Журнал «Безнең мирас»

Алмагач

Алмагач сүзе алма һәм агач сүзләреннән кушылып ясалганын, җимешенең алма икәнен барыбыз да беләбез. Алма халкыбызның төрле шивәләрендә багалма, буалма дип тә йөртелә.


Ул халкыбыз дастаннарында могҗизалы җимеш буларак сурәтләнә. Алма мәхәббәт җимеше һәм үрчем бирүче нигъмәт тә әле. Мәсәлән, «Кузы Көрпә һәм Баян Сылу» дастанында Ак хан һәм Кара хан, балалары булмау сәбәпле, фал ачучы картка бара, карт исә, боларга фал ачып, хатыннарына үзе биргән алмаларны ашарга куша. Тегеләр шулай эшлиләр һәм, тугыз ай дигәндә, ике ханның да хатыннары бала таба. Ак ханның улына – Кузы Көрпә, Кара ханның кызына Баян Сылу дип исем кушалар. Әсәр менә шушы вакыйга белән башланып китә.


Әкиятләргә килсәк, анда сүз күбрәк алтын алма тирәсендә бара. Хәтерләсәгез, бу сюжет берничә әкияттә бар. Әлеге әсәрләрдә бер патшаның бик шәп бакчасында алмагач үсеп утыра, ул һич кенә дә гади алмагач түгел, ә могҗизалы икән, чөнки аның алмалары алтын. Шунысы кызык: әлеге алтын алмаларны өзеп ашый алган кеше тылсымлы көчкә ия була һәм, төрле сынауларны үтеп, бәхеткә ирешә ала. «Үги кыз һәм патша углы» әкияте сюжеты тулысынча шушы алтын алма хикмәтенә корылган.


Халкыбыз алманың тәмен, матурлыгын, хуш исен һәм башка сыйфатларын табышмакларда да зурлый. Мәсәлән: «Бакчадагы асыл кош, төшәм, диеп тилмерә».


Халык җырларында да алмаларга игътибар бик зур:


Алмалар алып ашатам,
Яраткан былбылыма.
Ычкынмаслык бәйләдең бит
Мәхәббәт чылбырына.


Барыбызга да алманың кайнатмасын да, кагын да, киптергән телемнәрен дә, агачыннан әле генә өзеп алганын да рәхәтләнеп, тыныч күңел белән ашарга язсын, амин!


Сәхифә «Татар халкы традицияләрен саклау һәм үстерү «Татар ядкярләре» шәхси
учреждениесе (җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Фәнзилә Җәүһәрова) белән берлектә әзерләнде.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Сихәтле мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру