Журнал «Безнең мирас»

Аның җырларында – халкыбыз моңы...

2023 елның 15 гыйнварында халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзал кызы Авзалованың тууына 90 ел тулды. Аның Филармония музеенда сакланучы шәхси кенәгәләрен, фотосурәтләрен күздән кичерәм, мәшһүр җырчы хакында чыккан бихисап мәкаләләр, истәлек-язмалар белән янәшә аңа багышланган култамгалы китаплар да саклана... Заманында Филармониядә сәхнә ветераннары очрашуыннан соң, Әлфия апа, китапханәгә кереп, Гөлшат Зәйнашева төзегән «Үзем турында» дигән китабын бүләк иткән иде. Аның култамгасы төшерелгән әлеге китапта мондый юллар бар: «Үзебезнең туган Филармониябезгә мәңгелек истәлек булып калсын әле. Кадерле Филармониямә унҗиде яшемдә килдем. Белмим, күпме гомерем бардыр, тәнемдә җаным бар чакта шушы йортта эшләргә язсын иде. Сезнең Әлфия апагыз. 1998 ел». Әйе, Әлфия апа Авзалова – гомере буе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган олуг җырчы. Аның иҗат һәм тормыш юлын искә алыйк.


Әлфия Авзалова

Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Башкортстан Республикасының Калтасы районындагы (хәзер Краснокама районы) Яңа Кабан авылында туа. Әлфиягә – 5 яшь, сеңлесе Флүрәгә 3 яшь тулганда, кызлар әтисез дә, әнисез дә  кала. Шуннан соң алар Актанышта тәрбияләнә. 1951 елда ул, Казанга килеп, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә урнаша. Ансамбльдә ике ел эшләгәч, Әлфия апа музыка училищесына укырга керә. «Төрлесе төрлечә укыта: берсе миннән халыкчан җырлавымны таләп итә, икенчесе опера җырчысы итеп укытмакчы», – дип яза ул соңрак бу хакта «Үзем турында» дигән китабында. Училище директоры Ильяс Әүхәдиев табигый тавышын саклауны, үзлегеннән уку-өйрәнүне киңәш иткәч, ул Филармониягә кире кайта, 1953 елда Әлфия апа эстрада бүлегенә күчә.


1957 елда Мәскәүдә узган Татарстан Республикасының сәнгать һәм әдәбият декадасында Әлфия Авзалова да чыгыш ясый. Аның җырлавын мәскәүлеләр югары бәяли.


1960 елда Филармония җитәкчелеге тарафыннан Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров катнашында «Сәхнәдә – яшьләр» дигән төркем оештырыла. Әлеге төркем бик уңышлы чыга, һәр җирдә көтеп алына. Филармония сәнгать утырышларының берсендә Зифа Басыйрова: «Әлфиягә дә, Илһамга да үз төркемнәрен оештырып җырларга иде», – дип, Филармония җитәкчелегенә тәкъдим кертә. Шулай итеп, аларның үзләренең аерым концерт бригадалары оештырыла. Әлфия Авзалованың яңа иҗат дулкынында «Казан утлары» инструменталь ансамбле барлыкка килә. Шул рәвешле ул татар сәнгатендә эстрада юнәлешенә нигез сала. Инструменталь төркемнән тыш, ансамбльгә солист үзе, нәфис сүз осталары, биючеләр дә керә. Шушы бердәм, сәләтле иҗат әһелләреннән тупланган бригада белән ул төрле шәһәрләр, авыллар буйлап гастрольләргә йөри башлый.


Әлфия Авзалованың музыкант-аккомпаниаторларын искә алыйк: «Казан утлары» инструменталь ансамблендә төрле елларда эшләгән талантлы музыкантлар – Вадим Венедиктов (ансамбльнең музыка җитәкчесе, гитара, рояль), Йосыф Вәлитов (бас-гитара, контрабас), Николай Вележинский (бас-гитара), Геннадий Кляузов (ансамбльнең музыка җитәкчесе, ритм-гитара), Алексей Черкасов (саксофон), Рим Кәлимуллин (кларнет), Игорь Иванов (саксофон), Рафик Аганов (рояль), Наил Хәсәнов (бәрмә уен кораллары), Кәрим Габидуллин (ансамбльнең музыка җитәкчесе, соло-гитара, синтезатор), Виталий Самойлов (бәрмә уен кораллары), Анатолий Ведерников (бас-гитара), Геннадий Евстигнеев (бәрмә уен кораллары), Игорь Иванов (саксофон); танылган баянчылар – Мөхтәр Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллин, Илдар Җаббаров, Рифкат Гомәров, Фәнис Гыйльметдинов, Хәйдәр Сафин, Ринат Сибгатуллин, Ганс Сәйфуллин, Рамил Курамшин, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев, аккордеонда уйнау остасы Сәйдәш Гарифуллин һәм башкалар озак еллар буе Әлфия Авзалованың  аккомпаниаторлары булалар.


1959 елда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Рәисә Кәрим кызы Волкова Әлфия Авзалованы, дөнья халыклары җырларын өйрәнү өчен, Мәскәүгә җибәрә. СССРның халык артисты, бөтен дөньяга танылган данлыклы Ирма Яунземда белем алып кайткач, Әлфия апа репертуарын чит ил җырлары белән баета, хәтта кытайча Мао Цзедун турында мактау җыры да башкара, дөнья халыклары җырларын туплаган яңа концерт программалары әзерли. Корея, кытай, гарәп, һинд, индонезия, фарсы һәм башка халыклар җырларын пропагандалаганы өчен, җырчы Совет тынычлыкны яклау комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнә (1960). Ул шулай ук үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт җырларын да башкара һәм тыңлаучылар күңелендә онытылмас эз калдыра. Җырчы ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында Татарстан, Башкортстан һәм Себер нефтьчеләре, КамАЗ төзүчеләре каршында концертлар куя, республиканың барлык авыл, район һәм шәһәр клубларында, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә – Кытайда, Чехословакиядә һәм Венгриядә гастрольләрдә була. Тамашачы аны һәрчак көчле алкышларга күмә. Иҗатының соңгы (1990-2000) елларында да ул Россиянең бик күп шәһәрләрендә гастрольләрдә йөри.


Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы 2003 елдан башлап Әлфия Авзалованың туган көн юбилейлары уңаеннан концертлар уздыра һәм 2013 елга кадәр анда легендар җырчы үзе дә катнашып килә иде. 2015 елда Филармония бакчасында Әлфия Авзалова хөрмәтенә җырчының үзе катнашында исемле чыршы утыртылды.


Әлфия апа белән, шөкер, соңгы елларда да очрашып торырга насыйп булды. Туган көненә, юбилеена багышлап ел саен Филармониядә үтүче концертлар вакытында җырчының иҗатына һәм тормышына багышланган күргәзмәләр өчен ул безгә бик күп афишалар, фотолар тапшырды. Инде олыгаеп үзе генә йөри алмый башлагач, Филармония администрациясе белән, аның янына хәл белергә кереп чыга идек. Вафатына берничә атна гына калганда аның хәлен белергә хастаханәгә баргач, җып-җылы куллары белән кулны каты кысып җибәрми торган иде. Көчле рухлы, батыр йөрәкле, шаян күңелле Әлфия апа Авзалова, төшенкелеккә беркайчан да бирелмичә, сәнгатьне, тормышны яратып яшәде. Аның арабыздан китеп бакыйлыкка күчүенә быел – 2023 елның 15 июнендә алты ел була. Аллаһы Тәгалә Әлфия апаның рухын шат итсен, урынын оҗмах түрләрендә насыйп әйләсен иде.


Республикабызда Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. 2019 елда Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексында һәм Татарстанның Актаныш районындагы яңа урамга Әлфия Авзалова исеме бирелде. Шул ук елда Хөкүмәтебез һәм Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Әлфия Авзалова яшәгән йорт (Т.Миңнуллин урамы, 8А) диварына аның истәлегенә мемориаль такта эленде, каберенә һәйкәл (авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин) куелды. Җырчының иҗади мирасын саклау, халыкка җиткерү юнәлешендә бигрәк тә җырчының кызлары – Гүзәл һәм Зөлфия ханымнар күп көч куя. 2018 елда ук Әлфия Авзалова фонды булдырылып, җырчы исемендәге халыкара фестиваль-конкурслар үткәрелеп килә. Әлфия Авзалованың тормышы һәм иҗат юлына багышланган татар, инглиз (2019) һәм рус (2022) телләрендә китап дөнья күрде. Киләчәктә моң патшабикәсе турында фильм төшерү буенча да сөйләшүләр алып барыла.


Җырчы турында аның сәхнәдәшләре


Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов: «Әлфия апа күп гасырларга бер генә туа торган җырчы, аның тавышы, тормышы ныклап өйрәнелмәгән әле. Ул – уникаль тавыш иясе. Аның башкарган җырлары искиткеч, әгәр бер акыллы музыка белгече аның бер генә җырын шәрехләп язып чыкса да, бөтен дөнья гаҗәпләнер иде. Әйтик, Резидә Ахиярованың ул башкарган, Ринат Харис сүзләренә язылган «Кар сулары» җыры үзе генә дә ни тора. Андагы төс-буяулар, андагы мәрҗән, иң авыр техник алымнар куллану. Ул бит консерваторияләр бетермәгән, опера театрларында эшләмәгән. Үзеннән, ничек шулай җырлыйсың, дип сорасаң, ул аны үзе дә әйтеп-аңлатып бирә алмас иде. Монда баш мие, акыл, йөрәк һәм җан эш итә. Ул аны шулар аша эшли, шулай җырлый. Шул очракта гына классик үлмәс җырлар туа. Аның туплаган фонотекасы бөтендөнья музыка җыр мирасын баетырлык.


Әлфия апа белән бергә эшләү чорында аның беркайчан да зарланганын, елаганын ишеткәнем булмады. Заманында Рабит Батулланың аның турында китабы чыгу уңаеннан: «Китап сөючеләр белән очрашуга кемне чакырабыз?» – дигәч, Әлфия апа: «Филармониядән Сәлах килсен», – дигән. Очрашу башланды. Шунда сүз Әлфия апага бирелгәч: «Мин сөйләмим, Батулла сөйләсен», – ди. Аннан миңа сүз бирделәр. Мин аның кешелеклелеге, олы җырчы булуы хакында сөйләдем. Соңрак Әлфия апаның барыбер үзенә сүз бирделәр. Ул, берничә сүз әйткәч: «Мине моңлы дип әйтәләр инде, ул җәтимлектән килә, җәтим үстем», – диде дә елый башлады. Менә шунда бер тапкыр аның күз яшен күрдем. Ул – бөтенләй башка кеше, анда башка мантыйк, башка тембр, ул башка хатын-кыз иде».


Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов: «Әлфия апа чын мәгънәсендә легендар җырчы иде. Бервакыт концерт алдыннан Әлфия апаның кан басымы ике йөз егермегә менде. Ул, сәхнәгә чыгуга, икенче кешегә әйләнде дә куйды, концертыбыз бик матур үтте. Бервакытны без Камчаткага киттек. Без анда дүртәү – Әлфия апа, Сания һәм Кәрим Габидуллиннар һәм мин, тугыз сәгать очтык самолетта. Барып төшүгә, ял да итмичә, ике концерт бирдек. Шундый авырлыкларны да җиңел үткәрә иде ул. Шулхәтле кече күңелле, юморга бай кеше иде Әлфия апа. Миңа Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргәндер, аны мәңге онытасым юк».


Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров: «Тормыш мәктәбен мин Әлфия Авзалова группасында башлап җибәрдем. Без барыбыз да аңа рәхмәтле, ул безне кеше итте. Илһам Шакиров белән икесе бөтендөнья татарларын берләштереп йөрүче булдылар. Алар килгән җирдә һәрчак татарлар өчен зур бәйрәм иде. Союздаш республикалардамы ул, Россиянең шәһәрләрендәме, авыллардамы – аларның чыгышын зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Алар халкыбызның йөзек кашлары булып яшәделәр. Без аның белән әле Азәрбайҗанда, әле Казакъстанда, әле Төркмәнстанда һәм башка бик күп илләрдә бергә еш чыгыш ясадык. Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясен Әлфия апага бирүне күтәреп чыга алуым белән үземне бик бәхетле саныйм. Бер җыелышта Филармониянең актлар залында: «Тукай премиясенә ул күптән лаек», – дигәч, ике йөз кешелек зал: «Аһ!» – дип куйды, аннан бик озаклап кул чаптылар. Шул елны Филармония документларын әзерләде, Татарстан хөкүмәте, аны рәсмиләштереп, Әлфия Авзал кызына бу дәрәҗәле бүләкне тапшырды».


Татарстанның атказанган артисты Кәрим һәм Сания Габидуллиннар: «Әлфия апаны беренче тапкыр күргәндә без Кәрим белән өйләнешмәгән идек әле. Әлфия апа зур спорт сараенда чыгыш ясый иде. Кәрим мине шунда чакырды. Иң беренче Кәрим мине Әлфия апаның гримеркасына алып керде. Ул мине күптәнге танышы кебек кабул итте. Концерттан бергә кайтабыз. Без Кәрим белән арттарак атлыйбыз, алда, кулга-кул тотынышып, матур итеп Әлфия апа һәм Илһам абый бара. Шунда аяк астында бер мәче йөри. Әлфия апа: «Әй бәбкәчкәем, ашыйсың килдемени?» – дип сөйләшеп бара. Кайткач әнигә дә сөйләдем аның турында. «И яхшы кеше икән!» – диде әни. Аның белән өстәлебез гомер буе түгәрәк иде, бергә чәйләр эчә идек. Эшләү дәверендә Әлфия апа белән гастрольләргә еш йөрдек. Сәхнәгә чыккач, ул һәрвакыт утны кабызырга куша: «Мин тамашачыларымны күрергә тиеш», – дип әйтә иде. Ул сәхнәдә бик кызыклы һәм ихлас итеп сөйли дә белә иде. Тамашачыны көлдерә дә, елата да иде ул концертлар вакытында. Әлфия апа Авзалова чын мәгънәсендә үз иленең, халкының патриоты булды.


Юлда йөргәндә төрле хәлләргә юлыга идек. Мәзәк хәлләр дә булгалады. Туксанынчы еллар... Без Болгариягә киттек. Кунакханәгә урнаштык. Матур гына чыгышлар ясадык. Инде ашау, кирәк-яракларыбыз да бетеп бара. Бер чәй кайнаткычыбыз бар. Киттек базарга, кайнаткычны сатабыз да, яшелчәләр, җиләк-җимешләр алып, өйгә кайтабыз, дибез. Әкрен генә: «Кемгә кирәк кипятильник?» – дип әйткәләп барабыз. Шулвакыт бер зур полицейский килеп чыкты да, безгә: «Әйдәгез, участокка!» – ди. Шунда Әлфия апа: «Я – народная артистка!» – дип кабатлый башлады. Без дә: «Мы хотели купить помидор и огурец, вот кипятильник», – дибез... Шунда кешеләр дә безне яклый башладылар. Ә теге һаман үзенекен кабатлый. Шуннан җибәрде көчкә-көчкә. Кипятильник та юк, акча да юк иде инде хәзер. Шуннан, ничектер, җаен табып кайтып киттек Казаныбызга».


Сулдан: Николай Велижинский, Геннадий Кляузов, Әлфия Авзалова, Кәрим Габидуллин, Виталий Самойлов, Юрий Любезнов. 1972 ел

Татарстанның атказанган артисткасы Әлифә Вәлиева: «Әлфия апаның концертларын озак еллар алып барырга насыйп булды, Ходайга шөкер, кырык ике ел бергә эшләдек. Әлфия апа минем өчен әни дә, киңәшче дә булды. Авыр вакытларда һәрчак ярдәм кулын суза белде. Без юлда да бергә булдык, туксанышар концерт биреп кайта идек. Өйгә кайткач та, Әлфия апа: «Бәгърем, сез өйдәме, мин хәзер киләм», – дия иде. Урыннары оҗмахта булсын, аңа мең рәхмәт».


Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин: «Уйлап утырдым да, «Әлфия апаны иң беренче күрүче мин» дигән нәтиҗәгә килдем. 1955 ел. Җәй көне, эссе. Күрше авылда концерт була, диделәр, машина әрҗәсе өстендә. Әти-әни: «Әгәр бакчадагы бәрәңгенең төбенә бөтенләй өеп бетерсәң, барасың концертка», – дип әйтте. Киттем иртүк торып бакчага, башымда да юк, ничек тә булса тизрәк өеп бетерергә кирәк. Шулвакыт Сәкинә тыкрыгыннан бер яшь егет белән кыз җәяү генә чыгып киләләр. Мин боларның каршысына юлга чыктым. Шунда бу апа: «Әй җаныкачкаем, башыңа кызу сугар, бетмәс ул эш, бар, кайт өеңә», – дип, башымнан сыйпады. Кич белән клубка барсам, халык арасына керерлек түгел, кеше арасыннан көчкә үттем, ни күрим – теге апаның исеме – Әлфия, абыйныкы – Илһам, диләр. Әлфия апаны иң беренче күрүем менә шулай булды. Еллар узып, аның белән эстрадада еш очраша башлагач, Әлфия апа: «Син, җаный, кайлардан шундый булып тудың?!» – ди. «Әлфия апа, син башымнан сыйпагач, шундый булып калдым», – дим».


Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев: «Бер концертта Әлфия апа халык алдына чыккач пәрдә ябылды һәм күтәрелмәде. Мин бу якта калдым, Әлфия апа исә пәрдәнең теге ягында. Ул җырлый башлады. Тегеннән: «Сатый, «Шахта»ны уйна», – ди, мин уйныйм. «Сатый, монда «Сагынам»ны сорадылар, башкарабыз». Шулай итеп, бер-беребезне күрми генә концертның яртысына җиттек. Чират җитте биюгә. Кәрим Габидуллин җитәкчелегендәге «Казан утлары» ансамбле уйнап тора. Биюче биюне башкаргач, Әлфия апа белән тагын җырлый башладык. Концерт беткәнче шул пәрдә ачылмады. Шуны әйтәсем килә: Әлфия апа беркайчан да тормышта югалып калмады. Ул безне ач тотмады, безнең бригада Филармониянең планын арттырып үти иде. Үзе безнең арабыздан китсә дә, җырлары, язмалары калды».


Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров. 2006 ел

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева: «Әлфия Авзалова – бөек шәхес, заманыбызның мәшһүр хатын-кызларының берсе. Алар күп булмый. Ул – ничәмәничә дистә еллар буена үзенең Аллаһы биргән таланты, акылы-фигыле, эшчәнлеге тирәсендә татар халкын туплап торган шәхес. Дин бетерелгән атеизм заманында да Әлфия ханым, Илһам Шакиров кебек шәхесләр һәрвакыт халык арасында булдылар. Аларның моңы татар халкын туплап торды, саклап калды, дисәм, бер дә ялгыш булмастыр. Әлфия апаның бик зур мирасы калды. Ул безнең өчен зур бәхет һәм ул – халык мирасы. Бөекләр алар халык өчен туалар, үзләре киткәч тә, аларның исемнәре халыкны зурлавын дәвам итә. Әлфия апаның рухы шат булсын. Әлбәттә, ул безнең йөрәкләребездә булыр. Мин, шәхсән – аны тыңлап, гашыйк булып, аның һәрбер җырын өйрәнеп үскән кеше. Үземнең укытучыларымның берсе итеп исәплим Әлфия апаны. Аның моңы тирәсендә бергә булыйк, туганнар».


Алсу Хәкимова


"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 86-91.

Теги: Алсу Хәкимова Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру