Журнал «Безнең мирас»

Аны яраталар иде...

Балачактан ук күңелдә уелып калган: әтием янында һәрвакыт кешеләр булыр иде. Ул вакытта: «Кайчан ял итә икән ул?» – дип уйлый идем.


Бөек Ватан сугышы елларында аның янына килүчеләр бигрәк тә күбәйде. Кыска гына вакытка туган якларына – Татарстанга кайткан фронтовиклар әти янына еш килеп чыгалар иде.


С. Сәйдәшев улы Нәүфәлне армиягә озатканда. Казан, 1954

Елын тәгаен генә искә төшерә алмыйм, ләкин Бөек Ватан сугышы чорында икәне хәтеремдә: безгә данлы генералларның берсе килеп керде. Минемчә, ул генерал Якуб Чанышев иде. Алар бик озак утырдылар. Әтием төн буе пианинода уйнады. Ул чак яшәү авыр иде, ашау-эчү ифрат кысынкы. Генералның әтигә чиксез ихтирамы, вакыты аз булуга карамастан, хәл-әхвәлен белергә керүе безнең күңелне күтәреп җибәрде. Әти иҗатын дәвам итсен өчен, ул генерал кемнәр беләндер сөйләшкән, ахрысы: безгә матди ярдәм күрсәтә башладылар. Ярдәм сизелерлек иде.


Мин, 11-12 яшьлек малай, бернәрсәне яхшы аңладым: әтиемә халыкның ихтирамы чиксез зур икән! Дворникмы яки сугыш кырыннан ашыгыч кына кайткан генералмы, солдатмы – барысы да әтигә ярдәм күрсәтергә әзер, барысы да әтине якын-үз итә.


Әтинең дуслары чиксез күп. Аның бервакытта да шәхси дошманнары булмады – бу нәтиҗәгә дә мин үсмер чакта килдем. Әти олы җанлы, сабыр кеше. Ул һәркемгә якты йөзле. Пөхтә киенә, вакытында кырына, чисталыкны ярата – кыскасы, матур кыяфәтле, саф күңелле кеше. Сүзгә бик оста иде. Төрле кызыклы вакыйгаларны, мәзәк хәлләрне мавыктыргыч итеп сөйли белә. Аны тыңлаучылар рәхәтләнеп, туктый алмый көләләр иде.


Гаилә тормышыбыздан кайбер детальләр әле дә күз алдында. «Нигә радионы туктаттыгыз әле? Радио һәрвакыт гөрләп торсын. Тыңлагыз: ул һәрвакыт дөресне сөйли. Радио – тормыш маягы», – ди иде әти.


Әти бик иртә тора. Мин әле тормыйм. Яткан җиремнән аны күзәтәм. Менә ул тәрәзә янына килә. Ә тәрәзәбез алдында зур-зур агачлар. Яфраклары куе. Агачларга килеп кунган кошларны әти игътибар белән күзәтә, ә үзе, акрын гына сызгырып, ниндидер көй көйли.


Чәйгә утырабыз. Суда пешкән бәрәңгене әти бик тәмләп ашый. Пәрәмәч ярата, алма бәлеше белән чәй эчү аның өчен бәйрәм була иде.


...Сугышка кадәр җәен без Идел буенда – Кызыл Байрак поселогында ял итә идек. Җәй башыннан алып көзгә кадәр Кызыл Байракта торабыз. Әти безнең янга һәр якшәмбе килә. Аның килүе безнең өчен зур куаныч.


Әти балык тотарга бик ярата иде. Яр буеннан алып Идел уртасына кадәр дамба булып сузылган комлык бар иде. Әти безне шул комлыкның аргы башына – Идел уртасына кадәр алып бара. Әйләнә-тирәбездә – тирән су. Тик, яныбызда әти булгач, тирән судан курыкмыйбыз.


Әти бик яхшы йөзә иде. Ул мине аркасына атландыра да әллә кайларга кадәр алып кереп китә. Яр буеннан безне карап торган әнием әтине ачулана... Болай күңелле су коенулар элеккеге Маркиз утравында да була иде.


Яныбыздан гына aп-ак пароходлар узып китә. Палубаларда кешеләр күп. Без аларны кул болгап озатабыз. Алар да безне сәламлиләр, кул болгыйлар. Музыка яңгырый. Ул пароходларның исемнәре әле дә хәтердә: «Урицкий», «Жданов», «Буй», «Механик». Ә бервакыт шулай «Механик» пароходы, туктап, безне үзенә алды да Шеланга пристанена кадәр илтте. Ул пароходның капитаны әтинең дусты икән. Шундый зур, матур пароходның палубасында бару безгә бик ошады, шатлыгыбызның чиге юк иде.


Салих Сәйдәшев хөрмәтенә пароход кадәр пароходның кечкенә генә пристаньга туктавы үзе бер вакыйга булды...


...Аерата хәтердә нык сакланган көн – сугышның беренче көне.


Мин Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры парадные алдында баскычта утырып торам. (Сүз җае белән әйтеп үтим, безнең квартира шул театрның ишек алдындагы ике катлы йортта иде. Без, балалар, һәрвакыт театр алдында уйный идек.) Әти белән артист Хәким Сәлимҗанов минем янымда басып торалар. Хәким абыйлар да безнең йортта яши. Әти бер кулы белән минем чәчләремне сыйпый. Үзләре кырыс, уйчан, бик җитди сөйләшәләр. Сүз фашистларның безнең илгә хыянәтчел һөҗүме турында иде. Сөйләшүләренең эчтәлеген бәйнә-бәйнә әйтеп бирә алмыйм. Тик әтинең бик катгый итеп: «Без аларның кирәкләрен бирербез әле!» – дигән сүзләре күңелгә кереп калган.


...1954 ел. Мин, Совет Армиясе солдаты, Казанга ялга кайткан идем. Әти белән очрашырга сүз куештык. Әнием Сафия белән бергәләп әти фатирына бардык. Онытылмаслык күңелле күрешү булды. Әтинең кәефе яхшы. Шундый җылы, ягымлы, эчкерсез сөйләшү. Әйтерсең, әти белән әни арасында бернинди дә күңелсезлек, бернинди дә низаг булмаган. Әни белән икебезне пианино янына якын гына утыртты да: «Тыңлагыз, мин сезгә әле һичкем ишетмәгән көйләремне уйныйм», – диде. Ул бер-бер артлы берничә көй уйнады. Уйнаганда үзе безгә сынап-сынап карый, күзләрендә – елмаю. Ул елмаюлы карашны мин һич онытмам. «Йә, ничек, ошыймы сезгә?» – дип сорый ул. Әни белән без соклануыбыздан сүз әйтә алмыйбыз. Әлеге очрашуда тыңлаган ул көйләрне без соңыннан берәүдән дә ишетмәдек. Ул көйләр әти белән бергә киткәннәр, ахры. Искиткеч матур көйләр иде.


Берничә көннән соң әти мине Читага, хәрби частема озатты. Ирек мәйданына кадәр бергә килдек, саубуллаштык. Мин трамвайга утырдым. Әти ак кулъяулыгын, кесәсеннән чыгарып, миңа болгый. Күзләрендә яшь күрәм. Үзе елмая. Мәрхәмәтле елмаю, нурлы елмаю. Бу безнең соңгы күрешүебез һәм соңгы саубуллашуыбыз булды...


Нәүфәл Сәйдәшев


Безнең мирас. - 2020. - №12. - 102-104 б. 

Теги: Нәүфәл Сәйдәшев Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру