Алтын Урданың башлангыч чорда халыкара сәясәте
Соңгы елларда Алтын Урда тарихы белән кызыксыну артса да, әлеге дәүләтнең тышкы сәясәте, геосәяси һәм икътисади мәнфәгатьләре үзәккә куелган хезмәтләр һаман юк дәрәҗәсендә. Өч йөз ел яшәп калган Җүчи Олысының халыкара аренада тоткан урыны да әлегәчә ачыкланмаган.
Безнең фикеребезчә, Алтын Урданың оешуы өч этаптан торган. Беренчесе, 1207 елда башланып, 1241 елга кадәр дәвам иткән. Борынгы «Яшерен тарих» хезмәте раслаганча, «урман халыклары»н яулаганнан соң, Чыңгыз хан өлкән улы Җүчигә дәүләтнең бер өлешен бүлеп бирә. Әүвәл бу җирләр Сәләнгә һәм Енисей елгалары арасын били. Җүчи хан, биләмәләрен зурайтуны максат итеп, монгол (кайбер галимнәр фикеренчә, магул) яуларында бик тырышып катнаша. Чыңгыз угыллары үз олысларында шактый мөстәкыйль эш йөртә. Алардан бары тик аталары кушканда чирүе белән гаскәргә кушылу гына сорала. Олыслар дәүләт эчендәге дәүләтне хәтерләтә.
Җүчилеләрнең таш кирмәннәрне яулап ала торган җайланмасы. Рәшидеддин елъязмасыннан миниатюра. 14 нче йөз башы
Җүчи үлгәннән соң, нәсел башлыгы булып Бату сайлана. 1229 елгы корылтайда аңа көнбатыш җирләрне яулап алу бурычы йөкләнә. Төп сугышлар 1235-1241 нче елларга туры килә. Башта алар гомум монгол мәнфәгатьләрен күз уңында тотса да, соңрак, Җүчи йортының Үгәдәй йорты белән низаглашуы аркасында, Бату яңа биләмәләрдә үз хакимиятен ныгытырга тотына. Шуңа күрә Алтын Урда оешуының икенче этабы дигәндә, без 1242-1259 нчы елларны игътибарга алабыз. Шушы гаять кыска вакыт эчендә илдә бәйсез хакимият институтлары барлыкка килә (Бату хан Монгол империясе каһаны Гүюкнең хакимлеген танымый). 1251 елда Бату ярдәме белән Каракорым тәхетен Мәнгү хан ала, шуннан соң гына ике арадагы мөнәсәбәтләр җылына төшә.
1259 елда Мәнгү хан вафат булгач, Хубилай белән Арык-Бога арасында тәхет өчен ызгыш куба. Хубилай Юань империясен нигезли. Алтын Урданың яңа ханы Бәркә аның идарәсенә күнми. Җүчи Олысы де-факто бәйсезлеккә ирешә.
Өченче этап – 1260-1269 нчы еллар. Бу чорда Монгол империясе таркала һәм 1269 елда узган соңгы гомум монгол корылтаенда чыңгызыйлар бер-берсенең биләмәләрен мөстәкыйль берәмлек итеп таный. Нәтиҗәдә, Евразия континентында дүрт яңа дәүләт оеша: Җүчи Олысы (Алтын Урда), Чагатай Олысы, Илханилар иле (Иран) һәм Кытай харәбәләрендә корылган Юань мәмләкәте.
Алтын Урда хисапсыз сугышлар нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шуңа күрә аның элгәре чордагы халыкара багланышлары турында сүз йөрткәндә (1242 елга кадәр) хәрби факторны истә тоту зарур. Җүчиләрнең иң гайрәтле яулары көнбатышка җәелгәнгә, тышкы сәяси мөнәсәбәтләр, беренче чиратта, Балкан дәүләтләре, Византия, Польша һәм алман халыклары белән урнаша.
1242 елдан алып Алтын Урда халыкара аренада мөһимрәк урын тота башлый. Әмма игътибар көнбатыштан көнчыгышка күчә: олыс Монгол иленең эчке мәсьәләләренә дикъкать итә, соңрак Чыңгыз ханның «мирас»ын бүлүдә катнаша. «Яңа йорт»ларга (сүз олыслар турында бара) дөньяда тиңнәр булмый, алар иң куәтле, иң нык дәүләтләрдән санала.
Тулы иреккә ирешкәнче Алтын Урда, ялгызы гына үзәккә каршы торырлык хәлдә түгеллеген аңлап, 1259 елга кадәр Каракорым хакимияте белән дустанә мөгамәлә саклауны, хезмәттәшлек итүне хубрак күрә. 1259-1269 нчы елларда Олуг Олыс (Алтын Урда) башка дәүләтләр тарафыннан үзенең бәйсезлеген рәсми тануны алга сөрә, тышкы эшләрен шул максаттан чыгып оештыра. Европа илләре дә читкә тибәрелми: Византия, хәтта Скандинавия дәүләтләре һәрвакыт күз уңында тотыла. Алай да, Алтын Урданың төп багланышлары бу чорда (хәер, соңрак та) чыңгызыйлар дәүләтләре һәм Мәмлүкләр солтанлыгы белән корыла. Алтын Урда, әүвәлгеләренә карата Бәркә хан вакытыннан ук, агрессив мөнәсәбәттә тора: Юань империясе танылмый, Чагатай һәм Илханилар Олысына еш кына яу чабыла. Мәмлүкләр исә, киресенчә, тышкы сәясәттә Олуг Олысның төп аркадашы була.
Моның берничә сәбәбен аерып күрсәтергә мөмкин. Беренчедән, БәркәХулагу дошманлыгы. Икенчедән, мәмлүкләрнең дә Дәште-Кыпчактан чыгуын искә төшерик, аларның тарихи ватаннарыннан тәмам өзелергә теләмәүләре табигый. Җитмәсә, Бәркә хан тәхеттә утырган заманда Алтын Урда гаскәренең төп өлешен төрки халыклар (нигездә, шәркый кыпчаклар) тәшкил итә. Җүчиләр һәм аларга ияреп килгән монгол яугирләре азчылык булганга, хакимияткә җирле халыкның мәнфәгатьләрен дә санга сугарга туры килә. Өченчедән, Бәркә хан мөселман була һәм эш-гамәл кылганда мөселман сәүдәгәрләренә, руханиларына таяна. Ул Хулагуның Габбасилар хәлифлеген тар-мар итүенә каршы чыга, соңыннан мәмлүкләрнең әлеге дәүләтне янә торгызуын хуплый.
Билгеле булганча, Багдадның соңгы хәлифе Әл-Мөстәсим 1258 елда Хулагу тарафыннан һәлак ителә. Бу чорда олуг хан тәхетен Мәнгү били, Хулагу исә аның исеменнән эш йөртә. Бәркәнең Каракорымга каршы торырлык көче булмый. Мәнгү хан үлгәннән соң, Үзәк һәм Урта Азиядә монголлар арасында гауга куба. Мәмлүкләр шул вакыт эчендә Габбасилар хәлифлеген яңадан тергезергә өлгерә. Мөселман Бәркә, билгеле, яңа хәлифне таный. Мәмлүкләр дә бурычлы калмый: алар, номиналь рәвештә булса да, үз өстеннән татар ханнары идарә итүен таный. Гарәбстан, Мисыр һәм Сүрия шәһәрләрендә укылган хөтбәләрдә
һәрвакыт хәлиф, мәмлүк солтаны һәм татар ханы янәшә телгә алына. (Мондый эшләр алдан килешенмичә эшләнә алмый, әлбәттә.) Шул рәвешле, Җүчи Олысы
ислам дөньясының мөһим үзәкләреннән берсенә әверелә.
Илнур Миргалиев
"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 4-5.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА