Журнал «Безнең мирас»

Сәвәләй авылы тарихы

Сәвәләй – керәшен татарлары авылы. Археологлар күрсәтмәләре буенча, XVII гасырда татар, чуваш, мари крестьяннары Комы бассейнындагы күп кенә җирләрне эшкәртәләр. Монда яшәү җирлекләре барлыкка килә: Бөгелмә, Минзәлә, Зәй. Бу җирләргә Россиядән килгән крепостной крестьяннар төпләнә. Олы кешеләрнең сөйләве буенча, шулай итеп Утяшкино,Урсай, Новоспаск, Бусряк авыллары барлыкка килә. Ә кайбер җирләргә качкын крестьяннар килеп урнашкан. Мәсәлән, Маврино авылына качкын крестьян кызы Мавра, Сәвәләй авылына чуваш кешесе Савелий гаиләсе белән төпләнгән. Алар Балкан тавында яшәгәннәр. Авылда мөселман татарлары да булган.
Чукындыру чорында чукынырга теләмәгән кешеләргә җир бирмичә аптыраталар, шуңа күрә күп халык Гөлшәрип якларына күчеп китәргә мәҗьбүр була. Авылның калган өлеше соңгы 100-120 ел дәвамында елганың уң ягына таба үсә.
Хәзергә кадәр көндәлек көнкүрештә тел сакланып калган. Көз көне “Покров” бәйрәме алдыннан төче камырдан кәбестә, чөгендер, кабак пироглары пешерәләр.Һәрбер пәнҗешәмбе кич белән(җомга киче алдыннан) тәмле ашлар пешергәннәр, әти-әниләрен искә алганнар. Элегрәк сөттән ботка пешергәннәр,тагын күзикмәк пешергәннәр.Болар бәйрәм ашлары дип саналган. Чәчүнең беренче көнендә крестьян кешесе үзенең җиренә, уңыш яхшы булсын дип, буялган күкәйләр ыргыткан.
Хәзерге вакытта авылда чувашлар әз. Халык татар телендә сөйләшә.
Чиркәү урамы(Чиркәү очы дип әйтә олылар) хәзерге Үзәк урам XIXгасырның 90 нчы елларда Чиркәү төзелгәч барлыкка килә. Котовка (Котовская) урамы 1955 нче елда , ә Яшел урам (улица Зеленая) 1965-1966 нчы елда Бакыр тавы янындагы Калиновка авылыннан күчеп килгән кешеләрдән барлыкка килә.
1917 нче елга кадәр авыл белән староста идарә итә. Аны баерак кешеләр җыелып сайлыйлар. Авыл ул вакытларда Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Акташ волостена карый. Революциядән соң власть эшче крестьяннар һәм солдатлардан торган депутатлар кулына күчә.
Шулай итеп гражданнар сугышы башлана. 1919 нчы елда күрше авылларда сәнәк сугышы була. Сәвәләйдә ул булмый.Сугыш 1920 нче елның февраленә кадәр бара. Февральдә Кара- Елга ягыннан кызыл гвардия вәкилләре килә һәм сугышны туктаталар.
1922 нче елда беренче ачык сайлау була. Авыл советы председателе итеп Черкасов Илья исемле кеше сайлана.
1959 нчы елның 1 июнендә Кара-елга авыл советы кушыла. 1960 нчы елда колхозга Иске һәм Яңа Маврино авыллары кушыла. Барысы бергә колхоз “Искра” дип атала башлый. 1962 нче елда Смычка, Шумыш, Красная звезда кушыла. Бөтенесен кушып 780 хуҗалык саналган.
Революциягә кадәр Сәвәләйдә бер комплектлы өч еллык чиркәү янындагы мәктәп була. Укулар рус телендә алып барыла.
1919 нчы елда дүрт комплектлы башлангыч мәктәп ачыла, ләкин 1923 нче елда ябыла.
1924 нче елда тагын бер комплектлы мәктәп ачыла һәм ул 1932 нче елга кадәр эшли.Укытучы булып Смирнов Григорий дигән кеше эшли.
1932 нче елда кулак өйләреннән елга артында беренче мәктәп бинасы төзелә.Ул ШКМ (школа крестьянской молодежи) дип аталган. Мәктәп директоры Смирнов Григорий Никитыч, завуч Долгов Иван Понфилович.1934 нче елда беренче чыгарылыш була. 1934 нче елда мәктәпне 18 укучы бетергән.
1935 нче елда Сәвәләйдә җидееллык мәктәп ачыла. Ул НСШ (неполная средняя школа) дип аталган. Укытучылар барысы да ирләр булган, бары тик башлангычта гына ике хатын-кыз укыткан. Укучыларның яшь аермасы төрле була.
1958 нче елда сигез еллык мәктәп ачыла. Анда 12 укытучы эшли, шуларның 5 се югары белемле була. Мәктәптә 252 укучы укый. Алар барысы да Сәвәләй авылыныкылар.
1880-1885 нче елларда авылда чиркәү төзелә. Чиркәү агачтан, җиде почмаклы итеп төзелә һәм чаң эленә.Чиркәү авыл халкына бик зур куаныч, юаныч була, чөнки кешеләр шунда барып, күңелләрен тынычландыралар. Ләкин бу сөенеч авыл халкына озакка бармый. Илдә тормышлар катлаулана һәм шул сәбәпле чиркәүне җимереп, аның урынына мәдәният йорты салырга тиеш булалар. Бу хәбәрне авыл халкы бик авыр кабул итә. Чиркәүне җимерер алдыннан иң беренче итеп чаңны төшерәләр. Шул көнне чиркәү алдына барлык авыл халкы җыела. Бөтенесе кайгыра, елый.
Авылдагы карт әбиләр сөйләве буенча,чиркәүдә ике поп эшләгән була. Берсенең Елизоветта исемле кызы була. Ул кыз укытучы булып эшләгән . Авылда Совет властена каршы килүче кешеләр күп була. Алар попның кызы Елизоветтаны мыскыллап үтерәләр, мәетен Минзәләдә җирлиләр.
Чиркәү ишегалдына 1967 нче елның көзендә мәдәният йорты төзелә башлый, 1969 нчы елда төзелеш бетә. Бүгенге көндә Сәвәләй мәдәният йорты эшләвен дәвам итә.
Авылда китапханә дә эшләгән, анда 4000 китап саналган.
Җәй көне 1966 нчы елда ындыр табагына ашлык эшкәртә торган техника урнаштыралар. Эш тагын җайга китә, ашлыкны эшкәртүе җиңеләя.
1967 нче елда машиналар ремонтлый торган мастерская ачыла.Хәзерге телдә аны ирләр гараж дип йөртә.Ел дәверендә анда техника төзекләндерелә, кыр эшләренә әзерлиләр.
1941 нче елның 22 нче июнендә дәһшәтле сугыш башлана. Авылдагы барлык ирләр сугышка киткәннәр. Бөтен авырлык хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Хатын-кызлар, тракторга утырып, барлык ирләр эшләрен эшләгәннәр. Бөек Ватан сугышы иң авыр сугышларның берсе була. Сугыш безнең җиңү белән тәмамлана. Авылга исән калган солдатлар кайта башлый, ләкин бу сөенеч бөтен кешегә дә килми. Сугыш кырларында 120 солдат үлеп кала. Илдә тормыш катлаулана ,шул исәптән авылда да. Безнең авылда атлар бик әз була , техника булмый, шуңа күрә авыл халкы үгезләрне җигеп, кыр эшләрен башкара. Авылга көтмәгән авырлык килә. 1946 нчы елда корылык була. Күп кенә кешеләр ачлыктан кырыла.
Җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Сәвәләй мәктәп пионерлары сугышта үлеп калган солдатлар истәлегенә һәйкәл куярга тәгъдим итәләр. Колхоз рәисе бу эшне хуплый һәм митингта һәйкәлгә урын сайлана. Шулай итеп, 1966 нчы елның 9 нчы октябрендә тантаналы рәвештә һәйкәл куела. Шул көнне беренче тапкыр барлык авыл халкы колхозчылар көнен бәйрәм итә.
Шулай итеп, туган авылыбызның тарихын өйрәнү бик кызыклы һәм кирәкле эш дип саныйм мин. Чөнки һәрбер кешенең туган җире бер генә була. Алдагы килгән буын да туган-үскән җиренең тарихы белән кызыксыныр, аны өйрәнер дигән өмет белән калам мин.

Зарипова Рәмзия Рәшит кызы, Зәй районы Сәвәләй урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру