Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Акыл - мидәге сырлар (Хикмәтле җөмләләр)

Акыл - мидәге сырлар (Хикмәтле җөмләләр)

Акыл – маңгайдагы җыерчыклар түгел, ә мидәге сырлар. Дөрес җаваплар бирүче түгел, дөрес сораулар куючы кеше галим дип атала. Бик күп кирәкмәгән нәрсәгә өйрәнә алмаган укучылар галимгә әйләнә. Алм...



  • Акыл – маңгайдагы җыерчыклар түгел, ә мидәге сырлар.



  • Дөрес җаваплар бирүче түгел, дөрес сораулар куючы кеше галим дип атала.



  • Бик күп кирәкмәгән нәрсәгә өйрәнә алмаган укучылар галимгә әйләнә.



  • Алманың шапылдап җиргә төшүен күпләр күргән һәм күреп тора. Әмма Ньютон гына: «Ни өчен?!» – дигән сорау куйган һәм бөтен Галәмгә хас мөһим законны ачкан.



  • Урыслашкан башка милләт вәкилләре шовинизмда урыс милләтчеләрен дә уздыралар.



  • Ирләр барысы да бериш, хезмәт хаклары гына төрле.



  • Күп ирләр хатыннарын аңламаганга сабыша. Чөнки бу аларга арзангарак төшә.



  • Кызару – кешегә хас сыйфатларның иң кешелеклесе.



  • Ирләр күбрәк үзләренә ошаганны түгел, үзе аларга ошаган хатын-кызны сайлый.



  • Мәхәббәттә тәннәр һәм матур сүзләр тантана итә.



  • Мәхәббәттә җиңүчеләр булмаса да, җиңелүчеләрнең исәбе юк.



  • Мәхәббәт – мәңгелек, гашыйклар гына алмашынып тора.



  • Мәхәббәт терекөмеш сыман: аны йодрыкта түгел, ачык учта гына саклап була.



  • Мәхәббәт даруы – өйләнешү.



  • Мәхәббәт – һәр тарафы чыгымнар белән чолгап алынган хисләр диңгезе.



  • Бездә җайлап авыру өчен дә ат тазалыгы кирәк.



  • Үч алырга керешкәнче, ике кабер казы.



  • Артык әйтер сүзе булмаса, хатын-кыз иренә бер генә сүз әйтә.



  • Гаиләдә тынычлык саклау өчен, һичьюгында ике телевизор кирәк.



  • Бик җиңел бирелгән вәгъдә – аның үтәлмәячәгенең ышанычлы билгесе.



  • Бәхет – нык сәламәтлек һәм начар хәтер.



  • Сабыр кешенең ачуыннан саклан.




Фарук Нәфиев

Безнең мирас. - 2021. - №9. - 63 б. 

#Фарук Нәфиев #Яңалыклар #Татар гаме

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи