Батыйга бәйләнү
Чыңгызхан нәселен дәвам иткән Батый хан XIII гасыр тирәсендә җиңелүнең ни икәнен белмичә үлеп китә. Батый чоры, ул чагындагы елъязмаларһәм башка археологик
документлар ярдәмендә, тарихка мәңгегә кереп кала. Чыңгызхан империясе исә әлегәчә дөньядагы иң зур империя булып санала.
Язучы Владимир Янның «Чингизхан», «Бату хан», «К «последнему» морю» дигән исемдәге китаплардан торган трилогиясенә (татар-монгол армиясенең Кытайдан Әдрән диңгезенә кадәр үткән юлы һәм кайбер яулары тасвирлана) рус, шулай ук чит ил тәнкыйтьчеләре тарафыннан да сүз тидерүче табылмады. Трилогия авторы рус һәм чит илләр тарихының ышанычлы чыганакларыннан файдалангандыр, күрәсең. Чыңгызханның үзенә килгәндә, аның 10 процентлы салымы (күбрәк күтәргәндә, шундук нәтиҗәсезгә әйләнеп кала) базар икътисадында үзенә күрә бер үрнәккә әйләнде. Хәтта ки Чыңгызханны явызлардан-явыз дип санаган коммунистлар да, Русьның 300 елга артта калуын шуңа сылтап, Чыңгызхан исемен үзләренең максатында файдаланды. Ә инде 300 елга артта калганлык пәрдәсе артына яшеренү оят була башлагач, Россия Фәннәр академиясенең ике зур математигы – Анатолий Фоменко һәм Глеб Носовский бу хурлыктан тузга язмаган ысул белән котылырга булган, дип уйларга кирәк.
Математикларның сүз боткасы
Шуның кадәр дә заманча һәм хәйләкәр бу ысулга күпләребез тиз генә төшенә дә алмаска мөмкин. Бүген халыкны рухи яктан юкка чыгару омтылышы нәкъ менә шул «Русьта татар-монгол изүе булганмы?» дигән сораудан башлана. Чыннан да, Русьта татар-монгол изүе булмаган тәкъдирдә, бүгенге татарларга беркем дә сүз тидерә алмас иде. Казан татарларын болгарларга әйләндерү, бигрәк тә инде Русьта әнә шул татар-монгол изүенең булмавы татарларны рус халкын коллыкка төшерүчеләр тамгасыннан мәңгегә коткарыр иде. Әмма мондый «хәерхаһлык», су белән бергә баланы да түгеп ташлаган кебек, татарларны җир йөзеннән юкка чыгара.
Россия Фәннәр академиясе академигы, Мәскәү дәүләт университетының дифференциаль геометрия кафедрасы мөдире Анатолий Фоменко белән физика-математика фәннәре кандидаты Глеб Носовскийның узган гасырның туксанынчы еллары ахырында «Россия» газетасында (1995 ел, №22) басылып чыккан «Новая версия нашего прошлого» язмасына кыскача гына анализ биреп үтик.
1. Монголия һәм татар-монгол явы – нәрсә ул?
Аларның бу сорауга җавабы болайрак: «Хәзер инде «Монголия» атамасының чыгышы турында уйланыйк. Моны без «Мегалион» дигән грек сүзеннән («Бөек» дигәнне аңлата) алынгандыр, дип уйлыйбыз. Русьның көнчыгышы әлегәчә Великороссия дип атала. Шуңа күрә «Монгол Империясе» – «Бөек империя», ягъни урта гасырлар Русе ул. Сүз уңаеннан, «Русьның, Монгол империясе тарафыннан олыска әйләнеп, «Татаро-Монголия» дип аталып йөртелә башлавын да әйтеп үтәргә кирәк. Русь баштан ук «Татаро-Монголия», ягъни «Бөек империя» (Монголия) булып, халкы составына, әлбәттә инде, халыкның мөселманнар өлеше – татарлар да кергәндер (хәзер дә керә!), бәлки».
Моны сүз әрәм итеп аңлатып торуның кирәге юктыр, дип уйлыйм.
2. Куликово кыры кайда урнашкан?
«Новая версия...» авторлары фикеренчә, Куликово кыры (1380 елда Мамай белән Дмитрий Донской сугышкан урын) Тула өлкәсендә – Дон белән Непрядва елгалары кушылдыгында түгел, ә Мәскәү үзәгендә, Сретенка урамында урнашкан. «Шул рәвешле искиткеч кызык һәм бик тә табигый гипотеза килеп чыга: Куликово кыры Мәскәүдә урнашкан. Аерым алганда, анда – Сретенка!..»
3. Батый хан һәм Мамай кемнәр?
«Мамай – православие чиркәвенең изгеләр исемлегендә әлегәчә Мамий рәвешендә кулланылып килгән христиан исеме. Бу сүзнең «мама», «мамин», ягъни «ананың улы» дигән сүзне бозып ясаудан барлыкка килгәнлеге ап-ачык күренеп тора. Шулай итеп, классик исемнәр пары килеп чыга: Батый – «батька», ә Мамий (Мамай) – «мама» сүзеннән».
Батый белән Мамайның чыгышы белән рус булуларына әнә шундый дәлил. Әйтергә кирәк, бик тә «фәкыйрь» дәлил.
Фоменко белән Носовскийның «Новая версия нашего прошлого» язмасына йомгак ясап, болай дип әйтергә мөмкин: Русьта бернинди дә татар-монгол явы булмаган икән һәм Русь башта «Татаро-Монголия», ягъни «Бөек империя» (Монголия) булган, ә Батый белән Мамай – христиан исемнәре икән, бу борынгы татарларны гына түгел, борынгы монголларны да рус итеп күрсәтү булып тора бит.
Үзен үзе яулаган?..
Әмма математикларның «яңа версия»сенә каршы саллы гына бер дәлил бар. Ул – дәлилдә борынгы татарларның яшәү урыны күрсәтелгән. 1525 елгы Мәскәү җирләре картасы бу. Анда Мәскәү әйләнәсе генә рус җирләре буларак күрсәтелгән. Безнең өчен үтә яшерен булган әлеге тиңдәшсез документ, Россия Хөкүмәте карары белән, 1994 елның гыйнварында Лондонның «Сотби» аукционында 20 мең фунт стерлингка сатып алынган. Әлеге карта моннан 470 ел элегрәк татарлар тарафыннан түгел, ә «рус дәүләтенең басма сызымы» буларак, рус кешесе Дмитрий Герасимов тарафыннан эшләнгән.
Кайчандыр хәтта Чыңгызхан Монголиясе дә Бөек Русь булган икән, ни өчен рус патшалары Көнчыгыш һәм Себерне (1552 елда – Казан ханлыгын, 1556 елда – Әстерхан ханлыгын, 1557 елда – башкорт җирләрен, 1598 елда – Себер ханлыгын, 1630 елда – Байкал буен, бурят, якут биләмәләрен һ.б.) яулаган соң алайса, дигән сорау туа.
Төгәл фәннәр вәкилләре Фоменко һәм Носовский, тузга язмаган теория нигезендә Бөек Руська Монголияне кушып, аны тагын да «бөегрәк» иткән. Үзегез уйлап карагыз: руслар батькасы (Батый) Бөек Русьтан (Монголия) чыгып китеп, Көнчыгышны, Себер, Урал, Идел буе, Киев һәм Бөтен Европаны үтеп, Әдрән диңгезенә килеп чыкканнан соң, Җир читенә килеп җиттем, дип уйлаган да Мәскәү янына кире әйләнеп кайткан. Ә анда берникадәр вакыттан соң аның дәвамчысы, тагын шул рус егете Мамай шул ук рус милләтеннән булган Дмитрий Донской белән Мәскәүнең Сретенка урамында урнашкан Куликово кырында ни өчендер сугышып яткан...
Ә Чыңгызхан җөрьәт иткән
XXI гасырда, Президент Путин Россиянең Яңа тарихында «татар-монгол изүе»н тулысынча «Алтын Урда»га алыштырган бер мәлдә, язучы Сергей Лексутов Батыйны «спецназ ярдәмендә» тулысынча бетереп аткан. Ул үзенең «Марш-бросок спецназа Чингисхана» дигән мәкаләсендә («Звезда Поволжья» газетасының 2016 ел, №№20-26 саннары), янәсе, татар-монголлар, атка утырып, тайга сукмакларыннан Кытайдан Мәскәүгә кадәр берничек тә килеп җитә алмаслар иде, руслар белән сугышмыйча да, ачлыктан, суыктан һәм юлсызлыктан атлары белән бергә үлеп беткән булырлар иде, дип укучыларны ышандырырга тырыша. Лексутов бүгенге спецназ егетләренә үтә дә катлаулы бу юлны атларда, ни туры килсә, шуны ашап үтәргә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, моңа хәтта таулар күчерергә әзер булган иң таза бәдәнле егет тә җөрьәт итмәс иде.
Язмасы бик озын булганлыктан, авторның кайбер дәлилләрен генә анализларга тырышып карыйк. Ул, татар-монголлар тарафыннан Русьны яулауның уйдырма булуын расларга маташып, үзе үк шул уйдырмачыга әйләнеп китә. Автор фикеренчә, татар-монголлар нибары 6 көн эчендә Рязаньны берничек тә басып ала алмас, чөнки рус хатын-кызлары көчле суыкта су түгеп, шәһәргә керү урыннарын атлар үтә алмаслык бозлавыкка әйләндергән булыр иде. Тик Рязань хатын-кызларының көянтә-чиләк тотып, шәһәргә керү урыннарын җан-фәрманга бозга катырып йөрүләрен генә ничектер күз алдына китереп булмый...
Македонский шик сала
Кыскасы, авторның язмаларында моның ише тузга язмаган әйберләр бик күп. Әмма алар татар-монголларның һәм Чыңгызхан империясенең әнә шундый уйдырма чыгышын гына раслый алмый. Мондый мисаллар белән безнең эрага кадәр III гасырда чәчәк аткан Александр Македонский империясенең дә уйдырма гына булуын дәлилләп булыр иде. А.Македонский походларын Лексутовның спецназ алымы белән «сөзеп» чыккан тәкъдирдә Македонскийның да бик тә гади хәрәкәтләнү чаралары белән шуның кадәр авыр юллар үтеп, Җир шарының гаять зур өлешен яулый алуына шик төшәр иде.
Ни генә булмасын, 1995 елда математиклар Фоменко белән Носовский да, инде килеп, 2016 елда язучы Лексутов та А.Македонскийга түгел, ә Батыйга бәйләнеп, аны уйдырмага әйләндерергә маташа. Чөнки Македонский – Александр булуы өстенә, Бөек тә бит әле, ә Батый – нибары хан гына. Хәзер мәктәп укучыларыннан: «Македонский – кем ул?» – дип сорасаң, һәр икесенең берсе, православие динендәге рус, дип әйтәчәк. Гәрчә ул чорда ни руслар, ни православлар булмаса да. Ә Батый хан алар өчен – Русьны басып алган коточкыч татар-монгол. Монысы, әлбәттә инде, теге рус мәкалендәгечә, чакырылмаган кунактан да яманрак...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА