«Ай, авылда булырга!»
Самарадан тиз кузгалдык. Теплоход кетер-кетер итеп су үренә йөзәргә тотынды. Кош кебек бик очып китә алмый малаең. Харис абзый аркасында расходым җиңеләйде. Пароходта көн аларның азыгы белән генә үтә. Алма, бөрлегән пироглары, каз итләре, итләр – бар да бар. Бик һәйбәт тозланган каз ите бик кадерле хатирә булып калды.
Нурвисал апай миннән һич качмый инде. Бергә сөйләшеп, туганлашып барабыз. Шәфкать белән генә карап торган хатын-туганның ардагы (кадер-хөрмәте) астында бару җанга бик кадерле нәрсә.
Казан пристане
8ендә Волганың ягасындагы агачлыкларның, күкле-яшелле-кызыллы-сарылы булып, егерме төрле төскә кергән рәвешенә сокланып, матурлыгына хәйран булып барабыз. Көн бик һәйбәт. Теплоход күкрәгендә тибрәлеп, тирәне карап барулар чиксез күңелле.
Ташкенттан Нижнийга бара торган карт сартның укучы сыйныфыннан булган җегет угылы Сәгыйтьбәк Корбангалиев белән дә таныштым. Әдәбият һәм язучылар белән таныш бу үзбәк баласы белән дә адреслар алыштык. Хатирә дәфтәренә дә яздырып алды. «Беренче үзбәк танышыма», – дип яздым. Үзбәкчә журналлар биреп укытты. Ямьле әсәр калдырды.
Мин йоклап уянганда, Казанга җиткән идек. Сәгать 2 нче иде. Пристаньга төшеп урнаштык. Мин Хәдичә ханымнарга барачак булдым.
9ында без сәгать 8 булганны көтеп, берәр кисәк нәрсәбезне сакларга калдырып, трамвай белән Казанга бардык. Хәдичә ханымнарга барып төштек. Алар Сәмигулла Сәлимовлар белән бер ишегалдында, бер йортта торалар икән. Шулай итеп, Хәдичә ханым мине нумерга төшү расходыннан коткарды.
Наркомземга барып Мәсгуд Фәйзине күрдем. Харис абзыйлар нумерына барып, Нурвисал апай янында утырып чыктым. Комбинатка кереп чыктым. Нәгъләтләр, пьесаларымны әле матбагага бирмәгәннәр.
10сында Әхәт белән Һади Такташка бардык. Байтак утырып чыктык. Дәүләт театрына барып, Рәфгатьне күрдем. Әпсәләмов, Тинчурин, Тарханов, Колмәмәтләр белән күрештем. Сәмигулла абзыйларга кердем, чәй эчтем.
11ендә Наркомпроска бардым. Байтак кешеләр күрдем. Комбинатка барып, Ибраһим Кулиев белән Зәбирине күрдем. Сөйләштем, урыннар сораштым.
Обедта сөйкемле җегет Мөхәммәт Кулиев белән сөйләшеп утырдым. Ул миңа ягымлы тоела. «Фәрештә»не укып чыккан икән. «Ул уйналса, халыкның авызында шул гына булыр», – ди. Үзе бик яраткан. Ярый, бер татар җегете ярата торсын әле.
Мәркәз көтепханәгә барып, Суфия Таһирова туташны күрдем. Урын сорадым. Эшчеләр арасында булырга теләп, Бишбалта, Яңа Бистәләрдән урын табып бирүләрен үтендем.
12сендә, чакыруы буенча, Әхмәт Гомәровка бардым. Озак утырып, яхшы сүзләрен ишеттем. Кайдан теләсәм, шуннан урын табып бирергә булды. Үзе язган пьесаларны күрсәтте, укыды, киңәште.
Урда җегетләре янына бардым. «Болгар»га төшкәннәр икән. Алмалар, баллар, печеньеләр белән чәй эчерделәр. Бергә Державин бакчасына бардык.
Хәдичә ханым бик яхшы карый, кунак итә. Урнашканчы тор, авырсынмыйм, ди. Рәхмәт яхшы сүзенә. Разыя исемле тагы бер сеңлесе килде. Бик күңелле булды. Карталар уйнадык, алмалар ашадык.
Кич Сәмигулла абзыйларга кердем. Әхмәт исемле авылдан килгән энеләре белән таныштым. Харис абзый да килде. Алма бәлешләре, вареньеләр белән тәфсилләп чәй эчтек. Аннан Зөһрә ханым белән көтепханәгә бардык. Суфия туташ белән миңа урын хакында сөйләшеп кайттык.
Мирхәйдәр Фәйзинең олы абыйсы – тәнкыйтьче, мөхәррир, тәрҗемәче Харис Мөхәммәтзариф улы Фәйзи (1871-1933) гаиләсе. Сулдан уңга: хатыны Әсма Әхмәт кызы кечкенә улы Әкрам (5 яшендә үлә) белән, Мидхәт (уртада), Шәүкәт (утырган), Харис Фәйзи һәм аның янәшәсендә булачак бөек композитор Җәүдәт Фәйзи, артта – бала караучы ханым. Оренбург, 1915 ел
14ендә. Ашау-эчүне мөмкин кадәр читтә үткәрергә карыйм. Столовойда обедать итәм. Шулай да Хәдичә ханым үз хисабына тамакланырга да мәҗбүр иткәли.
Садри Җәләл фатирына барып, «Сәрвиназ» дигән хикәямне карарга калдырдым. Хатыны белән таныштым.
15ендә Большой Проломныйда Хәким Сәлимҗанов белән очраштым. Бишбалта көтепханәсен карарга бардым. Шәһәрдән аерымрак, җыраграк, әлбәттә. Трамвай белән бардым һәм кайттым. Үзе, һавасы, көтепханәсе – бар да ошады. Торырга ярый икән дип уйладым. Минем өчен муафыйк җир төсле күренде. Тынрак, рәхәтрәк, мин теләгәнчәрәк ул.
Зөһрә ханым чакырып чәй эчерде. Үзебезгә кереп ашап йөр, тартынма, теләгән вакытыңда сорап аша, ди. Шөкер, сыеныр урыннар бар. Ул да бәхет.
Көненә бер-ике кадак алма ашап торам.
16сында көтепханәләрнең «Районный комитет политпросвет»лары белән сөйләшер өчен Пороховойга киттем. Дамбаны, вагонга утырмый, җәяү үттем. Сахрадан, тирәкләр арасыннан бару үзе бер хозур булды. Бишбалтадан Ягодный Бистәгә, аннан Пороховойга чыктым. Ягодный белән ике араны аерган Казанка суын күрдем.
Пороховойда заводлар, фабрикалар күп кенә, халык та йөреп кенә тора. Райкомга кереп сораштым. Заведующийлары урыс икән. Пороховойдамы, Татар эшчеләре клубындамы калдыру дәртенә төште. Мин Бишбалта көтепханәсен кайгыртып килгән идем. Шулай да Пороховойда эшче халык күбрәклеген уйлап, күңелем бу якка да тартылып куелды. Пороховойны да яратып кайттым. Ләкин Казанның үзе белән араның җыраграгы аптыраткалый.
Бүгенге сәяхәтемдә трамвайга утырмадым. Көнне 15 сумлык алма белән генә уздырдым. Арып кайттым да кайтышлый ук Проломныйдагы бер столовойга кереп жаркой ашадым.
17сендә Толчокка чыгып йөрдем. Халык кырылып сәүдә итә. Күмәч, булки, алмалар алдым. Әллә ничә җирдә гармун уйныйлар. Һәммәсе дә татарлар. Бөтен дөньямны онытып тыңлап тордым. Җанланып, рәхәтләнеп киттем. Авылга барасым килеп, Казаннан бизеп куйдым. Их, авыл, авыл! Авылда бүгенге кебек ком бураннары да булмас иде бит.
Күземә күренәме дип торам, Тәүфикъны очраттым. Тәүфикъны – Уфада торганда көннәремне ямьли торган сөйкемле малайны, яшь кенә дустымны очраттым. Ул сельхозтехникумда укый икән. Күп сөйләшеп тордык. Күңелләнеп, аны күрү белән бәхетлеләнеп калдым.
Көтепханәгә барып, Суфия туташ белән сөйләштем. Урыннар барын, булачагын белдем. Тик 15 көнсез рәсми урнашырга гына мөмкин түгел. Яңа Бистәдә дә урын булачак, аны да барып кара, дигәч, кесәмә бер кадак юл азыгы тутырдым да, анда киттем. Ул да җырак кына икән. Җиттем. Бер авыл кебек кенә җир икән. Сабын заводы янындагы көтепханәгә кердем. Һәйбәт бинада. Ул яктан ярыйсы. Заведующие Ваһапов белән дә сөйләштем. Ләкин һич як белән Бишбалта, Пороховой тәэсирләрен бирә алмады. Күңелемне тартып калмады. Татар хатыннарының таныш рәвешләре, гел татарлар очравы беркадәр вәгъдәләр биреп торса да, әллә нәрсәкәйләре генә гайрәтемне чигерде.
Өйгә кайтканымда Фатыйма туташ язып утырадыр иде. Кып-кызыл алма бирдем. «Алма» алманы ашады.
18ендә Наркомпроска бардым. Садри Җәләл «Сәрвиназ»ымны яратмый кайтарып бирде. Марксизм идеологиясенә хилафтыр шул. Ләкин матурлыгын кем инкарь итәр. Шул ук Садри, вәгъдәсе буенча, главполитпросвет мөдире Хафиз Сәйфигә алып кереп таныштырды. Көтепханәләрдән урын бирүне сорады. Ул, вәгъдә биреп, иртәгә райком башлыгын чакыртып сөйләшергә булды. Миңа килергә кушты. Теләгән урының бирелер, диде.
Кич Хәдичә ханым, Фатыйма, Рәхимәләргә «Ак калфак»ны укыдым. Аларга ошады, мактадылар.
19ында. Көзнең шушы көннәрендә, ай, авылда булырга! Юлыкның урман араларында Вафалар, Вәлиләр, Саматлар, Гәрәйләр, Хөсәеннәр, Миңлегали Манаповлар, Шәрәфетдиннәр, Әхмәтләр, Бәхти Габдуллалары, Гарифулла Фәйзуллиннар, Мөхәммәтгалиләр белән гармун уйнап-җырлап, әйттереп утырсаң икән.
Главполитпросветка бардым. Сәйфи үзе үк күреп, чакырып алды. Райком политпросвет мөдире – урыс та бар. Тагы бер татар җегете. Минем белән сөйләштеләр, сораштылар. Кайдан урын телисең, диләр. Үзләре Пороховойга татар эшчеләре клубына куярга телиләр. Көтепханә мөдире, труппа руководителе исеме белән ике жалунияле ике урын тәкъдим итәләр. Квартир мәсьәләсе хәл ителсә, мин күнәчәк булдым. Теге урыс белән дә озак сөйләшеп утырдым. Эшләү юлларын өйрәтте. Бик ипле, сөйкемле яшь кенә җегет ул. Эш вакытында да булышлык итәрмен, ди. Кызыктырды, фатирны да кайгыртырмын, диде. Нәтиҗә бер-ике көннән беленәчәк булды. Тугрысы гына, мине урын белән тәэмин итүдә вәгъдәләр даусыз булмады. Һәммәсе тырыштылар. Эш үземнән генә калды. Булмый калса да, үземнән генә булачак.
Бер кондитерскийга кереп, бер стакан сөт белән бер булки ашадым. Бер алма пирогы ашадым. Өйдә Хәдичә ханым бәрәңге куырып ашатты. Никадәр үземнән ашарга тырышсам да, муаффәкъ булып бетми.
Самолеттан Казан кремле күренеше. 1937 ел. С.Фридлянд фотосы
Сөембикә манарасын карарга бардым. Моңарчы янына ук барып караганым юк иде. Крепостьның эченә кереп, янына бардым, капкасыннан үтеп йөрдем. Кулларымны тигездем. Бер якка янтайган кебек булып тора. Тирәләрендә йөреп, Сөембикәләр баскан җирләргә басып, аларның да күзе караган Казанка суларын, җырактагы түбәләрне күреп йөрдем. Шулай да милли хискә артык бирелмәдем. Манара да, чын Сөембикәнекелектән чыгып, кирпеч белән чорналып алынган. Ул чактагы хәлләр белән әсәрләнеп түгел, хәзерге күренешләр белән зәвыкланып кырларны, суларны, бистәләрне тамаша итеп җуандым. Далаларны күреп куандым.
Кич Зөһрә ханымларга кердем. Уллары Һашим бүген генә Мәскәү выставкасыннан кайткан. Нәҗип Сәйфи дигән җегет белән таныштым. Бергәләп чәй эчтек. Бик тәмле ботка ашадык. Һашим Мәскәү күренешләрен сөйләде. Бик озак утырдым. Зөһрә ханым үзенең «Мәктәпкә кадәр тәрбия эше» дигән әсәрен биргән иде. Шуны бергәләп тә тикшереп чыктык. Үзе, балалары белән бергәләп, һәммә җырларны, биюләрне, пластинкаларны гамәли күрсәтә барды. Соңынтын Һашим пианино уйнап, Рәисә белән парлап җырладылар. Рәисә уйнап, «Бүз җегет» арияләре белән таныштырды. Бик күңелле, җанлы узды вакыт.
20сендә иртә чәйне Хәдичә ханым коймак белән эчерде. Зөһрә ханымның китабын карап, шигырьләрен төзәтеп, кайсыларын яңадан язып, төшкә кадәр утырдым.
Галимҗан Ибраһимовка бардым. Берәүләр белән чыгып бара икән. «Кайдан килеп чыктың? Миңа килдеңме, әйдә, керик! Юк, алайса син миңа иртәгә кил инде. Иртәгә, булдымы?» – дип, кул бирде. Ярый, дип киттем. Электрик утлары белән ялт иткән Большой Проломныйда байтак йөрдем. Утка чолганып беткән трамвайлар уза, магазиннар, халык... Күңелле шунда да...
25ендә. Эт эчәгесе кебек тик йөри бу минем Пороховойга урнашуым. Һаман өзелми әле. Бүген Главполитпросветка барып, Пороховой белән телефонда да сөйләштереп бетердем. Була, була, диләр.
Кич Зөһрә ханымнарга кергән идем, хуҗалардан берсе дә өйдә юк. Сәидә ханым, Нәҗип Сәйфи, Җөвәирә туташлар белән чәй эчтек. Алма бәлеше белән сыйландым.
26сында Тукай урамы белән барып, Мулланур Вахитов һәйкәле янында, бакчада озак утырдым.
Кич Галимҗан Ибраһимовка бардым. Янында байтак утырдым. Урыннар хакында аңлаштым. Керергә киңәш бирде. Укы да, ди. Арада үзе дә киңәш сорап куя. Кергән кешеләргә мине: «Менә «Галиябану», танышыгыз!» – дип кенә таныштыра. Әллә кемнәр белән таныштырган иде, онытып бетердем инде. Миңа нигә кирәк соң алар.
28ендә. Театр әсәрләре конгрессы гамәлгә куелып ята. Укый башлаганнар.
Башкнига белән килешүнең срогы тулды. Ә пьесамның басылуыннан нәшан (рәсми җавап) юк. Бүген китабымны кире сорап, штрафлар даулап, хат яздым. Иң уңмаган урын икән мәгариф тирәсе.
Ну алма да ашала!..
Хәдичә ханымнарда ята бирәм. Алар кумый, мин китмим. Эшләр рәтләнмәгәч, китеп кая барыйм. Кесәдә ике миллиард кына акча калды инде. Мөхәррир Гали Рәхимне эзләп өйләренә бардым. Күрдем, таныштым, сөйләштем. Ул балалар әдәбияты төзүгә саяләнүле булганга, балалар пьесаларымны тәкъдим итеп чыктым. Үзе аерып язарлык бер тәэсир калдырмады.
Урамда Фатих Әмирханны күрдем. Кечкенә арбага утырган да, бер малай артыннан этеп йөртә. Туктап карап калдым. Көтепханәгә барып «Яшь юксыл»ларны укыдым. Минем «Кәкре каен» уйналган икән.
29ында Наркомпрос бүлегенең заведующие Семеновка алып кереп таныштырды. Ул, телефон белән сөйләшеп, 15еннән (яңача) Пороховой татар эшчеләре клубы янындагы көтепханәгә назир итеп билгеләнәчәгемне белдерде. Эш азрак юлга керде.
30ында кичә алган язу белән Пороховойга – райкомга бардым. Кич, Зөһрә ханымның бала тәрбиясе хакындагы китабын тагы бер тикшерер өчен аулак урын эзләп, аның сеңелләре Суфия туташ Таһироваларга бардык. Суфия туташ, тагы бер сеңлесе, Фаикъ исемле җегет энесе өйдәләр иде. Чәй эчә-эчә китапны төзәттек. Зөһрә ханым зур ук әһәмиятле бер әсәр мәйданга чыгарган.
Кич Зөһрә ханымнарга кердем. Орның Зариф мулла да аларда. Аның белән сөйләшеп утырдым. Аш ашадык, бик тәмле пешкән төйгән ит бәлеше ашадык. Аштан соң залга чыгып утырдык. Сәмигулла абзый бер баласын рояльгә утыртты, ике кызын чакырып җырларга куйды. Берәм-берәм татарча, башкортча, казакъча, чирмешчә, малорусча, русча җырлар җырлап бер кечкенә концерт рәвешен бирделәр. Һашим уйнаган хәлдә кушылып өчәүләп җырладылар. Ике кызының берсен – урыс көенә, берсен татар көенә биетте. Ифрат күңелле булды. Уен-җыр вакытларында рухан зур бәйрәм иттем. Күңелемнән күп нәрсәләр кичте. Зариф мулла да рәхәтләнеп утырды, балаларын тәрбияли белгән атага рәхмәтләр әйтте.
Алма бәлеше белән чәй эчтек. Бик озак утырдык. Һашим белән аерым да утырдым.
Суфия туташ миңа тагы бер урын тәкъдим итте. Моңарчы йоклабрак торган балалар көтепханәсе гамәлгә куелырга булган да, мине шуңа көтепханәчелеккә чакыра. Көтепханәне чыгып карап, ифрат яраттым. Зиннәтле, матур ике зур гына бүлмә, ыштураларына кадәр бар. Кызыгып, күңелем икегә бүленеп китте. Бу кала эчендәге урын язу эшләремә, операларга-театрларга йөрүләремә, кеше белән катышуыма имкян бирә. Ләкин фатир юк, жалуние расходка җитәрлек түгел. Ә Пороховойда жалуние артыграк, фатир буш булулар өстенә, эшчеләр арасында буласым килә иде. Ул минем идеямә дә, күңелемә дә үзрәк иде. Менә шулай итеп, ике уртада сайланыбрак, кайсын сайларга аптырабрак калдым. Балаларны да, эшчеләрне дә яратам.
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
Безнең мирас. - 2021. - №10. - 42-47 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА