Журнал «Безнең мирас»

Алмания безне алкышлады

Алманиядәге беренче концерт Мальхау шәһәрендә булды. Сәхнәдә – чәчәкләр, урак һәм чүкеч эмблемасы, кызыл материалга «СССР төзелүгә 50 ел» дип язылган. Һәрберебез бик нык дулкынлана. Без, күп милләтле илебезнең вәкилләре, шушы чыгышыбыз белән немецларга мәдәният буенча нинди баскычка күтәрелүебезне исбатларга тиеш. Акрын гына пәрдә ачыла. Халык бию ансамбле «Яшьлек» дигән лирик татар биюен башкара. Егет-кызларыбызның дәртле биюләре, искиткеч киемнәре, тирән хисле музыкабыз немец тамашачылары күңелен беренче минутта ук сихерләде. Финал биюен барлык тамашачы аягүрә басып карады һәм көчле алкышлар белән бүләкләде. «Зур рәхмәт!», «Тагын килегез!» дигән сүзләрне ишетү һәрберебез өчен дә күңелле булды.


Веретенвальде һәм Франкфурт шәһәрләрендә үткәрелгән концертлар аеруча истәлекле булды. Безнең коллективка Франкфурт шәһәренең истәлекле медален тапшырдылар. Моңарчы мондый медаль белән СССРның бары тик ике генә вәкиле – Святослав Рихтер белән Давид Ойстрах кына бүләкләнгән булган.


ГДРда барлыгы 28 концерт бирдек. Концертлар мәдәният учакларында да, мәктәп һәм гимназия сәхнәләрендә дә барды. Заллар тамашачы белән тулы булды һәм искиткеч җылы кабул ителде. Шулар арасында Шверин шәһәрендә булган концертны ассызыклап китми булдыра алмыйм. Немец дуслар: «Чыгышны карарга безнең шәһәрдә урнашкан совет солдатлары да киләчәк, бу аларга зур шатлык һәм бүләк булачак», – диделәр. Чыннан да, концерт башланырга сәгать ярым чамасы вакыт калганда, үзенең солдатларын ияртеп, Советлар Союзы Герое Никифор Григорьевич Большаков килеп, минем белән танышты:


– Беләсезме, иптәш Саттаров, 1945 елны дивизиядә күпчелеге татарлардан торган сугышчылар белән Шверин шәһәрен фашистлардан азат иттек. Хәзер дә СССР Оборона министрлыгына, миңа хезмәт итәргә татарларны күбрәк җибәрегез, дим. Чөнки сезнең халык тәртипле, сүз тыңлаучан, өлкәннәргә хөрмәт белән караучан, тырыш һәм талантлы. Менә бүгенге бәйрәмгә килер өчен дивизиямдә хезмәт иткән барлык татар егетләренә бер тәүлек ял бирдем. Алар, мунча кереп, парадный киемнәргә ак якалар тектереп, шушы бәйрәмгә ашкынып, сезнең талантлы чыгышыгызны карарга килде. Бу солдатларга зур шатлык булсын! Иптәш Саттаров, без нигә сәгать ярым алдан килдек дип уйлыйсыз? Чөнки минем егетләрнең сезнең кызлар белән аралашып, серләшеп утырасы килә. Рөхсәт бирерсезме икән?


– Иптәш полковник, хәзер фикерләрен белеп чыгам, – дидем.


Алар «урра» кычкырып риза булдылар. Мин чыктым да:


– Ишеттегезме, иптәш полковник, бөтенесе «урра» кычкырып риза булды, – дидем.


Буфетлар эшләп торды, зал да шыгрым тулы. Икенче кыңгыраудан соң, без үз урыннарыбызга утыра башладык. Җитәкчеләр төркеме беренче рәттә урын алды. Уң ягымда – Вальтер Кунце һәм шәһәр җитәкчеләре, сул ягымда – тылмач Наташа, ә аның янында – чандыр гына, бик пөхтә киенгән һәм нечкә генә мыек җибәргән зыялы бер кеше. Аннан соң үзенең кызы һәм тормыш иптәше белән полковник. Безнең арттагы рәтләрдә – Шверин шәһәренең гарнизонында хезмәт иткән якташларыбыз – татар егетләре.


Казан артистларының ГДРдагы «Ostsee-Zeitung» газетасында басылган фотолары. 1972 ел

Миңа чит булган әфәнде, кулына программаны алып: «Салих Сәйдәшевнең «Совет Татарстаны» маршы Бөтендөнья маршлары арасында бик эчтәлекле. Матур мелизмасы буенча ничәнче урында торганын беләсеңме икән?» – дип сорады.


Мин:


– Найн! – дидем.


Ул:


– Бишенче урында! – диде.


Мин уйга калдым. «Бездән бик ерактагы Шверин шәһәрендә яшәүче бу кеше халкыбызның яраткан маршын каян белә икән?» – дип Наташадан сорадым. Наташа: «Ул – Шверин консерваториясенең профессоры. Әле күптән түгел генә дөнья маршлары буенча докторлык диссертациясен яклады. Шуңа күрә Сәйдәш маршы аңа билгеле», – диде. Мин немец профессорына маршны ошатып, бик зур бәя биргәне өчен чиксез рәхмәтемне белдердем. Түземсезлек белән баянчыларның маршны башкаруын көтә башладык. Концертны алып баручы маршның исемен һәм кемнәр башкаруын атап чыкты. Сәхнәгә Рәфкать Гомәров, Ильяс Шәрипов һәм Таһир Сөләйманов чыгып басты. Аларда бик сыйфатлы концерт баяннары. Тынлык. Егетләр әкрен генә маршны уйный башлады. Профессор, сәхнәгә очып менеп, баянчыларның һәрберсен кочаклап алырдай булып талпына иде. Аларның башкару осталыклары профессиональ дәрәҗәдә югары! Баянчыларыбыз уйнап бетергәч, залдагы тамашачылар, басып: «Very good!» – дип алкышлады. Профессор, егетләр янына кереп, маршны тагын бер мәртәбә уйнауларын үтенде.


Немец дусларга фольклор биюләребез дә бик ошады. Алар арасында иң җылы каршы алынганы Габдулла Тукайның «Таз малай» әсәре буенча куелган хореографик композиция иде. Аны ансамбльдәге егетләр составы башкара. Сәхнәдәге шәкертләр кечкенә генә намазлыкларда утыра. Сәдака җыярга казый керә һәм, һәрберсе янына килеп, акча ала. Бай малайлары кесәләреннән чыгарып бирәләр. Иң азактагы малай янына килеп җиткәч, аңа кулын суза, ә тегесе акчасы юклыгын белдерә. Казый, йөгереп барып, тал чыбыгын ала да таз малайны уртага чакыра. Шәкерт, иске намазлыгын астына салып, күрсәткән урынга барып ята. Казый каты гына селтәнеп бер суга, аркадан ниндидер ят тавыш ишетелә. Икенче сукканда да шундый ук тавыш. Казый өченче тапкыр суга да, малайны тиргәп, чыгып китә. Таз малай, казыйны алдый алганына шатланып, аркасыннан тимер поднос чыгара. Немец тамашачыларының мондый галәмәтне күргәне булмаган, ахрысы: егыла-егыла шаркылдап көләләр. Бу композицияне башкарган егетләрнең һәрберсе профессиональ дәрәҗәдә уйный. Шуңа күрә немец дуслар талантлы яшьләребезгә бик яхшы бәя биреп, алдагы концерт номерын әйтергә дә ирек куймыйча, аларны сәхнәгә кабат-кабат чыгара. Гомумән, «Яшьлек» ансамбленең милли биюләре алкышларга күмелә.


Алар арасында дусларыбызга бик ошаган тагын бер юмористик биюне әйтми китә алмыйм. Ул «Черт и монашка» дип атала. Аны иң оста, әйдәп баручы биючеләр Рамил Гайнуллин белән Дамира Шәйдуллина башкарды. Җен бик яшь монашканы чишендерергә бөтен көчен куя. Тегесе теше-тырнагы белән җеннең бу уена каршы килә. Җен дә бирешми, кыз алдында төрле хәйләләр кора, койрыгын болгап ала. Бик озак тырышканнан соң, монашка бер киемен салып ыргыта, бии-бии, икенчесен, өченчесен сала. Бию бик кызу темпта бара. Ахырда монашка, бөтен киемнәрен салып, пляжда ята торган формадан кала. Җен белән кочаклашып, рәхәтләнеп биеп китәләр. Монда инде тамашачы дусларыбыз егыла-егыла көлмичә булдыра алмыйлар.


Алга таба бик талантлы баянчы, музыкант, хормейстер Рәфкать Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамбле турында искә алып, шуны әйтәсем килә: коллективтагы кызлар һәр җырны оста башкарулары белән аерылып торды. Рәфкатьнең хор белән эшләве яңа методика нигезендә, үзенчәлекле стильдә иде. Кызларга немец телендәге бик популяр җырларны да өйрәтте ул. Аларны башкарганда, тамашачылар кызларга кушылып, аягүрә басып, бергә җырлады, соңыннан: «Very good!», «Спасибо!» – дип, алкышларга күмделәр.


Җиденче ноябрьдә булачак концертыбызны дусларыбыз ГДРдагы иң матур шәһәрләрнең берсе Ростокка билгеләгән иде. Вальтер Кунце мине шәһәрдә совет солдатлары һәм офицерлары җирләнгән зиратка алып барды. Шунда шәһәр уртасындагы зиратның чисталыгына, матурлыгына таң калдым. Һәр кабердә ак мәрмәрдән ясалган таш һәм алар чәчәкләргә күмелгән иде. Мин, кемнәр җирләнгәнен белер өчен, зират буйлап атлап киттем. Һәр ташта мәрхүмнәрнең исем-фамилиясе, туган һәм үлгән еллары алтын хәрефләр белән язылган. Аларның барысы да сугыш беткәч, 1945 елның июнь-декабрь айларында һәм 1946-1947 нче елларда вафат булганын белдем. Араларында ватандашларым, милләттәшләрем дә күп булып чыкты. Кисәк кенә күз алдыма Мирсәй Әмирнең үзем куйган «Тормыш җыры» спектаклендәге Басыйрның яраткан хатыны Фатыйманың (аны талантлы артисткабыз Фидания Сәлахова башкарды), ире үлү хәбәрен ишеткәч: «Сугыш беткәч, сугыш беткәч бит!» – дип өзгәләнеп, үксеп-үксеп елавы килеп басты. Мондый хәлләрнең чыннан да булганлыгын, дөреслеген әлеге зират янә бер дәлилләде.


Артистларыбыз ГДР сәхнәсендә

Без ГДР шәһәрләре, музейлары, архитектура үрнәкләре, спорт сарайлары һәм Икенче бөтендөнья сугышының кара шәүләсе булып калган концлагерьлар белән таныштык. Менә алар арасында яманаты чыккан «Равенсбрюк» хатын-кызлар концлагере. Монда фашистлар 92 мең хатын-кызны һәм бала-чаганы газаплап үтергән. 60 мең кеше ачтан һәм төрле эпидемиядән һәлак булган. Үз күзләребез белән газ камераларын һәм крематорий мичләрен күрдек. Һәрберебезнең тамак төбенә төер тыгылды. Без, аеруча сугыштан соң туган буын, фашистлар турында укып һәм ишетеп кенә беләбез. Алмания җирендә әти-әниләребез, абый-апаларыбыз батырлыгы алдында ихтирам белән тагын бер тапкыр баш идек. Алар дөньяны фашист чумасыннан коткарды, илебез азатлыгын саклап калды, безгә укырга, эшләргә һәм иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Мондый мәхшәрне безгә һәм киләчәк буынга Ходай башка күрсәтмәсен иде.


Цизендорф авыл хуҗалыгы кооперативында да безне җылы каршы алдылар. Аның рәисе – СССРда берничә тапкыр булган, рус телендә дә ярыйсы гына аңлаша торган, энергияле, тырыш, 30-35 яшьләр тирәсендәге җитәкче. Биредәге сыер фермаларының чисталыгына, мөгезле эре терлекнең тазалыгына сокланып карадык. Цизендорф бистәсендә бөтен йортлар да ике катлы, аның эчендә барлык уңайлыклар да булдырылган.


Ял итеп, кооперативның мәдәният йортына җыелгач, мәктәп укучылары муеныбызга зәңгәр галстуклар бәйләде. Шулай итеп, без илебезгә ГДР пионерлары булып кайттык. Клуб эчендә кафе төзелгән. Немецлар шунда кичке ашны ашап, концертыбызны карап, җырлап-биеп, матур бәйрәм ясады. Җитәкче буларак, җылы каршы алганнары өчен, хуҗаларга олы рәхмәтемне белдердем. Рәфкать Гомәров аларга «Саз» кызлары башкаруында немец телендә бик матур җыр багышлады. Залдагы тамашачы, кушылып җырлап, безне кабат сөендерде.


Без, саубуллашып, рәхмәтебезне әйтеп, кунакханәгә кайтып киттек. Автобуска утыргач, артистларым: «Урра, иртәгә ял итәбез! Туйганчы йоклап, кибетләрдән күчтәнәчләр алып, чит ил мунчасында рәхәтләнәбез!» – дип кычкырып җибәрделәр. Әмма кичке унынчы яртыда берәү ишек шакыды... Карасам, бик матур хәрби формадан подполковник басып тора иде:


- Концерт труппасының җитәкчесе Сез буласызмы? Безнең гарнизонда бик күп татар хезмәт итә. Алар сезнең уңышлар турында немец газеталарыннан укып сөенә. Без беләбез: иртәгә сезнең ял көне. Шуңа күрә татар солдатлары: «Якташларыбыз янына барып, үтенечебезне җиткерегез әле. Алар гарнизонга бер-ике сәгать концерт күрсәтә алмаслар микән? Туган илгә кайткан кебек булыр идек», – диделәр.


– Иптәш подполковник, мин моны үзем генә хәл итә алмыйм. Коллективның фикерен белергә кирәк, – дип, үземә төркем җитәкчеләрен чакырдым.


Алар, берсүзсез, барырга риза булуларын, тик менә Германия күчтәнәчләрен алырга вакыт җитмәвенә борчылуларын белдерделәр.


Подполковник, үзенең җитәкчесе белән киңәшеп:


– Килсеннәр генә! Ял көне булуга карамастан, гарнизондагы бөтен кибетләрне ачтырам, алырга теләгән товарларга 25 процент ташлама да ясатам, – диде.


Без икенче көнне ике сәгатьтән гарнизон капкасына килеп җиттек. Дежур солдатлар елмаеп каршы алды. Кибетләре бик бай иде. Кирәкле барлык әйберләрне дә алдык. Мәдәният йорты шактый зур, концертны, гадәттәгечә, татар биюе белән ачтык. Программа, инде күп мәртәбә күрсәтелгәнгә, яхшы темп, ритмда барды. Сәхнәгә төрле үтенечләр килә башлады: «Мин – Актаныш районыннан. Актанышка багышланган җырны башкарыгыз әле...» Әнә шундый эчтәлектәге язмалар Арча, Мөслим, Сарман һәм Апас районнарыннан булган якташларыбыздан бертуктаусыз явып торды. Рәфкать миңа: «Камил абый, нишлибез?» – дигән язма җибәрде. Мин, «Саз» кызларының барысы да, бәлки, Мөслим, Апаска багышланган җырларны белеп бетерми торганнардыр дип уйлап: «Арча» – ике куплет, «Сарман» – ике куплет», – дигән кыска хәбәрне җибәрдем. Рәфкать монда да үзенең тырышлыгын, төгәллеген күрсәткән, күрәсең, кызларын сәхнә артына чакырып, вакытын да табып, репетиция ясарга да өлгергән. Алып баручы сәхнәгә «Саз» ансамблен чакыргач, кызлар «Сарман»ны, ә аннары «Арча»ны җырлады. Хезмәт иткән татар егетләре кызларга кушылып, бергәләп җырлап бетерде. Алкышлар бик озакка сузылды. Гарнизон җитәкчесе дә: «Молодцы, татары!» – дип, каты гына кул чапты. Милләттәш егетләребез, безнең янга килеп: «Бик әйбәт концерт программасы әзерләп килгәнсез, рәхмәт сезгә! Йөзгә кызыллык китермәдегез. Кайткач, безнең яхшы гына хезмәт итүебезне, алдынгы сафларда булуыбызны массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы туганнарыбызга, дусларыбызга һәм республикабызда яшәгән барлык халыкка җиткерсәгезче. Бәлки әле, туган илебездә дә очрашырга туры килер», – дип, хәерле юл теләделәр.


Китәсе көн дә килеп җитте. Шушы арада туганлашып беткән дусларыбыз: Вальтер Кунце, тылмачыбыз Наташа, автобус шоферы Роланд безне Берлинга алып китте. Безне «ГДР-СССР дуслыгы» йортында җитәкчеләр көтеп тора иде. Алар сәнгать коллективларын киләсе елда Берлинда узачак XI халыкара яшьләр фестиваленә чакырды. Олы рәхмәтләрен белдереп, һәрберебезгә зур пакетка салынган сувенирлар һәм ике тәүлеккә җитәрлек тәмле ризыклар бирделәр. Без, кочаклашып, дуслашып, аларны Казаныбызга чакырып, Берлинда тагын очрашуларны өмет итеп, вагонга кереп утырдык. Поезд кузгалып китте, немецлар кул болгап, елмаеп озатып калды. Алмания җиреннән чыкканда, баянчыларыбызга: «Әйдәгез әле, моңлы татар җыры белән юлны дәвам итик!» – дидем. Алар «Авыл көен» уйнап җибәрде.


***


Яраткан шәһәребез Казан безне немец профессоры искиткеч зур бәя биргән, халкыбызның даһи композиторы Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы» белән каршы алды. Без бәхетле идек. Әйе, бик бәхетле!


Камил Саттаров


Безнең мирас. — 2021. — №4. — 91-95 б. 

Теги: Камил Саттаров Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру