Журнал «Безнең мирас»

Әбрар Кәримуллин. Укый-яза белгәнбезме?

Кешелек тарихында яңа эра — социализм эрасын ачкан Бөек Октябрьдән соң халкыбызның культурасы чиксез үсте. Музыкантлар, җырчылар әзерли торган консерваториясе дә, рәссамнар әзерли торган художество училищесы да, культура-агарту эшләре белгечләрен әзерләүче культура институты, йөзләрчә культура йорты һәм сарайлары да барлыкка килде. Хәзер һәр колхоз-совхоз үзәгендә урта мәктәп, аларда дистәләрчә югары белемле укытучы... Хәтта бик тырышсаң да, надан калырга юл куймаячаклар.


Болары, һичшиксез, социализм казанышлары. Без моңа шатланабыз. Ләкин, ирешелгәннәрне зуррак итеп күрсәтү өченме, кайчак Октябрьгә чаклы булган үсеш дәрәҗәбезне артык түбән итеп күрсәтү очраклары бар. Халыкның культура өлкәсендәге күп кенә тарихи казанышларын күрми узу нигә кирәк? Царизмның коточкыч изүе шартларында халкыбызның гаять зур тырышлыгы, михнәтләрне җиңүе аркасында яуланган бит алар. Бу бигрәк тә безнең укый-яза белүебезгә кагыла. Хәзерге үзгәртеп кору чорында тарихи дөреслекне урнаштыру сорала.

1897 елда үткәрелгән халык санын алу мәгълүматлары буенча Казан губернасының үзендә яшәүче халыкларның укый-яза белүе ягыннан Россиядәге 50 губерна арасында 44 нче урында торуы күренә. Казан губернасында бер мең кешенең 870е укый-яза белмәгән. Революциягә кадәр татарларның укый-яза белүе турында менә шушы күрсәткечләр арасында халыкның нибары 13 проценты гына грамоталы булган, ә калган 87 проценты укый-яза белмәгән, надан дигән фикер туа.


Билгеле булганча, Казан губернасына хәзерге Киров, Ульяновск, Горький өлкәсенең, Чувашия, Мари, Удмуртия АССРның күп кенә районнары кергән. Татар халкының нибары 31 проценты гына Казан губернасында яшәгән. Перепись мәгълүматлары, күреп үткәнчә, губернада яшәгән халыкларның укый-яза белүләрен милләтләр буенча түгел, ә гомуми уртача сан буенча бирә. Революциягә хәтле халык санын алу материаллары укый-яза белүнең торышын халыклар буенча күрсәтми, терри-ториаль яктан гына бирә. Шуңа күрә теге яки бу халыкның укый-яза белүе турында абсолют мәгълүматлар юк. Ләкин теге яки бу халык арасында грамоталылыкның дәрәҗәсен гомумән билгеләп булмый дигән сүз түгел.


Сүзне ерак гасырларга кыска гына күзәтү белән башлыйк. X — XIII гасырларда Болгар илендә булган сәяхәтчеләр болгарларның шәһәрләрендә, зур авылларында мәктәп-мәдрәсәләр булуын, шул чорда яшәгән галимнәрне, кулъязма китапларны искә алып үтәләр. Казан ханлыгы чорында да илдә мәктәп-мәдрәсәләр булган, кулъязма китап язу белән шөгыльләнүче профессиональ көтебчеләр яшәгән, китапханәләр эшләгән.


Казан ханлыгы Россиягә кушылгач та, кайбер чикләү һәм эзәрлекләүләргә карамастан, мәктәп-мәдрәсәләр бетмәгән. Менә шул мәктәп-мәдрәсәләр заманы өчен культура учаклары, укый-яза белергә өйрәнү урыннары булган. Россия Фәннәр академиясе адъюнкт-академигы И.Г.Георги Идел-Урал буйларында яшәгән халыклар тормышын өйрәнү белән шөгыльләнгән һәм XVIII йөзнең ахырында чыккан «Татар халык кабиләләре» дигән китабында һәр татар авылында мәктәп, мәдрәсә эшләп килүен, күп кенә кешеләрнең кулъязма китаплардан торган кечкенә китапханәчекләре булуын, татарларның «яшьтән үк балаларын укырга-язарга өйрәтүләрен» ассызыклап язып үтә.


XIX йөзнең беренче яртысында Казан университеты профессоры булып эшләгән Карл Фукс озак еллар татар халкының культурасы, гореф-гадәте белән кызыксынып килә һәм күпьеллык күзәтүләреннән соң: «Татар халкы арасында укый-яза белү хәтта Европа халыкларына караганда да киңрәк таралган. Укый-яза белми торган кеше алар арасында түбән карала, хөрмәт ителми», — дип язып чыга. К.Фукс укый-яза белүнең татар хатын-кызлары арасында да киң таралуын күрсәтә, алар-ны укырга-язарга абыстайлар өйрәтүен яза.


XIX йөзнең урталарында Казан губернасына аның этник һәм экономик хәлен өйрәнү өчен генераль штаб тарафыннан җибәрелгән хәрби кеше М.Лаптев шундый ук нәтиҗәләргә килә һәм, үзенең армиядәге хезмәт практикасыннан чыгып, армиягә алынган татар солдатлары үз телләрендә укый-яза белгәнгә, рус телен дә тиз үзләштерәләр, армиядә писарь булып хезмәт итүчеләр арасында татарлар күп, дип язып үтә. Җирле халыклар арасында христиан динен кертү өчен оештырылган Казан духовный академиясе ректоры П.Знаменский үзенең 1910 елда чыгарган «Казанские татары» дигән китабында: «Татарлар арасында матбагачылык һәм мәктәпләр киң таралган, шуңа күрә татарлар барысы да укый-яза белә»,— дип күрсәтә.


Татарлар арасында укый-яза белүнең шулай киң таралуы турында бик күп миссионерлар, рус галимнәре, врачлар, чит илләрдән килгән галимнәр язып калдырганнар. Бу турыда йөзләрчә чыганаклардан мисаллар китерергә мөмкин булыр иде.


Беренче рус революциясеннән соң татарларда мәктәп-мәд-рәсә эшләре тагын да киңәя төшә, җәдиди мәктәпләр барлыкка килә, культура өлкәсендәге бу прогрессив үзгәрешләр патша самодержавиесен куркыта. Татар культурасының, мәктәпләрнең башка халыкларга йогынтысын чикләү йөзеннән 1910 елда яшерен карар кабул ителә һәм шул карар нигезендә татар мәктәпләренең санын исәпкә алу башлана. 1913 елда «Мир ислама» журналының 9 нчы санындагы «Россия мөселманнары арасында мәктәп мәсьәләсе» дигән мәкалә, шул тикшеренүләргә таянып, татарлар арасында мәктәп-мәдрәсәләрдә укучылар саны 12 процентка җитә, Австрия-Венгриядә укучылар санына тигез дип танырга мәҗбүр була.


Әйтелгән карар нигезендә Эчке эшләр министрлыгы 1913 елда мөселман халыклары турында бер статистик белешмә дә бастырып чыгара. Анда: «1912 елда Россия мөселманнары бер мең исемдә китап бастырганнар, аларның 14 басмаханәсе бар, 16 газета-журнал чыгаралар, 200 кеше рус, егерме кеше Европа югары уку йортларын тәмамлаган, йөз язучысы, алты югары, биш мең башка уку йортлары бар... Казан татарлары арасында йөз-йөз илле җанга бер мәктәп булса, православныйларның 1500 — 3000 кешегә нибары бер мәктәбе бар», — дип күрсәтелә. Бу материалларга В.И.Ленин да игътибар иткән һәм аның үзенең «Империализм — капитализмның соңгы стадиясе» дигән хезмәтен язганда бер чыганак итеп ала.


Бу белешмәдә искә алынган ул биш мең уку йортының абсолют күпчелеге татар мәктәп-мәдрәсәләре икәнен әйтергә кирәк. Казан губернасында 1088 мәктәп-мәдрәсә эшләгән. Оренбург губернасында аларның саны 378 булган.


Патша хөкүмәте татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен бер тиен дә акча тотмады. Андый мәктәпләр халыкның үз исәбенә эшләп килде. Утыз еллап Казан уку округы инспекторы булып торган, татар китабы цензоры булып эшләгән Пинегин үзенең Эчке эшләр министрына язган яшерен доносында татарларның 80 проценты укый-яза белә, ди, моның шулай булуын татар телендә китапларның күп басылуы, вакытлы матбугатның киң таралуы фактлары белән нигезли.


Укый-яза белү — «грамотность» һәм белемлелек — «образованность» — икесе дә бер нәрсә түгел. Мәктәп-мәдрәсәләрдә бирелә торган белем рус гимназияләрендә һәм югары уку йортларында укытыла торган программалардан шактый түбән булган, әлбәттә. Ләкин шуны әйтергә кирәк, рус крестьян мәктәпләрендә — приходские, духовные школаларда белем бирү татар мәктәп-мәдрәсәләрендәгедән артык аерылмаган. Рус мәгърифәтчесе Н.Глебов 1860 елда үзенең «О татарах Пензенской губернии» дигән хезмәтендә: «Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә бирелә торган белем үзенең эчтәлеге белән рус крестьян мәктәпләрендәге белемнән һич тә түбән түгел»,— дип юкка гына язмаган булса кирәк.


Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә нинди белем бирелүе турында бер мисал китереп үтик. 1810 елда Казан губернаторы кушуы буенча татар мәктәп-мәдрәсәләре программасын тикшергән комиссия үзенең рапортында: «Анда татар, гарәп, фарсы телләрен укыталар, арифметика, геометрияне өйрәтәләр, физика нигезләрен, Аристотель философиясен үтәләр, мөселман халыклары тарихын тикшерәләр, Коръән ятлыйлар, аны шәрехлиләр, дини йола-гадәтләрне укыталар»,— дип нәтиҗә ясый. Бу отчет «Журнал министерства народного просвещения»дә хәтта басылып та чыга. Әнә шул татар мәктәп-мәдрәсәләрен тәмамлаган кешеләр көнчыгыш илләрдә Россиянең дипломатик эшләрен башкаралар, тәрҗемәчеләр булып илчелекләрдә, Тышкы эшләр министрлыгында эшлиләр, рус типографияләрендә Көнчыгыш телләрендә язылган әсәрләрне басарга әзерлиләр, рус уку йортларында гарәп, фарсы, төрки-татар телләрен укытып киләләр. Әнә шул мәктәп-мәдрәсәләрдә укырга, язарга өйрәнгән кешеләрдән Хәлфиннәр династиясе, Курсави, Т.Яхин, Ф.Халиди, Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, Г.Ильяси һ.б. татар мәгърифәтчеләре үсеп чыга. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһи-мовлар да — шул мәктәп-мәдрәсә шәкертләре.


Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә консерватив традицияләр озак дәвам итүгә карамастан, аларның халыкны укырга, язарга өйрәтүгә керткән өлешен инкарь итү зур хата булыр иде.


Мәдрәсә тәмамлаган укучы иң кимендә укырга-язарга өйрәнгән. Ә бу инде аңа язма һәм басма сүзгә дә юл ачкан.


Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: татарларның революциягә хәтле нибары 13 проценты гына укый-яза белгән дигән караш дөреслеккә туры килми. Кызганычка каршы, бездә мәктәп-мәдрәсәләрнең тарихы өйрәнелмәгән, шуңа күрә революциягә хәтле халыкның грамоталылыгы турында ялгыш карашлар яшәп килә. Бу хәл, халкыбызның культурасын, мәгърифәтен, рухи мирасын бәяләгәндә, төрле фараз кылуларга, хәтта ялгыш карашларга сәбәпче булып тора.

Теги: Әбрар Кәримуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру