Журнал «Безнең мирас»

Әткәйнең сабаклары

«Әнисенә охшаган ир бала бәхетле була», – диләр бездә. Мин үземнең кемгә охшавымны кистереп әйтә алмыйм. Бер караганда, «әнкәйгә», дип әйтсәң, дөрестер сыман. Икебез дә бер үк көнне – 4 гыйнварда туганбыз, буй-сыным да әткәйнеке сыман ике метрлы баһадирдай буй-сын түгел, әнкәйгә тартым түгәрәк йөзле, базыграк гәүдәле булып яратылганмын. Шагыйранә холкым, үҗәтлегем, эшкә маһирлыгым, бәлки, алтын куллы әнкәй нәселеннән бераз күчкәндер. Әйе, язмышымның иҗат эше белән бәйле булуына, бәлки, үзе дә бәетләр чыгарган, әдәбиятка гашыйк әнием сәбәпчедер. Алайса, нишләп мин, һич көтмәгәндә, сәясәт дөньясына кереп киттем, бер-бер артлы төрле җаваплы урыннарда эшләдем соң? Журналның җаваплы сәркатибе, Язучылар оешмасы җитәкчесе, Милли китапханә директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм парламентның Комитет рәисе булдым. Болары, һичшиксез, әткәй язмышының дәвамы, аның үрнәге һәм тәрбиясе җимешедер.


Тәрбия, дигәннән... Ул атлаган саен акыл өйрәтеп, «вәгазь укып» иңдерелгән тәрбия түгел. Әткәйнең алай иркенләп «тәрбия дәресләре» үткәрергә вакыты да юк иде... Күмәк хуҗалык рәисенең эше таң атканда башланып кара төн җиткәч кенә бетә. Без аны бик сирәк күрәбез. Дөрес, әнкәй һәрдаим аның барлыгын искә төшереп тора: «Әтиең болай дип әйтте, тегеләй дип әйтте», – дип, әткәй исеменнән эш тә куша, тыңламый башласак, әткәйгә җиткерәсен дә кисәтеп куя. Кыскасы, өйдә тормаганда да әткәй һәрвакыт безнең янәшәдә кебек булды. Төшке ашка кайтканда яисә кышкы озын кичләрдә әткәй миннән чын-чынлап имтихан ала: бу арада ниләр эшләгәнмен, мәктәптә нинди билгеләр алганмын, соңгы арада нинди китаплар укыганмын һ.б. Кәефе килгән чакларда урындыкка бастырып миннән, алты яшьлек малайдан, Такташның «Мокамай» шигырен сөйләтә. Җиде авылны берләштергән хуҗалыкның шундый олпат гәүдәле рәисе холык-фигыль ягыннан һич кенә дә гадәти җитәкчеләргә охшамаган. «Сугышка кадәр – бригадир һәм агроном, фронтта яраланып кайткач дистә еллар буе рәис булып эшләп, аның авызыннан ялгышып та сүгенү сүзе чыкмады», – дип сөйлиләр. Әткәйнең ачуы килгәндә әйтә торган иң зәһәр сүзе «саботажник» булган. Күрше Кәлимулла абыйның әнкәйгә зарланып торганы әле дә хәтердә: «Таһирәттәй, кичә эшкә чыкмаган идем, Исмәгыйль абый мине аты-юлы белән «саботажник» дип сүкте. Хәзер күзенә күренергә оят инде. «Саботажник», – диде бит, җир тишегенә керердәй итте». Гаҗәп: тозлап-борычлап, биш катлы итеп сүгенмичә хәтта ат белән үгезне дә тыңлата алмый торган заманда ул ни рәвешле җиде авыл халкын кулда тотты икән?!


Гармун алдым кулыма...

Әткәй рәислек иткән чорда «Уңыш» колхозы унөч ел буе районда беренчелекне бирмәде, күчмә кызыл байрак, беркая да күчмичә, унөч ел буе идарә түрендә балкып торды. Бу уңышларны күреп һәм бәяләп, аңа «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены тапшырдылар, велосипед, соңрак «Рекорд» телевизоры бүләк иттеләр. Ул заманда авылда велосипед бүгенге «Мерседес»ка тиң иде!


Әткәйнең «тәрбия алымнары» беркемнекенә дә охшамаган: ул кешене артык ачуланмыйча, ямьсез сүзләр әйтмичә эшләтә белә. Кечкенә генә бер уңышыңны күрсә: «Менә, минем улым булдыра бит!» – дип канат куя, аннан соң тагын да ныграк тырыша, дәртләнебрәк эшли башлыйсың. Ярамаган эшеңне күрсә дә кабынып китми, башын чайкый-чайкый: «Ай-яй-яй! Шулай ярыймыни? Безнең нәселдә булмаган хәл бит бу!» – дип җаныңа үтәрлек итеп әйтеп куя. Авыл халкы белән дә шундый кешелекле мөгамәләдә иде ул.


Әле дә хәтердә, өй каршында утырган бер әби белән исәнләшмичә киткән өчен ул миңа үтә гыйбрәтле сабак бирде: «Авыл кешесе гомер-гомергә бер-берсенә сәлам биреп, исәнләшеп яшәгән. Кешегә, аерата өлкән кешегә сәлам бирмичә узу – бик зур әдәпсезлек, тәрбиясезлек. Синең өчен миңа кызарырга туры килде. Аның башлап сүз кушуы: «Исмәгыйль үзенең малаен исәнләшергә дә өйрәтә алмаган», – дигән кебек булды». Шушы «сабактан» соң мин һәммә кеше белән исәнләшә торганга әйләндем.


Әткәй белән әнкәй холык һәм фикер сөреше ягыннан бер-берсенә һич тә охшамаган, алар икесе ике дөнья кешесе иде. Әнкәй заманында «кулак» ярлыгы тагылган, утызынчы елларда малы-мөлкәте таланып, колхозга тапшырылган хәлле нәселдән. Әткәй исә – авылның эш аты, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган гаярь токымнан. Әнкәйнең нәсел-нәсәбе бик дини. Әткәйнең дине – ленинизм тәгълиматы. Икесе ике идеология, ике иман кешеләре булса да, илгә, халыкка хезмәт итү, кешеләргә яхшылык эшләү, гадел һәм ярдәмчел булу аларны үзара охшаш итә, берләштерә иде.


Әткәйдә урлашу, хәрәмләшү кебек сыйфатлар бөтенләй юк. Әнкәй кайвакыт: «Кайтканда тарантасыңа берәр кочак печән дә салып кайтмыйсың», – дип киная белдергәндә, ул: «Мин бер кочак салып кайтсам, колхозчылар аны йөге белән урлаячак, ул чакта аларга ничек итеп авыз ачып сүз әйтим?» – ди иде. Хәтерлим: энекәшем Рәмзил прораб булып эшләгәндә авыл басуында ай буе хуҗасыз яткан бер өем чөгендерне, барыбер кар астында кала, дип машинасына төяп ишегалдына алып кайткан иде. Әткәй, моны белеп алгач, чөгендерне яңадан машинасына төятеп, алган урынына илтеп бушаттырды.


Кеше, никадәр генә мөстәкыйль булып, үз тормышын үзе җайларга, үз язмышын үзе язарга тырышса да, нәсел-нәсәбе, әти-әнисе салган юл-кысадан әллә ни читкә чыга алмый торгандыр. Гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәт, йола һәм әхлак тәрбиясе моңа ирек бирмидер. Мин әнкәйнең дөньяга карашын, тормыш фәлсәфәсен, кешеләргә мөнәсәбәтен күреп үстем, аларны, үзем дә сизмәстән, күңелемә өлге итеп алдым. Әткәй мине бәдәни яктан да, рухи яктан да көчле булырга өйрәтте.


Ишле гаиләнең бер бик яхшы үзенчәлеге бар: ата-ана тәрбиясе өстенә, биредә балалар да бер-берсенә тәрбия бирә, үпкәләтмичә генә бер-берсенең ялгышын төзәтергә, читтән кыерсытучы булса, бер-берсен якларга, бер-берсеннән өйрәнергә тырыша. Авылда ел әйләнәсендә эшнең очы-кырые юк. Безнең гаиләдә һәр бала өчен әткәй-әнкәй тарафыннан эш бүленеп куелган иде. Кемнең нәрсә һәм ничек эшләгәнен күз уңында тоту, безне эшкә өйрәтү – олы апабыз Равиягә йөкләнгән. Өйдәге чисталык һәм тәртип өчен ул җаваплы. Разилә апа, хислерәк, хыялыйрак булганга, күп вакытын китап укып, шигырь ятлап, рәсем ясап үткәрә. Ул гармун да тарткалый, шигырьләр дә яза. Әнкәйгә багышланган беренче шигыремне дә аның сүзен тыңлап язган идем мин. Өченче туганыбыз Рәмзинә, бик иртә әткәй-әнкәйнең кул астына кереп, алар кушкан һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнде. Үсеп җиткәч, ярты илне гизде, һәр җирдә хөрмәткә лаек булды. Дүртенчебез Рәфика бәләкәйдән үк гаҗәеп җор телле, шулай ук әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк бала иде. Шуңа да Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына барып керүе беркемне дә гаҗәпләндермәде. Бишенчебез Резедә баскан җиреннән ут чыгара, тоткан җиреннән өзә торган тәвәккәл холкы белән гомер буе безне шаккатырып яши. Иң кече сеңлебез Рания дә шагыйранә җанлы. Безнең гаиләдә, бәетләр, такмаклар чыгарган әнкәйдән тыш, Разилә апа, Рәмзил энем һәм Рания сеңлемнең күңелләренә иҗат оеткысы салынган, киләчәктә аларның шигырьләрен туплап, үземнекеләрен дә өстәп бер җыентык чыгарырга да исәп бар әле.


Боларны ни өчен шулай тәфсилләп язам соң? Гаиләдәге сигез бала – сигез төрле холык, сигез төрле сәләт... Мин җиде баланың бер-берсенә (шулай ук үземә дә) тәэсирен тоеп, җидесеннән җиде төрле һөнәргә, җиде төрле осталыкка өйрәнеп үстем. Бүгенге холык-фигылемдә, кылган гамәлләремдә, ирешкән уңышларымда, һичшиксез, аларның өлеше зур.


Әткәй барыбызны да тигез күрде. Беркемгә дә артыграк игътибар бирмәде, артыграк иркәләмәде. Үзара ыгы-зыгы чыгып үпкәләшкәндә дә безне килештерү җаен таба иде. Зарланып янына килсәң: «Урамда тик торган баганага берәү дә килеп бәйләнми, үзеңдә дә гаеп булгандыр», – дип, баштан сыйпап юата. Олпат гәүдәле булганга гына түгел, менә шундый кече күңелле, олы җанлы булганга да аны «Олы Исмәгыйль» дип йөрткәннәрдер инде авылда.


Әле дә Ташлыкта әткәй белән игезәк сыңары Ибраһим абый турында: «Егет чакта ике потлы герне ырыс капкасы өстеннән ыргытып уйный торганнар иде», – дип сөйлиләр.


Унсигез яшь тулганда өйләре янып көл булгач, әткәй Донбас шахтасына китеп, бер ел күмер чаба, аннары авылга кайтып өр-яңа өй җиткерә. Ә инде хуҗалык рәисе булып эшләгәндә төзегән йорт-кураларын санап бетерерлек түгел, билгеле.


Сугышны башыннан ахырына кадәр диярлек кичеп, ике тапкыр яраланганнан соң култык таяклары белән авылга кайтып егылса да, ул, нигәдер, фронт хәлләрен җәелеп сөйләргә яратмый иде. «Сөйлә инде, безгә кызык бит», – дигәч: «Нәрсәсе кызык булсын кеше үтерүнең?!» – дип моңаеп кала иде. Шулай да беркөнне ачылып киткәне истә калган: «Сугышның кызган чагы, инде атнага якын ут астында окопта ятабыз, ике яктан аталар да аталар, башны күтәрерлек түгел. Озакламый ашарга икмәгебез бетте. Атыш бераз тынып торган арада взвод командиры бер солдат белән мине ипи алырга җибәрергә булды. Полк ашханәсенә бер чакрым чамасы барасы. Шуыша-шуыша киттек. Ярты көн шуышканбыздыр. Без барып җитүгә, окоплар ягында тагын атыш башланды, бер-бер артлы бомба ташлап, самолётлар очып узды. Атыш туктагач, җилкәгә берәр капчык ипи салып сөенә-сөенә кайтырга чыктык. Кайтып җитсәк... окопта үле тынлык – өсләренә бомба төшеп, взвод тулысынча һәлак булган. Үзебез елыйбыз, үзебез алып кайткан ипине ашыйбыз. Тозлы күз яшьләренә чыланган ипи аңкауларны, үңәчне, эчне яндыра. Әле хәзер дә авызыма ризык алсам, шушы көн искә төшә. Ипидән тозлы күз яше тәме килгәндәй була. Бәлки, шуңа да кадерледер безгә бу ипи-ипекәй...»


Кулга автомат түгел, ә каләм алып, сугышның иң кызган вакытында – 1985 елда – Әфганстанга барып чыгуым, 1995 елда чечен-ингуш халкына гуманитар ярдәм төялгән самолёт белән юлга кузгалуым да әткәйнең сугыш хатирәләренә барып тоташа торгандыр. Язмышлар кабатлануы, буыннар дәвамчылыгы шушыдыр инде ул.


Никадәр тыныч, сабыр холыклы булса да, аның бер «каешлы сабагын» искә алмасам ярамас. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган ел иде. Көннәрдән беркөнне биш-алты яшьти җыелыштык та, үзебезнең башлангыч мәктәпне тәмамлап, «егет» булып җитүебезне күрсәтергә булдык. Безнеңчә, егет кеше, һичшиксез, тәмәке тартырга тиеш иде. Миңа тәмәке табу, дөресрәге – әткәйнең бер кап «Север» папиросын чәлдерү бурычы йөкләнде. Җыелышып басуга чыктык та, баш әйләнеп күз тонганчы, бер кап папирос беткәнче «рәхәтләнеп» төтәттек. Өйгә ничек кайтып җиткәнне хәтерләмим. Әмма әткәйнең беренче мәртәбә йомшак җирне каеш белән «сыйлаганын» мәңге онытасым юк. «Беренчедән, папирос урлагансың. Караклык ул - иң начар гадәт. Икенчедән, тәмәке тарткансың. Мин тартканга карама син, мине сугыш өйрәтте, үлем күзенә карап окопта яткан көннәр өйрәтте, ә сине кем өйрәтте?» – дип ярсый-ярсый кабатлады ул. Бу чынлап торып беренче һәм соңгы мәртәбә тәмәке тартуым булды, арт сабагымны укыткан өчен мин әткәйгә гомер буе рәхмәтле булып калдым. Шуннан соң озакламый әткәй дә тартуын ташлады.


...Туган якка бер кайтуымда авыл картлары белән иркенләп гәпләшеп утырган идек. «Әтиең колхоз рәисе булып эшләгәндә җиде авылның биш мең гектар сөрү җире бар иде. Без шул җирне, бер аршын да калдырмыйча, сугыш елларында да үгез җигеп сукалый, тырмалый, чәчә, урак белән ура-җыя идек. Әтиең, буш җир калмасын, дип, хәтта багана төпләрен дә көрәк белән казыта иде... Хәзер дә шул ук биш мең гектар җир. Ыжгырып торган машина-тракторларның, комбайннарның исәбе-хисабы юк. Шулай да җиребезнең яртысы буш ята, анда чүп-үлән, куак-агачлар котырып үсә. Бу мәхшәрне әтиең күрсә, йөрәге ярылыр иде», – дип зарланды алар. Шулчак арадан берсе: «Җир кадере, кеше кадере бетте шул хәзер. Мондый илнең бәхете булырмы икән?!» – дип уфтанып куйды...
Язмамны: «Әнисенә охшаган ир бала бәхетле була», – дип башлаган идем. Халык белмичә әйтмидер, бу сүзләрдә өлешчә хаклык бардыр, билгеле. Минемчә, чын бәхет ул Кеше кадерен, Җир кадерен белгән җәмгыятьтә генә була торгандыр. Мин шундый гаиләдә туып үстем.


Разил Вәлиев әти-әнисе һәм якын туганнары белән

Разил Вәлиевнең әнисе ягыннан әбисе белән бабасы



Исмәгыйль Вәлиев һәм Наил Хәмзин (күренекле юморист, язучы Алмаз Хәмзиннең әтисе)

Теги: Разил Вәлиев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру