Журнал «Безнең мирас»

Аны көткән агач улаклар

«Менә алар, минем балаларым», – дип, Резеда ханым картиналарын күрсәтә башлады. Резеда Яманова иҗаты белән якыннан таныш булмасаң да, алар күңелеңә үтеп керә, чөнки шәхсән син белгән урыннарны хәтерләтә. Су буендагы агач-куак яфракларының шыгырдаган тавышы, чишмәләрнең салмак кына челтерәве, урам буенча үз уйларына чумып барган авыл кешесе, кичен тыныч кына җырланган халык көйләре... Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Резеда Яманова иҗаты белән танышу нәкъ менә шуннан башланып китте.



– Резеда ханым, иҗатыгызда шәһәр күренешләрен чагылдырган пейзажлар бармак белән генә санарлык. Сез авыл тормышын сурәтлисез, аның табигате белән илһамланасыз. Сәбәбе нәрсәдә?


– Балачак, җәйге каникуллар, яраткан әбиләрем, әлбәттә, тамырларым – барысы да авылда. Апас районының Сатмыш авылында күңелемә якын булган искитмәле бер урын – өч улаклы чишмә бар иде. Балачакта анда төшеп, суының челтерәп аккан тавышын тыңлаганнарым, улакларда үсеп утырган мүкне сыйпаганым әле дә күз алдымда. Кечкенәдән бирле, аларның гүзәллегенә сокланып, әбигә: «Чишмәләргә ничә яшь? Кем ачкан аларны?» –дигән сораулар бирә идем. Бактың исә, аларны минем бабаемның әтисе шулай матур итеп эшләгән икән! Ул Сатмыш авылының атаклы агач остасы саналган, кайчан карама, янында агач йомычкасы өелеп яткан. Авылның шактый урыннарындагы имән улакларны да ул үзе ясап куйган. Шуңа да ул яклар, аның чишмәләре минем күңелемә икеләтә якын.


– Картиналарда чишмәләрне сурәтләүгә Сезне нәрсә этәрде? Күпләр өчен гади су алу урыны гына булып тоелган чишмәләр Сезне кай ягы белән җәлеп итте?


– Сатмыш авылында бер улак бар иде. Мин аны кечкенәдән бирле күзаллап йөрдем, ничек тә булса аны хәтердә саклап калу ягын уйладым һәм, ниһаять, рәссам булып формалашкач, киндергә төшердем. Шул арада аны Швециядән бер хәлле кеше сатып алды һәм миңа: «Үкенмәячәксезме?» – дигән сорау бирде. Ул сүзләрне күп тапкырлар исемә төшерермен дип уйламаган да идем, әмма авылга кайткач һәм шул улакларны янәдән ясарга дип киткәч, якын танышым әлеге чишмәне бетерүләре турында әйтте. Эсселе-суыклы булып китте. Кәефем бик нык төште. Нәкъ шул көннән соң, Татарстан буенча сәяхәтем башланып китте. Мин шул чишмәне, шул улакларны эзләдем, тик, кызганыч, таба алмадым... Иң аянычлысы – аларны бабаемның әтисе ясап калдырган булган.


Аны авылда «Рәхмәтулла кисмәкче» дип йөрткәннәр. Ул Сатмышта иң беренче рус капкасын эшләгән, кисмәкләр, агачтан савыт-сабалар ясаган. Бабамның җиһазларында – тарих, миңа калдырган мирас. Шуңа бала вакыттан ук минем аларны хис-кичерешләремне салып чагылдырасым килде. Тик без барысы да мәңгелек дип уйлыйбыз шул. Әлбәттә, кайбер улакларын мин ясап өлгердем. Әмма элеккеге картина юк иде инде.


– Яңартылган яки борынгыдан элеккечә сакланган чишмәләр – кайсылары Сезнең илһам чаткыларын кабызып җибәрә?


– Чишмәләрне хәзер буйыйлар, калай белән тышлыйлар, заманча кыяфәткә китерәләр. Иске агачта, табигый материалларда бит вакыт, гасыр сизелә, буяу исә аны юкка чыгара. Гомумән, рәссамнар искелекне ярата. Ник дигәндә, нәкъ борынгы әйбер, җиһаз яки бина картинага җиңел ята, аның белән эшләве рәхәт, ул синдә фантазия тудыра, уйланырга этәрә. Кирпечтә, ташта, калайда, гомумән, тимердә поэзия һәм эстетика юк. Бу факторлар иҗат кешесенә бик зур тәэсир ясый.


– Чишмәләрдән тыш, рәссам буларак, Сезне тагын нинди образлар үзенә тарта?


– Васильево бистәсендә йортым бар, ул якларда коелар шактый икән. Мин аларның һәрберсен унышар тапкыр, төрле ракурстан диярлек ясап чыктым инде. Иртән-кичен, җәен-кышын, уңнан-сулдан, кечкенәсен-зурысын картон кәгазендә, киндердә. Иң әһәмиятлесе – объект белән кызыксынуым бер дә кимеми. Шулай Кырлайда бер түкне (печән чүмәләсе. – А.С.) мин өч ел рәттән ясадым. Ул килгән саен кечерәя барды, үлән белән капланды, әмма аны беркем дә җыярга уйламады. Акрынлап ул миңа җанлы образ булып тоела башлады. Соңыннан мин Башкортстан, Чуашстан якларында таныш образларны күрү, аларны тоемлау, тарихларын өйрәнү эшен башлап җибәрдем. Гомумән, һәр якның табигате үзенчә булып чыкты. Кырлайда агачлар арасында ниндидер сер, «шүрәле» сагалап йөрсә, Апас якларында таллар сокландыра, уйга сала. Барысы да уникаль.


– Авыл тормышы төрле төсләргә бай: күңелле Сабан туйлары, җыеннар, көндәлек тыныч тормыш, салмак кына аккан елгалар... Резеда ханым, Сезгә нәрсә якын?


– Шау-шуны, тавышларны җенем сөйми, шуңа шәһәрне ясарга бик яратып бетермим дә. Авылда, табигать кочагында исә мин тынычлык, романтика сизәм, җаныма рәхәтлек алам. Авылның көндәлек тормышы йөрәгемә икеләтә якын, чөнки ул җылы хисләр тудыра, матур хатирә булып, балачак кайтавазыдай яңгырый.


– Картиналарыгызны карап чыккач, аларда төп рольне өлкән буын вәкилләре – әби-бабайлар башкара икәнен тойдым.


– Бу, беренче чиратта, ике әбием белән бәйле. Маһинур әби сугыш вакытында авылда бригадир булып эшләгән, колхозны торгызган. Ире сугыштан кайтмаган, шуңа ул өч баланы, авыр хәлдәге сеңлесен ялгызы карарга, авыр тормыш йөген төпкә җигелеп тартырга мәҗбүр булган. Әбинең сеңлесен – Рабига апайны мин балачактан ук бик яраттым һәм менә шул ике әби образы иҗатымда һәрчак чагылып бара. Алар – иҗатымның үзәге, һәрвакыт янәшәдәге илһамым. Сугыштан кайтмаган Сәлим бабаем турында да искә алмый мөмкин түгел. Ул Гродно шәһәрендә әсирлеккә эләккән һәм фашист концлагеренда 29 яшендә дүрт айдан соң вафат булган. Авылда иң төз, чибәр, сәламәт егетләрнең берсе шундый кыска вакыт эчендә дөньядан китә... Рәсем сәнгатенә тартылуым да нәкъ шул бабаемнан килгәнлеге билгеле булды.


– Картиналарыгызда тормышка хас булмаган артык ачык төсләр кулланып эш итәсез. Бу нинди максаттан чыгып эшләнелә?


– Күбрәк караган саен, ачыграк, матуррак күрәсең. Элеккеге картиналарга күз салсагыз, аларда төсләр тоныграк. Кайчак алардагы тонык «элпә»не салдырасым килеп китә.


– Шулай ук детальләргә дә зур игътибар бирәсез.


– Әйе, миңа картинада объект янына килеп, аны өйрәнеп, барлык почмагыннан карап аңлау мөмкинлеге булу мөһим. Ул тулаем ясалып бетәргә тиеш, таплар белән эшләү ысулы бөтенләй минем жанрга туры килми.


– Жанрларга килгәндә, кайсыларына күбрәк мөрәҗәгать итәсез?


– Рәсем сәнгате дәресләренең барлык этапларын да уздым, шуңа натюрморт та, портрет та, пейзаж да, сюжетлы картиналар да ясый беләм. Кайсысы күбрәк ошый, дигәндә, ул билгеле бер чорга бәйле. Мәсәлән, мин ун ел бары натюрморт кына ясадым, хәзер 12 еллык тәнәфес алдым, аларга яңадан әйләнеп кайтырга теләгем юк. Ләкин авыл пейзажларына, андагы сюжетларга мәхәббәтем беркайчан да сүрелмәячәген бик яхшы беләм. Һәрвакыт натурадан ясарга кирәк, чөнки ул – иң яхшы укытучыларның берсе. Шуңа минем күзләр һаман эзләнүдә, яңа образ табуда. Кыскасы, аларның һәркайсы үз тормышы белән яши.


– Резеда ханым, картиналарыгызда иң мөһиме нәрсә? «Әйе, бу Резеда Яманова эше», – дип әйтерлек нинди сыйфатлары бар?


– Күрәсезме, менә бу картинада әнинең туган авылы сурәтләнгән. Ә монысы – мин бик яратып кунакка килә торган Кырлай. Мин туган җиремнең төрле урыннарына гашыйк һәм алар да миңа шундый хисләр белән җавап кайтара. Бары тик минем картиналарга гына хас сыйфатлар юк дияр идем, чөнки эшемне тагы да яхшырак, тагы да үтемлерәк итәргә омтылам.


– Бер урынга янәдән килеп, башка төрле картина ясап буламы?


– 2014 елда миңа Сатмыш авылында картиналар күргәзмәсен оештырырга тәкъдим иттеләр. Агач авыл клубы, яңа гына юылган агач идән, мин балачакта күргән, әмма инде күптән олыгайган танышлар һәм авыл тормышын сурәтләгән иҗатым. Бу бәйләм бик җылы тәэсир ясады миңа. Шуңа озак та үтмәде, көзен Сатмыштагы чишмәгә, улаклар янына кире кайттым. Чишмә янына бер атна буе барып, аның шифалы суын эчеп, картина өстендә 7 сәгать дәвамында эшләдем.
Кинәт беренче кар төште. Озак уйлап тормадым, икенче картинаны ясый башладым. Аны мин «Беренче кар» дип атадым. Күпләр аннан салкын җилләр искәндәй тоела, диләр, ә Сез ничек уйлыйсыз?


– Әйе, чыннан да, салкын, куркыныч тәэсир калдыра...


– «Беренче кар» зәмһәрир суык көндә ясалды, тәмам өшеп беттем. Әмма чишмәләрдән бик илһамланып кайттым. Кызганыч, берничә айдан соң ул улакларны да сүтеп бетерәчәкләр...


– Замана рәссамы нинди ул?


– Рәссам ул – барлык мәшәкатьләрне, планнарны, гаиләне, эшне, туганнарны икенче урында калдырып, картина ясарга дип җирнең теләсә кайсы урынына юл тоткан кешедер. Мин дә шундыйлардан. Урамда салкын, яңгыр – монысы мөһим түгел, чөнки, пленэрга килгән рәссамнар белән бергәләп, син иҗат итәргә барасың. Кемдер пленэрга хатыны, ире, әти-әнисе белән кычкырышып килә. Рәссам һәрвакыт эзләнүдә.


Эзләнүләргә килгәндә, мин бит Сезгә бер тарихны сөйләп бетермәдем. Танышымның Сатмыш авылындагы бабаемның әтисе ясаган улакларның юкка чыгуы турындагы хәбәрен хәтерлисезме? Өч ел элек әни белән шул урыннарны урап кайтырга булдык. Ни күрим! Улаклар бит үз урынында! Мин егерме ел буе Татарстан авыллары буенча шул улакларны эзләп йөрдем, әмма таба алмадым. Ул исә янәшәдә, йөрәгем түрендәге авылда сакланып торган икән! Әлбәттә, тизрәк пумала артыннан йөгердем. Картина әзер булгач, ул улакларны җимерделәр. Шулай итеп, иҗат сәяхәтем бер ноктага килеп җитте, әмма әле дә тәмамланырга уйламый.


«Беренче кар»
Әби портреты. 1983 ел
«Көзге кое». Васильево бистәсе. 2009 ел
«Зәйтүнә апа иртәсе». 2005 ел
«Әбиләр чуагы»

***


Резеда Яманова картиналары белән таныштыруын дәвам итте. Һәрберсенең тарихын, ясалу урынын, исемен белә ул һәм аларны, үз баласыдай, җылы караш белән назлый. Менә Чуашстандагы үзенчәлекле очлы түкләр, ә менә монысы очраклы табылган, авылда берүзе генә калган салам түбәле йорт... Һәрберсендә туган җиребезнең Резеда Яманова карашы аша узган гүзәллеге, җылылыгы, самимилеге чагыла. «Әлеге әңгәмәдән соң син дә бу дөньяга бөтенләй башкача карый башлаячаксың», – диде ул миңа. Чыннан да, редакция янында үскән чикләвек агачы бүген тагын да матуррак иде...


Әңгәмәдәш – Айзилә Сабирова


"Безнең мирас". - 2022. - №10. - Б. 98-103.

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру