Атлар, этләр һәм кешеләр
Адәм баласы гомере буе өйрәнә, ләкин тормыш юлында аунап яткан «тырма»ларның берсенә генә дә басмыйча финишка барып җиткән кеше, мөгаен, юктыр.
Үз гомер юлымда да тормыш миңа бер генә дәрес бирмәгәндер, ләкин әллә ул укытучы кебек тукып тормагангамы, әллә минем яшь, егәрле чак булгангамы, безнең өчен hәммә ишекләр ачык, дип йөргәнгәме, бу дәресләрнең күбесе хәтеремә сеңеп калмаган. Еллар узып, шактый гына «тырма»ларга басып, маңгайга ук булмаса да, җанга шактый гына җәрәхәтләр алганнан соң гына, бу дәресләр искә төшә башлый.
Институтны бетергәч, мине Югары Ослан районына эшкә җибәрделәр. Җибәрделәр дию бик үк дөрес булмас, чөнки мин бу районны үзем сайлап алдым. XX гасырның җитмешенче елларында, ягъни хәзер инде сүгүдән тетмәсе тетелеп беткән Совет вакытында яшь белгечләрне эшкә билгеләгәндә «блат» дигән нәрсә, минем белүемчә, юк иде. Иң яхшы укучылар алданрак кереп үзләренә ошаган урыннарны сайлыйлар, башкаларга, укуына карап, бүтәннәрдән калганы.
Институт бик абруйлы булганга, аны бетергән белгечләргә ихтыяҗ бөтен Союз буенча иде. Минем белән укыган кайбер егетләр, Чукоткага болан асраучы хуҗалыкларга барып, акча эшләп кайтырга булдылар. Мин дә яшь чакта дөнья күреп калырга кирәк дигән фикергә килеп, авылга кайтып, әти-әни белән киңәшергә булдым. Ләкин Бөек Ватан сугышында катнашкан, үз фикерен кистереп әйтә торган әни (бу холык миңа аннан йоккан, күрәсең): «Татарлар Татарстанда яши!» – дип,
әлеге сорауга нокта куйды.
Татарстанда кая барырга? Үзебезнең Арча районында мал табибларына бөтенләй кытлык юк. Каян килсен ул?! Үзе Казанның Арча башына урнашкан институтта арчалылар көтүләре белән укыйлар. Күрше Хәсәншәех авылыннан гына да 15-20 кеше белем ала. Хәтта минем белән бергә укыган, Арча райисполкомының рәисе, атаклы Борһанов малае Хафиз да эшкә Орел өлкәсенә китте.
Алайга киткәч, Казан тирәсендәге берәр районга урнашырга. Сәбәбе бер: Казанда икенче курстан бирле йөргән кыз яши. Кем әйтмешли, дүрт ел буе бер кыз белән йөрү уен-муен эш түгел. Исәпләр зурдан. Бабай булырга тиеш кеше шактый кырыс булса да, кызның әнисе, минем зур кеше буласыма инанып (югары уку йортында укыйм бит!), миңа, кияү, дип кенә тора. Башта кызаргаласам да, аннары күнегелде. Билгеле, hәрбер ананың иң изге теләге – кыз баланы мөмкин кадәр яхшырак урнаштыру.
Биектауда урын юк. Лаешның үзеннән укыган егетләр бар, шуңа кеше өлешенә керү килешми. Эзли торгач, Югары Ослан районының «Свияга» совхозына баш ветеринария табибы кирәклеге ачыкланды. Ләкин Югары Ослан үзе Казаннан күренеп торса да, совхоз үзәге булган Татар Борнашы авылына Осланнан басу юллары буйлап шактый барасы икән. Автобус йөрми. Казанга көн саен түгел, хәтта атнага бер кайту мөмкинлеге дә чамалы. Хәзер генә ул Татар Борнашы Мәскәү-Казан юлы өстендә
кала. Ә узган гасырның җитмешенче елларында Идел аркылы яңа күпер төзиячәкләр икән дигән имеш-мимешләр йөри генә башлаган иде әле. Күңел төшеп торганда шунысы билгеле булды: Казаннан «Свияга» совхозының бер бүлекчәсе булган Гаврилковога көнгә ике тапкыр «Омик» теплоходы йөри икән. Монысы куандырды.
Хәзер ул тирәләрдә шактый кызу төзелеш бара. Таудан шуу комплексы үзе генә дә ни тора! Гаврилковода күп коттеджлар корылган. Ә җитмешенче еллар уртасында бу җирләр дөньяның тын гына бер җәннәт почмагы иде. Һәрхәлдә, миңа, шактый коры Арча районыннан килгән малайга, бу шулай тоелды. Бигрәк тә үземнең туган авылым Мирҗәмнең тирә-юнендә хәтта чалгы тотып печән чабарлык урыннар да юк иде. Үсмер елларның hәр җәе малларга печән хәзерләр өчен «уфалла арбасы» тартып, бәрәңге, кукуруз басуларыннан берәмтекләп чүп үләне җыеп, аны киптереп үтте.
Ә монда! Өч якта өч елга: Идел, Зөя, Сулица. Биредә безнең кебек ташбаш тотмыйлар, хәтта аның бар икәнен дә белмиләр. Мондагы балыкларны мин белмим, чөнки күргәнем юк, чуртан белән җәенне генә чамалыйм. Ләкин биредәге балык шулпасының тәмен, билгеле инде, безнең институт ашханәсендәге балык ашы белән hич тә чагыштырып булмый иде. Әле хәзергә кадәр хәтердә: кунак киләсе булса, егетләр, сезонга игътибар итеп тормыйча, мылтык алып Идел буена төшеп
менәргә дә чирканмыйлар иде.
Бу якларда арба тартып, чүп үләне җыеп йөрүне белмиләр. Болында печән билдән биек. Чалгыны бер селтәсәң, ярты капчыклык печән була. Ләкин монда капчыклап, җилкәгә күтәреп печән ташымыйлар. Машина, трактор, атлысы – арба белән. Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: биредәге иске печәнне кыш көне олавы белән Идел бозы өстенә ташлыйлар икән. Минем, берәмтекләп үлән җыйган малайның, ничек угаланганын күрсәгез... Шундый байлыкны чыгарып ташла әле!
Җиләк-җимеш дигәндә, Ослан ул – Татарстанның Кавказы. Совхоз җирлегендә мин белгәне генә дә өч бакча бар иде. Берсе күптән түгел генә утыртылган. Ләкин бөтенесе дә хуҗасыз. Кайвакытта юл уңаенда кереп, туйганчы җиләк-җимеш ашап чыгарга була иде.
Бу яклардагы табигатьнең матурлыгын hәм байлыгын тасвирлау өчен тагын бик озак сөйләргә туры килер иде. Ләкин хикәямнең бурычы үзгә булганга, бу турыда сүземне кыскарак тотам. Шулай да әйтмичә булмый. Казанны алгач, татарларны юкка гына зур елга буйларыннан кумаганнар икән. Башка сәбәпләрне исәпкә алмаганда да, әйтергә кирәк, зур елга буенда яшәү җиңелрәк. Елга туендыра да. Балыгын, кош-кортын әйтеп тә торасы юк. Зур елганың болыннары үзе ни тора! Болын булса, печән була, ә печән булганда, терлек асрау күпкә җиңелрәк.
Совхозның баш белгече буларак, миңа торыр өчен урын да, йөрер өчен «служебный» транспорт та бирделәр. Әле берне генә түгел, берничәне. Башта яшьләрчә, әрсезләнеп, әрҗәсез «Иж» мотокциклы белән йөреп алдым. Ләкин ул тиз туйдырды. Чөнки hава торышы коры торганда басу юлларын тузан баскан була. Берәр авылга барып кайтсаң, өстең-башың, йөзең, чәчең тузанга бата. Ә яңгырдан соң мотоцикл белән йөрсәң, бөтенләй карарлыгың калмый. Ә минем мунча түгел, душ та юк. Шулай итеп, матайдан гайрәт чикте.
Бераз вакыттан минем карамакта әле тагын әрҗәле мотороллер да булырга тиешлеге ачыкланды. Аны миңа кадәр совхозның баш мал табибы булып эшләгән Җевсиев дигән абзый «кысып калган» икән. «Кысып калган» икән дип әйтү дә бик дөрес булмас. Җевсиев абзыйны, бик еш салып эшкә чыга алмау сәбәпле, урыныннан алган булганнар. Мин килгәндә дә әле ул шул халәтендә булып, минем белән очраша алмады. Ләкин миңа «изгелек теләүчеләр» бик тиз мотороллерның Җевсиев ишек алдында торуын җиткерделәр. Мин, матди яктан җаваплы кеше буларак, Җевсиевны чакырып, мотороллерны китереп куярга куштым. Ләкин Җевсиев абзый, илле яшьләргә инде хәйран гына тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, мотороллер ватык, кабынмый, кирәк булса, үзегез килеп алыгыз, диебрәк җавап бирде. Мин, яшьлек белән аның сүзенә ышанып, мотороллер төзәтергә кеше эзли башладым. Ул арада «изгелек теләүчеләр» Җевсиевның мотороллер белән җилдереп печән ташыганын әйтеп җиткерделәр. Билгеле инде, Җевсиевның мине кәкре каенга терәтүе миңа бер дә ошамады. Мин янәдән Җевсиевны чакыртып, бик кырыс төс белән, мотороллерны «немедленно» китереп куярга куштым. Җевсиев та ут белән уйнаганын аңлады кебек. Чөнки мин үзем совхоз директорына, кешене эшсез калдырмыйк, Татар Борнашы фермасына мал табибы итеп урнаштырыйк, дигән тәкъдим белән кергән идем. Имеш, тагын бер мал табибы артык булмас. Җевсиев мыштым гына, ярар, дип чыгып китте.
Икенче көнне эшкә килсәм, халык гөжли. Зур фаҗига. Җевсиев белән Савино фермасы ветсанитары Шурик, мотороллер белән капланып, хастаханәгә эләккән. Шурик дигәннәре шулай ук илле яшьләрдәге мәхлук кына бер адәм. Карусыз, тырыш, ябага аттай ябык, өч-дүрт көн кырынмаган (кем уйлаган ул вакытта өч-дүрт көн кырынмау модага кереп, хәтта дәүләт җитәкчеләре дә шулай йөрер дип), hавадан йолдыз тотмаса да, эшен җиренә җиткереп эшли. Хатын белән нәчәлствога каршы сүз әйтү аның өчен күз алдына китерә торган әйбер түгел. Беренче күргәндә мин аңа әтисенең исемен дә кушып дәшкәч, Александр аптырады, каушады, кызарды, аннары, кулларын болгый-болгый, үзенең Шурик икәнен аңлата башлады. Шулай да мин аны Саша дип йөрдем. Саша эшләгәндә мин Савино фермасы өчен тыныч идем.
Сөйләүләренә караганда, Җевсиев, миннән чыккач, әллә йөрәк ярсуына түзә алмыйча, әллә инде бер саубуллашып әйләним дип, үзе өчен бик якын hәм кирәкле булган мотороллерга утырып, Савинога китә. Билгеле инде, элеккеге баш табиб буларак, ул йөрәк ярсуын баса торган «дару»ның Шурикта булырга тиешлеген бик яхшы белә. Шурикны эш урынында тотып, моң-зарларын җиткерә, теге «яшь әтәч»нең мотороллерны тартып алырга маташуын күз яшьләре белән сөйли. Бу инде аның юл уңаенда берәрсенә кереп чыгуын тәгаенли. Билгеле инде, Шурик хәлгә керә. Бергәләп, дөньядан зарланышып, каптан гына глюкоза капкалап, булган запасны төгәллиләр. Җитми. «Ни өчен медикларның кызыл хач билгесе кызыл төстә, ә ветеринарларныкы зәңгәр?» – дигән сорауга: «Адәм табиблары кызарганчы, мал табиблары зәңгәрләнгәнче эчә», – дигән гыйбарә бу очракка туры килә, күрәсең. Җитмәгән дозаны эзләп, мотороллерга утырып китәләр болар. Әллә Савинода берәү дә хәлгә керми, әллә күңел киңлегеннән, Борнашка барырга булалар. Билгеле инде, турыдан. Исереккә диңгез тубыктан, диләр бит. Ә боларга шактый текә тау да, күрәсең, сөзәк булып күренгән. Ләкин тау төшкәндә гөнаһ шомлыгына каршы көпчәк астына таш эләгә (бәлки, күренгәндер генә). Мотороллер әйләнеп каплана. Җевсиевның сикерерлек рәте булмый. Ә Мәкәрҗәдән кайтучы купец кебек әрҗәдә кырын ятып хозурланып баручы Шурик (бәлки, әле ул үзен хан кызы кочагындагы Степан Разин урынында тойгандыр, доза әйбәт бит) аңга килергә дә өлгерми, мотороллер астында кала. Нәтиҗәдә, Җевсиевның башы тишелә, ә Шурикның кулы сына.
Сәрхушне кеше итәм, тагын бер белгечле булам дигән яшь баш табиб, киресенчә, янә бер белгеченнән дә коры кала. Мотороллер да эштән чыга.
Савино фермасына тиз генә белгеч табып булмаганлыктан, минем үземә анда ешрак баргаларга туры килде. Бу вакытта инде мин транспорт мәсьәләсендә «служебный» атка тукталдым. Миңа бик матур, озын торыклы алмачуар бия бирделәр. Шуңа өстәп, сыгылмалы тарантас. Ассызыклап әйтергә кирәк, сыгылмалы. Хәзер тарантас ясый белмиләр. Мин күргәннәренең колгалары кыска hәм каты. Шуңа күрә хәзерге тарантаслар арба кебек дыңгырдап бара, ә чын, сыгылмалы тарантас исә келтерәп. Менә шул тарантаста тибрәлеп кенә, уйларга чумып, бүген-иртәгә ниләр эшлисен планлаштырып, ә кайчагында хыялларга ияреп, тарантастан да өстәрәк бару минем кебек хисле кешегә күпкә ошабрак китте. Мотоциклда йөргәндә юлны бит үзең карап барырга кирәк. Аз гына хыялланып китеп, игътибарыңны югалтсаң, юл читенә барып мәтәлүең дә бар. Ә ат бит ул акыллы хайван, дөресрәк итеп әйткәндә, малкай (хайван сүзе кайбер кешеләргә турырак килә) юлны үзе карап бара. Әле каядыр барганда дилбегәне уңга-сулга тарткаларга туры килсә дә, кайту ягына аны өйрәтәсе юк. Шул акыллы малкайлар аркасында күпме салмыш ир-ат күз ачкысыз бураннарда да өенә кайтып җитә алган. Юкка гына: «Эт – кешенең дусты, ат – кешенең иптәше», – дип әйтмәгәннәр бит. Ат корыда тузан күтәрми, пычракта батмый.
Бу атның бер-ике айлык тае да бар. Менә шушы тай белән бәйле хәл хәзер еш кына искә төшә. Әйткәнемчә, Савинога көнара барып йөрергә туры килде. Шунда бер өй яныннан узганда капка астыннан аклы-каралы йонлач әнчек тәгәрәп чыгып, чәң-чәң килеп, тай өстенә ташлана торган булды. «Эт үз оясында көчле» дигән сүз дөрестер, бу минем бик ачуланып: «Пшол!» – дип кычкыруыма да игътибар итми. Тай, мескен, моннан куркып, кисәк кенә чабып китә. Эт, бераз куып баргач, кирәкле эшен эшләгән кешедәй, бик эре кыяфәт белән яңадан капка астына кереп югала. Бу хәл Савинога барган саен кабатлана торган булды. Инде мин дә: «Эт өрә, кәрван бара!» – дип, моңа игътибар итми башладым. Тай да күнекте кебек. Тай белән эт арасы вакыт узу белән кыскара барды. Шулай көннәрдән беркөнне теге эт янәдән тәгәрәп чыкты. Мин, моңа исем китмичә, үз уйларыма батып баруымны дәвам иттем. Мине уйларымнан әнчекнең җан ачысы белән чинаган тавышының җирдән өскә таба күтәрелүе уятып җибәрде. Мин сискәнеп башымны күтәргәндә, эт җирдән бер метр чамасы югарылыктагы траектория буенча очып бара иде. Ул арада бичара лап итеп барып төште дә тынсыз калды. Мин, атны туктатып, аның янына йөгердем. Исәп – хәлен белеп, ярдәм күрсәтергә. Мин килеп җитәм дигәндә генә, эт ялт кына торып капка астына кереп шылды.
Эшнең нәрсәдә икәнен Борнашка кайткач кына аңладым. Тайның бераз аксавына игътибар итеп, тотып, аягын тикшереп карасам, канаган урыны барлыгы беленде. Теге эт, тайның hаман чабып китүен, җавап бирмәвен куркуга санап, торган саен оятсызланып, якынрак килә барып, соңгы чиктә тешләп карарга булган, күрәсең. Ләкин hәрнәрсәнең чиге бар. Тай әллә куркудан, әллә авыртудан, үз мөмкинлекләреннән чыгып, моңа кушаяклап җавап биргән.
Әлеге очрактан соң теге әнчек без узганда, тынын да чыгармыйча, күзләрен елтыратып капка астыннан гына карап кала торган булды.
Гомер юлында очраган кайбер кешеләрне күргәч, шушы эт искә төшә иде.
Бу хәлләрдән соң озак та үтмәде, мине армия хезмәтенә алдылар. Калганы инде сезнең күз алдында булган хәлләр, җәмәгать!..
Рифат Җамал
Безнең мирас. - 2021. - №10. - 58-62 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА