Журнал «Безнең мирас»

Яшел сандык серләре

Әтием ягыннан да, әнием ягыннан да нәселебез бик зур. Күп төрле шәҗәрәләр ясалды. Ә бу төп буыннар гына күрсәтелгән шәҗәрәләр миңа аеруча кадерле. Чөнки алар әти исән чагында аның белән бергә ясалды. Кызганычка каршы, әтием 44 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Әтиемнең туган авылы-Дусай. Ә әнием Түбән Шүләнгер авылыннан.
Әхмәтша бабай-алтынчы буын. Ул сугышта хәбәрсез югалган.
Әбиләрнең өендә, түрдә, бер яшел сандык тора. Төсе инде уңган, шакмаклап суккан калайлары тырпайган. Сандык өстендә юрган, мендәрләр өелгән. Әбиләргә кергән кешеләр: “Ник бу сандыгыгызны чыгарып атмыйсыз инде, бигрәк иске бит!” – диләр. Әби: “Торсын, торсын, миннән соң да торсын!” – ди. Бер кайтканда, мин дә түзмәдем. Чөнки әйберләр күчереп, өй җыештырасым килде. “Әби, бу сандыкны чыгарыйк инде,” – дидем. Шуннан соң әби, ике кулын алъяпкычына сөртте дә, сандык өстендәге түшәк-ястыкларны алып, сандыкны әкрен генә ачып җибәрде:
- Утыр әле, кызым, хәзер мин сиңа бу сандыкның серен ачам.
Мин сандык кырына чүктем. Безнең янга әни дә килде. Әби әкрен генә төреп куелган әйберләргә үрелде.
- Бу сандыкка, кызым, 150 яшь. Минем кайнанам, синең карт әбиеңнең сандыгы бу. Карт әбиең үлгәнгә быел 33 ел тула, алла боерса. Үзе исән вакыттагы кебек саклыйм мин аны. Дөрес, хәзер бик ачылмый. Җилләтергә генә ачам.
-Ә нәрсә соң болар? – дим.
Әби иң өстә торган ап-ак төргәкне ачты. Аннан бик иске, сап-сары битле китап чыкты.
- Монысы әбиеңнең “Коръән” китабы. Ә болары- киемнәре: ак шәле, күлмәкләре, камзулы, чигүле күкрәкчәсе. Ә монысы тула оек дип атала. Ә хәзер иң серле почмагына җитәбез.
Әби киемнәр арасыннан сакланып кына тагын бер төргәк чыгарды. Әкрен генә чишеп җибәрде. Аннан бер агач савыт һәм иске кәгазьләр килеп чыкты.
- Бу савыт - карт бабаңның сәгать савыты. Яхшы эшләгәне өчен бүләк иткәннәр. Авыл советында эшләгән ул.
Мин савытны әйләндереп-әйләндереп карыйм. Коңгырт төстәге капкачлы савыт. Төбенә карандаш белән нәрсәдер язганнар. Бабайның исеме икән.
- Ә менә монысы бабаңның сугыштан язган хаты. Моңа хәзер 73 ел.
73 ел?! Булмаганны! Әби моны ничек саклады икән?! Мин читләре таушалып беткән сары дәфтәр битен алам. Язуларын да укып була:
“1942 нче ел 13 нче январь көнендә Туган илдә яшәүче әти белән әнигә, без кызыл армия сафында хезмәт итүче улыгыз...
...Әти, син исән-сау йөргәч, мин бик сөендем. Минем кайгым юк, син хуҗалыкта булгач, үзең карарсың, әти. Әни, Гыйльми, улларым Касим, Каим, Хатыйм, кечкенә улларым Наил һәм Фаил. Әгәр дә сез иртә яки төш вакытында яки кич булгач, самавыр куеп, бер табак бәрәңге пешереп яки аш пешереп, өстәлдә бөтен икмәк булса, сез үзегезне иң бәхетле кешеләрдән санагыз. Тормыш шулай куша. Шуннан чыгып, икмәкне, бәрәңгене һәм башка аш-ризык әйберләрен, зинһар, бәрәкәте белән саклап тота күрегез.. ...Сезнең белән, исән-сау йөреп кайтсам, сөйләшер сүзләр бетәр кебек түгел...
..Хушыгыз, барчагыз, исәнлектә тиз көннән күрешик. Амин. Без язга - язгы чәчүгә кайтабыз, алла теләсә. Әмер шулай.”
-Кайту насыйп булмый шул бабагызга. Язга да юк, көзгә дә юк. Бу аның соңгы хаты булган. Ә әбиегез көткән дә көткән...
Сугыш башланганда әбиеңнең 5 малае була. Иң кечеләренә – игезәкләргә - 3 ай. Бабаңны сугыш башлану белән фронтка алалар. Берничә айдан “хәбәрсез югалды”, дигән хат килә. Карт әбиегез көнне төнгә ялгап эшләп, 5 малаен үстерә, аякка бастыра. Күргән авырлыкларын үзе белән алып китте, сөйләсәм дә аңлап бетермәссез.
Сүзгә әни дә кушылды.
- Мин бәләкәй чакта, әбине аптырата идем. “Әби, синең ирең сугышта үлгән бит, ник син бер дә еламыйсың?” – дип. Ә әби мине кочаклап ала да, аркадан гына кага. (Сугыш турында китаплар укыйм, кинолар карыйм. Кинода елыйлар, ә әби бер дә еламый).
Күрдем мин аның елаганын. Һәм мәңгегә истә калдырдым. Яран гөлләрен ярата иде ул. “Иртә буран, кич тә буран” дигән җырны көйли торган иде. Беркөнне әби өстәл почмагына гына утырган да, башын түбән игән, үзе теге җырны көйли, үзе оекбаш ямый. Тыңлап торам, җырламый икән, елый икән ул. Ләкин күз яшьләрсез... Бармак битен теленә тидереп ала да, күзен сөртә. Алай да елап була микәнни?
Мин әбине кочаклап алдым.
- Менә, кызым, елар өчен күз яше кирәк. Минем күз яшьләрем дә кипте бит инде, - диде. Миңа шунда читен булып китте. Әбине бик-бик кызгандым. Ә сугышка шундый ачуым килде. Сугышны башлаган кешеләрне күралмадым. Нәрсәгә кирәк булды икән ул сугыш? Хатыннарны тол, балаларны ятим, ата-аналарны хәсрәтле итәр өченме?
Шунда ук әбиемә булган хөрмәтем тагын да артты. Аның сугыш вакытында күргән михнәтләре өчен рәхәт мизгелләр, сөенечле, шатлыклы көннәр бүләк итәсем килде. Бик яраттык без аны. Ул да безнең өчен “үлеп торды”.
Әниемнең күзләре яшьләнде. Алар, әбием белән икесе, җайлап кына, әйберләрне кире төреп , сандыкны ябып куйдылар. Ә мин бик озак әби белән әни сөйләгәннәрдән айный алмыйча тордым. Менә сиңа иске сандык! Сандык кына түгел икән бу... Музей гына да түгел ...
Шул көннән башлап, мин Бөек Ватан сугышы турындагы тапшыруларны, киноларны бөтенләй икенче күзлектән карый башладым.
Сугыш ул мылтыктан атып, нәрсәләрнедер шартлатып, кемнәрнедер юк итү генә түгел икән бит. Күз яшьләрен дә киптергән икән бит ул...
Минһаҗева Лилия Марат кызы, Мамадыш шәһәре 1нче мәктәпнең 11 нче А сыйныфы укучысы.

Теги: Лилия Минһаҗева Нәсел-шәҗәрәм

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру