Артык сүз
![](/news/old/2021/10/Ф.Баттал.-Р.Шәмсетдинов-рәсеме-206x300.jpg)
Фәнзаман Баттал, үзенә кардәш туры килүче кампитр остасы белән киңәшеп утырганда, Чуашиядән Чаллыга кайтып баручы Айдар Хәлим килеп керә. Фәнзаман, кәнәфигә иңгән Айдар Хәлимгә ишарә ясап, энесенә болай ди:
– Таныш бул, Мансур, менә бу абыең – татар дөньясының бөек язучысы, Тукай йолдызлыгындагы иң якты йолдыз!
Шул бәяне ишеткән Айдар Хәлим, ләззәт белән елмая-елмая күзләрен йома да, тәмам эреп, мәрткә киткәндәй тынып кала. Шулчак, кардәш егеткә күз кысып алгач, һәр кешедән, һәрнәрсәдән кызык табучы Фәнзаман, сүзен дәвам итеп:
– Әйе-әйе, энем, бөек язучы белән таныштың син! Бик бәхетле син! – ди дә янә өстәп куя: – Айдар абыең ул бөеклек җәһәтеннән
миннән генә калыша!
Шулчак Айдар Хәлим, сискәнеп уянган көйсез сабый кебек калкына да ялварган, ыңгырашкан тавыш белән болай ди:
– Фәнзаман! Мин бит юлдан арып, тамагым кибеп кайткан кеше! Кызган мине! Сүзне артык озайтып торганчы, чәй куеп җибәрсәң шәбрәк булыр иде бит, дустым!
Фәнзаман Баттал
Безнең мирас. - 2021. - №10. - 113 б .
Теги: Фәнзаман Баттал Яңалыклар Шаян мирас
![Выпуск журнала март](https://beznenmiras.ru/images/uploads/categories/2024/6/24/824b35db10fbe284e644641f1ca71da6.jpg)
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА