Апуш бәрәңгесе
Морзалар нәселеннән килгән, заманында берничә сәнгать академиясендә белем алган рәссам Хаҗиморат Казаков Бауман һәм Кави Нәҗми урамнары чатындагы йортның икенче катында, бер тәрәзәле тар гына бүлмәдә яшәде. Гаҗәеп тыйнак, зыялы бер зат иде. Иҗаты тирән эчтәлекле, гаять үзенчәлекле. Ул, нигездә, татар халкының күренекле шәхесләрен тасвирларга, аларны киләчәк буыннарга җиткерергә омтылды. Рәссамның шагыйрьгә багышланган «Бәләкәй Апуш» картинасы тиз арада киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Анда «Үксез бала»ның (картинаның икенче исеме шулай иде) фаҗигасе сурәтләнә, ул тирән психологик уйлануларга этәрә, бәгыреңне телеп-телеп ала. Соңыннан рәссам туганнан туган абыйсы, революционер Мулланур Вахитов портретларын ясады.
Мин бүлмәнең тарлыгына гаҗәпләнә идем. Оста үзе дә очын очка ялгап кына яши икән. Уңайсызланып, «Үксез бала» картинасына ишарәләп:
- Менә соңгы өч бәрәңгемне кечкенә Апушка бирдем əле, – диде.
Шундый тарлыкта яшәгән бөек рәссамның юмартлыгына сокландым...
Госман Гомәр
"Безнең мирас" журналы - 2017. - №4. - Б.117

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА