Бүген 9 милләттәшебез (атласичылар) атып үтерелгән көн
Шул уңайдан, игътибарыгызга Һади Атласиның бер мәкаләсен тәкъдим итәбез.
Безнең мәктәпләребез
Җансыз тәннәр үлек булган кебек, гыйлемсез җаннар да үлек хөкемендәләрдер. Һәр нәрсәне камил итеп ясый торган үзенә хас бер урын булган кебек, кешене белемле итеп ясый торган урын да, һич шөбһәсез, мәктәп аталган мөкаддәс урындыр. Борынгы заманнарда кара көчләр әллә нинди зур урын тотулары, вә шуңа күрә бик күп мәсьәләләр шушы кара көчләргә карап хәл ителүләре хәлдә, бу бүгенге көннәрдә сәяси һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итә торган нәрсә фәкать мәктәптер. Мәктәпле милләтнең һәр кешесе булганлыгы сәбәпле, тереклек өчен булган көрәшләрнең һәрберсендә өстенлек алар ягында булган хәлдә, мәктәпсез милләтнең халкы белемсез булганга күрә, алар, кырдагы үлекләр кебек, һичбер көчкә ия түгелдер. Соңгы гасырларда ислам дөньясының башка милләтләр тарафыннан җиңелгән чын сәбәпләрен тикшереп караганда, мәсьәлә мөселманнарның белемсезлегенә, мәктәпсезлегенә, аларны тоткын итүчеләрнең исә белемле вә мәктәпле булуларына барып терәләләр. Шуңа күрә без мәктәпкә исламның куәте, милләтнең хәяты, анда хасыйль ителә торган «мәңгелек йорты» дип карарга тиешлеләрбез. Шуның өчен безгә барлык сәгадәтебезне вә гомерле хәятыбызны камил мәктәпләребездән генә эзләргә тиешледер. Мәшһүр инглиз әдибе Шекспир: «Наданлык - Алланың ачуы, белем исә оҗмахның баскычыдыр», – димеш.
Менә шушы баскычны әзерли торган урын исә, һич шөбһәсез, мәктәптер. Мәшһүр Виктор Гюгоның: «Берәү мәктәп бина итсә, ул кеше төрмәне йозаклады», – дигәне дә бик тирән мәгънәле сүздер. Мөселманнар арасында мәктәп мәсьәләсенең әһәмияте борынгы заманнарда кирәгенчә аңлашылмаган булса да, хәзерендә аның олуг әһәмиятле нәрсә икәне бик ачык аңлашыла башлады. Хосус илә безнең татарлар бу мәсьәләгә бик нык әһәмият бирә башладылар. Нәтиҗәдә, татарлар үзләренең тотынган нәрсәләрен бик тиз тәрәккый иттерүчән булулары сәбәпле, мәктәп мәсьәләсендә дә тиз тәрәккый итәчәкләре өмет ителәдер. Чынлап та, ул шулай булып чыгарга охшый да: ибтидаи укуның иң нык таралган, вә шуңа күрә мәктәпкә иң бай падишаһлык Төньяк Америка җөмһүрияте булып, андагы халыкның йөздән 22 се мәктәптәдер. Димәк ки, андагы бер авылда йөз кеше булса, аның 22се, мең булса, 220се мәктәптәдер. Германиядә исә йөзгә - 18, Англиядә - 16, Франциядә - 14, Австриядә - 12, Италиядә -Идер. Безнең Русиянең руслары арасында исә йөзгә 5 кеше мәктәптәдер. Димәк ки, мең кешеле рус авылында мәктәпкә йөрүче бала фәкать 50 кеше генә буладыр.
Татарлар арасында исә мәктәпкә йөрүчеләрнең саны русларга нисбәттә бик күп югары булып, кайбер өязләрдә аларның саны Австрия-Венгрия падишаһлыкларындагы укучыларның санынча, ягъни йөзгә 12 кеше кадәр җитә. Менә бу бер тарафтан безнең өчен шатланырлык бер эштер.
Ләкин эш коры санның, мәктәпкә йөрүчеләрнең саны күпкә генә түгел, бәлки шул мәктәпләрнең тәрбиясендә, биргән җимешләрендәдер.
Безнең мәктәпкә йөрүчеләребезнең саны Австрия-Венгрия мәмләкәтендәге мәктәпкә йөрүчеләрнең саны илә бәрабәр булуыннан, безнең дә алар кадәре тәрәккый иткән бер милләт булуыбыз, шулай ук безнең мәктәпкә йөрүчеләр безнең санны русларның мәктәпкә йөрүчеләреннән артык булуыннан безнең руслардан алда булуы бер тиешле нәрсә булып килми. Чөнки кирәк русларның, вә кирәк венгриялеләрнең булсын, алар тәмам илә тормышка вә заманга муафыйк бер программага куелган булуларыннан, аларның тәрбияләре вә биргән җимешләре безнең мәктәпләребезнең тәрбия вә җимешләре бөтенләй башка. Аларның мәктәпләрендә тәрбияләнгән балалар үзләренең диннәреннән, дөнья һәм тормыштан хәбәрдар булып чыгалар вә, тәмамлагач, үзләренә ышанган, дөньяда яшәргә әзер мөстәкыйль бер кеше булып җитешәләр. Безнең мәктәпләребез заманга вә тормышка муафыйк бер тәртипкә куелмаган булганлыктан, дини мәсьәләләр хакында балаларга беркадәр мәгълүмат бирә алсалар да, дөнья һәм тормыш хакында бернәрсә дә бирә алмыйлар. Шуның өчен безнең мәктәпләребездән чыккан балалар дөньядан вә тормышның агымыннан хәбәрсез, үз-үзенә ышанычсыз, дөньяда яшәргә яраксыз түбән бер кеше булып чыгалар. Инде әгәр без дә башкалар кебек дөньяда яшәргә теләсәк, дөньядан бөтенләй кул селтәгән бер өметсез булмасак, бер минут вакыт кичектермәенчә, мәктәп-мәдрәсәләребезне ислах итәргә, аларны, башка милләт мәктәпләре кебек дини булулары илә бергә, заманга муафыйк, тормышка якын булган бер тәртипкә салырга тырышу беренче бурычыбыздыр. Безнең хәятыбыз, безнең яшәвебез фәкать шул мәктәпләребезгә карыйдыр. Кыскасы, заманга муафыйк, тормышка якын булган тәртипле мәктәпләребез булса, без – бар, киресенчә булганда, без – юк. Икесенең кайсын ихтыяр итәргә дә хәзергә без ирекле, без ихтыярлы.
Мәктәп. - 1913. - №1. - 19-20 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА