Алтын Урдада терлекчелек
Алтын Урдада, гомумән, халкы күчмә тормыш алып барган дәүләтләрдә кешенең дан-дәрәҗәсе көтүлегендәге елкы, терлек саны белән дә билгеләнгән. Татар йорт хайванын элек-электән «мал» дип атаган һәм ул аның төп байлыгын, мөлкәтен тәшкил иткән. Елкы саны – гаскәрнең, ә гаскәр исә дәүләтнең көчен күрсәткән.
Һәр татар күчеп киләчәк җирнең флорасын, климатын, коры һәм дымлы һава торышының циклларын яхшы белгән. Ул географик фикерләү сәләтенә ия булган, терлекне кискен табигать шартларында күпләп кырылуыннан сакланган.
Горизонталь һәм вертикаль күченү булган. Горизонталь күченү Төньяк Евразия киңлекләрендә яшәүче татарлар өчен хас. Яз узып, коры һава циклы килеп, сулыклар кипкәннән соң, терлекне алар зур елга үзәнлекләре буенча төньякка таба – «җәйләү»ләргә куган. Печәнлек җирләр эзләп, Днепр буе, Урта Идел, Идел аръягы, Кама, Көньяк Урал һәм Себердәге Иртыш буйларына кадәр барып чыкканнар. Нәтиҗәдә, терлек утлап йөргән җирләрдә күчмәннәрнең яшәү урыннары – утарлар барлыкка килгән.
Көзен исә, шул ук юл белән, киресенчә, җылы яклардагы «кышлау»га – Кырым һәм Төньяк Кавказдагы далаларга, Мангышлак, Арал һәм Балхаш күлләренә таба киткәннәр. Кайберләре кар юка булган урыннарда, Актүбә һәм Әстерхан тирәләрендә, хәзерге казакъ далаларында туктап калган. Мәгълүм ки, мондый җирләрдә терлек, тибенеп, кар астыннан азык тапкан һәм кар суын эчеп, сусавын баскан. Бу урыннарда яз бик иртә, февраль-март айларында ук килеп, тирә-як тиз арада яшеллеккә күмелгән.
Вертикаль күченү исә таулы урыннарда яшәүче татар-төркиләр өчен хас. Кышын алар түбәндәрәк – тау итәкләрендә мал көтсәләр, җәен исә, киресенчә, терлек өчен азык эзләп, тау битләрендәге көтүлек җирләргә менгәннәр, шунда икенче язны каршылаганнар.
Күчмәнлек, гади халык яки хәрбиләр өчен генә түгел, дәүләт җитәкчеләре өчен дә хас булган. Немец сәяхәтчесе Иоганн Шильтбергер: «Мин дә Алтын Татариядә булдым. Әйтергә кирәк, бу илдә король (хан) һәм аның яраннары җәенкышын хатыннары, балалар һәм мал-туар белән күченеп йөриләр, үзләре белән бөтен мал-мөлкәтне алып, тигезлек буенча бер көтүлектән икенчесенә күченәләр», – дип язып калдырган. Әл-Гомәри язуынча, ханнар кышны Сарай шәһәрендә уздырсалар, җәен исә далага һәм Урал тавы итәкләренә китә торган булганнар.
Ярымчүл, дала, урман-дала зонасы буенча күченеп йөрүнең катгый тәртипләре булган. Әйтик, сәяхәтче Гильом Рубрук: «Һәр җитәкче үзенең көтүлекләренең чиген, шулай ук кышын, язын, җәен һәм көзен көтүне кайда көтәргә тиешлеген яхшы белә», – дип язып калдырган. Ханның рөхсәтеннән башка күченеп йөрү катгый тыелган.
Күчмә хуҗалык итү экосистемага уңай тәэсир иткән. Мал тоягы бер урынны озак таптамаган, көтү икенче циклда кире әйләнеп кайтканда анда инде куе һәм озын үлән үскән. Терлек үсемлек орлыкларының таралуына, туфракка иңүенә ярдәм иткән һәм туфракны үсемлек шытып чыгар өчен кирәкле органик ашлама белән баеткан. Күчмә терлекчелектән урман һәм сулыкларга бернинди зыян килмәгән.
Күчмә татар-төркиләр мөгезле эре терлек һәм сарык-кәҗә көтүләрен беркайчан да берләштермәгәннәр. Чөнки кәҗә белән сарык үләнне төптән кыркып ашый һәм сыер өчен яхшы азык калдырмый. Шунлыктан, сарык-кәҗәне калкулыкларга җибәреп, мөгезле эре терлек өчен елга буендагы көтүлекләрне файдаланганнар. Ә инде аларның мәйданы кечерәк булганда, сарык һәм кәҗәләрне мөгезле эре терлектән калган җирдә көткәннәр.
Алтын Урдада татарлар күчмә тормыш өчен иң кулай малларны – ат, сыер, сарык, кәҗә һәм дөя асраганнар. Мобиль тормыш ил-йорт, нәсел-нәсәп һәм мал-мөлкәт иминлеге өчен дә кулай булган. Һөҗүм итүчеләрнең ат тоягы тавышы ишетелү белән, аларның балалары, хатын-кызлары тиз арада качып өлгергән. Хәвеф-хәтәр тынганнан соң, алар үз биләмәләренә кире кайтканнар яки тынычрак урында төпләнеп калганнар.
Татарның аты үлән азыгын тоягы белән тибенеп, карны казып табарга сәләтле булган. Бу җирләрне тибен җирләр (табун һәм табын сүзләре шуннан килеп чыккан) дип йөрткәннәр. Әлеге күренеш урта гасыр сәяхәтчеләренең дә игътибарын җәлеп иткән. Әйтик, М.Поло: «Татар бер айга бернинди азык-төлек алмыйча чыгып китәргә мөмкин, ул үзе тапкан киек кош-корт белән туклана, бия сөте эчә, ә аты болында утлап йөри, аның өчен арпа да, салам да алырга кирәкми», – ди. Ибне әл-Әсир дә: «Татарлар утырып йөри торган атлар җиргә тояк белән тибенеп, үсемлек тамырлары ашыйлар, аларга арпа кирәкми», – дип язып калдырган. Татарларда ат сәүдәсе дә зур уңыш казанган. Иосафат Барбаро әлеге хакта менә ниләр яза: «Бу халык арасында ат сәүдәгәрләре бар: алар атларны урдаларыннан куып, төрле җирләргә чыгаралар. Фарсыга килгән бер кәрванда дүрт мең баш ат иде. Урдага килеп, бер көн эчендә мең, хәтта ике мең ат сатып аласыз икән, бер дә гаҗәп түгел, чөнки анда атлар көтүләре белән утлап йөриләр». Атларны Греция, Кытай, Рим, Һиндстан кебек илләргә сатканнар.
Әхмәд ибне Хатика әл-Әздинең «Китабелбәйтара»сыннан (ветеринария буенча китап) атларның яхшы сыйфатларын тасвирлаган иллюстрация. XIII гасыр
Һәр сугышчының бердән алып бишкә чаклы аты булган. Армиядә 250 мең хәрби булган дип санасак, атларның саны 750 меңгә җиткән яки аннан да артып киткән дип уйларга мөмкин. Яугир, атларын алыштырып, ял итмичә йөзләрчә чакрым юл уза алган.
Моннан тыш, атларны ям – почта хезмәтендә дә уңышлы файдаланганнар. Марко Поло язуынча, моның өчен 300 мең ат тотылган: ун меңнән артык почта бинасы булган, зур стансаларда 400әр ат әзер торган, ә гадиләрендә 50дән алып 200гә чаклы ат асралган. Алмашка яңа ат әзер торсын өчен, ерактан ук хәбәр белдерү максаты белән, җигүле ат дугасына кыңгырау такканнар.
Безнең көннәргә борынгы татар-төркиләрдән мирас булып «татар», «казакъ», «монгол», «якут» токымлы атлар калган.
Сыер һәм үгезләр сан ягыннан ат һәм сарыктан гына калышкан. Сыер – печәнгә, суга мулрак җирләрне таләп итүче, ерак араларга күченеп йөрер өчен уңайсызрак, чатнама суыкларга да чыдамсыз, үзенә күбрәк игътибар сорый торган мал. Шуңа ул ярымкүчмә һәм утрак тормыш өчен күпкә кулайрак булган. Иосафат Барбаро: «Бу халыкта булган хайваннарның икенче төре – бик яхшы эре үгезләр. Алар хәтта итальяннар өчен сугымга да җибәрелә. Атларны Польшага куалар, ә бер өлешен Валахия аша Трансильваниягә, аннан Германиягә җибәрәләр, шуннан соң Италиягә алып баралар...» – дип язып калдырган.
Үгез көчен йөк арбаларын, тәгәрмәчкә утыртылган юртларны күчерер өчен дә файдаланганнар. Плано Карпини: «Кечкенә арбаларга бер үгез җитсә, зурысына өчдүрт, хәтта аннан да күбрәк үгез кирәк. Үгезләрнең саны олау зурлыгына бәйле. Шулай итеп сугышка барганнар яки башка урынга күченгәннәр», – дип яза. Г.Рубрук исә юртлы бер арбаны 22 үгез тартып баруын күрә.
Безнең көннәргә борынгы татар-төркиләрдән мирас булып сыерның «калмык», «казакъ» һәм «украин» токымнары калган.
Сарык һәм кәҗә. Гадәттә ярымчүл, таулы зоналарда кәҗәләр өстенлек алган, ә сарыкларның саны 5-10 баштан артмаган. Ә менә дала һәм урман-дала зоналарында аларның саны меңнәрчә башка җиткән. Географ әл-Гомәри, һәр яугир сугышка үзе белән утыз баш сарык алырга тиеш, дип яза. Димәк, 250 мең хәрбигә 7,5 млн. баш сарык туры килгән. И.Барбаро: «Озын аяклы, озын йонлы һәм шундый ук койрыклы тәкәләрнең авырлыгы 50 фунт* тора», – ди. Безнең көннәргә борынгы татар-төркиләрдән мирас булып сарыкның «нугай», «каракүл», «татар», «карачай» токымлылары калган. Көньяк районнарда «курдюк» (татарча – койрык) токымлы сарыкларны яратып үрчеткәннәр. Аларның арт мае аеруча югары бәяләнә.
Озак вакытлар: «Кәҗә – ярлылар хайваны», – дип саналган. Үләт яки башка табигый хәвеф-хәтәрләр нәтиҗәсендә, эре терлек күпләп кырылып, матди хәл бик мөшкелләнгәч, кәҗә татарның җанын саклап калган: аңа сөт, ит һәм йон биргән. Вакытлар узу белән, йоныннан шәл бәйли торган «татар-нугай» (Оренбург) токымлы затлы кәҗәләр Россиянең символына әйләнә, ә сөте иң яхшы диетик ризыклардан санала башлый.
Ике өркәчле дөяләрне, гадәттә, Урта Азиянең чүл һәм ярымчүл районнарында күпләп үрчеткәннәр. Сәүдә кәрваннары белән алар Идел буеның барлык шәһәрләренә дә килеп җиткән. Бабаларыбыз үрчеткән дөя салкынга чыдам, калын йонлы булган.
Дуңгызчылык. Плано Карпини, татарлар дуңгызны бөтенләй асрамый, дип яза. Моңа ислам диненең тыюы түгел (ислам Алтын Урдада Үзбәк хан заманында гына дәүләт дине статусын алуын онытмыйк), ә дала шартларында дуңгыз белән күченеп йөрү мөмкин булмау төп сәбәп булган. Әмма Идел буе шәһәрләрендәге археологик казу эшләре вакытында дуңгыз сөякләре дә табылган. Аларны татар калаларындагы рус яки фин-угыр кварталларыннан калган дип уйларга мөмкин. Татарлар дуңгыз белән бик борынгыдан таныш булсалар да (Мәхмүт Кашгарыйда – тоңуз), аңа һәрвакыт тискәре мөнәсәбәт күзәтелгән: «Дуңгыз шакшы җир эзли», «Дуңгыз тизәк ашамыйча тора алмый». Итен азык буларак бөтенләй кулланмаганнар: «Дуңгыз бик симез дә – ашауга ярамый».
Мал суюның тәртипләре Чыңгыз ханның кануннар җыентыгы – «Яса»да теркәлгән. «Мал итен ашыйсы килгәндә аның аякларын бәйләп, корсагын ярырга һәм йөрәген кул белән кысарга кирәк. Җаны чыккач кына, мал итен ашарга мөмкин», – диелә анда. Әмма ислам дине таралгач, бу гадәт бетерелә, ул фәкать калмыкларда гына сакланып кала.
Археологик мәгълүматларга караганда, мөгезле вак терлек 2 ай-3,5 яшь; мөгезле эре терлек 5 ай-6 яшь аралыгында; атлар 1-12 яшь; дуңгыз 1-2 яшьтә чалынган. Атларның, гадәттә, картларын, ерак сәфәрләргә яраксызларын гына суйганнар һәм итеннән казылык ясаганнар. Дөяне исә 40-50 ел асраганнар, аларны имгәнгән яки йөк ташырга яраксыз яшькә җиткәннән соң чалганнар.
Археолог В.И.Цалкин тикшерүләренә караганда, татарларның дала, урмандала шартларында яшәгән мөгезле эре терлеге, Русь кенәзлекләренекенә караганда, уртача 10 см.га, ә атлар исә 3 см.га зуррак булган.
Ветеринария. Күчмәннәр, терлек карау белән бергә, аны дәвалау серләрен дә белгәннәр. Алар гасырлар дәвамында сынган сөякне дәваларга, акушерлык эшенә, үлгән яралгыны алырга өйрәнгәннәр, паразитларны кудыра торган үләннәрдән дару ясый белгәннәр. Агулы үсемлекләрнең согын май итеп файдаланып, җәрәхәтләрне эшкәрткәннәр, шулай итеп, терлек ярасындагы чебен личинкаларын үтергәннәр. Әмма себер язвасы, үләт, чума, тилчә, котыру кебек авыруларны дәвалый алмаганнар. (Телебездәге «мур кыргыры» дигән гыйбарә шул чорларның ядкяре.)
Шулай итеп, Алтын Урдада, аеруча Мәмлүкләр Мисырында ветеринария фәне чәчәк аткан. Бу юнәлештә гарәп һәм төрки телләрдә махсус китаплар язылган. Ә менә Россиядә, https://dog-life.com/ сайтындагы мәгълүматка караганда, ветеринария фәне шактый соң – XVI-XVII гасырларда гына барлыкка килгән. Терлекче, мал тотучы бабаларыбыздан калган күчмәнлек традициясе һәр татарның канына сеңгән. Ял көннәрендә шәһәр урамнарына гына игътибар итегез әле: татарлар күпләп туган авылларына агылу сәбәпле, урамнар бушап кала. Ферма малларын да җәйләүгә куу гадәте хәзерге көнгә кадәр саклана диярлек.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да:
Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи,
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!
– дип, тикмәгә генә язмаган.
Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.
"Безнең мирас". - 2022. - №4. - 4-7 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА