хыялый адәмнәр кебек галстук кия башламасам, озын муенны серәйтеп йөрүе кыен булыр инде».


Бабич бу дәфтәрендә үзенең физиологик яклары турында гына язып калмый. Үзенең социаль чыгышы, идеаллары, карашлары турында да байтак кына яза. Бу моментлар югарыда китерелгән мисаллардан беркадәр күренгән кебек мондый кисәкләрдә дә яхшы ярылып ята. Менә аның «Мулла йоклый» дигән мәкалә сыман язмасы:


«Эч поша! Гомерем бигрәк тиккә – бушка үтә. Әле менә мәдрәсәдән кайтканнан бирле ничәмә айлар үтте. Яңадан мәдрәсәгә бару вакытлары җитте, шуннан бирле, мин сиңа әйтим, өч тиен көмешлек «йомыш» бетергәнем юк. Шөгыльләнеп уздырырлык эш тә юк шул... Хәер, эшлим дисәң, эш табыла ул. Мәсәлән, дәрес моталага кылу бу бик яхшы һәм дә бик мөкаддәс бер эштер. Фәкать турысын әйтик: ирендерә! Затән мәдрәсәнең үзендә дә «номер» ким сугылганнан куркып кына укыган кеше идем бит мин! Дөрес, романнар вә шигырьләр укырга мин бик яратам һәм аңа иренмим дә. Ләкин манигы куркыры (ягъни курку тыя. – Ред.) бар. Авылда кыйраәтханә (китапханә, уку йорты. – Ред.) юк. Үзең алырга акча ягы такыр. Гомерне тиккә җибәргәнче кыйраәтханә булса, каһәр ару гына булыр иде дә, нә әйтерсең, юк... (Кыйраәтханә мөселан шәһәрләренең барында бар булмас борын авылларда була башласа, Аллаһ күрсәтмәсен, йә кызыл кар явар!)


Гомерне бушка уздырмас өчен, йорт эшләре белән шөгыльләнер идем, аңа да иренәм. Юк, иренмим, эшлим дисәм дә, эшли алмыйм. Эшкә гыйлем җитешмәй. Авылда минем иптәшләрем җәй буе эшләп чыгалар, чөнки аларның аталары эшче, эшләтәләр, эшсез яткырмыйлар. Ә минем әти исә мулла, мине иркәләп кенә үстергән, бәләкәйдән эшләтеп өйрәтмәгән, шул сәбәптән эшкә сәләхиятем юк. Инде әтинең исенә төшкән-төшүен. Бәгъзе вакыт миңа: «Әнә, үзең кебек Нәҗметдин вә Сәйфетдиннәр умырып эшлиләр, син дә тик ятма инде, фәлән», – дип караса да, минем колакка керми, бәләкәйдән эшкә сондырмагач!


Сабан туена чыксам, халык, мине күрсәтеп: «Әнә, мулла углы мәхдүм чыккан, эшсез генә ашап яткан кеше көчледер ул», – ди һәм мине мәйдан уртасына сөйрәп чыгаралар. Шунда мине замандаш Нәҗмиләр күкрәккә күтәреп селкеп кенә сала. Беләсезме, бу никтән килә? Әлбәттә, билгеле, Нәҗмиләр алар яшьтән эшләп, кыймылдап үскәннәр. Шуңар күрә алар көчле, алар нык. Мин, бичара, эшсез үсү сәбәпле, көчем бик аз. Тәнем дә зәгыйфь. Ышкылып, бөгелеп кенә торам. Ялгыз мин генә түгел, бик күп мәхдүмнәр көчле һәм эшлекле булудан мәхрүмнәр... Бер философ, нигә мине дөньяга чыгарырга сәбәпче булдың, дип, атасына үпкә тоткан бугай. Шуңарга охшаш, әтигә мин дә әйтәм: «Нигә мине эшсез үстердең?» Әйтче, зинһар, мәкалә тозсыз, төзелеше майсыз булса да, рухы бөек түгелме?»


Бабичның шушы дәфтәрендәге ике шигыре дә аның үзенә социаль яктан булган карашын күрсәтеп тора. Менә аның «Күңелсез чакта җырланган» дигән шигыре:


«Юкка чыккан, юкка икмәкләрне керткән бәндә мин,
Бер зәгыйфь, көчсез, һөнәрсез, буйга беткән бәндә мин.
Чәчкә төсле күкрәп үскән иң кадерле чакларын,
Бер дә юкка алданып, тик исраф иткән бәндә мин».


Менә аның «Күңелле чакта җырланган» шигыре:


«Пакь туып, хак дин белеп, пакьлектә үскән бәндә мин,
Бәндәләргә «бәндә» булганннар эчендә алла мин,
Саф иман тапланмаса, тәкъдир аяктан чалмаса,
Нурлы йолдыздан да нурлы ялтырармын алда мин».


Күренә: Бабич инде 1913 елны ук үзе турында төрле яктан төрле фикер йөртә, үзенең киләчәктә «Нурлы йолдызлардан нурлы булып» ялтыраячагы турында сүз ача.


Гомәр Толымбай 


Безнең мирас. - 2021. - №8. - 56-60 б. 


Теги: Гомәр Толымбай Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру