Арча районында авыл исемнәре каян алынган?
Без еш кына бер үк исемдәге авылның төрле районнарда кабатлануын беләбез. Ул гына да түгел, бер үк тирәдә, ләкин бер-берсеннән урманы, елгасы һ.б. табигый шартлары белән бөтенләй аерым булган авыллар бер үк исем белән аталалар. Чыпчык, Бимәр авыллары — Биектау районында да, Мәтәскә – Теләче районында, Казиле Татарстанның бик күп районнарында бар.
Татарстанның элегрәк төзелгән картасын өйрәнгәндә, анда күп кенә урында Кармыш исемле авылларны очратырга була. Кайберләре үзләренең исемнәрен әле дә саклаганнар (Норлат, Чистай якларында); Саба, Арча районнарында исә бу исемнәр инде үзгәргән. XIX гасыр урталарында Казанбашны Кармыш-Казанбаш дип йөрткәннәр. Соңыннан анда волость төзелгәч, Кармыш волосте дип, ә авылы Казанбаш дип йөртелә башлаган.
Кармыш дигән исемнең килеп чыгуын болай аңлатырга мөмкин: Казан ханлыгы чорында татарларның иң оешып утырган тирәләреннән читтә сакчылык крепостьлары төзелгән. (Арча, Чистай, Норлат, Саба һ.б. районнарда.) Татар халкының яшәгән урыны Арча ягында хәзерге Казанбаш тирәсендә чикләнгән. Анда сакчылык крепосте булган. Крепость чикләрне карап торырга тиеш булган. «Карамыш» (смотреть) - кешеләр яшәгән урын әкренләп «Кармышка әйләнгән, ә Казан елгасының башында торучылар инде «Казан башы» булып киткәннәр.
Арчадан төньяктарак мари, удмурт халыклары яшәгән. Арча («ар» дип халык телендә удмуртларны әйткәннәр), Пошалым, Арбаш һ.б. татар сүзләре түгел.
Гомумән, Арча сүзе тарихта беренче булып 1375 елгы Новгород елъязмасында очрый. Анда күрсәтелгән елда Вятка халкының Арча крепостена килеп китүе искә алына.
Мөхәммәт Мәһдиев
Безнең мирас. - 2018. - №12. - 41 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА