Журнал «Безнең мирас»

Уфалла арбасы

Мин Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайны күреп белмим. Аның турында сөйләгәннәре генә колак төбендә чыңлап тора. Әниемнең әтисе – дәү әтием Рәүф Закиров тумышы белән Апас районы Кече Болгаер авылыннан. Шунда туган, шунда гомер кичергән. Инде менә җитмешне узып сиксән ягына чыкты. Үз әтисен күрергә насыйп булмаган аңа. Шуңа күрә ул сугыш турында киноларны да яшь аралаш карый. Ашаганнан соң берәр оныгы ипи кисәген калдырса, орышып та ала. Кулларыбызны чаккан кычытканга да мөнәсәбәте үзгә: чабып атмый ул аларны, ә калын җепләр белән себерке итеп бәйләп, маллар өенә – абзарга кертеп элә. «Кычыткан безне ач үлемнән саклап калды», – ди. Безнең өчен тәмсез булган әрем исен дә яраттырды, бабайның дару үләне дип таслап җыеп, чоланга куябыз хәзер. Алабута күргәч, һәрберебез бабай шигырен мәзәк итеп кабатлый: «Алабута, алабута. Аны ашагач, эч авырта. Ипи бирегез!» Әмма бабай көлми, авыр сулап кына куя. Ачуланмый да. Кайвакыт печенье-кәнфитләр тотып чабып үтсәк, аркабыздан сөеп кала. Кичләрен һәммәбез дә телевизор каршына җыелгач, кайбер көнне яшьлеген искә ала ул. Аеруча Габделфәт Сафинның «Уфалла арбасы» җыры клибын караганда күңеле нечкәрә. Җитмәсә, үзебез дә бертуктаусыз сораулар бирәбез: «Уфалла арбасы да буламыни?», «Нигә печәнне трактор гына кайтармый?».
Авыр язмыш кичергән минем бабай. 1941 елның көзендә әтисе – дәү бабам Габделәхәт фронтка китә. Дүртенче баласын көткән дәү әбием Камәриянең ниләр кичергәнен чамаларга гына кала. Өйләре җиргә сеңгән, салам түбә... Әнә, уракка дип киткәч, биш яшьлек кызы, уенга бирелеп, карап торган бердәнбер самавырын яндырган. Өч яшьлек улы, саламнан йомарланып ясалган туп тибеп, тәрәзәсен ваткан. Кышкы салкыннар җитә, ничек итеп яктылык чыганагы булган тәрәзәсен ясатырга? Җитмәсә, «продналог» дип үзәккә үтәләр. Сыерын асрарга да хәленнән килми ичмасам. Колхоз кырларын тырмаларга барган җирдән тырмага басып, аягын имгәткән сыеры 5 көн дигәндә җан бирә. Сталин «сыеры» – кәҗә юнәтеп, җан асрарга туры килә. Шул авырлык давылында 1942 елның мартында бабам дөньяга аваз сала. Озак та үтми Габделәхәт Закиров яу кырында хәбәрсез югалды, дигән кара кәгазь килә. Аның кая югалганы соңгы елларда гына билгеле булды. Волхов фронтына эләгеп, әсирлеккә төшкән икән. Менә шунда ачлыктан интегеп, вафат булган бабай. Таза гәүдәле була ул. Әле хәзер дә авылда аның турында риваятьләр йөри. Имеш, ат арбасына ашлык төялгән олауларын бер кулы белән генә күтәреп куя икән. Хезмәттәше исән кайткан, дәү әбиемә ул сөйләгән. Имеш, бабайның мәетен 5-6 немец солдаты камерадан сөйрәп чыгып, туганнар каберлегенә күмгән, ди. Узган елны ул каберлекне дә таптык. Дәү әтинең бертуган апасы, сугыштан соңгы авыр елларда бәхет эзләп, Украинага чыгып китә. Гаиләле булгач, шунда яшәп кала. Әнвәр исемле улы дәү бабайның күмелгән урынын эзләп таба, фотосын безгә дә җибәрде. Сүз уңаеннан, шунысын да әйтим, Славянскида гомер кичергән Әнвәр абый Украинадагы мәхшәр вакытында зыян күреп, хастаханәдә ятып чыкты. Сугыш булган да беткән түгел, сугыш хәзер дә дәвам итә, димәк. Тик мин аның нәрсәгә кирәк булуын гына ачыклый алмыйм әле. Анысы башыма сыймый.
Асилә Закирова,
2 нче гимназия укучысы.
Казан шәһәре
шажара
бабай туганнар каберлеге

Теги: Асилә Закирова Яңалыклар Тарихи мирас Нәсел-шәҗәрәм

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру