Журнал «Безнең мирас»

Әсгат Галимҗанов булып карагыз

Апас районының Болын-Балыкчы авылы –
хәйрияче Әсгат Галимҗановның туган төбәге


Очрашкан-күрешкән саен Әсгат абый: «Байлык аяк астында ауный, җыештырып ала белергә генә кирәк», – дип әйтергә ярата иде. Дөресе дә шулай бит. Колхоз базары янәшәсендә яшәгән Әсгат Галимҗанов, базардагы ашамлык калдыкларын җыеп, дуңгыз симертүгә керешә. Дуңгызларын ишегалдындагы шактый иркен утын сараенда асрый. Тирә-күршедәгеләр тавыш, ис дип ризасызлык белдерә башлагач, шул ук сарайда тирән итеп чокыр казый да дуңгызларын шунда төшерә. Тиресен, сыекчасын, трамвай-троллейбуслар туктагач, халык инде тәмам йокыга талгач, шәһәр читендәге басуга илтеп аудара.


Әсгат Галимҗанов хатыны Роза белән. 1961 ел

Азыгы бушка, дуңгызлары тиз симерә, аларны ит комбинатына тапшырып, акчасын карават астындагы ләгәнгә алып кайтып сала. Айдан-айга өсти торгач, савыт тиз тула. Хатыны Роза белән киңәшәләр дә акчаны Казандагы 1 нче балалар йорты хисабына (счетына) күчерәләр. Әлеге вакытта әле Әсгат абый үзләреннән ерак түгел генә бер кибеттә ат җигеп йөк ташучы булып эшли һәм төннәрен базарда каравыл да тора. Ул да түгел, базардагы ташландык, әмма әле кулланышка бик тә яраклы такта тартмаларны каккалый-суккалый да заводка илтеп тапшыра, шул рәвешле дә азмы-күпме акча эшли. Хәләл көч белән эшләп тапкан акчасын әлеге дә баягы балалар йортына күчерә бара. Әсгат Галимҗановның игелекле эшләре хакында «Ватаным Татарстан» газетасында (элеккеге «Социалистик Татарстан») беренче тапкыр 1982 елның 29 апрель санында язган идем. Аның редакция белән дуслыгы да менә шул елдан башланды. Ул, редакциягә килгәләп, күргән-белгәннәрен, ишеткәннәрен сөйләп тора, журналистлар аның хәлләреннән даими хәбәрдар иде. Әсгат абый бернәрсәгә дә битараф түгел, фаҗигаләрне күңеле аша үткәрә, хәленнән килгәнчә ярдәм кулын суза тора. «Хәленнән килгәнчә» диюебез хәзер инде бик зур суммаларга җыела. Казандагы, Башкортстандагы балалар йортларына, хастаханәләргә төрле зурлыктагы алтмышлап автобус кына бүләк итте ул. Әрмәнстандагы җир тетрәү, Грузиядәге су басу, Чернобыльдәге афәт тә аны битараф калдырмады. «Курск» су асты көймәсендә бәлагә юлыгып һәлак булган 118 мең диңгезченең гаиләләренә дә 10 ар мең сум хәләл акчасын күчерде, заманында Советлар Союзында сәяси сыену урыны тапкан Луис Корваланга да акчалата ярдәм итте. Әсгат абый туган төбәгендә – Апас районының Болын-Балыкчы авылында исә, иң беренче эше итеп, артезиан коесы казытты, үзенә дип кирпечтән салынган менә дигән йортында да инде балалар бакчасы, мәктәп балалары исә укырга ул бүләк иткән автобуста йөри иде.


Әсгат Галимҗановның әнисе Шәмсеруй апа

Милләтебезнең горурлыгы, мактанычы бу олуг шәхес. Шәймиевләр гаиләсенең Казанда, Кремль янындагы мәйданда Татарстанның «баш хәйриячесе»нә үз акчаларына һәйкәл куйдыруы да – шул горурлыкның бер чагылышы. Әмма, ни аяныч, һәйкәл торгызган көннәрдә Әсгат абыйның күңеле әллә ни тыныч булмады. Милләт дип җан аткан кайберәүләр, дуңгыз симертеп тупланган акча хәрәм ул, изге урында – Кол Шәриф мәчете янында үзеңә һәйкәл куйдырудан баш тарт, юкса, пикет оештырабыз, ул урында сиңа түгел, ә Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл торырга тиеш, дип теңкәсенә тиделәр. Кайбер матбугат чараларында Әсгат Галимҗановны акылына килергә чакырган мәкаләләр дә басылды, үлгәч, аның кем икәнлеге ачыкланыр әле, дигән «кыю фикер»ләр дә әйтелде. Ул исә сәяси уеннардан элеккечә үк ерак торды (сәясәткә тартып-өстерәп кертергә, аның абруен үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга теләүчеләр булса да), бары тик игелек кылуын гына белде.


Хәйриячегә һәйкәл
Хәйриячегә һәйкәл ачу тантанасыннан бер мизгел

Болары да нәкъ үзе


Әсгат абый «Идел-Пресс»та журналистларның көтеп алган кунагы иде. Аны танымаган-белмәгән кеше юк. Кочаклап алалар, сорашалар, белешәләр, үзе дә сүзгә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел, көлдерә, сокландыра.


«УАЗ»игын гел бер урынга куярга тырыша иде ул. Әмма... килгән саен бер сорауга ачыклык кертмичә булмый.


– Әсгат абый, машинагызны бикләдегезме соң? – дип сорыйм.


– Син нәстә? – дип гаҗәпләнә бу. – Ул бит минем машина, аңа беркем дә кагылырга тиеш түгел.


Машина бикләнмәгән, ачкычы да шунда ук була.


Менә шулай: читләрнең кеше әйберенә сораусыз кагылырга хакы юк. Бу аның яшәү рәвеше иде, шул хакыйкатькә гомере буе тугры калды.


Әсгат Галимҗанов

***


Болын-Балыкчыда Әсгат абый күлне чистарттырган мәлләрдә Казан белән авыл арасын шактый урадык. Мин – рульдә. Әсгат абыйны Межлаук урамындагы барагына килеп алам. Беренче килүемдә җил-җил атлап чыкты да шундук машинага утырды. Кулында берни юк, туганнарына кайтабыз бит, күчтәнәчсез ярамас инде ул дип уйладым.


– Әсгат абый, күчтәнәч-фәлән алмадың, ахры?..


Әлеге дә баягы шул ук гаҗәпләнү:


– Син нәстә? – ди бу. – Аларның бөтен нәстәләре дә бар. Менә күрерсең, биреп тә җибәрәчәкләр әле.


Апасны чыгып, Болын-Балыкчыга борылгач, кибет яныннан узганда бераз хәйләгә керешергә булдым:


– Әсгат абый, тәмәкем беткән икән, кибеткә кереп чыгыйм инде...


Үземнең тәмәкегә гомердә дә якын килгәнем юк, әмма барыбер кибет ишеген ачтым, кечкенә генә бер төргәк йөзем җимеше алдым да машинага утырдым.


Кайтуга ук чәй өстәле янына чакырдылар. Мин җимешне өстәлгә куйдым, Әсгат абый рәхәтләнеп елмайды, җимешле чәй күңелебезгә хуш килде. Кичкә таба юлга кузгалыр алдыннан нәкъ Әсгат абый фаразлаганча булды, безгә, күчтәнәч итеп, берәр банка сөт өсте бирделәр.


«Аларның бөтен нәстәләре дә бар, дип әйтемме мин сиңа?!» – диде юлдашым.


Килештем, шулай да икенче тапкыр кайтуыбызда кибет яныннан узганда Әсгат абый: «Тәмәкең бетмәдеме?» – дип сорап куймасынмы?! Кибеткә икәүләп кердек һәм Әсгат абый күчтәнәч алды: «Аларның бөтен нәстәләре дә бардыр дип уйлаган идем, җимешләре юк икән бит».


Ул үзе ятимнәргә, дөресрәге, ятим балаларга булышлык күрсәтте: күчтәнәчен дә, машинасын да кызганмады. Әледән-әле: «Таза-сау кеше үзе эшләп табарга тиеш, акча аяк астында ул», – дип кабатлый иде.


***


Әсгат абыйны Мәскәүгә Бөтенроссия балалар фонды киңәшмәсенә мактаулы кунак итеп чакыралар. Ул вакытта Татарстанда балалар фондын шагыйрь Роберт Миңнуллин җитәкли, алар бергәләп башкалага юл тоталар. Әсгат абыйның иганәчелек-хәйриячелек өлкәсендә шактый ук танылган чагы бу. Бөтенроссия балалар фондының җитәкчесе Альберт Лиханов Татарстан кунагын бик җылы кабул итә, киңәшмәне дә элек Әсгат Галимҗанов белән таныштырудан башлый һәм шул араларда «Огонек» журналында басылган мәкаләдән өзекләр укый. Анда хәйрияченең эшчәнлеге сурәтләнгән була. Җыелган халык «аһ» итә, килеп кулын кысалар, мактау сүзләре әйтәләр. Альберт Лиханов тәкъдиме белән, Әсгат абый Бөтенроссия балалар фондына әгъза итеп алына.


Икенче килүләрендә Әсгат абый белән Робертны бер ханым: «Идите сюда, мои татары!» – дип, бөтен залга ишетелерлек итеп аваз салып, үз янына – түргә чакырып ала һәм урын тәкъдим итә. Тәнәфестә Әсгат абый Роберттан: «Кем булды бу?» – дип кызыксына. «Раиса Максимовна ул, Горбачев хатыны. Минем якташ. Раиса Максимовна, дип тел сындырып әйтеп азапланма, Рәйсә Мәгъсүмовна, дисәң дә аңлар». Әсгат абыйга шул җитә кала: «Исәнмесез, Рәйсә ханым», – ди ул. «Да-а, это я», – дип җавап кайтара Раиса Максимовна.


Әсгат Галимҗанов Роберт Миңнуллин белән

Әсгат абыйның барагында М.С.Горбачевның зур портреты иң түрдә иде. Раиса Максимовна белән танышканнан соң Мәскәүдән алып кайткан портрет булып чыкты ул. Роберт бу хәлне җае чыккан саен хәтерендә яңартырга тырыша иде. Икесенең дә урыннары оҗмах түрендә булсын.


Габделбәр Ризванов


"Безнең мирас". - 2022. - №10. - Б. 86-89. 

Теги: Габделбәр Ризванов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру