Алма
Иң әүвәл мәшһүребез Каюм Насыйриның «Хәвасе нәбатат» («Шифалы үләннәр») китабына мөрәҗәгать итик: «Алма (яблоко) – җиребездәге гадәти һәм күренекле җимеш. Гарәпчә – тоффах, фарсыча – сиб дип атала. Әмма алманың бик күп сортлары бар. Дәвага кулланылганы – бакча алмасы. Җиңелчә бизгәккә, ашказаны шешкәнгә һәм эчәгеләр пешеккәнгә алма файдалы. Алма бөрештергеч түгел. Алманың суын сыгып, лимон суы белән катнаштырып эчсәң, температураны төшерер. Файдалы үзлекләре күптер».
Алма төшендә йод күп. Әгәр көн дәвамында 5-6 алма төше чәйнәсәң, организмның йодка булган ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Алма холестерин күләмен нормага сала. Моның өчен көненә ике алма ашау җитә. Алмада аскорбин кислотасы, фруктоза, магний күп. Кабыгында витаминнар 4-6 тапкыр артыграк.
Алмада 86 процент чамасы су, шактый гына күләмдә клетчатка һәм пектин матдәләр бар. Алмаларның төп состав өлеше — төрле шикәрләр, алар башлыча фруктоза формасында. Бу матдәләрнең микъдары, алманың сортына һәм үсү урынына карап, 5 проценттан алып 10 процентка кадәр була. Шикәрнең микъдары җәйге сортларда көзге сортлардагыга караганда, ә көзгеләрендә исә кышкы сортлардагыга караганда азрак. Төньяк сортларда су көньяк сортлардагы белән чагыштырганда күбрәк, ә шикәр азрак. Алмаларда алма һәм лимон кислоталары бар (алма кислотасы лимон кислотасына караганда 3 тапкыр күбрәк). Моннан тыш, аларда салицил һәм борат кислоталары да бар. Алма кабыгында шикәр һәм кислоталар йомшагындагыга караганда азрак, ә дубиль матдәләр исә күбрәк. Өлгермәгән алмаларда крахмал булса, өлгереп җиткәндә ул шикәргә күчә бара.
Минераль матдәләрдән алмаларда тимер һәм марганец тозлары, аз гына күләмдә калий, натрий һәм кальций тозлары бар. Алманың күп кенә сортлары С витаминына бай. Кайбер сорт алмаларда аз гына күләмдә В группасы витаминнары һәм каротин да бар. Алмаларны яңа өзелгән, киптерелгән, туңдырылган һәм консервланган хәлдә ашарга ярый.
Әлбәттә, көзге һәм кышкы сортларны консервлау яки киптерү яхшырак.
Антоновка алмасының сорты Татарстанга, аерым алганда, Кама Тамагы районындагы Антоновка авылына бәйле икәнлеген күпләр белмидер дә әле.
Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.
"Безнең мирас". - 2022. - №4. - 111 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА