Журнал «Безнең мирас»

«Әй, кырылды адәмнәр...»

1918-1920 еллардагы Гражданнар сугышы вакытында, авыл агаен икмәксез калдырган продразверстка сәясәте Спасс районының Көек авылына да кагыла.
Продотряд җитәкчесенең кембулуын, кадерле укучым, ТР Милли архивыннан алынган шушы таныкнамәдән белерсең: «Предьявителю сего, члена Спасского Уездного Исполкома товарищ Хуснатдинов делегируется во Временную комиссию по реквизиции имущества найденного в деревне Каюки. Все учреждения и организации должны оказать тов. Хуснатдинову законное содействие для скорейшего выполнения поручения». Әлеге отрядның киң вәкаләтләргә ия булганлыгы хакында онытырга ярамый. Кулак буларак сөрелгән кешеләрнең эшләре белән танышканда, җирле түрәләр продразверстка түләүдән баш тарткан авыл агайларын һич кенә дә кызганып тормаган. Әйтик, Борһан Хәйбулла улы Шәһиев, 1918 елда продразверстка түләүдән баш тартуы сәбәпле, алты айга мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.



Икмәкне тартып алу нәтиҗәсендә килеп чыккан ачлык фаҗигасе авылдашыбыз Абдулла Алишның иң беренче язмаларында да чагылыш тапкан. Аның «Ачлык елы» дигән мәкаләсеннән бер өзек китерик: «1921 елда яңгыр булмау сәбәпле, иген уңмады. Ачлык булды. Иген бик кыйбатланды. Кешеләр кайсы игеннәрне җыеп алды, кайберләре читкә китте, кайсылары авылда калдылар. Иген булмагач, алабута бик уңды, хәтта ишекгалларында да урып алырлык булды. Кешеләр алабутаны азапланып җыйдылар. Ялкаулар: «Аңа кушарга он юк, коры алабутаны ашап булмый, оны булса, алабутасы табылыр әле», – диделәр. Иген үзе булмаса да, эше күп булды. Игенне күтәреп кенә йолкыдылар. Урак алып уракка йөреп азапланасы булмады. Үзләренең куллары урак булды. Игенне йолкып, көндәгесен көн дә алып кайта бардылар, чөнки кырда калган көлтәләр «аякланалар» иде. Атлы кешеләр ат белән, атсызлар башларына күтәреп яисә кечкенә арба белән көлтәләрне алып кайта иде. Алып кайткач, ул көлтәләрне мич башына куеп киптереп, тукмаклап, җил булса, җил тегермәненә, җил булмаса, ат тегермәненә алып барып тарттыралар иде. Көннәр үтә-үтә кыш килде. Ашарга бернәрсә юк. Халык тәмам аптырады. Без 60 потлап алабута әзерләдек. Бөтен келәт буралары тулды. Бик чиста иде. Әти, Мансыр дигән авылдан, яхшы киемнәргә алмаштырып, 3-4 пот он алып кайтты».


Ә хәзер бер истәлек белән танышыйк: «Эшти Хәятләренең өстенә кемнәрдер яла яга. «Карак» дип.... Халык, аны-моны уйлап тормый, ни бар шуның белән коралланып, йортына бәреп керәләр, тентү уздыралар. Совет кешеләре бу хакта белми дә кала. Кемдер үзенең май чүлмәген таный, кемдер тагын ниндидер искесен чыгарылган мал-мөлкәт арасында күрә. Шуннан соң китә дә инде... Башта өйләрендә кыйнадылар, ә аннары, ат арбасына гаиләләрен җигеп, мәчет каршысына китерделәр, кыйный-кыйный урам буенча табалар кагып йөрттеләр... Әткәй чыгып якламакчы иде, әнкәй аның аяк астына егылды: «Балаларыбыз хакына, зинһар, чыкма!». Урамнан узганда: «Хәмәтвәли! Коткар безне!» – дип җан авазы белән кычкырганнарын әле дә хәтерлим. Аннан соң ачлыктан акылдан язган халык төркеме аларны гаиләләре белән җәзалап үтерде. Бер Салман кешесе әлеге төркемнең корбаны булган, дигәннәрен әз генә ишетеп беләм... Сәүдә эше белән килгән туганнары булган, дип тә әйттеләр. Халык йортны камап алгач, ян тәрәзәдән оекчан чыгып качкан. Әмма, Сабанча урманына җитәрәк, тотып алганнар һәм авылга алып кайтып, Хәятләрнең язмышына дучар иткәннәр.


Әткәй әлеге хәлдән соң озак яши алмады, үлде. Үги әниебез апам Әкрәмәнисәне, абыем Йосыфны приютка тапшырды. Бер приют Ямбактыда иде. Мине дә алып китмәкчеләр иде, әмма мин читәнгә җан ачысы белән чытырдап ябыштым да озак кына, «китмим», дип еладым... Шулай итеп авылда калдым. Абыем шул кышны приютта үлде... Әни, никадәр авыр булса да, сыерны бетермәде. Ул мескен ничек безне туендырырлык сөт биргәндер, белмим. Әнкәй, сыерны савып кергәч, сай гына итеп агач табакка сөт сала да өстәл уртасына куя. Без 7 бала кашыкның төбен сөткә тидерәбез дә ялап алабыз. Имеш, сөткә экономия. Әкрәмәнисә апамны исә Ленинградка алып китәләр. Детдомга урнаштыргач, аңа дуңгыз итеннән пешерелгән ашны ашата алмыйча аптырыйлар. Мөгаен, бу кызык риваять кенәдер. Әмма балалар янына беркөнне Ленин килә. Тәрбиячеләр: «Вот эту татарочку очень жалко, ничегошеньки не ест...» – дип әйткәч, Ленин боерыгы буенча, аңа ниндидер кош ите бирә башлыйлар».


Ачлык авыл халкының фикерләвен һәм психикасын тамырдан үзгәртә. Мөгаен, ачлык кешеләрдәге туганлык хисен дә үтергәндер. Моңа бер мисал итеп шушы истәлекне китерәсем килә: «Әткәйнең туганнары бик бай тормышта яшәгән. Күрше урамда торучы ерак кардәшләре үлә. Биш бала тома ятим кала. Кече сеңелләре, ачыгудан тыш, кызамык белән чирләп китә һәм апаларына тары боткасы алып кайтуны сорый. Болар үзләренең бабаларына баргач, бабалары өстендә бер-ике бөртек тары ярмасы йөзеп йөргән бер җамаяк өйрә биреп җибәрә. Теге бала: «Мин бит бер генә кашык тары боткасы сораган идем», – дип әйтә дә апаларының кулында җан бирә».


Бу фаҗига моның белән генә тәмамланганмы соң? Әлеге сорауга төгәл җавапны тагын бер истәлектән табарга мөмкин: «Авылдагы тегермәнче йортыннан күрше кызы бер кисәк икмәк урлап чыга. Әлеге кисәк икмәк өчен тегермәнче хатыны әлеге баланы тимер тырма белән кыйнап имгәтеп бетерә. Өйдә исә әнисе, үзләренең йорт капкасының баганасына, газапланмасын, тизрәк үлсен, дип асып куя...»


Әлеге фаҗигаләр хакындагы истәлекләрне тетрәнмичә укырга мөмкин түгел. Ачлыктан интегүче балаларны тукландыру, өлкән яшьтәге ачларга ярдәм итү өчен, АРА һәм Помгол оешмалары тарафыннан ашханәләр ачыла, анда йөри алмаучыларга паёклар өләшенә. Бу турыда бер документ: «1921 елның 7 октябреннән протокол. Рәис: Ананьев. Әгъзалар: Чугунова, Москвичев. 350 паёкны волостьнең ашханәләре буйлап пропорциональ рәвештә бүләргә. Паёклар бүленелде: Пичкасска – 109, Бураковога – 53, Көеккә – 86, Базяковога – 60, Долгоруковога – 35 паек. Помголның өстәмә 18 паёгын Көек белән Базяковога бирергә карар кылынылды, чөнки бу авыллар халкы ачлыктан аеруча зур зыян күргән. 1921 елның октябренә ачтан үлүчеләр саны: Көектә – 90 кеше, Базяковода – 72».


Документлар картинаны тагын да ачыграк күз алдына китерергә ярдәм итәләр, дип уйларга нигез бар. Алар ачыгучылар өчен ачылган ашханәләрдә кемнәрнең мөдир булуы турында сөйли: «Спас кантон комитеты тарафыннан ачылган ашханәләрне әлеге елның 14 ноябреннән эшли башлады, дип санарга. Мөмкинлек булганда әлеге ашханәләрне авыл уртасында яисә мәктәп бинасында ачарга кирәк. Персонал җыю эшен мөдирләргә йөкләргә. Яңа ачылган ашханәләргә мөдирләр итеп түбәндәге кешеләрне билгеләргә: Кожаевкадагы ашханәгә – И.К.Копайчев, Бураководагы ашханәгә – Г.Н.Ермошин, Пановкадагы ашханәгә – А.С.Дементьева, Буиновкадагы ашханәгә – А.Ф.Лисичкина, Екатериновкадагы ашханәгә – Пичкас волисполкомының элеккеге переписчицасы З.И.Леонованы, Әҗмәрдәге ашханәгә мөдир итеп Таһировны билгеләргә. Элегрәк ачылганнарында баштарак билгеләнгән мөдирләрне калдырырга. Волисполком әгъзалары Чугунова – хуҗалык эшләре өчен, Ананьев – финанс эшләре өчен, Москвичев азык-төлекне алып кайту, үлчәү, саклау һәм өләшү эшләре өчен җаваплы».


Туган авылыбыз Көектә әлеге ахшанә кайда урнашкан була соң? Бу сорауга шушы истәлек җавап бирә: «Хәзерге клуб янәшәсендәге мазанкада аш пешерәләр. Миңнегайшә әби Яхинаның әнисе аш пешерүче булып эшли. Казаннарны кырып югач та, олылар, әлеге казаннар кырыена ябышып калган ризык калдыкларын да чыгарып түкмәвен сорыйлар: «Таһирә апа, шул казаннарыңны юган суны булса да түкмә инде, зинһар», – дип ялваралар».


Көектәге ашханә мөдирләренең кемнәр булганлыгы да билгеле. 1921 елның 18 декабрендә имзаланган беркетмә бу сорауга да җавап табарга ярдәм итте: «Көек авылы балаларының күпчелегенең өс киемнәре булмау сәбәпле, ашханә мөдире итеп Акашев Ибнине билгеләргә. Көектәге ашханәләрнең эшчеләре һәм мөдирләре: Сәлимов Вафа – мөдир, Акашев Ибни – мөдир, Камалов Хәбибрахман – аш пешерүче».


АРА күрсәткән ярдәм дә аз булгандыр, дип уйларга нигез туа. «1922 елның 26 гыйнварыннан» дип аталган бер беркетмәдән өземтә фикеребезнең дөреслеген дәлилли: «Әлеге документны күрсәтүче Көек авылы гражданины Латыйпов Якубка ачыгучыларга өләшер өчен түбәндә күрсәтелгән күләмдәге азык-төлек биреп җибәрергә: 4 (дүрт) пот кукуруз оны, 1 (бер) пот азык суррогатлары, 3 (өч) пот бәрәңге, 2 (ике) пот ит».


Тагын бер ишле гаиләнең фаҗигасе белән таныштырасым килә: «Әтиләре үлгәч, әниләре башка кешегә чыгарга уйлый. Мичкә каты гына итеп яккач: «Болай ачтан кырылганчы, бу биш бала ис тиеп үлсә яхшырак, дип, мичне кисәү башлары белән томалап куя. Әмма, бәхеткә каршы, әткәй карындык тәрәзәне ертып чыга да күршеләргә кереп егыла. Халыкта мәрхәмәтлелек хисе бетмәгән була, балаларны коткаралар. Әниләре исә, исән калулары хакында ишеткәч, соңгы кәҗәне суйдыра да, биш баланы асрамага бирә. Авылда ачылган АРА ашханәсендә туклану мулрак булган. Әмма әткәйне аңа кертмәгәннәр, ә бәлки Помгол ашханәсенә билгеләгәннәр. Әбкәй бик отчаянный кеше булган: «Бу бит ятим бала, ник аны кире кагасыз?» – дип әйткәч кенә АРА ашханәсенә билгелиләр. Әбкәй һәм бабакайда тәрбияләнгән вакытта боларның сарыклары була. Чырагачка төне буенча утырганда, чиратлашып, янып беткәне урынына яңа чыра куялар. Бабакай әткәйне бик каты кызгана һәм иртәрәк йокларга яткыза. Бабакай тире эшкәртә һәм иярләр, камытлар ясый. Хәерчегә җил каршы, дигән әйтем гел туры килә. Бер төнне әче салкында сарыкларны бүре баса. Бабакай, тимер сәнәк күтәреп, эчке кием белән генә курага йөгереп чыга һәм каты салкын тидерә. Бүре тешләгән бер сарыкны гына суеп калалар. «Тиреләрен тунагач, эч маен эретеп керосин урынына кулланырга мөмкинме, хәрәм түгелме?» – дип, мулладан дәресләр алучы балага сорарга куша. Малай баргач, иптәшләре белән шаярышып, сорарга оныта һәм кайткач: «Хәзрәттән сорадым, ярый, хәләл», – дип әйтә. Яз көнне инде каты авыру бабакай урамга чыккач, хәзрәтне күрә дә: «Хәзрәт, минем бүре ботарлаган сарык маен куллану турындагы соравыма Сез уңай җавап биргәнсез икән, иншаллаһ, инде кышны шул майны яндырып чыктык», – ди. Хәзрәт исә: «Малаең миңа андый сорауны биргәне юк!» – дип җавап бирә. Ялган сөйләгәне өчен, икенче көнне остабикә әткәйне уклау белән кыйнап җибәрә. Шул көннән башлап, әткәй мәдрәсәгә бүтән бармый».


Бу елда авылларның бушап калу тәртибен саннарда күрсәтсәк, беренче урында, мөгаен, Николо-Пичкас волостендагы иң зур татар авылы булган Ямбакты торыр иде. Ачлык тудырган фаҗигаләр әле моның белән генә бетми. Һарун Казаковның сөйләве буенча, Баҗакта (Базяково) яшәгән Шуран исемле кешенең гаиләсен ачлык вакытында әтиләре Хәбибулла коткарган. «Ризык эзләп чыккач, кыш көнне буранда болар адашалар. Очраклы рәвештәме, могҗиза беләнме, болар Кыркапка рәтендә яшәүче әтиләрнең капкаларын кагалар. Әти икенче көнне аларга ипи, бәрәңге биреп җибәрә. Шуранның, үлгәнче: «Отец Ваш нас от голодной смерти спас», – дип сөйләвен хәтерлим». Абдулла Алишның «Якты күл буе» дип аталган повестенда да туган авылыбыз Көектән алынган образлар булгандыр, дип уйларга ныклы нигез бар. Әлеге фикернең дөреслеген дәлилләүче өзекне дә китерәсем килә: «Көтүче карт авылдан беренче булып ачыга башлый. Аның ике баласы мич башында, иске чүпрәкләргә төренгән килеш, җылылык эзли, ә җылы юк. Ул ачлыкка бирешә башлый. Чыдый алмыйча, азак чиккә җитә. Күршеләр Чыгыш тавыннан майлы кара балчык алып кайталар. Үзалдына майланып торган үзле әлеге кара балчык әти кешенең соңгы азыгы була. Иртәгесен балалар, мич башыннан гына, юкә чыптага төрелгән мәетне кемнәрнеңдер алып чыгуларын күреп калалар. Күп тә узмый, ана да ахыргы чиккә җитә».


Авыл зиратында ачлык корбаннары җирләнгән, убылган зур баз кебек кабер эзләре бар. Әби-бабайлар Коръән багышлаганда еш кына Аллаһ Тәгаләдән гөнаһларыбызны ярлыкауны гына түгел, ә ачлык афәтен беркемгә дә күрсәтмәвен сорыйлар. Мин дә бу мәкаләне, аларның әлеге изге теләкләре кабул булсын иде, дигән юллар белән тәмамлыйм.


__________________________________


1. Мәкалә Шәмсетдинова Рәхимә Мөхәммәтвәли кызы, Сибгатуллина Миңҗамал Лотфулла кызы һәм башка кешеләрдән (күбесе инде бакый дөньяда) язып алынган истәлекләр, авылдашыбыз Абдулла Алиш мәкаләләре, ТР Милли архивында сакланган документлар нигезендә язылды.


2. Айдар Казаков – Спас районы Көек авылы мәктәбенең тарих укытучысы.

Теги: Айдар Казаков Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру