100 ел элек татар дөньясы
Казанның эшче төбәкләрендә театр
Элекке Крестовников заводы төбәгендәге татар эшчеләре өчен татар драма түгәрәге төзелә. Бу түгәрәк Крестовников төбәгендә атнага бер спектакль биреп барачак. 7 нче ноябрьдә Октябрь бәйрәме мөнәсәбәте белән татар эшчеләре өчен спектакль ясалып, тамашага Коләхмәтовның «Яшь гомер» исемле драмасы куелачак.
«Татарстан». – 1922. – 5 ноябрь.
Казандагы Крестовниковлар заводы
Авыл хуҗалыгы мәктәбе
Иптәш Казаковның хәбәр бирүенә караганда, иптәш Ленин исемендә ясалган тәлинкәләрне сатудан җыелган акчага Җир эше халык комиссариатының беренче номерлы Совет хуҗалыгы янында авыл хуҗалыгы мәктәбе ачыла. Мәктәптә укучы шәкертләргә паек – Ачлык нәтиҗәләре белән көрәш комиссиясеннән, кием-салым әйберләре Татарстан Җир эшләре халык комиссариатыннан сорала.
«Татарстан». – 1922. – 5 ноябрь.
Ач балаларның саны
Комиссия рәисе Исхак иптәш Казаковның җыйган мәгълүматларына караганда, хәзерге көндә Татарстан Җөмһүриятендә атасыз-анасыз калган 30 мең ятим, атасыз яки анасыз калган 135 мең яртылаш ятим бала бар. Аларның һәммәсенә дәүләт тарафыннан ярдәм бирергә кирәк.
«Татарстан». – 1922. – 5 ноябрь.
Хөсәен Ямашев исемендә көтепханә ачу
7 нче ноябрьдә Октябрь бәйрәменең 5 нче елгы бәйрәме ителгән көндә кичке сәгать 4тә Яңа бистәдә Үтәмешев заводы ишегалдында сәяси аң-белем тарату баш идарәсе тарафыннан татар большевикларыннан Хөсәен Ямашев исеменә көтепханә ачыла. Көтепханәдә татарча һәм русча әсәрләр булачак. Пролетариат оешмаларының вәкилләре көтепханәне ачу мәҗлесенә чакырылалар.
«Татарстан». – 1922. – 6 ноябрь.
Казан университеты эшче факультеты татар студентлары арасында
Бу ел Казан университеты эшче факультеты татар студентлары арасында эшләр үткән еллардагыга караганда бөтенләй башка. Бу ел, бердән, татарлардан укучылар да күбрәк. Бу ел рабфакта бик күп төрле түгәрәкләр бар.
Бу түгәрәкләрдә татар студентлары якыннан иштиракь итәләр. Татар әдәбиятын өйрәтү түгәрәге дә төзелергә күптән карар кылынып куелган булса да, түгәрәкне алып барырлык руководитель тапмаганлыктан, түгәрәк хәзергә кадәр эшкә башлый алмый тора әле. Октябрь бәйрәменә багышлап татарча кулъязма «Кызыл студент» журналы чыгарылды. Журналда рабфактагы эчке тормыштан башка гомуми мәүзугъка язылган мәкаләләр һәм хикәяләр дә күп.
«Татарстан». – 1922. – 13 ноябрь.
Матбугат тирәсендә
Вакытында гөрләп торган Оренбургның татар матбугатыннан аерылганына байтак вакыт үтте. Үткән елның ахырларына кадәр аксап-аксап кына вилаять партия комитеты хозурында «Юксыллар сүзе» газетасы дәвам итеп килгән иде. Ләкин ул дәвам итә алмады, шул ел ахырларында тукталып калды, шуннан соң Оренбурда татар вакытлы матбугаты тәмам сүнде.
Гали мәктәпләрдәге яшь татар укучыларының бу күңелсезлеккә тик кенә карап каласылары килмәде бугай, аз-маз булса да гали уку йортларында «әдәбият кружогы тарафыннан» диелеп, әдәби нәрсәләр язгалаштырырга омтылу исләре килә башлады.
Шушы арада югарыда әйтелгән «Оренбур артистлары коллективы» тарафыннан «Яшерен серләр» исемендә көлке журнал чыгарыла башланды. Бу журнал кулъязмасы матбагада басылып, халыкка таратылмыйча, әдәби концерт, уен кичәләрендә тамашачыларга кычкырып укыла.
Муса Җәлил. «Безнең байрак». – 1922. – 21 ноябрь.
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
"Безнең мирас". - 2022. - №11. - Б. 36-37.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА