Журнал «Безнең мирас»

Тау башына салынгандыр безнең авыл...

Мамадыш районы Владимир авылына якынлашканда авыл чыннан да югарыда, тау башына урнашкан кебек тоела. Владимирга күтәрелгәндә Г.Ту- кайнын шушы юллары искә килә. Ләкин чынлыкта авыл тау битенә урнашкан. Берсут елгасы буена урнашканга, аның тарихта Кече Берсут исеме белән йөрүе дә билгеле. (Якында гына Югары Берсут, Берсут-Сөкәче авыллары бар.) Мин Владимир авылының кайчандыр Кече Берсут исеме белән аталуына шикләнми идем, чөнки Үзәк Дәүләт архивыннан алынган 1984нче елның 14 июнендә килгән 387нче номерлы документта Кече Берсут авылында 14 йорт булып, 16 ир-ат яшәгәне билгеле. Тик быел 1890нчы елгы чиркәү метрика кенәгәләрен күрү бу шикне арттырды. Анда чиркәүдә үлүчеләр, туучылар, язылышучылар турында мәгълүматлар бар. Мисал өчен, Кече Берсут авылыннан Иванов дигән кеше өйләнгән, ә кәбен кыйдыручы (язылыштыручы) Владимировка авылы священнигы С. Гаврилов. Икесе ике авыл булып килеп чыга түгелме? Авылның бүгенге исеменә килгәңдә, аның кеше исеме белән аталуы шик тудырмый. Ләкин кем хөрмәтенә, нинди кеше хөрмәтенә? Бу сорауга анык җавап табылганы юк. Әйтүләренә караганда, беренче христиан дине кабул иткән кеше хөрмәтенә. Олы кешеләр телендә Владимир "Уладимер" булып йөри. Риваятьләргә караганда, Владимирдан ерак түгел урнашкан Берсут - Сөкәче авылы кешеләре чукындыры¬лудан качып, Берсут елгасының түбән өлешенә төшеп урнашкан татарлар булган. Ләкин бу да дөреслеккә туры килми, чөнки Берсут- Сукачи авылы тирә-як авыллар белән чагыштырганда иң борынгысы. Татар энциклопедик сүзлегендә дә аңа Казан ханлыгы чорында нигез салынганлыгы әйтелә . Авылда татар исемнәреннән, кушаматлардан ясалган фамилияләр күп.
Әптерәшнекеләр (Абдряшевлар), Сапураныкылар (“сафура”-Сапуриннар), Йөзинекеләр (Юзиевлар), Бәкернекеләр (Бахровлар), Ипекәйнекеләр (Ипкеевлар), Биктәшнекеләр (Биктяшевлар), Шәминекеләр (Шамиевлар). Фамилия булып китмәгән татар исеме белән бәйле кушаматлар сакланган: Акмәрләр (Әкъбәр, Әхмәр булуы мөмкин), Хәсәннәр.
Авылдагы башка фамилияләр исем-кушаматлардан ясалган.
Бачковлар (Бәчкә – Васька), Бачтановлар (Бәчтән — Васька), Ибушевлар (Ибуш - Иван), Алюковлар (Әлүк — Александр).
Кушаматлардан ясалган фамилияләр: Долгов, Тупаев, Сукров, Аксаков, Чулаковлар аңлату таләп итми. Рус исемнәреннән ясалган фамилияләр дә шактый: Петров, Иванов, Петков, Кириллов, Михайлов, Гаврилов, Кон¬стантинов, Кирюшин, Васильев, Гри¬горьевлар, Борисовлар.
Авылда кушаматларның күбесе кеше исемнәреннән барлыкка килгән. Улыйлар (Уладимер — Владимир), Бәчкәләр (Васька), Микушлар (Николай), Критуннар (Хоритон), Бабалар (Вова), Гәүриләр (Гаврила), Нипуклар (Мефодий), Күпилэр (Прокопий), Әсүкләр (Алексей), Гөркәлэр (Григорий), Абакумнар (Аввакум), Кирештемәйләр (Кирюш Темәйләре—Тимофейлары), Пидәйләр (Темәйне әйтә алмаучының Пидяй килеп чыккан, кушамат булып киткән). Шулай ук хайван, кош-корт исемнәре дә кушамат булып тагылган. Мәсәлән, Пычтыклар (чыпчык дип әйтә алмаучы бала сүзеннән), Кәҗәләр, Куяннар бар. Аксаклар, Сукырлар кушаматлары фамилия булып та киткән (Аксаковлар, Сукровлар). Өйләре кайда урнашуга карап та кушамат ясалганнары бар- Кырыйлар, Артурамнар, Җылгалар (елга), Чөкрилар (Чокырый). Барин кушаматының килеп чыгышын болай аңлаталар. Чиркәүдә беренче беренче чумылдырылган кешегә "Барин булсын бу!" дип теләк теләгәннәр, шуннан кушамат киткән.
Авыл үзенең кунакларын шул ягы белән гаҗәпләндерә: авылда бары тик бер урам. Аның озынлыгы 3 км. га сузылган. Авыл шуңа күрә гади генә 2 өлешкә бүленә. Югары һәм Түбән оч. Шушы озын урамга перпендику¬ляр тагын 4-5 йортлы кечкенә генә урам бар. Анысы "җастык урамы" дип йөртелә. Ястык та түшәккә аркылы куела бит. Озын урамның иң югары өлешен инеш бүлеп ага. Бүленгән өлешне "Нәпес урамы" дип йөртәләр, чөнки чагыштырмача тырыш, хәллерәк кешеләр яшәгән. "Нәфселе кешеләр", янәсе. Үзәк озын урамга параллель бер яклы гына тагын бер урам бар. Анысы Артурам дип йөртелә.
Авылда 3 зират булуы билгеле. Димәк, авыл тарихы шактый еракка барып тоташа. Соңгысында беренче кеше 1901 елда күмелгән. Иске зират дип йөртелгәне авыл уртасында. Га¬дәттә зират авыл читендә була. Димәк, авыл зурайган, үскән. Иске зиратның кабер ташлары әле дә саклана. Аларда русча язылган исем-фамилияләрне, 1725 год дигән сүзләрне күптән түгел генә дә укырга мөмкин иде. Димәк, таш кабер һәйкәлләре авылда хәлле кешеләр яшәве турыңда сөйли. Знче зират урыны чиркәү (хәзерге клуб бинасы) тирәсендә. Соңгы чиркәү 1914 елда салынган). Клуб янында ачылган кибет өчен фундамент казучы тракторлар кеше сөякләре казып ала. Тик Владимир мәктәбендә тарих укыткан Степан Васильевич Абдряшев бу кешеләрнең күмелү тәртибенә карап, мәҗүсиләр булганнар дигән фикер әйткән иде. Өлкәнрәк яшьтәгеләр ташулар вакытында елга буенда су казып чыгарган кеше сөякләре турында да сөйли. Юлны күтәртү өчен балчык казыганда да сөякләр чыккан имеш. Калатау урынында кала, шәһәр булган дип сөйләргә ярата авыл халкы. Ләкин урыны шәһәр булган дип әйтергә нигез бирми, ул тигезсез, таулы урын, сулы урын да түгел. Берәр ныгытма, крепость булуына да нигез юк.
Авылда Калатаудан кала Атау, Өй җылгасы, Мүкле күл, Җенле җылга, Кумрау почмагы, Балан тавы, Солдат аланы, Әгъни аланы, Бәх-тияр юлы, Курач, Пионер аланы дип исемләнгән урыннар бар. Алар нәрсәләр аңлата икән?
Өй җылгасы. Әйтүләренә караганда авылның беренче кешеләре шунда урнашкан булган. Чыннан да яшәү өчен матур, чишмәле, ышык урын. Кайчандыр өйләр булганга, "өй җылгасы" булып калган булырга тиеш. Халыкта өй җылгасыннан килгән болыт хәтәр була дигән ышану да яши.
Мүкле күл. Өй елгасының дәвамы. Бу урында элек матур күл булган. Өлкән буын кешеләре ул күлне, тирәсендәге куе таллыкны әле дә хәтерли¬ләр әле. Хәзер ул тип-тигез булып күл төбен хәтерләтеп тора. Бу урын чын мәгънәсендә табигый стадион.
Җенле җылга. Бу елга турында төрле имеш-мимешләр яши. Янәсе җенле җылга кышын кар-буранда, җәен төнге юлда адаштыра торган булган. Кемнәргәдер үлгән кеше, хайван сурәтләренә кергән җеннәр дә шушы елгада очрый.
Кумрау почмагы. Мамадыш районында Кумырык (Комаровка) дигән авыл бар. Бу исем дә озын¬борынлы урын булганга шулай аталмады микән? Әйтүе кыен, чөнки озынборынны Владимирда бервакытта да “комар” димәделәр.
Балан тавында элек баланлык булган.
Солдат аланы Бөек Ватан сугышына хәтле дә "Солдат аланы" булган. Рекрутлар заманын¬нан калган исем дин сөйли авыл картлары. Солдатка озатканда булачак солдатлар шунда кереп, соңгы саубуллашу сүзләрен әйткәннәр, шунда хушлашканнар. Чыннан да ул "Катерина юлы", ягъни "Әби патша юлы"на алып чыга торган юл өстендә.
Әгъни аланы. Урманда Бөек Ватан сугышы чорында хатын- кызлар урман кисәләр. Агния исемле яшь хатынны агач басып үтерә. Аның берсеннән-берсе яшь 6 баласы ятим кала. Шуннан бу урын "Әгъни аланы" булып кала.
Бәхтияр юлы. Авылда Пугачев восстаниесенә кушылучылар күп була. Аларның фамилияләре дә билгеле. Пугачевның полководецы Бәхтияр Канкаев авыл янындагы урманнан уза. Шул юл әле дә Бәхтияр юлы дип йөртелә.
Пионер аланы. Пионерларның 19 май туган көнне традицион сбор уздыра торган урыны.
Атау. Г. Саттаровның “Татар топонимикасы” дигән китабында бу атамага түбәндәге билгеләмә бирелгән :“Атау- тирән чокыр белән әйләндереп алынган чирәмле яки печәнле калку урын”. Билгеләмә бу очракка да туры килә.
Курач. Авылның болыннан ага торган кечкенә генә инеше. Влади-мирда курач — кечкенә, тар дигән сүзне аңлата. Тар киемле кешегә "ку-рачрак киемең" диләр. Димәк, бу сүз кечкенә инеш дигәнне аңлата. Шулай ук “Курач” сүзен “кура” белән дә бәйләүчеләр бар.
Владимир чишмәләргә дә бай авыл. Сон чишмәсе, Наум чишмәсе, Ибашай коесы, Салкын кое, Изгеләр чишмәсе бар.
Сон чишмәсе — Сон елгасы буена урнашкан авылларга (Югары Сон, Кече Сон, Яңа Сон, Түбән Сон, Урта Сон) бара торган юл өстендә. Шуңа шулай дип атала.
Наум чишмәсе. Наум исемле кешеләрнең бакча башыннан ага. Шул карап-кадерләп торган.
Ибашай коесы. Ибашай бабай казып чыгарган кое диләр.
Салкын кое — нишләптер авылдагы чишмәләр, коелар ара¬сында тешләрне камаштырырлык салкын тоела.
Изгеләр чишмәсе. (Биек Тау чишмәсе). Авылның иң биек тавының иң биек урыныннан бәреп чыккан чишмә. Суыннан бик күп кешеләр сихәт ала, дәва таба.
Владимир авылының үзенчәлекле, үзенә генә хас урыннары, исемнәре менә шушылар.
Бүген авылда 130 хуҗалыкта 330 кеше яши. Авыл олыгая, яшьләр кими, ябылучы йортлар саны арта. Төп мәктәбе дә ябылу куркынычы алдында тора.
Лидия Семёновна Константинова, Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы.

Теги: Лидия Константинова Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру