Алманиягә сәфәр
Узган гасырның 60-70 нче елларында Казан урамнарында шорты кигән, күбрәк өлкәннәрдән торган сәяхәтчеләр төркеме күренә башлады. Алар шәһәребезнең мәдәният сарайлары әзерләгән кызыклы чараларны зур кызыксыну белән карап китәләр һәм кайберләрендә үзләре дә катнашалар иде. Бу чаралар күп вакытта Химиклар һәм Төзүчеләр мәдәният сарайларында узды. Кунакларыбызга халкыбызның күмәк уеннары, фольклорга нигезләнгән концерт номерлары һәм татар халкының традицион киемнәре бик ошый иде. Шул концертларның берсен сәяхәтчеләр белән Алмания-Совет дуслыгы җәмгыятенең рәисе булып эшләгән ханым да карый. Алмания делегациясе җитәкчесе, Казан белән саубуллашу алдыннан, татар халкының кунакчыллыгына һәм талантына соклануын белдерә. Шуңа күрәдер дип уйлыйм, 1972 елда Алмания шәһәрләрендә һәм районнарында Бөек Октябрь социалистик революциясенең даими үткәрелә торган юбилейларына катнашырга Казанның сәнгать коллективлары чакыру ала. Чакыру хаты КПССның Татарстан Өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев исеменә җибәрелә һәм Татарстан Өлкә Советы профсоюзларының рәисе Салих Гарифулла улы Сафинга тапшырыла.
«Freie Erde» газетасының татар артистларының Германиягә сәфәре турында язылган 1972 елгы ноябрь саны
Ул чакта мин Өлкә Советында халык иҗаты эшләрен оештыручы һәм башкаручы өлкән инструктор идем. Салих Гарифуллович Алманиягә барасы коллективларны сайлау һәм хәзерләүне минем өскә йөкләде. Шулай итеп, мин Татарстан халык сәнгатен чит илгә әзерләп алып чыгучы беренче җитәкче булдым. Ассызыклап шуны әйтә алам: 1960-1980 нче еллар – республикабыз халык иҗатының чәчәк аткан чоры. Казан шәһәренең барлык мәдәният сарайларында һәм йортларында башкару осталыгы профессиональ дәрәҗәгә җиткән коллективлар бик күп иде. Җыр жанры буенча Казан шәһәренең Куйбышев исемендәге мәдәният йортының искиткеч музыкаль талантлы Рәфкать Гомәров җитәкчелегендә эшләп килгән, халык арасында бик популяр булган «Саз» җыр ансамблен сайлап алдым. Бию коллективлары арасыннан ТАССРның 10 еллыгы исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче, төрле милләт биюләрен бик оста башкара торган «Юность» халык бию ансамбленә тукталдым. Коллективның җитәкчесе Татарстанның халык артисты Геннадий Скалозубов иде. Шушы ук мәдәният сараеның күп кенә конкурсларда җиңеп чыгып, дәрәҗәле дипломнарга лаек булган Артур Соловьев җитәкчелегендәге инструменталь ансамбле алынды. Беренче баянчыбыз – Әүһәдиев исемендәге музыка училищесы укытучысы Таһир Сөләйманов, икенче баянчыбыз Рәфкать Гомәров иде. Баянчылар төркемен ныгытыр өчен, Казан консерваториясенең баянчылар әзерләү укытучысы Ильяс Шәриповны алырга тәкъдим ясадылар. Ул немец телен дә яхшы гына белә, диделәр. Моның өчен миңа халкыбызның атаклы композиторы, консерватория ректоры Нәҗип Җиһановка керергә туры килде. Сөйләшү барышында ул: «Безнең халык иҗаты чит илләргә алып чыгып күрсәтерлек дәрәҗәдә үстемени?» – дигән сорау бирде. Мин аңа: «Казаныбыз һәм республикабызның күп кенә районнары сәнгать коллективларының башкару осталыгы бик югары дәрәҗәдә», – дип җавап бирдем. Моңа каршы ул, шатлыгын яшермичә: «Бу бик яхшы!» – диде. «Ильяс Шәрипов мәсьәләсенә килгәндә, сезгә ярдәм итү йөзеннән аның чит илгә чыгуына мин каршы түгел», – дип өстәде. Бу өч баянчы Татарстан халкының иң яраткан, иң популяр музыкантлары иде.
Барлык кыенлыкларны җиңеп, 36 кешедән торган коллектив, «Татарстан» поездына утырып, ил башкаласына юл алдык. Мәскәүдәге «Россия» кунакханәсе алдына килеп җиттек. Мин, эчкә кереп: «Безнең сәнгать коллективлары фестивальга кайчан һәм нинди поезд белән бара икән?» – дип сорадым. Андагы ханым: «Бездә заявка юк!» – дип җавап бирде. Мин үзалдыма: «Инде нишләргә?» – дигән сорау биреп, коридорда туктап калдым. Күзем көзгегә төште. Мин акбур кебек агарынган идем. Бераз уйланып басып торгач, Германиягә алып барасы сувенирлардан яңа гына басылып чыккан юлкүрсәткечне, борылгач, төрле төсләргә керүче Сөембикә манарасы статуэткасын һәм имән бармак кадәр генә чабатаны алып, Евгений Васильевич дип язылган ишекне шакыдым. Ул, башын күтәреп карады да, нәрсәдер ашыга-ашыга язарга тотынды. Мин, сувенирларымны аның алдындагы кечкенә өстәлгә куйдым да көтә башладым. Ул, башын күтәрде дә: «Тыңлыйм Сезне», – диде. Мин: «Сезгә Казан шәһәренең җитәкчеләреннән, халкыннан һәм сәнгать сөючеләреннән зур сәламнәр алып килдем!» – дидем. «Рәхмәт! Казанда булганым бар. Бик истәлекле, тарихи шәһәр». «Менә икенче безнең шәһәребезгә киләсегез булса, кирәкле урыннарыгызны табар өчен дип әле яңа гына чыгарылган путеводитель китабы да Сезгә, – дип, китапны өстәлгә куйдым. – Менә болары Казан шәһәренең Кремле һәм Владимир Ильич Ульянов-Ленин сурәте төшерелгән значоклар. Сөембикә манарасы статуэткасы да Сезгә. Борылгач, ул төрле төскә керә...» – дидем. Евгений Васильевич, сүзләремнең дөреслеген тикшерер өчен, статуэтканы әйләндерә башлады. Аннары: «Чыннан да, төрле төскә керә бит! – дип куйды. – Бу бик үзенчәлекле манара янында булганым бар». Бармак очы хәтле генә чабатаны кесәмнән чыгарып: «Бусы да Сезгә!» – дидем. Ул, чабатаны кулына алды да: «Вот это чудо лапты! Это татары сами плетут?» – дип елмаеп куйды. Мин, чабатаның аңа ошавына куанып: «Әйе!» – дидем. Евгений Васильевич, чабатаны кулында тоткан килеш: «Сез юкка гына кермәгәнсездер, берәр үтенечегез бармы әллә?» – дип сорады. «Үтенеч кенә түгел, бик зур проблемабыз бар! Безнең сәнгать коллективларын концертлар белән Бөек Октябрь бәйрәменә багышланган концерт-конкурска катнашырга чакырып, Алмания Демократик Республикасыннан КПССның Татарстан Өлкә комитетына чакыру хаты килгән. Менә ул имза салынган хат. Әле генә без Казан-Мәскәү поезды белән башкалага килеп төштек. Коллектив әгъзалары кунакханә алдында җыелып тора. Германиягә без нинди поезд белән баруыбызны белергә кергән идем. Безгә бүлек мөдирегез: «Казаннан заявка килмәде, шуңа транспорт та әзерләнмәде», – дип әйтте». Евгений Васильевич, телефон трубкасын алып: «Николай Иванович, Казан коллективларының Германиягә бәйрәм концертларына бару мәсьәләсе ничек тора? Заявканы без Казаннан соңыннан да соратып ала алырбыз. Хәзерге вакытта безнең резервта бик тәҗрибәле проводник белән яхшы вагон бармы? Алайса шул вагонны бүген китәчәк Мәскәү-Париж поездына 21 нче номер белән таксыннар», – дип әмер бирде. Миңа исә: «Поезд китәргә дүрт сәгать кенә вакыт калды. Сез хәзер, җыенып, Белорус вокзалына ашыгыгыз. Концертларыгыз уңышлы үтсен, хәерле юл сезгә!» – диде. Инде чыгарга дип ишеккә барып җиткәч, рәхмәтемне әйтеп, башны борып карасам, ул әле һаман, чабатага сокланып: «Чудо лапты!» – дип утыра иде.
Көн буена туган авырлыкларны хәл итә-итә талчыгып, поезд китәргә 5 минут калганда, үземнең урыныма барып аудым. Поезд әкрен генә безгә таныш булмаган җирләргә кузгалып китте. Мин, барысы да хәерле тәмамлануына куанып: «Аллаһ бар шул!» – дип уйлап куйдым. Поезд тизлеген арттырган саен, шатлыгым зурая бара иде.
Азрак хәл кергәч, егет-кызларның ничек урнашканлыгын тикшереп чыктым. Барысы да канәгать иде. 30-40 минуттан безнең белән танышып өлгергән проводнигыбыз дядя Миша: «Сезгә чәй өлгерттем! Һәрберегез килеп ала аласыз!» – диде. Шул арада баянчыларыбыз матур итеп үзебезнең моңлы татар көйләрен уйнап җибәрде. Моңарчы күрмәгән шәһәр һәм авылларны, табигатьне карап, поезд туктаган станцияләрдә андагы халык белән аралашып, киосклардан чәй эчәргә тәмле ризыклар алып, Брест шәһәренә килеп җиттек. Дядя Миша безгә: «Хәзер барлык вагоннарның да көпчәкләрен алыштырачаклар. Моңа кимендә алты-җиде сәгать вакыт кирәк булачак. Вокзалдан якын гына Брест крепостенда тарихи музей бар. Аны Кызыл Армия солдатлары актык сулышларына кадәр саклаган. Аларның командиры сезнең татар кешесе майор Петр Гаврилов булган. Сезгә бу музей белән танышырга тәкъдим итәм», – диде.
Музей безне җанны өшетерлек музыка белән каршы алды. Экскурсовод безгә Брест крепостеның төзелү тарихын сөйләде. Кызыл Армия солдатлары дошман илбасарлары белән аяусыз, каһарманнарча сугышып ятканда, дошманның алдынгы хәрби частьлары Мәскәү янына килеп җиткән булалар инде. Ә Брест крепосте дошманга һаман бирешмәгән. Бервакыт крепость эче тынып кала. Фашистлар куркакурка гына эчкә үтәләр. Анда канга баткан, аңнарын югалткан совет солдатлары ята. Немецлар аларны носилкаларга салып, машиналарга төяп, Германия ягына озаталар. Безнең солдатларның командиры булган, дошманга актык сулышларына кадәр бирешмәскә өндәп торган командирларын алып чыгар алдыннан, немец офицеры, үзләренең солдатларын бер сафка тезеп: «Дошманыбызның командирын алып чыгабыз. Сез, ул үткәндә, баш киемнәрегезне салып, башыгызны иеп озатыгыз. Чөнки чын сугыш батыры менә шундый булырга тиеш! Бу – барлык сугышчыларга да үрнәк!» – ди. Бик кызганыч, аны туган илендә колач җәеп каршы алмыйлар. Ул вакытта дәүләте дә, законнары да башка була шул. Аңа туган ягына да кайтырга рөхсәт бирмиләр. Советлар Союзы Герое дигән югары исемне дә озак еллар үткәч кенә ала Петр Гаврилов. Музейдан без бик авыр халәттә кайтып, вагоннарыбызга урнаштык. Шул ук вакытта илебезнең чикләрен фидакярләрчә саклаган каһарманнарыбыз өчен горурлыгыбыз да чиксез зур иде.
Көпчәкләр алышынып беткәч, дядя Миша: «Озакламый Польша чиген узабыз. Барыгыз да паспортларыгызны әзерләгез», – диде. Тәрәзәдән Польша җирләрен карый башладык. Кайбер кеше үз биләмәсендә балалары белән бәрәңге алып маташа, кемдер ат белән җир сукалый, печән чаба, кечкенә тракторы белән йөк ташый. Монда колхозлар юк, ахрысы, дигән фикер туды. Поезд туктаган станциялардә поляк халкының сөйләшүен тыңлап, шул тирәдә төзелгән корылмалар белән танышып, безгә таныш булмаган, пластик шешәләргә тутырылган салкын суларны эчеп, киосктан тәмле ризыклар алып, Берлин шәһәренә таба юл тоттык.
Менә без Алманиядә. Егетләр-кызлар барысы да тәрәзәләргә ябырылып, Алмания җирләрен карарга кереште. Бу илнең кечкенә шәһәр һәм авылларын карыйкарый, Берлинга якынлашканыбызны сизми дә калганбыз. Без яратып өлгергән дядя Миша: «Егетләр һәм кызлар, ике сәгатьтән Берлинга җитәбез, җыена башларга да була», – дип киңәш бирде.
Мәскәү-Париж поезды Берлин станциясенә туктады. Без төшәргә әзерләндек. Төркемнең җитәкчесе буларак, мин беренче булып төшәргә тиеш. Дядя Миша алдагы ишекне: «Рәхим итегез!» – дип ачып җибәрде. Карасам, безнең вагонга асфальтланган кара платформа җитмәгән. Немецлар бик экономияле халык дип ишеткәнем бар иде һәм дөрес булып чыкты. Әлбәттә, планнан тыш өстәмә вагоннар өчен платформа эшләнмәгән. Астагы балчыклы җиргә метр ярым араны сикерергә туры килде. Мин бию коллективы егетләренә үзләренең костюмнары тутырылган гофрларны һәм авыр ящикларны чыгарырга куштым. Шулвакыт күзем йөгерә-йөгерә килгән кешеләргә төште. Башыма, болар безне каршыларга килгәннәрдер, мөгаен, дигән уй керде. Алар килеп җиттеләр дә аптырашта калдылар. Мин татарча:
– Егетләр-кызлар, безнең барысы да тәртиптәме? – дип сорадым.
– Тәртиптә! – дип җавап бирделәр.
Безне каршы алырга килгән хатын-кыз урысча:
– Вы откуда и кто вы? – дип эндәште.
Мин:
– Без бик борынгы тарихлы Казан шәһәреннән, Республикабыз – Татарстан, – дидем.
– Сез татарлармы?
– Нигә андый сорау?
– Без татарларны, һаман ат өстендә йөргәч, кәкре аяклы, кыска буйлы, кысык күзлеләр дип уйлаган идек. Ә сез матурларның-матурлары икән.
– Әйе, Идел елгасы буенда яшәгән күпсанлы халыклар арасында казан татарлары иң матурларының берсе. Тырыш, белемле һәм талантлы халык. Безнең концертларны карагач, аның шундый икәненә үзегез дә инанырсыз, – дидем.
Немецлар:
– Very good! – дип, кул чабып алдылар.
– Ә хәзер, мин сезнең белән яшәргә тиешле хезмәткәрләр белән таныштырам, – диде ханым. – Минем исемем Наташа. Мин – тылмач. Менә бу кеше – җитәкчебез Вальтер Кунс. (Тарихтан мәгълүм: Адольф Гитлер Эрнест Тельманны һәм аның ун көрәштәшен аттыра. Алар арасында Вальтерның әтисе дә була.) Шоферыбыз – Карл Никколь. Ә хәзер, кадерле кунакларыбыз, Германия Демократик Республикасының башкаласы Берлинга рәхим итегез! Әнә, мәйданчыкта сезгә дигән ак автобус тора. Сезне Берлинның үзәгендәге Александрплац мәйданына урнашкан күп катлы кунакханәгә урнаштырабыз.
Берлин, Александрплац
Килеп җитеп, урнаша башладык. Алдан җибәрелгән исемлек буенча һәрберебезгә бүлмәләр билгеләп куелган. Бүлмәләрдә чисталык, ванналар капланган, аларга немецча һәм русча «дезинфицировано» дип язылган. Коллектив җитәкчеләрен һәм немец дусларны ярты сәгатьтән бүлмәмә кереп, алдагы планнар турында сөйләшү өчен, чәй эчәргә чакырдым. Хуҗаларыбыз безгә бик үзенчәлекле һәм кызыклы программалар төзегәннәр иде. Кунакларыбызга Казаннан алып килгән чәй ризыклары, аеруча чәк-чәк ошады. Чәйдән соң, тыныч йокы теләп, бүлмәләргә таралыштык.
Камил Саттаров
Безнең мирас. - 2021. - №4. - 91-95 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА