Җанисәп документларында Буа өязе авыллары
1723 елда Петр I әмере белән Рәсәйдә беренче җанисәп үткәрелә. Аның мәгълүматлары «Ревизские сказки» дип атала. Ревизияләрне һәр 15-20 ел саен үткәрү каралса да, бу вакыт арасы төгәл үтәлмәгән.Мәсәлән, беренче (1723) һәм икенче (1747) җанисәп арасында 24 ел узган булса, алтынчы (1811) белән җиденчесе (1816) арасында биш кенә ел үтә. Җанисәп алуның вакыты да төрлечә. Мәсәлән, икенче ревизия өч ел дәвам итсә, бишенчесе ундүрт елга сузыла, ә тугызынчысы бер ел эчендә тәмам була.
Тарих фәнендә җанисәп мәгълүматлары кыйммәтле тарихи чыганак. Документларда һәр торак җирлегендә күпме хуҗалык булганы, аның кайсы административ бүленешкә караганы, ничә ир-ат, хатын-кыз яшәгәне, аларның нинди катлау һәм диндә булуы күрсәтелгән.
Бу турыда тәфсилләп язар өчен, Сембер губернасы Буа өязе буенча үткәрелгән кайбер җанисәп материалларына тукталып үтик. Шуны да ассызыклыйк, җанисәп нәтиҗәләре бөтен халык алдында игълан ителгән. Мәсәлән, 1858 елда үткәрелгән мәгълүматта түбәндәгеләрне укыйбыз: «...сказка на месте в деревне Нижней Чекурской поверена, которая составлена верно, прописных нет, и троекратно на мирской сходке прочитана была...» Әлеге мисалдан күренгәнчә, җанисәп вакытында бөтен кешене дә исәпкә алырга тырышканнар. арих фәнендә җанисәп мәгълүматлары кыйммәтле тарихи чыганак. Документларда һәр торак җирлегендә күпме хуҗалык булганы, аның кайсы административ бүленешкә караганы, ничә ир-ат, хатын-кыз яшәгәне, аларның нинди катлау һәм диндә булуы күрсәтелгән.
Җанисәптә, әйткәнебезчә, халыкның социаль катлавы күрсәтелә. Мәсәлән, 1811, 1816, 1834 елларда Иске Чүпрәле, Югары Каракитә авыллары халкы «йомышлы татар» дип язылган. 1850 елда Иске Ишле, 1858 елда Иске Чәке (авылның татар өлеше), Иске Чүпрәле халкы инде «лашманнар», ягъни Рәсәй диңгез флотын төзү өчен урман әзерләүчеләр, дип саналган. Чуашлар яши торган Городище халкы 1858 елда «удел керәстияннәре» дип күрсәтелә.
Җанисәп мәгълүматлары – уникаль демографик чыганак. Бу документлар ярдәмендә һәр хуҗалыкта ничә кеше яшәгәнен, аларның яшь, җенесе һ.б.лар турында белеп була. Мәсәлән, 1834 елгы кәгазьләрдән күренгәнчә, Иске Чәке авылыннан Күтлемәт Мансур улы хуҗалыгында 32 кеше, шул исәптән 14 ир-ат, 18 хатын-кыз яшәгән. Гаилә башлыгының өч хатыны була, алар барысы да бергә яши. Биредә шулай ук аның уллары Котлыяр, Әхмәр, Әхтәм, Мөхтиярләрнең хатын һәм бала-чагалары белән бергә яшәгәнен әйтергә кирәк. Шул ук елда үткән җанисәп кәгазьләреннән күренгәнчә, Югары Каракитә авылының Алимбәк Али улы (69 яшь) гаиләсендә 31 кеше теркәлгән. Гаиләдә хуҗаның үзеннән башка аның ике хатыны, олы улы Ханбәкнең ике хатыны, балалары һәм хатыннары белән уллары Әхтәм, Әксән, Хәсән, Хисам, Әхмәт яшәгән. 1858 елда минем бабаларым Гафар, Алиулла хуҗалыгында 23 кеше, шул исәптән 13 ир-ат, 10 хатын-кыз саналган. Безнең карашка, әлеге мәгълүмат хәзерге заман өчен зур тәрбия үрнәге булып тора. Бүген хәтта улы белән килене дә әниләре белән килешә алмый, ә инде бер йортта бертуган ирләрнең хатыны, бала-чагалары белән бергә зур гаилә булып яшәүләре турында сүз кузгату мөмкин дә түгел.
«Ревизская сказка» мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1763 (3 нче җанисәп) елда Сембер наместниклыгының Буа округына кергән Иске Чүпрәледә 215 ир-ат, 205 хатын-кыз – барлыгы 420 кеше яшәгән. Алар «йомышлы татар» дип күрсәтелгән. Ә 1782 елда ир-ат – 207, хатын-кыз – 213, барлыгы 1763 елдагы кебек үк 420 кеше була. Ике халык санын алу арасында 85 ир, 60 хатын-кыз бакый дөньяга күчкән. Моңардан башка 17 яшь кеше рекрутлыкка җибәрелгән.
Шул ук чорда 9 кешенең башка төбәкләргә күчерелгәнен дә күрәбез. Гомәр исемле берәү Хвалын өлкәсенә, Кәминдәр исемлесе гаиләсе белән Уфа наместниклыгының Бөгелмә өязе Акмеш (Әхмәт?) авылына күчерелгән. Бохарай исемле кеше 1769 елда хәбәрсез югалган.
Иске Чүпрәледә 1763 елдан 1782 елга кадәр 101 ир, 116 кыз бала дөньяга килгән. Шуны да ассызыкларга кирәк: 1763 елда теркәлгән 18 яшькә кадәр булган кыз балалар 1783 елдагы халык санын алу кәгазендә күрсәтелмәгән, вафат булучылар арасында да аларның исеме юк. Без бу кызларны башка авыл егетенә кияүгә чыккан, дип уйлыйбыз.
Күчеп китүчеләрнең дә шактый булуына игътибар итәргә кирәк. 1811 елгы мәгълүматтан күренгәнчә (6 нчы җанисәп мәгълүматларында бары тик ир-атлар турында гына языла), Иске Чүпрәле авылыннан 62 ир-ат төрле төбәккә күчерелгән. Күчүнең сәбәбе күрсәтелми диярлек. Дөрес, Иске Ишле авылыннан Хамдей (Әхмәди) Бикбау улының Земство суды карары буенча озатылуы турындагы мәгълүматка тап булдык.
Җанисәп кәгазьләреннән күренгәнчә, Иске Чүпрәледә 1763 елда – 430, 1782 елда – 505, 1795 елда – 559, 1834 елда – 665, 1858 елда 836 кеше саналган. Йөз ел дәвамында халык саны 406 кешегә арткан. Димәк, Иске Чүпрәледә уртача бер елга халык саны 4 кешегә күбәйгән булып чыга.
Билгеле, бу күрсәткеч барлык авыл һәм чорга да карый, дип раслый алмыйбыз. Мәсәлән, Иске Ишле авылында 1763 елда – 350, 1850 елда 587 кеше саналганын искә алсак, 87 ел арасында халык саны уртача 2,7гә артканын беләбез. 1911 елда авыл халкы 1033 кешегә җиткән. Шулай булгач, аннан соңгы 61 елда кешеләр саны 446га арткан, бу уртача елга 7,3 кеше дигән сүз. Түбән Чәке авылында 95 ел эчендә (1816-1911) еллык артым шулай ук 7,3 кеше тәшкил итә. Демографик үсеш турындагы мәгълүмат авылның яшен, ягъни аңа кайсы елларда нигез салынуын да якынча ачыкларга мөмкинлек бирә.
Халык өчен иң авыр йөкләмә рекрутлык булган. Мәсәлән, 1795-1811 елларда Иске Чүпрәле авылыннан 18 яшүсмер рекрутлыкка алынган. 1797 елда әтиләре Мәхсуд бакыйлыкка күчкән булуга карамастан, 1798 елда уллары Зәбир (21 яшь) белән Әхсән (19 яшь) рекрутлыкка озатылган.
Укучыларның игътибарын татарлардан рекрутлыкка хәтта малайларның да алынуына юнәлтәсебез килә. Мәсәлән, 1765 елда Иске Чүпрәле авылыннан Әмир Нураев исемле 13 яшьлек малайны да хәрби хезмәткә җибәргәннәр.
Төрле елларда һәм авыллардан рекрутлыкка җибәрелүдә дә аерымлыклар бар. Мәсәлән, 1811 елгы җанисәптән күренгәнчә, Түбән Чәке авылыннан 10 яшүсмер, 1816 нчы елгысында 11 кешенең рекрутлыкка җибәрелүе турында беләбез.
Солдатка алынучыларның яшьләре дә, гаилә хәлләре дә төрле. Мәсәлән, Югары Каракитә авылыннан Әмир улы Тимер 1812 елда вафат була, ә аның 31 яшьлек абыйсы Бәгди рекрутлыкка озатыла. 35 яшьлек Хәмди Әхмәр улы, 4 һәм 14 яшендәге уллары булуга да карамастан, шулай ук хәрби хезмәткә җибәрелә. Әлеге авылдан 5 ел эчендә барлыгы 19 кеше солдатка алынган.
Җанисәп кәгазьләреннән күренгәнчә, хәрби хезмәтне исән-сау тәмамлап кайткан ир-атларга җир биргәннәр. Мәсәлән, Иске Ишле авылының 73 нче номер белән теркәлгән хуҗалык турында болай язылган: «Умершего отставного унтер-офицера водворенного на участок земли Хамдея Забирова сыновья…». Ул 1834 елгы халык санын алудан соң туган авылына кайтып гаилә корган булырга тиеш, чөнки беренче баласы Абит 1837 елда дөньяга килә, кызы Бәдигөлҗамал 1848 елда дөньяга аваз сала. Шуңа да аны 1848 елларда яки бераз гына алданрак вафат булган, дип фаразларга кирәк. Хатыны Бәдриҗамал Үзбәк кызы 1819 елда туган.
Җанисәп мәгълүматларына саклык белән карарга кирәклеген дә искәртик. Писерләр татар исемнәрен ишеткән буенча гына язган, шуңа да ялгышлар да еш очрый. Әтиемнең әнисе ягыннан шәҗәрә төзегәндә шактый гына баш ватарга һәм вакыт сарыф итәргә туры килде, чөнки ерак бабамның берсе «Абдрахман» дип теркәлгән, икенче җанисәптә аны «Баһман» дип, өченчесендә инде «Биаман»га әйләндереп язганнар.
Җанисәп мәгълүматлары нигезендә ир-атларның яшенә карамый җир бүленгән. Шуңа да яңа туган балаларны тизрәк яздырырга тырышканнар. Мәсәлән, Түбән Чәке авылында 1864 елгы җанисәптә бер айлык Бахит улы Хафизны икенче төрле кул белән өстәп язганнар, ә инде аның яшьтәше Хәбибулла улы Имангул өченче кеше тарафыннан теркәлгән.
Өченче, дүртенче җанисәп документларында хатын-кызларның кайсы авылдан килен булып төшүе яки кызларның кая тормышка чыгулары турында да мәгълүмат бар. Мәсәлән, 1782 елдагы мәгълүматтан күренгәнчә, Иске Чүпрәле авылы кешесе Җәмилнең хатыны Гөлемхан Абдрахман кызы Яңа Задур авылыннан, ә апасы Суфия Яңа Кәкерле авылына Җәлил исемле кешегә тормышка чыга. Шул ук авылдан Бәшир Мансур улы үлгән абыйсы Шәфикның тол калган, үзеннән 12 яшькә олы булган хатынына өйләнә, ә икенче хатыны Сәйдәне Түбән Каракитә авылыннан ала. Анысы исә үзеннән 14 яшькә кече була. Кияүгә чыккан һәрбер хатын-кыз турында да «татар кызы» дип ассызыклап күрсәтелә. Абыйлары үлгәч, аларның тол калган хатыннарына өйләнү бер генә очрак булмаган.
Кызларны төрле авылларга, хәтта ерак җирләргә дә кияүгә биргәннәр һәм киленнәрне дә чит-ят төбәкләрдән алганнар. Әйтик, Гөлбостан Әблаз кызы Казан наместниклыгының Түбән Каменка авылына, ә сеңлесе Фәризә Уфа наместниклыгының Бөгелмә округына кияүгә киткән. Ә Надирша кызы Вәлишә исә Пенза наместниклыгыннан булган егеткә кияүгә чыга. Иске Ишле авылыннан Емакәй Сөләйман улының хатыны Бикәсолтан Мәмдәл кызы Ставрополь округы Теплый Стан авылыннан була.
Җанисәп кәгазьләре белән танышканда чукындыру мәсьәләсе буенча да шактый мәгълүмат алырга мөмкин. Безнең карашка, төбәктә көчләп кенә чукындыру булмаган, башка дингә күчәргә тормыш шартлары да мәҗбүр иткән. Фикеребезне Түбән Чәке авылы мисалында раслыйбыз. Мәсәлән, Сәйфулла Айбадулла улы 1855 елда чукындырыла. Бу вакытка аның әти-әнисе, туган абыйсы вафат була. Тагын бер энесе 1856 елда, 23 яшендә бакыйлыкка күчә. Аны Бозаулык өязенең Семеновка авылына күчереп утырталар. Шулай ук 18 яшьлек Абдулгазиз, 35 яшьлек Хәмидулла Хәмди улы, Хәйретдин Таҗип улы, ике бертуган 20 һәм 25 яшьлек Бикбаулар да ятим калганнан соң гына чукындырылалар. Рәхмәт Бакус улына исә 57 яшендә бер ялгызы калгач кына чукынырга туры килә, ә Әймәдетдин Әбүбәкер улын 16 яшендә ятим калгач чукындыралар. Хәбибулла улы Юмангул, әнисе вафат булгач, әтисе белән абыйсында тора. Гаиләдә 16 кеше исәпләнә. Шуңа да «артык кашык» булган бала әтисе вафатыннан соң чукынырга мәҗбүр була.
Шуны да ассызыклыйсы килә: чукынуга дучар булучыларның барысы да диярлек бүтән төбәккә, нигездә Самара яки Сембер якларына күчерелгән. Бу авылдашлар, туган-тумача белән аралашмасын өчен махсус эшләнгән булырга тиеш.
Рәсәйнең борынгы актлар дәүләт архивында эшләү вакытында миңа чукындырылган татарларны чуаш милләтеннән дип язу очрагын да күрергә туры килде. Мәсәлән, «Иске Чәке авылының өченче җанисәп китабындагы йомышлы татарлар турында мәгълүматлар» (1763) дигән эштә түбәндәгеләр язылган: «Алексей Петров по чюваски Ашмет Ахметев..., Дмитрий Михайлов по чюваски Дмитрий Ахметев..., Михаил Филиппов по чюваски Мухамет Калмаметов..., Алексей Макаров по чюваски Ангей Утяшев..., Тимофей Алексеев по-чюваски Ишмурат Бибулатов..., Тимофей Михайлов по чюваски Умралей Токситов...» Ә татардан булган Мостай Азаматов, мәсәлән, «умер в неверии» дип язылган, ягъни ул чукынмаган килеш бакыйлыкка күчкән.
Тагын бер нәрсәгә игътибар итәсебез килә: «сказкалар»ның шактый өлеше иске рус имлясе белән язылган, ә бу үз чиратында хәзерге заман укучысыннан зур тырышлык һәм түземлек сорый. Шуңа да, алар белән эшләүне җиңеләйтер өчен, миңа шактый хәрефнең шул чордагы язылышын хәзерге белән чагыштырып, махсус кулланма төзергә туры килде.
Җанисәп кәгазьләре – шәҗәрә төзү өчен гаять әһәмиятле чыганак. Үзем дә шулар нигезендә әтием һәм әнием, тормыш иптәшемнең әти-әниләре ягыннан 11-12шәр буыннан торган шәҗәрәләр эшләдем. Шулай ук шактый хезмәттәшләрем, дус-ишләремә дә шәҗәрә ясадым, атаклы шәхесләрнең нәсел-нәсәбен барладым. Мәсәлән, күренекле якташыбыз Һади Атласиның 1658 нче елда туган бабасына кадәр ачыкладым, аның 60ка якын кардәшен таптым2.
Җанисәп кәгазьләре белән эшли башлаганчы, төбәкнең шул чорда кайсы административ бүленешкә кергәнлеген белергә кирәк, чөнки алга таба төгәлсезлек килеп чыгачак. Мәсәлән, хәзерге Буа, Чүпрәле, Тәтеш районнары Сембер губернасына кергән. Шуңа да җанисәп мәгълүматлары Ульяновск шәһәрендә саклана. Минзәлә районының кәгазьләрен Уфа архивыннан табып була. Бер үк авылның төрле чорда үзгә административ берәмлек составында булуы гаҗәп түгел. Мәсәлән, Түбән Чәке авылы 1762 елда – Сембер өязе Ввальный стан, 1782 елда – Сембер наместниклыгы Тагай округы, 1787 елда – Казан губернасы Ядрин округы, соңрак Буа өязе Городище волостена караган.
Күңелне борчыган бер мәсьәләгә дә тукталасыбыз килә. Элек заманда җанисәп алу кулдан эшләнеп, бар мәгълүматның да махсус дәфтәргә язылуы табигый күренеш. Аларның нәтиҗәләре үз вакытында басылып та чыккан. Хәзерге вакытта исә бөтен мәгълүмат компьютерга кертелә. Шуңа да карамастан, соңгы берничә җанисәп нәтиҗәләре белән тулаем танышып булмый. Моның сәбәбе аңлашылса кирәк: халык турындагы төгәл саннар кемнәргәдер ошамый һәм аны канәгатьләндерми.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА