Журнал «Безнең мирас»

Ачлык падишаһлыгы (Спас кантоны)

СӘХИФӘ ИДЕЛ БУЕНДАГЫ 1921-1922 НЧЕ ЕЛГЫ АЧЛЫКНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА ҺӘМ АЧЫГЫП ВАФАТ БУЛГАН МӘРХҮМНӘР ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА.


Орлыклар...


Кара тау төсле олуг иген баржасы яр буена килеп туктады. Яр өстендә орлык төяргә килгән авыл халкы кырмыска оясындагы шикелле ыгы-зыгы килә.


Орлык төялгән арбалар бөтен урамны тутырган, ял итү юк...


10-15 арба берьюлы баржага керәләр дә бер минут эчендә зур үлчәүле батман белән арбаларын тутырып алга таба китәләр.


– Бер орлыкны әрәм итмә, орлык саны саен чәчеңне бөртекләп йолкырмын, – дип, кемдер кемгә тәнбиһ (кисәтү) ясый.


Өрсәң егылырга торган агайларга орлык килгәч хәл кергән, ашыга, күтәрә, йөгерә, тирләгән була...


– Солысын кара әле, тутырган тавыкмыни?


– Борчак белән катыш!


– Бөртеген дә калдырмый чәчәмен!


Кешеләр ябык, тутык бакыр төсле кызылаеп тиреләре сөякләренә ябышкан җирбиткә әйләнгән. Төягән йөктәге торыпша җәймәне шырпылый алмыйлар. Шулай да эш бара. Теше белән, тырнагы белән тарта, йөк, төялеп, авылларга таба ага...


Орлык баржасы янына киләмен...


Кулымда портфель булганга, мине Казаннан килгән берәр түрәгә кабул итеп, үземне чолгап алалар да, төрлесе төрле яктан:


– Бәрәңге буламы? – дип сорый.


– Булачак, булачак!


– Туган, нигә орлыкны атсызларга бирмиләр? – дип гаҗәпсенә.


Икенче берләре, аңар кушылып:


– Мин атсыз түгел, минем дүрт атым бар иде, үзем бишенче ат урынында эшлидер идем, менә бу кыш кына бетте. Миңа орлык бирмиләр, мин көрәк белән казып булса да чәчәр идем. Инде без кая барыйк, – кебек аптырашлы сөальләр яудыралар...


– Атсызларга ун кадак тары, ди.


– Аның белән без нишлик инде?


Тынычландырырга тырышамын, ләкин дәшмәсәләр дә, чәчми калып, тагын шул ачлык дәһшәтен күз алларына китереп булырга кирәк, йөзләрендә авыр хәсрәт эзен югалта алмыйлар. Күрше баржа тирәсендә дә күренеш шундый. Монда кәгъбә бодае төйиләр...


– Америкадан килгән!


– Америкадан килгән!


– Тәме борчак тәме икән!


– Аннан җиңелрәк...


– Советка рәхмәт, үлемнән коткара!


Сүзләр шул тирәдә.


– Әле моны, малай, ару килеш кенә ашасаң, бер атнада кеше булыр идең!


Бу күренешләр кантонның иң күңелле, парлак ягы...



1922 елгы плакат: «Ун тук кеше бер ач кешене коткарырга тиеш! Ун тук кеше өчәр кадактан аена 30 кадак икмәк бирсен!»

***


Кырлар...


Очсыз-кырыйсыз җәелгән уҗымнардан гына тукылган яшел паласлар дисез-ме? Юк!


Бу ел андый бер үлчәүдәге уҗым шакмаклары белән генә тулган кырларны күрергә мөмкин түгел... Уҗым матур. Арыш көпшәләнә башлаган. Чыгышы тигез, хәзер уҗым төбе күренми. Җирдә дым күп. Өстенә карасаң, җан рәхәтләнә.


Бер-ике җир уҗымны узсаң, уҗым бетә, каты басуга охшаган бер күренеш башлана.


Электә бит уҗым кырында бер генә чәчелмәгән буш шакмак күренмидер иде. Ләкин хәзер уҗым басуын кинәт танып булмый, чөнки чәчелми калган җирләр, өстенә үскән төрле үләннәр белән уҗым кыры төсен югалтканнар, алар каты басу шикелле күренәләр...


Авыл халкы узган саен уҗым кырына карый да:


– Әрәм җирләр! – дип әрни.


Бу кырларда узган ел ачлыгы бөтен сыны белән күтәрелгән.



***



Авыллар...


Кем генә яз көне кояш чыгар алдындагы авыл күренешен белми?..


Авыл иртәнге томан эчендә баткан булса да, ерактан, ярты чакрымнан, бере аркылы бере сузылып киткән әтәч тавышы, этләрнең бергәләп өрүе һәр авылның бик садә (гади), һәрвакыттагы билгеләре...


Хәзер ул юк...


Шәһәр төсле зур авыл янына килсәң дә, ялгыш булсын, бер эт өргәнен, бер әтәч кычкырганын ишетмәссең! Ерактан ук дәһшәтле тынлык. Мондагы көр тавышлы әтәчләр, этләрне җир упканмыни?!


Хәзер бит чәчү өсте...


Иртә белән шакы-шокы сука калагы тавышы бөтен урамны тутыра, таң атуга бөтен авыл хәрәкәткә киләдер иде. Хәзер ул да юк!


Иртә белән зур авылга керсәң, арба тавышы юк, чәчүгә ашыгучылар да күренми, бары шомлы тынлык. Як-ягыңа карасаң, иртәнге шау-шу көтәсең, эзләнәсең, ләкин як-яклап сузылып киткән урам буендагы йортларның кадакланган тәрәзәләре, бикләнгән капкалар, җимерелгән йортларыннан башка бернәрсә юк.


Бөтен авыл, шагыйрь уйлаганча, тынлыктан гына үлмәгән...


Ул бөтен тормышы, җаны белән үлгән! Кешеләре дә, урамы, йортлары, сука калаклары, атлары, этләре, мәчеләре, тавыклары, әтәчләре – барысы да үлгәннәр...


Ямьсез, авыр хәсрәтле күренеш. Акылдан язарга мөмкин. Әйтерсең, бу авыл өстеннән көчле тагун (чума) җиле искән дә бер төн эчендә барысын да үтергән!


Әллә Исрафил үлем сурын өргәнме?


Бусы да түгел, монда шәфкатьсез ачлык суры өрелгән...


***



Үлемнәр...


Авылның кыр капкасыннан керүгә, үлем исе килә. Ни өчендер, каберлекнең тышкы ягына чыгарып зур-зур яңа каберләр ясаганнар.


Мин моны сорадым. Бу зур каберләрне «ачлар кабере» диләр.


– Монда бер генә түгел, унар, егермешәр кешене бергә күмгәнгә, алар шулай зур күренәләр, – дип изах (аңлатма) бирәләр.


Зур сугышларда гына кешеләрне бер кабергә әрдәнәләп (рәт-рәт тезеп) күмәрләр иде, монда сугыш та булмаган, ни өчен мондый җир икътисады кирәк булды икән дип уйларга була. Миңа бер агай бик ипләп кенә, бер дә исе китмичә шулай ди:


– Соңгы ике айда үлемнәр бик күп булды; берәүдә дә үлгәнне кабер казып күмәрлек көч юк. Билгеле, аны өйдә сасытып яткырып булмый, шуңар күрә аны аннан-моннан караштыргалап, күбесен бер дә җумыйча ук каберлек өстенә чыгарып ташлыйлар, шулай итеп һәр көн сигез-тугыз, кайсы көн егермеләп үлек җыела. Арада баерак, тазарак, туганлы үлек булса, шул үз туганы өчен кабер казый да, шул кабергә бер-ике көн җыелган үлекләрне тутыралар, – ди.


Дини җолалар онытылган. Корсак кануны өскә чыккан: кабер газабы онытылган, гүр куркынычы булмаган, фидия-мидия тагын юк. Һавелне (куркуны) искә төшерүче дә юк. Коръән укуны да берәү дә сорамый...


– Тизрәк өйдән чыгарсалар иде дә, күмсәләр иде, – диләр.


Берәр йортка барып, ач үлеме алдында Коръән укый башласа, ач, муллага тилмереп карап, бармагын тешләп күрсәтеп, бер кабым икмәк сорый. Аның өчен бер кабым икмәк мең ясиннән артык һәм саваплырак шикелле!



***



Дәһшәтләр...


Борынгы ачлыкларда кеше ашаулар да булган, имеш, дип сөйлиләр иде. Гаҗәпсенүгә калмады. Бу ачлыкта кеше ашау гади күренешкә әйләнгән. Ашыйлар...


Исән калганнарның үзләре дә дәһшәт...



***



Күләгәләр...


Койма буеннан тотынып, акрын гына кыймылдап килгән кеше – ригаясез үлем белән сугышучы яз көне һава иснәп, кошларга карап туенмакчы була...


Хатыннар үзләренең өч баскычлы өйләреннән дүрт аякланып төшәләр, туры басып төшәргә хәлләре юк...


Бу күренешләр уйланганнан, хыялдан бик күпкә дәһшәтлерәк.


Авыл халкының бер шатлыгы, өмете булса, ул да басуның яшеллеге, уҗымнарның матурлыгы. Тырышырбыз, тырмашырбыз, яңага җитәрбез, дип, үзләрен җанландыралар.


Хәзерге «кукуруз» – Америка азыгының балаларның йөздән сиксәненә бирелүе әлегә үлем дулкынын аз гына баса төшкән.


Әле авыл халкы үткән кышның дәһшәтеннән хисап бирә алмый. Өлкәннәр югалганнар хакында уйлый да алмый, чөнки әле аның мие туңган, башы әйләнгән. Алар хәзер бик каты авырудан айнып килүче кеше төсле капшап, тотынып урамга чыгалар да кояшка каршы кызынып торалар.



Татарстан. – 1922. – 23 май.


Сәхифәне Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №6. - 26-29 б. 

Теги: Фатих Сәйфи-Казанлы Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру